Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Бүген Казан сине сагынган..."

"Бүген Казан сине сагынган..."

Бүген Казан сине сагынган,Диварлары түгә яшьләрен.Кайда, диеп сораганда юллар,Иреннәрем тешләп, дәшмәдем.Машиналар ташкынын бүлеп,Ашыкканда меңнәр каядыр,Бер чалымың "тотарга" мин теләп,Томырылып күкк...




Бүген Казан сине сагынган,
Диварлары түгә яшьләрен.
Кайда, диеп сораганда юллар,
Иреннәрем тешләп, дәшмәдем.


Машиналар ташкынын бүлеп,
Ашыкканда меңнәр каядыр,
Бер чалымың "тотарга" мин теләп,
Томырылып күккә карадым.


Кояш һаман зәңгәр җирлеккә
Ясый синең җылы күзләрең.
Тик килмәссең, син күрмәссең инде
Миңа өмет биргән үзләрен.


Һәр урамның почмакларында
Сыный мине сагыш җилләре.
Бу суыкта инде коткаралмас
Хәтеремнең җылы җиңнәре.


Үз-үземне эзләп йөргәндә,
Иңләгәндә шәһәр урамын,
Исләремә килде миңа өй
Бары синең йөрәк булганы.


Шундый! өйгә телим...
Бар дөньясы
Синнән башка мәңге җуелган.
Өйгә телим, бүген өйгә телим...
Чемоданым инде җыелган.





Алинә Хәбибуллина
Фото: pixabay
#Алинә Хәбибуллина #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи