Журнал «Безнең мирас»

Кемнәр идек, кемнәр булдык...

(Бер сәфәр хатирәсе)
Узган гасырның сиксәненче еллары ахырында без – бер төркем иҗат әһелләре – республикабыз буйлап сәфәрдә булып кайттык. Барыбыз да яшьләр – исемнәре халык теленә керә башлаган каләм ияләре, композиторлар, җырчылар, музыкантлар...
Юлдашларымның тәгаен кемнәр булганын ях­шы хәтерләсәм дә, дө­ресен әйткәндә, әле­ге сәфәрнең төгәл вакытын, аның нинди максат белән оештырылуын оныткан идем инде. «Казан утлары» журналының элекке саннарын (1987 ел төпләмәсен) актарып, караштырып утырганда, шушы юлларга юлыктым: «9-13 мартта Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Брежнев (Чаллы) шәһәрләрендә Галимҗан Ибраһимовның тууына 100 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәләр булып узды. Бу кичәләр ВЛКСМ өлкә комитеты һәм ТАССР Композиторлар союзы тарафыннан оештырылган иде. Анда яшь шагыйрьләр Р.Зәйдуллин, Л.Лерон, яшь композиторлар Р.Еникеева, М.Шәмсетдинова, Р.Кәлимуллин, Ф.Шәрифуллин һәм яшь башкаручылар катнашты».
Сүз уңаеннан, ошбу кыска хәбәрдәге («Казан утлары», №6, 1987 ел, 188 бит) «һәм башкалар»ның кемнәр булуын да ачыклап үтик: җырчы Зөфәр Хәйретдинов, флейтачы Дима Антонов, скрипкачы Әдилә Ибушева (ул чакта фамилиясе башкача иде). Ни кызганыч, ул сәфәребездән бер генә фотосурәт тә юк. Хәтерне яңартып торырга бер сәбәп булыр иде кана.
Кемнәр идек, кемнәр булдык, дигәндәй... Кайберләребез хакында берничә җөмлә.

Кайчандыр республикабыз мәктәп­ләрен, уку йортларын, тамаша залларын дер селкетеп шигырьләр укыган Ркаил Зәйдулланы кем генә белми икән?! Бүген ул – күренекле шагыйрь, драматург, публицист һәм прозаик. Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге мәртәбәле бүләкләр иясе. Пьесалары, спектакльгә әверелеп, Казан, Оренбург сәхнәләрендә бара, тезмә һәм чәчмә әсәрләрдән торган китап­лары бер-бер артлы дөнья күрә, шөкер.


Бүген Татарстан Композитор­лар берлеген җитәкләгән (1989 елдан башлап) Рәшит Кә­лимуллин ул чакта Казан консерваториясендә эшли иде. Без сәфәрдә йөреп кайткан елда Р.Кәлимуллин «Габдулла Тукай ис­тәлегенә» исемле Өченче кыллы квартеты өчен К.М.Вебер исемендәге Халыкара конкурсның (Дрезден) беренче премиясенә лаек булды. «Болгарлар» симфония-поэмасы, «Ерактагы кәк­күк авазы» рок-операсы (И.Юзеев әсәрләре буенча) һәм башка бихисап музыкаль цикллар авторы. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлегенең Д.Шостакович исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты («Тукай моңы», «Казан турында кыйсса» (Х.Туфан шигырьләре буенча), «Урман авазлары» дигән симфоник әсәрләре өчен, 2007). Россия композиторлар берлеге рәисе урынбасары (2010 елдан бирле). Әсәрләре Европа илләрендә, АКШта, Япониядә, Кытайда, Израильдә һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә яңгырый.
Мәсгудә Шәмсетдинова ул вакытта телевидениедә музыкаль редактор булып эшли иде. Шул елда (1987) Мәсгудә «Тукай әкиятләре» дигән симфоник сюита язды. Аңарчы мәшһүр шагыйребез әкиятләренә нигезләнеп «Кәҗә белән Сарык» дигән оперетта (1980) иҗат иткән иде. М.Шәмсетдиновага 1989 елда «Мәһди» рок-фольк-сюитасы зур танылу китерде. Ул – «Дастан» (1990), «Ибне Фадлан» (2001), «Чыңгызхан» (2004) симфонияләре, «Дәр­виш» (2005) симфоник поэма, «Адәм балалары» (1993) һәм «Фатыйма белән Сандугач» (2001) кантанталары, «Көмеш кашык болытта» балеты, «Авылдагы бала чагым» сюитасы, «Җир уллары» ораториясе, хор өчен «Зоопарк» циклы (Ш.Галиев шигырьләре нигезендә), шулай ук күп кенә спектакльләрнең («Итил суы ака торур...» (Н.Фәттах), «Апушның тылсымлы төше» (Р.Бохараев) көй авторы. Философия фәннәре кандидаты (диссертациясенең исеме – «Урта Идел буе мөселманнарында мәүлид бәйрәме», 2001). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Бүгенге көндә (2002 елдан бирле) Американың Сиэтл шәһәрендә яши.
Флейтачы Дима Антонов (Дмитрий Константинович Антонов,1946-2007) – керәшен егете. Флейтада оста уйный иде. Виртуоз. Соңыннан танылган педагог-профессор булды, бик күп шәкерт тәрбияләде. Татартсанның атказанган артисты (1992). 2007 елның 23 июлендә фаҗигале төстә вафат булды.
Зөфәр Хәйретдинов – җырчы, ком­позитор. Сәфәребез вакытында иң күп алкышлар аңа булды. Көен ул язган бик күп җыр халык арасында популярлык казанды. Биредә шулардан «Кайда син, гармун» (Х.Әюп шигыре), «Мишәр кызы» (М.Ши­һапов), «Ай, җаный, вай, җаный» (ха­лык сүз­­ләре), «Буйдаклар» (Д.Гыйс­мет­­дин), «Миләшләрем» (М.Ша­­ки­ров), «Актанышым-мактаны­чым» (Л.Ле­­рон), «Карлы яңгыр» (Н.Ка­мал), «Мәхәббәтнең соңгы тө­не» (Г.Сабирова) җырларын искә тө­ше­­рү дә җитә. З.Хәйретдинов – Та­тарс­танның халык артисты, Россия авторлар хокукы җәмгыятенең Татарстан филиалы җитәкчесе.
...Әлеге сәфәребездән соң егерме си­гез ел вакыт бер мизгел кебек узган да киткән. Хәтер хатирәләрне яңарта...
Кемнәр бар да, кемнәр юк... Исән­нәргә – яшәргә дә яшәргә әле...

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру