Көлке куа килә...
Каюм НАСЫЙРИ
....................................
Акча сикертә
Бер патша су яныннан барганда күрде: бер карт бу суны җиңел генә сикереп чыкты. Карт белән бер яшь егет тә бар иде, анысы су аркылы чыга алмыйча, гаҗиз булып ярдакалды. Патша бу хәлгә гаҗәпләнеп, карт белән егетне сөйләштереп карады. Алар аңа үз хәлләрен бәян кылдылар: карт кешенең янында мең алтыны бар икән, ә егет фәкыйрь икән.
«Акча кешене сикертә» дигән сүз шушы хикәянең нәтиҗәсе булмак кирәктер.
(«Фәвакиһелҗеләса», 1884)
Фатих ӘМИРХАН
....................................
Кыска бер сәфәр
Көннәрнең берсендә минем янга йорт хуҗасы – мәңге исерек, мәңге кызыл йөз вә кызыл борынлы, ак сакаллы карт керә.
– Барин, синең исемең ничек?
Мин исемемне һәм атамның исемен әйтәм. Карт бер дә тәүкыйфсыз (тын да алмыйча) гына:
– Юк, мин андый исемеңне әйтмим; русча исемең ничек?
– Минем нишләп русча исемем булсын? Мин рус түгел бит.
Карт, болай дигәч, бераз аптырап кала, ләкин шулай да бирешми:
– Как же русча исемең булмасын, барин? Безнең бит сезнең борадәрләрдән белешләремез күп; һәммәсенең русча исемнәре бар. Менә такта яра торган заводның урман каравылчысы бар, мөселманча исеме – Кусаин (Хөсәен), ә безнеңчә исеме – Кузьма. Менә мондагы баринда (авылда тора торган помещикны идарә итә) имение управлающие булып сезнең борадәрләрдән берәү торган иде, аның безнеңчә исеме Филипп Яковлевич иде. Хатынының исеме Марфа иде, ә кызларының берсе Александра, берсе Матрёна, берсе Евдокия иде. Как же, барин, синең генә русча исемең булмасын!
– Ә синең татарча исемең ничек соң?
– Минем – Иван Зинович! Минем сезнеңчә дә, үзебезчә дә исемем шулай – Иван Зинович!
Исерек карт Иван Зинович дигән сүзне бертөрле рус милли горурлыгы белән, тавышын нык вә каты тотып әйтә.
– Шулаймы? Менә шулай ук минем дә русча исемем дә, татарча исемем дә шул бертөсле, сезнең борадәрләреңез (туган, иптәш) дә мине Фатих Зарифович дип йөриләр!
Зарар юк, минем исемемне әйтеп, ул да бераз телен ватсын.
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
....................................
Бер рәхәтнең... биш михнәте
Минем күзәтүләрем:
1. Хатын-кыз никадәр ямьсез булса, шулкадәр киенә белми.
2. Тукай поэзиясен иң примитив аңлаучы кеше, һичшиксез, тукайчы була.
3. Уңган хатын ирсез кала. Күп очракта.
4. Татар әдәбиятын иң примитив аңлаучы кеше, һичшиксез, тәнкыйтьче була.
5. Татар теленең нечкәлеген аңламаган, тоймаган кеше химиягә, физикага, математикага китми: ул – тел галиме була.
6. Кешенең тормыш коруы – космоска чыгу. Старт дөрес алынса – программа үтәлә; старт начар алынса – бернинди центр корректировка ясый алмый.
7. Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр. Дөрес түгел: михнәте биш тапкырга артык була.
8. Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала.
9. Бер борчу килердәй булса – көт, ул килә.
Ризван ХӘМИД
....................................
Өч галим һәм юлбарыс
Өч галим борынгы мәгарәдә яшәгән кылыч тешле юлбарыс сөякләренә юлыга.
Берсе әйтә: мин моның скелетын кабат җыеп бирә алам, ди.
Икенчесе әйтә: ә мин скелетына кабат тән үстерә алам, ди.
Өченче галим шуңа җан өрә алуын әйтә. Һәм шулай итәләр дә. Юлбарыс терелә дә өчесен дә тотып ашый. Без нәкъ шул галимнәргә охшаганбыз: берәүне күкләргә чөеп мактый-мактый юлбашчы итеп күтәрәбез дә... ул безнең башларыбызны ашарга тотына.
Мәмдис ХӘСӘНИ
....................................
Аңлаштылар
– Кызым, син бүген шкулдан нишләп поздно кайттың?
– Мамочка, без уроклардан соң татарча тел изучать итә башладык. Мама – әни, папа – әти, дигән сүз икән. И мин в дальнейшем сезгә әни, әти дип скажу...
(Язучыларның «Тынгысыз каләм» дигән дивар газетасыннан.)
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА