Кешегә чокыр казысаң (гыйбрәтле хикәят)
Әүвәл заманда бер падишаһ бер вәзирен бик сөядер иде. Бер кеше падишаһның аны бик сөюен белеп, падишаһтан бу вазирне ераклаштырмакчы булды. Янына килеп әйтте:
- Синең фәлән вәзирең: «Падишаһның авызы сасы икән», – дип әйтә, – диде. Падишаһ әйтте:
- Сүзеңнең раслыгын кайдан белербез? – диде. Бу кеше әйтте:
- Ул вәзир, синең яныңа килеп, сөйли башлагач, кулын авызына куяр, – диде.
Падишаһ вәзирне чакырды. Бу кеше шул сәгатьтә вәзирне өенә чакырып, кунак итеп, күп сарымсак салынган аш ашатты.
Вәзир, бу кешедән чыккач, падишаһ катына барды. Падишаһ алдында сөйли башлагач, вәзир, «сарымсак исе падишаһка таба бармасын» дип, кулын авызына куйды.
Падишаһ вәзирнең кулын авызына куйганын күргәч, «теге кешенең сүзе рас икән", дип, каләм алып язды. Падишаһның гадәте шул иде: әгәр үз кулы белән хат язса, ул хат бүләк бирү өчен була иде.
Бу кеше, падишаһның хат язганын күргәч, «вәзиргә бүләк бирә» дип белде. Падишаһ вәзиргә:
- Хатны фәлән вәлигә (шәһәр башлыгы) илтеп бир! — дип боеpды.
Бу кеше, «бүләкне мин алырмын» дип уйлап, вәзирдән сорады:
- Син мәшәкатьләнеп йөрмә, хатны үзем илтеп бирим, – диде. Вәзир каршы килмәде, хатны бирде, теге кеше падишаһ боерган вәлигә илтеп тапшырды.
Бу вәли тиз генә хатны укып, падишаһ боерганча, бу кешенең башын кистерде...
Көннәрдән беркөнне бу вәзир падишаһ янына килеп керде. Падишаһ хәйран булып, вәзирдән сорады:
- Син теге хатны илтеп бирдеңме? - диде. Вәзир:
- Юк, ул хатны миннән фәлән кеше сорап алды, – диде. Падишаһ әйтте:
- Син мине сасы авызлы дип сөйләдеңме? – диде. Вәзир:
- Һич сөйләгәнем юк, – диде. Падишаһ:
- Ни өчен минем белән сөйләшкәндә авызыңа кулыңны куеп тордың? - диде. Вәзир әйтте:
- Ул кеше миңа, синең катыңа барганда туктатып, сарымсаклы тәгам ашаткан иде, шул сарымсак исе сиңа бармасын дип, авызыма кулымны куеп тордым, - дигәч, падишаһ әйтте:
- Хәер, үзе казыган базына үзе төшкән икән, - диде.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА