Журнал «Безнең мирас»

Кәҗә белән сарык хикәясе

Бер авылда бер ир белән хатын торган,
Авыллары зур шәһәргә якын торган.
Акча түләп, сумка белән итен-маен
Магазиннан ташый болар кирәк саен.
Ире алган кәгазь акча көрәп-көрәп,
Абзар тулы сыер, бозау, тавык, үрдәк.
Эчне тишмәс байлык, диеп, безнең йортта
Болар әле кәҗә белән сарык тота.
Менә бер көн ире әйтә: - Син, Венера,
Беләсеңме, курмы хакы күпме тора!
Тайсын чыгып бездән сарык белән кәҗә,
Аларның, ди, кирәге юк бер нәрсәгә!
Хатын әйтә: - Шулай, картым, кәнишни — ди,
Болай да бик тыгын безнең конюшни, — ди,
Ни файда бар сарык белән кәҗә карап,
Китсен чыгып бездән ике әрәмтамак!
Нишләсеннәр мескен кәҗә белән сарык,
Буламыни властьларга каршы барып!
Сумка алмый, капчык алмый, буш кул белән,
Китте болар урман таба таш юл белән.
Бара болар тату гына җитәкләшеп,
Киләчәккә план корып, киңәшләшеп:
«Нинди дошман торса да, дип, безнең юлда,
Көрәшербез тотынышып кулны кулга!»
Тату булып, бердәм булып гомер-гомер,
Болыннарны иңләп йөрик дөбер-дөбер,
Абзар-кура кысыгында кимсенмичә,
Печән өчен беркемгә дә баш имичә.
Кыю басып алга барыйк тату-тигез,
Көрәш булса - синең тояк, минем мөгез...
Баш калкытып карасалар күзне ачып,
Алларында бүре тора кырын басып.
- Ну, егетләр, - диде бүре, тешен кысып, -
Кая болай китеп бару качып-посып?
Вакыт — алтын, әрәм итмик нотык сөйләп,
Кайсыгызда көрәшерлек дәрман-куәт?
Сарык әйтә: - Мин, агайлар, юаш бәндә,
Гомер буе сез дигәндә мин идәндә;
Көрәшергә хәйлә дә юк, осталык та,
Бездә менә кәҗә агай мәйдан тота.
Кәҗә әйтә: - Ики-мики, кики-мики,
Көрәшергә әллә миндә йөрәк ике!
Бүре дусны кайчан күреп туям, дидем,
Бүреләргә лояль булу — хыял минем.
Ә син сарык, икейөзле, эчкерле син,
Үзең ала, йөзең кара, өч төрле син,
Бүре дусны гомер буе дошман күрдең,
Үч алырга йөри идең, көрәш үзең!..
Ә, шулаймы, — диде Бүре, — карап карыйк!
Әйдә әле, миңа үчле кара сарык!
Һәм сарыкны бугазыннан умырып алып,
Эһ, дигәнче, чәйнәми дә йотты кабып.
Әйтә Кәҗә, бүре дусның хәлен сорап:
- Тамагыңа тормадымы, нихәл, брат?
Минем әле бик ашыгыч эшем бар, - ди,
Үз юлыма китим әле, вакыт тар, - ди.
Бүре аңа: - Шту син, - ди, - үзем туйгач,
Минем әле хатын белән балалар ач...
Шуннан алар кочаклашып ары китте...
Нәрсә языйм, хикәям дә шунда бетте.
Гамил Афзал
Фото: pixabay

Теги: Гамил Афзал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру