Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кадыйр Сибгатуллин. Көрәш

Кадыйр Сибгатуллин. Көрәш

Алыр-алмас торган чагың була,кузгалуы авыр, бик кыен.Беренче кат син көрәшкә чыккан,тирә-якта халык, зур җыен.Чамаң булса, кыюлык та кирәк,үз остасы бар бит һәр эшнең.Көчле урынын көчceз кереп алса,дө...

Алыр-алмас торган чагың була,
кузгалуы авыр, бик кыен.
Беренче кат син көрәшкә чыккан,
тирә-якта халык, зур җыен.
Чамаң булса, кыюлык та кирәк,
үз остасы бар бит һәр эшнең.
Көчле урынын көчceз кереп алса,
дөреслеге бетә көрәшнең.
Үз көчеңә үзең ышанмасаң,
ташла да чык, үзеңә үпкәлә.
Мәйдан ташлап чыккан егетләрдән
бер көлә дә халык, үткәрә.
Бу көрәшләр синеке түгел икән,
Сындырырга нигә билләрне?
Башка мәйдан, башка көрәшләр бар —
Көтеп тора үзенең ирләрен.
Сагызланып билгә ябышканны
торалмаслык итеп атырлар...
Сабыр итә белә, ега белә,
егыла да белә батырлар.
1972
Фото: Татар-информ
#Кадыйр Сибгатуллин #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи