Көнчелек шайтаны (хикәянең ахыры)
Поликлиника тәрәзәләрендә ут булмагач, Хәтирә ординаторскийга Марат утырган бүлмәгә атылып килеп керде. Аны бу кыяфәттә күреп ир өнсез калды.
— Әллә балаларга берәр нәрсә булдымы? — дип куркынып торып басты ул урыныннан.
— Ә-ә-ә, бая гына поликлиникада кем гөрләп утырды, кемнәр белән идең син анда, нинди исерек хатыннар иде ул? — дип зәһәрләнде хатын.
Марат берни аңламады. Чөнки әлеге мизгелдә аның башында фәкать операция кичереп, һаман да наркозыннан айный алмаган авыру иде.
Өйгә кайткач, кичен поликлиникада беркем дә калмавын, Марат гел авыру янында булуын көнчелек шайтаны исбат итәргә ирек бирмәде. Шул көннән башлап ир белән хатын арасында ызгыш-талаш чыгарып, симереп, кинәнеп яши бирде ул.
Район җирендә гаиләдәге хәлләрне кешедән озак яшереп булмый. “Бик җәфаланасың, брат, йөреп күрсәт син аңа, күңелең басылыр, ичмасам”, дип киңәш бирде кайберәүләр Маратка. Ир кеше үч итеп мондый юлга баргандырмы, юктырмы, хатыны күзенә ул гел хыянәтче булып күренде, яшьрәк шәфкать туташлары барысы да аның потенциаль сөяркәләре сурәтендә булды.
— Инде ике кызың үсеп килә, иреңне башка хатын-кызлардан куркытсаң, тагын берәр бала тап, малай булса бигрәк тә яхшы була. Өч балалы ирнең кемгә кирәге бар? — дип киңәш бирде күрше карчыгы Хәтирәгә.
Булат дөньяга килгәч, Маратның башы күккә тиде. Хәтирәнең элекке көнләшүләрен, авыр сүзләрен бөтенләй онытты ул. Эштән өйләренә очып кайтты, киеренке вакытларда да сәгать саен шалтыратып балаларының хәлен сорашты. Бары тик озакка сузылган операция вакытларында гына тавышы килмәде әти кешенең.
Ләкин Хәтирәнең йөрәгенә моннан ун еллап элек кергән көнчелек шайтаны баш бирергә уйламады. Бала табу йортында ятканда ире бүтән хатын-кызга өйләнергә йөри, имеш, дип, саташып, кара тиргә батып уянды ул. Шунда ук ярсып, шәфкать туташлары аркылы ирен чакыртып китерде. Бала табу йортын шаккатырып истерика күтәрде. Марат хатынының болай кылануын тулгак стрессы синдромы гына дип уйласа да, нык ялгышты. Дәваханәдә яки транспортта тоткарлану, урамда берәр хатын-кызның баш кагып исәнләшеп китүе кат-кат Маратның “хыянәтче” икәнлеген искә төшереп торды.
Тиздән алар шәһәргә күченеп киттеләр. Барысы да артта калды. Хәтирәнең күзенә җен булып күренгән чибәр район табибәләре, яшь шәфкать туташлары еракта инде. Тик теге көнчелек шайтаны гына өч балалы гаиләнең канын суырудан туктамады.
Шәһәрдә дәваханә зур, хатын-кызлар тагын да күбрәк. Беренчеләрдән булып УЗИ аппаратында эшләү ысулын өйрәнгән Хәтирә үзе дә көне-төне дәваханәдә. Марат балаларны гел карашып, гаилә мәшәкатьләрен бергәләп тарткач, эш авыр түгел аңа. Аннан соң УЗИ бит ул керемле эш. Түләүле хезмәт күрсәтүдән процентлар бара, күпләр акчаны кассага түләми, халат кесәсенә генә кыстырып китә. Тәҗрибәле хирург Маратның да абруе үскәннән-үсә. Иң зур түрәләргә операция ясауны фәкать аңа ышанып тапшыралар. Шуңа күрә дә фатирның да яхшысын бирделәр аларга. Мәктәпне медальгә тәмамлаган кызлар да бер-бер артлы югары белем алды, мәктәптә тик бишкә генә укыган уллары Булат та әти-әнисен уңышлары белән сөендерүдән туктамады. Җир шарының төрле почмакларында рәхәтләнеп ял итте, рәхәт кичте алар. Ләкин Хәтирәнең йөрәген кимереп көн иткән теге шайтан гына хатынның канына агу өстәп торды. “Әнә, күрәсеңме пляжда да, урамда да иреңнең күзе нәзек кызларда, син янында булмасаң, ул хәзер аларны кочагына алырга тора. Син күрмәгәндә ул башкаларныкы. Ул сиңа гомер буе хыянәт итте, ирең сине файдалана гына. Ни өчен син шушы мәсхәрәне күтәреп яшәргә тиеш? Син бит эшлекле хатын, үз тапканың үзеңә җитә. Син ул хәшәрәтне күрә алмыйсың... күрә алмыйсың”, — дип шайтан үз эшен эшләде.
— Аерылыйк, мин синең хыянәтләреңне берничек тә кичерә алмыйм. Син — саран эгоист, минем белән гаилә байлыгын таркатасың килмәгән өчен генә торасың, — диде бердәнбер көнне Хәтирә. Тәмам югалып калган ир хатынын тынычландыру максатыннан кылмаган гөнаһлары өчен дә, кыласылары өчен дә гафу үтенде. Гафу үтенү Хәтирәне ярсытты гына. Димәк, гомер буе хыянәт юлында йөрүе хак, димәк, шикләнүләр, янулар, чыгырдан чыгулар юкка булмаган.
Гаиләдә нинди генә авыр мизгелләр булмасын, хатынын, балаларын ташлап китү бервакытта да Маратның уена кереп карамады. Ходай аны илаһи сабырлык белән бүләкләгән иде. Еш кына ул үз-үзенә бикләнде. Хатынының көнләшүенә өйрәнеп тә бетте шикелле, хәтта әтиләренең “хыянәтче” икәнлеген балалар да таный башлады. Гаилә дуслары өчен беркайчан да чыгырыннан чыкмас ир күңеле ачылмас сер булып калды. “Неужели Марат шулай йөремтәл инде, бер дә андыйга охшамаган бит”, дип аптырашты алар. Үзенә тагылган “хыянәтче” ярлыгына күнгән ир, бәлки, Хәтирәдәге явыз шайтанга баш бирмичә һаман да яшәр иде. Ләкин бердәнбер көнне өйгә ярсып кайтып кергән хатын фатир ачкычын тартып алып, Маратны өйдән куып чыгарды. Ул төнне Марат дәваханәдә эш кабинетында кунды. Үзен ташландык эт итеп хис итте ул. Телефоннан өенә шалтыратып карады, аның белән берсе дә сөйләшергә теләмәде. “Гомер буе хатын-кыз белән чуалдың, “хыянәтче” исеменә лаек булдың, бер генә сыендырыр кешең дә юкмыни?” — дип мыскыллады ул үзен. Карт каен төбендә уйланып күпме торганын да сизмәде Марат. Аның өстенә шабырдап яңгыр яварга тотынды, яшен яшьнәде, күк күкрәде, ә ул тораташ кебек урыныннан кузгалмады.
— Исәнмесез, Марат, сез түгелме соң бу? — дигәнгә сискәнеп китте ул. Янәшәсендә авылдашы Алсу зонтик тотып басып тора иде.
Маратның якташына сер бирәсе килмәде. “Торам әле менә бер кешене көтеп. Каян җил ташлады, сез кайда хәзер?” — дип сүзне читкә борган булды.
Утны-суны кичкән, тормышның ачысын нык татыган, моннан күп еллар элек иреннән тол калып, балаларын ялгыз үстергән Алсу шушы ук шәһәрдә гомер итә икән. “Яңгыр астында нинди сәер кеше болай чыланып тора, дип, ныклап карамасам, танымаган да булыр идем, ни булды сезгә, әллә башыгызга берәр кайгы төштеме?” — дип сорады Алсу. Сүзгә сүз ялганды, башта сер биреп бетермәсәләр дә ике бәхетсез әнә шулай бер-берсенә кирәк икәнне аңлады.
Яңгырда чыланган, салкын җилдә калып өшегән, күшеккән мәче баласы итеп хис итте Марат үзен ул көнне. Соңыннан гомер буена: “Мине син тәмам таралып яткан чакта аяк астыннан җыеп алдың, корыттың, җылыттың, сыендырдың”, — дип язмышына рәхмәт укыды.
Янында кадерләүчесе булса да, үз балалары өчен гел йөрәге сыкрап торды Маратның. Акчалата ярдәм итәргә тырышса да әтиләрен кичермәде алар. Берсе дә күрешергә, сөйләшергә теләмәде. Ярый ла, 42сен тутырган Алсуы 50 яшьлек Маратка кечкенә кыз бүләк итте. Әнә шул Йолдыз яктыртты да инде алар тормышын.
Авыр хәлләргә инде 20 ел узган, тун тузган, дигәндәй, балалар да үсеп һәркайсы тормышта үз урынын тапкан. Бары тик Хәтирә генә үз гамәлләренә аклану эзләп гомер итте. Акчага бервакытта да интекмәде ул. УЗИда эшләп маяны да күп җыйган иде, улы Булат та керемле эштә, гел булышып тора. Ә менә бүген Сабантуйдан соң аяз көнне яшен суккандай булды аны. Күп сулар акканнан соң балалар гаепне аның өстенә ташлар дип көтмәгән иде ул. Хәлсезләнеп урын өстенә ауган Хәтирә балаларын янына чакырып китерде дә: “Кичер мине, Марат, кичерегез мине, балалар, бәхил булыгыз...” — дип мәңгелеккә күзләрен йомды. Мәрхүмәнең җаны белән бергә көн яктысына чыккан көнчелек шайтанының зур тантана мизгеле иде бу.
Язилә Сафина
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА