Киткән кебек тә түгел... Сәмига Сәүбанова
Кызык кеше иде Рәшит Әхмәтҗанов дигән шагыйрь. Бер дә борынын күтәреп йөрмәде. Мәйданнарга чыгып та шәрран кычкырмады. Ачлык мәйданында республикабызның мөстәкыйльлеге өчен милләтпәрвәрләр белән бергә сафка басканда да авызыннан бер сүз чыкмады,соңрак бу вакыйгага багышланган «Ачлык мәйданы» китабына кергән шигырьләре исә меңләгән рупордан кычкырганга караганда көчлерәк яңгыраш алды.
Бүтәннәргә охшамаган башка сәер якларын күп сөйләргә булыр иде.
...Ничек шулай килеп чыккандыр – безнең гаилә тормышыбыз Рәшит Әхмәтҗанов гаиләсе белән гел янәшә барды.
Башта аның белән Бауман урамындагы нәшрият бинасында, мин – бишенче, ул – дүртенче катта, соңыннан исә Декабристлар урамындагы газета-журналлар нәшрияты бинасында – бер редакциядә – «Казан утлары» журналында озак еллар бергә эшләдек, бергә-бергә бәйрәмнәр үткәрдек, бер өстәл артына утырып тәгам җыйдык.
Яшь гаилә булып яши башлагач, без Рәшитләрдән бушап калган фатирга (Чернышевский урамында – тимер юл вокзалы каршында иде ул йорт) күчендек. Ирем белән бу фатирны карарга баргач, хатыны Луиза ханым табын әзерләп, алар яңа йорттагы фатирга күчү, ә без исә үз куышыбыз булуы куанычын бергә билгеләп тә алдык. Олы кызы Ләйләгә өч яшь, ә Айдарының туарына бер ай гына калган иде.
Улының дөньяга килү куанычын да, кереп, безнең белән уртаклашты һәм:
– Гадәт буенча үз өемә кайтам, дип уйлаганмын, – дип көлдереп алды.
Яңадан алган фатирларыбыз да күрше йортларда булгач, бәйрәмнәрдә гаилә табыннарын берләштердек. Рәшитнең улы Айдар белән минем кызым бер мәктәптә, бер сыйныфта, бер парта артында утырды...
Язучылар берлегенең бакча ширкәтендә салган йортларыбыз да бер-беребездән ерак түгел иде, яккан мунчабыздан бер-беребезне калдырмадык.
Ялгыз калуны яратмый торган иде ул.
Җәйге яллары вакытында хатыны, балаларын алып, Азнакайда яшәүче әтисе белән әнисе янына киткәч, Рәшитнең бик күңелсезләнеп, үзен-үзе кая куярга белми йөрүенә аптырап:
– Иҗат итәреңә җай чыккан, рәхәтләнеп шигырь генә язасы бит инде, – дигәч: «Берүзең язып буламыни?» – ди торган иде.
«Сезнең өчен шуны эшлим», – дип, ул гаиләсен алдан булыр-булмастай вәгъдәләр белән өметләндермәде. Хатынын, балаларын уйламаганда куандыра, уйламаганда шаккаттыра белде. Бервакытны әйбәт кенә гонорар алгач, өйгә кайтышлый гына очраган, бергә эшли торган хатынны юл уңаеннан киемнәр кибетенә алып кереп:
– Минем хатынның гәүдәсе синеке шикелле, әйдә әле, менә шушы пәлтәне киеп кара әле, – дип, аңарда үлчәгәч, хатынына алып кайтты. Кызы Ләйләне дә кышкы тун белән шулай сөендерде ул.
Мондый гамәлләре күп булды.
Бүтәннәр хатыннарының булганлыгы белән мактанганда, ул үзенекеннән бераз зарланырга яратты.
Бергә аралашып яшәгәнгә, гаилә эчендәге мохитне яхшы белгәнгә күрә, аптырап:
– Кеше өйдәге чүпне чыгармаска тырыша, нишләп син юкны бар итеп сөйлисең, – дигәч:
– Иҗатташ дусларым әз генә берәр хатын-кызны мактаганымны ишетсә дә, шуңа багышлап шигырь яза, ә минем хатынны үзең беләсең, тәмле сүзгә ярты дөньясын бирергә әзер, болай да инде бар дус-ишем, хезмәттәшләрем теше сызлаганга гына түгел, берәр җире тырт итсә дә аңа йөгерә, авырга туры килмәсен дип тырышам, – дип җавап кайтарган иде. Аннан соң шаркылдап көлде дә:
– Хатынсыз да калуың бар, юньле хатын аяк астында аунап ятмый ул! – дип өстәде.
Чынлап та, Луиза теш табибы булгач, Рәшитнең дуслары да, хезмәттәшләре дә хатынының киң күңеллелегеннән рәхәтләнеп файдаланды.
Күрше-күләнгә, дус-ишкә генә түгел, Рәшитнең үзенә дә ашыгыч ярдәм булды Луиза. Ничә тапкыр ирен каты авырудан аякка бастырды, ничә тапкыр әҗәл тырнагыннан тартып калды, үзенең генә кулыннан килмәсә, хастаханәгә озатты...
Балаларын бик яратты Рәшит. Үсмер чагында тач үзенә охшаган аксыл чәчле, зәңгәр күзле улы тәртибе белән тәртәгә типкән чакларда да иң каты итеп әйткән сүзе «блондин» булды.
Төп байлыгын – матур гаиләсен, тыныч тормышын, ныклы терәгенә күз тиюдән уттан курыккандай курыкты. Шуңа күрә ул бу турыда белгертергә яратмады. Ә менә күңеле кырылган, җаны әрнегән чакларны ул берәүдән дә яшереп тормады. Гаделсезлек, тигезсезлек, милләт язмышы аңа тынгы бирмәде, ул аның җанын кимерде. Вакыт-вакыт ул бу көрәштә үзенең көчсезлеген аңлаудан шулхәтле югалып кала, төшенкелеккә бирелә һәм дөньясына, үзе әйтмешли, «нәгаләт» укып йөри башлый иде. Бу халәтен яшерергә кирәксенмәде, бөтен кешенең ишетүен, күрүен, барыбызның да җаны уянуын теләде.
Башка чакларда һәрнәрсәгә юмор белән карады.
Шагыйрьләр еш гашыйк була, дисәләр дә, бу сүз аңа туры килмәде. Ул бары тик гаиләсен, бары тик бер генә кешене яратты. Бер генә кешегә атап шигырь язып булмый, дисәләр дә, мәхәббәт турындагы шигырьләренең барысы да хатыны Луизага багышлангандыр, дип уйлыйм.
Үзе сәер булган шикелле, хатынының да мәхәббәте сәеррәк иде. Рәшите мәңгелеккә күчкәч:
– Без бер-беребезгә «яратам» дип төчеләнеп яшәмәдек, бүтән берәр хатын-кызга гашыйк булып, иләсләнеп тә йөрмәде ичмасам, шагыйрь кеше иде бит ул! – дип өзгәләнгәнен һич оныта алмыйм...
Ил язмышы өчен ут йотып яшәде, ә инде урыс гаскәрләре тыныч кына яшәп ятучы Чечнядагы мөселман кардәшләребезне канга батырып ташлагач:
– Бу кадәрле вәхшилеккә йөрәгем чыдамас, мин үләрмен инде, – дип, эштәге хезмәттәшләре, дуслары белән бүлмәдән-бүлмәгә кереп, бәхилләшеп йөрде. Ә өенә кайткач, йөрәк кенә түгел, ашказаны да авырта дип уйлап, эчен тотып, сыгылып төште. Түзә алмагач, янына энесе Илдусны чакырды. Үләрен сизенсә дә, хушлашу сүзләрен әйтергә өлгермәде. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче йокымсырады да... китте.
Ирем белән сердәш иде. Гомерләре бер елда өзелде.
Китте...
Җәсәден яргач, йөрәгенең бөтенләй эштән чыкканлыгы билгеле булды. Йөрәген ярырдай сәбәпне белгәннәр белде, белмәгәннәр белмичә калды.
Дөньялыкта җәмәгате Луиза ханым тарафыннан бик хөрмәт ителеп яшәде. Урыс мәктәбендә урысча гына белем алган ханым, иренең шигырьләрен укыр өчен татарча укырга өйрәнде. Иҗат кешесенең күңеле бик нечкә булуын аңлап, ирләр эшләрдәй тормыш мәшәкатьләрен дә аның өстенә ташламады, бар авырлыкны үз өстенә алды.
Үзенә аптырап караучыларга аның җавабы бер булды:
– Шагыйрь кеше бит ул!
Рәшитнең тылы шундый нык иде.
Вакытында өч ел буена Әлмәт шәһәрен төзешкән ташчы егеттән өйдә кадак та кактырмады Луиза. «Бары тик язсын гына, кадакны аны теләсә кем кага ала, ә шигырь язучылар – штучный товар», – дип, андый эшләрне кулы оста күрше-тирә, дус-иштән эшләтте. Чөнки таш йортларны сала белгән Рәшит чынлап та өйдә кадак кага белми иде. Бакчада мунча салыр өчен кияве үзе эшләгән заводтан ниндидер бер корылманы сүткәч җыелган такталарны алып килгәндә, иске кадакларны ничек алырга икән, дип, бик озак аптырап торган иде. Үзенең бу булдыксызлыгыннан көлә-көлә эшнең серенә бик озак төшенде.
Рәшит кебек бик күп талантлар хатыннары тарафыннан аяк чалынып, кагылып-сугылып, күтәрелә алмыйча, дөньядан китте. Ә Рәшитнең иҗатын санлап килгән һәр кеше, Луиза ханым әзерләгән тәгамне җыеп, хөрмәт ителеп, бу өйдән якты уйлар белән генә китә иде. Өйдә шундый шартлар булмаса, аның иҗаты болай күтәрелер иде микән?
Язучы Аяз Гыйләҗевнең:
– Мин базардан бер чиләк бәрәңге күтәреп кайткан көнне бер юл да яза алмыйм, – дигәне бар.
Тормыш йөген Луиза ханым ире иңнәренә салса, Рәшит тә яза алыр иде микән?
Бакчаларыбыз бергә булгач, еш кына бергә дә кайттык. Саф һавада битләре алланып, йөгерә-йөгерә кайткан Рәшитебез электричкадан төшү белән шәһәрнең төтенле һавасыннан тыны кысылып, көч-хәл белән атлый башлый торган иде. Шуны белгән Луиза иренең кесәсенә генә түгел, минем сумкага да ашыгыч кирәк булса дип, дарулар тыга торган иде.
Бәла-казага очраудан курыкты. Шуңа да кызы Ләйлә машина йөртергә өйрәнгән чагында, аңа утырмыйча, бакча юлы буйлап, оныгы Наиләне күтәреп, тиз-тиз атлап, электричкага бергәләп күп тапкырлар чыктык. Йөрәгем хәлсез дип тормады, шул ук бакчадан хатыны Нурсөя белән кайткан Фәнис Яруллинны әллә ничәнче каттагы фатирына күтәреп менгерә торган иде. Кешеләрне җәлли, гайбәтләргә бик ышанмый иде. Үз яннарындагы йортта фатирда торган чагында Зәки Зәйнуллинга хатыны пешергән камыр ашларын күп ташыды, өенә дә еш чакырды. Яңа ел бәйрәмендә бер тапкыр Фәнис Яруллин белән дә бергәләп утырдык...
Хәзер уйлыйм да шундый нәтиҗәгә киләм – минем бөтен гомерем иҗат кешеләре арасында үтте – эштә дә, яшәгән йортыбызда да, җәйге бакчабызда да... Аларның һәркайсы дөнья бәһасе кеше иде. Мин аларны яраткач, хөрмәт иткәч, алар да миңа шулай җавап кайтардылар.
Рәшит Әхмәтҗанов шуларның берсе иде.
Аның дәвамы булып балалары, өч оныгы яши. Икесе, ул мәңгелеккә киткәч, дөньяга килде. Бабаларын күргәннәре булмаса да, шәт, иншаллаһ, аның кем булуын, иҗатын яхшы белерләр һәм шагыйрь бабаларының рухын рәнҗетмәсләр, милләт җанлы балалары булып үсәрләр.
Шагыйрь хатыннарына бер дә җиңел түгел. Ирләренең кем икәнлеген белеп, аңа рухи таяныч булганнарның гына гаиләсе сакланып калды, иҗатлары югары биеклеккә күтәрелде. Луиза ханым ире исән чагында ук аның иҗатының бәһасен белде, аңарга терәк булырга тырышты. Ул бакыйлыкка күчкәч, минем белүемчә, Рәшит Әхмәтҗановның дүрт тапкыр калын-калын шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Хәзер Татарстан китап нәшриятында ике томлыгы басылып ята. Йә, тагын кайсы шагыйрь хатыны шуны эшли алды?
Ләйлә белән Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә мәхәббәте турында күп язалар. Алар зур мәхәббәт белән, бер-берсе өчен үләрдәй булып яшәде, дип әйтә алмыйм. Бер-берсенә яратам дип әйттеләр микән әле? Рәшит күп язды, Луиза күп эшләде. Тик Рәшитнең Луизага багышланган бер шигыре барысын да әйтеп бирә:
Бүген елның иң кыска көне –
Кайгыларга салды да ул мине,
Китеп барды үзе, мин калдым,
Әйтерсең лә юлда югалдым.
... Югалмадым, исән-сау идем,
Юлда сине эзләп йөредем.
Хәбәр салдым бөтен дөньяга –
Сине эзләп дөнья ут яга.
Озайтырга синең көннәрне –
Мин утларга ягам төннәрне...
Төннәр янсалар да – төн кара,
Төннәр яна – көлләре кала.
Яктылыкның түгел актыгы –
Чәчләремнең кардай аклыгы.
Мин агарам – һаман агарам –
Күренмидер хәтта күз карам.
Шулай узар минем гомерем.
Бөтен гомеремә бер гөлем
Син генә бит. Димәк иртәгә
Миңа тагын юлга китәргә –
Утка яга-яга төннәрне,
Озайтырга синең көннәрне...
Әйтерсең, ул безнең янда йөри. Әйтерсең, бакыйлыкка күчкәненә егерме ел вакыт узмаган...
Ара ерагайган саен кемне югалтканыбызны ныграк аңлыйбыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА