Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Кеше иткән

Кеше иткән

Мин бишектә чагымда укДөнья миңа гашыйк булган.Шуңа миңа зәңгәр күзләрНасыйп булган.Җирне күреп соклансын дип,Кояшының нурын биргән.Шагыйрь булсын дигәндер ул,Җырын биргән.Сагыш биреп, күңелемнеТынгыс...

Мин бишектә чагымда ук
Дөнья миңа гашыйк булган.
Шуңа миңа зәңгәр күзләр
Насыйп булган.
Җирне күреп соклансын дип,
Кояшының нурын биргән.
Шагыйрь булсын дигәндер ул,
Җырын биргән.
Сагыш биреп, күңелемне
Тынгысыз бер диңгез иткән.
Шатлык биреп, шул диңгезне
Чиксез иткән.
Гомерем озын булсын өчен,
Ашарыма икмәк биргән.
Икмәк тәмен белсен диеп,
Хезмәт биргән.
Акыл биреп, дөньядагы
Һәрнәрсәдән көчле иткән.
Һәм шуларның барысы белән
Кеше иткән.
Гәрәй Рәхим
Фото: pixabay
#Гәрәй Рәхим #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи