Журнал «Безнең мирас»

Кияүне ничек сайларга?

Борын-борын заманда бер игенченең берсеннән-берсе чибәр өч кызы булган. Кызлар үсеп буйга җитүгә, игенче аларны каршысына тезеп утырта да:


— Сөекле кызларым, хәзер сезгә канат чыкты. Очар вакытыгыз да җитеп килә. Миңа ошаган егет сезгә ошамас. Булачак кияүләрегезне үзегез сайлагыз, – ди. Әтиләре авызыннан мондый җылы сүз чыккач, кызлар урыннарыннан сикерешеп торалар да хор белән:


— Рәхмәт, әти җаным, болай булгач, син безне бәхетле итәсең, – диләр.


Бер елдан игенченең өлкән кызы үзе сайлаган егеткә кияүгә чыга. Ул Баланлыга килен булып төшә. Икенче елны уртанчы кызы үзе сайлаган егет белән туй ясый да Миләшле килене була.


Ләкин игенченең ике кызы да кияүләреннән уңмыйлар. Бала җанлы ата, моны сизеп алгач та, саргаеп, кибеп беткән кызларын өенә алып кайта. Билгеле, бу хәл игенченең төпчек кызын тетрәтмичә калмый. Апаларының ялгышулары аңа сабак була. «Әти, син миңа кияүне үзең сайла инде», — дип әйтергә мәҗбүр була. Әтисе: "Минем аңа акылым җитмәс", - дип кырт кисә. Ләкин үзе эченнән сызлана. Төпчек кызын да бәхетсез итәсе килми. Икенче көнне атын җигә дә, агач арбасына төпчеген утыртып, Йомрыбаш авылына кузгала.


Ул авылда тапкырлыгы, зирәклеге белән дан тоткан акыл өләшүче Мәзәкша карт яши икән.


Игенче, Йомрыбаш урамына керү белән, Мәзәкшаның капкасы янында пар ат җигелгән сиртмәле тарантас торганын шәйли. Эченнән генә, Мәзәкшага акыл сорарга байлар да килә икән дип уйлый.


Мәзәкшаның өенә җиткәч, атын туктатып, байның чыкканын көтәргә була. Бай озак көттерми. Җилкапканы каерып ача да: "Бу карт иблисне, ничә килсәң дә, бизгәк тота", - дип мыгырдана-мыгырдана, тарантаска менеп утыра. Көмеш саплы таягы белән кучерның аркасына төртүгә, китеп тә бара. Игенче дә атын кайту ягына бора башлый. Шулчак капка ябарга чыккан Мәзәкшаның карчыгы аңа сүз куша:


- Туган, борма атыңны, борма. Картым сырхауламый. Байлар килсә генә, башын жүләрлеккә сала ул, – ди.


Игенчене җитәкләп өйләренә таба алып китә. Ишектән керү белән: «Карт, чык, буразна яручы килде», - диюгә, мич башыннан атылып Мәзәкша төшә. Тиз генә өстендәге тунын салып, чөйгә элә. Куян бүреген салуга, шүрлектән каeн тузыннан ясалган кәләпүш алып, такыр башына каплый. Ягымлы елмаеп, игенче белән күрешә. Аны түр башына утыртып, ни өчен килгәнен сорашкач:


- Үзең чыгып тор, кызың керсен, – ди.


Игенче чыгуга, чулпыларын чыңлатып, кызы керә.


- Исәнме, бабакаем, нихәлләрдә яшисең?


- Безнең хәл чыршы кебек, җәй дә яшел, кыш та яшел. Әнә шул түмәргә утыр, кызым. Башта шуны әйт, ни өчен апаларың кияүләреннән уңмадылар?


— Өлкән апаның ире атын да, сукасын да сатып эчкән. Уртанчы апамның ире атын суеп ашаган, сукасын утынга тураган.


— Кызым, сиңа ничә яшь соң?


- Унҗидене тутырдым инде, бабакаем.


— Акылга утырмагансың әле, кызым, хәзергә сабыр ит. Менә үзеңә егерме яшь тулган көнне сиңа яучы җибәргән егетләр минем ишегалдына җыелсыннар. Үзең дә килерсең. Мәзәкша карт нәкъ шул көнне төпчек кызга кияү сайларга вәгъдә иткән.


ӨЧ ЕЛДАН СОҢ


Мәзәкша, ишегалдындагы түмәргә баскан килеш, асыл егетләргә сораулар яудыра:


- Бирегә ни өчен килгәнегезне беләсезме?


- Беләбез, беләбез...


- Игенченең кызы акыллымы?


- Акыллы, акыллы...


— Игенченең кызы эшчәнме?


- Эшчән, эшчән...


- Ул кыз чибәрме соң?


- Чибәр, чибәр...


Мәзәкша кулын тау ягына суза.


— Тау итәгендәге урманны күрәсезме?


- Күрәбез, күрәбез...


- Күрсәгез, ярый. Егетләр, сезгә наказ шул: мин бер пар чабата ясаганчы шул урманны күзәтеп кайтыгыз. Жиргә, күккә карамагыз. Күзегез агачларда булсын.


Егетләр, бердәм кузгалып, урманга юл тоталар. Мәзәкша, өенә кереп, ачык тәрәзә янында торган төпчек кыз янына килә.


- Кызым, егетләргә нәрсә йөкләтелгәнен ишеттеңме?


— Ишеттем, бабакаем.





— Минем карчык белән сиңа да урманга барырга туры килер, шунсыз ярамый.


Кыз белән әби, тиз генә җыенып, өйдән чыгып китәләр.


ӨЧ СӘГАТЬТӘН СОҢ


Мәзәкша, бу юлы түмәрдә утырган килеш кенә, егетләргә сорау арты сорау яудыра:


- Урманны әйләндегезме?


- Әйләндек, әйләндек...


— Безнең урманда нинди агач күбрәк үсә?


Егетләр бу сорауны ишеткәч, аптырап, каушап калалар.


— Йә, кем белә? Шул кулын күтәрсен.


Бермәлдән кыз кулын күтәрә.


— Кызым, син хәзер өйгә кер дә җавабыңны минем карчыкка әйт. Өйдә генә утыр, биредә торсаң, сиңа карап егетләрнең зиһене таралыр.


Кыз тиз генә өйгә кереп китә.


— Егетләр, телегезне йоттыгызмы, әллә сез томаналармы?


Егетләр Мәзәкшаның бу сүзенә гарьләнәләр дә, ни булса, шул булыр, дип, агач исемнәрен санап китәләр. Усак, каен, юкә, миләш, балан, чыршы...


Бер читтәрәк, тирән уйга калып, яшел камзуллы егет утыра. Иң ахырда ул кул күтәрә дә:


- Бабай, сезнең урманда кәкре агач күбрәк үсә, — димәсенме...


Егетләр гөр килеп көлешә башлыйлар. Мәзәкша, урыныннан торып, өенә керә.


— Карчык, кызның җавабын әйт әле...


- Ул, безнең урманда кәкре агач күбрәк үсә, диде.


Мәзәкша, йөрәге җилкенеп торган кызны тәрәзә янына алып килә дә:


— Кызым, сиңа әнә теге яшел камзуллы егетне сайладым. Ир белән хатын бер уйда булсалар гына, тормышлары түгәрәк була. Кәләпүшемә шулай язылган, – ди.




Сәет Кальметов "Кияү сайлаганда" 


Фото: pixabay 



Теги: Сәет Кальметов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру