Журнал «Безнең мирас»

Казакъның "баш акыны" (Абайның тууына 170 ел тулу уңае белән)

Һәр халыкның сүз сәнгатендә аны дөньяга таныткан, кавемнең үзенә күрә бер символына әверелгән әдипләр бар: урысларда ул – Пушкин, үзбәкләрдә – Нәваи, украиннарда – Шевченко, кыргызларда – Айтматов, татарларда – Тукай... Бу затларның иҗатында аларны тудырган, үстергән халыкның асылы, яшәеше, моң-зарлары, теләк-омтылышлары аеруча тулы, калку гәүдәләнеш таба.


Мондый бөек әдип-ша­гыйрь­ләр үз кавеменең йөзе, энциклопедиясе кебек. Җиһан укучысы бу халыкны, иң беренче чиратта, шушы затлар, аларның иҗат җимешләре аркылы күзаллый, танып белә. Казакъ халкының мәшһүр улы Абай да әнә шундый символга әверелгән шәхесләрнең берсе. Инде аның исеме гасыр ярымнан артык казакъ белән бергә яши, куана, кайгыра, көрәшә. Шунысы кызык­лы: ул да, гарәпләрнең Мөтәннәбие, фарсыларның Гаттары, татарның Дәрдемәнде кебек, дөньяга рәсми исем-атамасы белән түгел, ә тәхәллүс-кушаматы белән мәгълүм. Әйтүләренә караганда, артык хәрәкәтчән булганы өчен әбисе Зәрә, әнисе Үлҗан (чын мәгънәсендә исеменә җисеме туры килешле зат: олы җанлы) шагыйрьне кечкенә вакытта яратып «абай», «абай бул» дип атаганнар. «Саклык», «уйчан», «игътибарлылык» мәгънәләрен белдергән «абай» сүзе бераздан бу олуг шәхеснең төп исеменә дә әверелеп китә [1:17, 2:25]. Чыннан да, Абай үзенең яшәеше, иҗаты белән кадерле әнисенең иркәләп әйткән сүзенә тугры кала: инсаннарга, кавемнәргә сак, игътибарлы була, һәрчак тормыш, милләт язмышы хакында уйлана.


Яшь Абай. Ә.Кастеев рәсеме. 1945 ел Яшь Абай. Ә.Кастеев рәсеме. 1945 ел

Абай (Ибраһим Кунанбаев) 1845 елда Семей (Семипалатинск) тарафларындагы Каскаболак җәйләвендә туа һәм шунда ук 1904 елда вафат та була. Шул тирәдәге Җидебайда дәфен кылына. Чыңгызтау итәгендә урнашкан бу җирләр хәзерге Көнчыгыш Казакъстан өлкәсенең Абай районы (үзәге – Караул) составына керә.


Ибраһим мул һәм җитү тормышлы, заман агышын тоеп яшәгән гаиләдә туып үсә. Искетам җәйләвендә әтисе ачкан мәдрәсәдә укый. Биредә аңа татар мөгаллиме Габитхан белем бирә. Бераздан әтисе булачак акынны Семей мәдрәсәсенә күчерә. Бу вакытта һәм аннан соң да әлеге кала Россия төркиләренең мөһим сәүдә, административ, мәдәни үзәкләренең берсе була. Биредә шактый гына татарларның, аеруча сәүдәгәрләрнең, яшәве мәгълүм. Алар казакълар арасында белем-мәгърифәт таратуда да мөһим роль уйнаган. Бу хакта Казакъстан галимнәре менә нәрсәләр яза: «Особую роль сыграли татары в повышении уровня грамотности населения в XIX-начале XX века. При отсутствии разветвленной сети государственного образования в Казакъстане именно татары стали главными распространителями грамоты среди казахского населения... В 1863 году в Семипалатинске действовали уже девять частных татарских школ с почти 500 учащимися. В то же время в 14 русских школах этого города обучалось около 340 детей» [2:9]. ХХ гасыр башына Семейдәге татар уку йортларының саны 12гә җитә, аларның өчесендә кыз балалар да белем ала [3:61]. Абай бу каладагы укымышлы татар мулласы Әхмәт Риза мәдрәсәсендә өч ел укый, татарча китаплар, бигрәк тә Ш.Мәрҗани, К.Насыйри хезмәтләре белән ныклап таныша. Мәдрәсәдә укуының соңгы елында өч айлап «приходская школа»га да йөреп ала, урысча укырга өйрәнә. Истәлекләрдә аның Семейдәге шәһәр һәм хосусый китапханәләрдән бихисап китаплар алып укуы да ассызыклана. Болар арасында Шәрык, татар, урыс, Аурупа авторларының әсәрләре дә була.


Актив табигатьле, инициативалы, талантлы шагыйрь соңрак та күптөрле затлар (казакъ, татар, кыргыз, урыс, поляк кебек кавемнәр вәкилләре) белән аралаша, элемтәдә тора. Шунысын да искә төшерик: ул вакытларда Семей каласы – патша хакимияте тарафыннан сәяси яктан ышанычсыз дип табылган кешеләрне сөрү урыны да булган. Абай андый кешеләр белән дә аралашкан. Мәсәлән, Добролюбов һәм Чернышевскийларның фикердәше, Тургеневның «Аталар һәм балалар» әсәрендәге Базаровның прототибы Евгений Михаэлис үзенең сәяси эшчәнлеге өчен әүвәл Шлиссельбург крепостена ябыла, 1859 елда Семейгә сөрелә. Абай бу зат белән дустанә мөнәсәбәтләрдә тора. Кайбер язмаларда аның: «Михаэлис сделал для меня больше, чем родной отец, открыв глаза на мир», – дигән сүзләрен дә телгә алалар [1:16-17].


II
Абай, үз чоры казакъ иҗтимагый тормышында мөһим роль уйнаса да, тарихка барыннан да элек шагыйрь, әдип буларак кереп калган. Юкка гына аны казакъларның иң бөек, иң югары дәрәҗәле баш акыны дип йөртмиләр. Өстәвенә, ул әле көйче-композитор да. Күп кенә шигырьләрен Абай чичән сыйфатында бәдиһә-импровизация ысулы белән чыгарып, музыка коралында уйнап, үзе башкарган. Хәзерге вакытта аның 27 җыры билгеле. Аларны үзешчән җырчылар гына түгел, ә профессиональ артистлар да бик теләп башкара.


Татар шагыйре Дәрдемәнд кебек, Абайның да иҗат мирасы күләм ягыннан зур түгел: 140тан артык шигырь, 3 поэма, 80 битлек проза, тәрҗемә әсәрләр. Алар, нигездә, уртача калынлыктагы һәм форматтагы бер китапка сыеп бетә. Әмма мәгънәви яктан, эчтәлек һәм сәнгатилек ноктасыннан, иҗтимагый-мәдәни, тарихи җәһәттән аның һәр әсәре игътибарга лаек.


Абайның язма мирасы берничә әдәби-эстетик башлангычның синтез-кушылмасын тәшкил итә. Барыннан да элек әдип казакъ фольклорына, төрки чичәнлек традицияләренә таяна, авыз иҗатындагы казанышларны мул һәм уңышлы файдалана. Аның әсәрләрендә ораторлык, бәдиһә-импровизаторлык, публицистик башлангычлар өстенлек итә. Бу – бер. Икенчедән, Абай – Баласагунлы, Ясәви, Нәваиләрдән килүче төрки язма әдәбият традицияләрендә тәрбияләнгән шагыйрь дә. Өченчедән, ул Урта гасыр гарәп-фарсы классик сүз сәнгатеннән дә билгеле бер дәрәҗәдә хәбәрдар. Аның әсәрләрендә Коръән, «Кәлилә вә Димнә» һәм «Кабуснамә» китапларына, Сәгъди, Гаттар әсәрләренә, Фәрәби һәм аның аркылы Сократ, Платон, Аристотель хезмәтләренә аваздаш яклар да еш очрап тора. Дүртенчедән, Ибраһим Кунанбай углы Пушкин, Лермонтов казанышлары, урыс теле аркылы Аурупа сүз сәнгате белән дә теге яки бу дәрәҗәдә таныша.


Абай өчен әдәбият эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә иҗтимагый-сәяси, әхлакый, милли-мәдәни мәсьәләләр өчен көрәштә мөһим корал да. Аның әсәрләрендә инсан, җәмгыять, кавем яшәешенең күптөрле тармаклары, проблемалары гәүдәләнеш таба. Автор күп гасырлар буе адәм балалары туплаган рухи кыйммәтләрне яклый, гаделлек, намус-вөҗдан, иман-ышаныч төшенчәләрен үзәккә куя, һәр кешенең, һәр кавемнең ихтирамга, бәхеткә, яхшы тормышка хаклы булуын раслый. Шуңа күрә дә Абай әсәрләре казакъ халкы өчен генә түгел, ә башка кавемнәр өчен дә үз һәм якын.


Абай – барыннан да элек лирик шагыйрь. Аның парчалары өчен уй-фикер, хис-кичереш тыгызлыгы, сөйләм динамикалылыгы хас. Ул пейзаж лирикасы остасы да. Аның «Җәй», «Кыш», «Яз» шигырьләре, мәсәлән, ел фасылларының сүз белән ясалган гүзәл рәсем-картиналарын хәтерләтә.


Абайның өч поэмасы да («Ис­кән­дәр», «Мәсгуд», «Әзим хикә­я­те») әкияти-романтик рухта язылган. Автор аларда вөҗдан, сүзгә тугрылык мәсьәләләрен яктырта, комсызлык, байлык артыннан куу, алдау кебек төшенчәләрнең һәм инсани, һәм әхлакый яктан начар, зарарлы булуын күрсәтә. Искәндәр (Александр Македонский) дөнья әдәбиятында барыннан да элек идеал дәрәҗәдәге бөек хөкемдар рәвешендә тасвирлана. Абай исә аның басып алуларын, кылыч сәясәтен, һавалылыгын кискен тәнкыйтьли. Автор фикеренчә, комсыз күзне кабер туфрагы гына туендыра ала [4:295].


Элеккеге Шәрык, шул исәптән төрки сүз сәнгатендә үгет-нәсыйхәт бирү, хикмәтле сүз әйтү, әдәбиятны инсани, әхлакый максатларга файдалану мөһим урын били. Абай да бу традицияне уңышлы дәвам иттерә. Аның шигырь-поэмалары шактый дәрәҗәдә дидактик рух белән сугарылган. Ә инде Абайның «Кара сөз» («Гаклия») дип исемләнгән чәчмә әсәре тулысы белән үгет-нәсыйхәт, киңәш-теләк характерында. Шуңа күрә аны еш кына «Нәсыйхәт китабы» дип тә йөртәләр. Автор бу әсәрен гомеренең ахыргы елларында үзенең якыннарына, халкына васыять, сабак рәвешендә язып калдырган. Эчтәлеге һәм рухы белән К.Насыйриның «Тәрбия китабы»н хәтерләткән «Кара сөз» композицион җәһәттән 45 «сүз»гә бүленгән. Һәр ике автор да халыкның яшәеш тәҗрибәсенә, антик дөнья, Шәрык рухи казанышларына таяна. Хәтта охшаш, уртак фикер-мотивлар, образлар да бар. «Тәрбия китабы»нда әдәби башлангыч, гыйбрәтле сюжет-вакыйгалар өстенлек итә. «Нәсыйхәт...»тә исә публицистик як, реаль тормыш белән бәйләнеш, тәнкыйди караш көчле. Казакъ авторы үз халкының артталыгына борчыла, аны ничек итеп алга җибәрү, тәрәккыят юлына бастыру хакында яна, көя. «Нәсыйхәт китабы»ның һәм, гомумән, Абай әсәрләренең телендә гарәп-фарсы алынмалары аз, гавам сөйләменә якынлык көчле.


Абай уллары Акылбай (сул ягында) һәм Түрәгол белән. 1896 ел Абай уллары Акылбай (сул ягында) һәм Түрәгол белән. 1896 ел

Абай урыс шигъриятенең классик үрнәкләрен казакъ укучыларына җиткерүдә дә нәтиҗәле эшли. Ул А.Пушкинның «Евгений Онегин» поэмасыннан аерым өзекләрне, М.Лермонтовның өч дистәләп әсәрен («Вадим», «Бородино», «Хәнҗәр» һ.б.), И.Крыловның унбер мәсәлен, И.Бунин, Я.Полонскийның аерым шигырьләрен казакъчага тәрҗемә итә. Абай урыс теле аша Байрон, Гёте, Мицкевичның аерым парчаларын үз туган теленә аудара.


Шунысын да искәртик: Абайның тәүге шигырьләр җыентыгы 1909 елда гына дөнья күрә. Моңа кадәр аның әсәрләре, еш кына авторы күрсәтелмичә, кулъязма хәлендә, өлешчә телдән дә тарала. Аларның вариантлары да очрый.


Соңгы йөз елдан артык вакыт эчендә Абайның тормышы, иҗаты ныклап өйрәнелде, шактый гына хезмәтләр язылды, әсәрләре оригиналда, төрле тәрҗемәләрдә күп мәртәбәләр басылды, шагыйрьнең үзе хакында дистәләгән китаплар, сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Болар арасында аеруча шагыйрьнең якташы Мохтар Әүезовның «Абай» дип исемләнгән роман-эпопеясы йөзек кашы кебек аерылып тора. Ул Сәрвәр Әдһәмова тарафыннан татарчага да тәрҗемә ителеп, 1957, 1960 елларда аерым китап рәвешендә басылып чыккан. М.Әүезов дилогиясе казакъны, Абайны һәм авторның үзен бөтен дөньяга танытты [7:291-295].


III
Абай һәм татар дөньясы мәсьәләсен без Семей каласында уздырылган һәм бөек шагыйрьнең тууына 170 ел тулуга багышланган Халыкара конференциядә махсус рәвештә яктыртырга тырышкан идек.


Абай татар мәктәп-мәдрәсәсендә укыган, татарлар белән аралашкан, аларның тормыш-көнкүрешен, сүз сәнгатен яхшы белгән. Үзенең «Нәсыйхәт китабы»ның («Кара сөз»нең) икенче бүлекчәсендә («сүз»ендә) автор, урыс, үзбәк (сарт) халыкларын сыйфатлаганнан соң, болай яза: «Инде татарына килсәң – солдат хезмәтенә дә чыдам, ярлылыкны да, килгән казаны да түзем генә кичерә белә алар. Мулла, мәдрәсәләрен саклап, Ходайга зарланмый гына яшиләр. Хезмәт куеп мал табуның да җаен шулар белә, зат-зиннәт тә юк түгел үзләрендә. Козгын тамагыбызны туендыру өчен без татар байларына әле ялчы, әле кош аулаучы булып ялланып кына торабыз. Безнең иң баебызны да алар: «Синең шакшы аягың белән пычратырга дип юылган идән түгел, чыгып тор әле, сасы казакъ», – дип өеннән куып чыгара. Андый халык һич хур булмас, чөнки һаман һөнәр үзләштереп, төрлечә мал табып, бер-беренә булышып көн күрәләр» [8:13, 187-188].


Аерым басмаларда Абайның Ш.Мәр­­җани, К.Насыйри, Х.Фәиз­ха­нов, И.Гаспралы кебек татар күре­неклеләренең хезмәтләрен белүе, Казанда нәшер ителгән китаплардан файдалануы телгә алына. Үз чиратында татар зыялылары да бөек шагыйрьне, аның әсәрләрен теге яки бу дәрәҗәдә беләләр. Казакъ арасында мөгаллимлек кылган, атаклы «Казакъ кызы» романын тудырган Г.Ибраһимов үз язмаларында Абайны берничә мәртәбә искә ала [9:230, 431]. 1924 елда язылган «Пролетариат әдәбияты турында» исемле мәкаләсенең бер искәрмәсендә мондый юллар да бар: «Бу казакъ шагыйренең әсәрләре мәрхүм Ниязколый1 тарафыннан каралып, Казанда мәҗмуга рәвешендә чыкты» [9:431]. Мөгаен, Г.Ибраһимов Абайның 1922 елда Казанда дөнья күргән җыентыгын күздә тотадыр.


Дистә елдан артык гомерен Җаек-Уральск каласында уздырган Г.Тукай, гәрчә Абай исемен телгә алмаса да, казакъ халкының сүз сәнгате, шул исәптән «олы акын» иҗаты белән дә таныш була. «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә (1907) ул хәтта Абай әсәренә аваздаш «Карагым, айналаен...» дип башланган бер шигырь дә китерә һәм аны татар шагыйрьләренә үрнәк итеп тә куя [10: 223-224].


Оренбург төбәгендә яшәгән Дәрдемәнд тә казакъ әдәбияты белән кызыксына. Үз иҗатында ул Абай яратып кулланган «алтыаяк», «сигезаяк» шигъри шәкелләренә дә мөрәҗәгать итә. Казакъ далаларында мөгаллимлек кылган Ш.Бабич Абай әсәрләрен «фәсахәт вә ләззәт табып» укуын яза, аны гарәпләрнең Имрелкайсысына (VI гасыр) һәм үзебезнең Тукайга тиңли [11:412].


Абай хакында аерым факт-мәгълүматлар «Тәрҗеман», «Вакыт», «Шура» һәм кайбер башка татар гәҗит-журналларында да очрый. Күренекле әдәбиятчы Габдрахман Сәгъдинең Абай турында казакъ һәм үзбәк телләрендә берничә мәкаләсе чыгуы билгеле. Кызганыч ки, татар һәм кайбер башка төрки телләрдәге бу төр материаллар безнең галимнәр тарафыннан әле тиешенчә барланмаган һәм өйрәнелмәгән.


Татар һәм өлешчә төрки басма сүз тарихын җентекле тикшергән Әбрар Кәримуллин фикеренчә, «казакъ китабының Октябрь революциясенә кадәрге үсеш тарихы турыдан-туры татар басма тарихына бәйләнгән» [12:102-109]. Бу чорда дөнья күргән 509 казакъ китабының зур өлеше Казан, Оренбург, Уфа, Петербург, Әстерхан калаларындагы татар наширлары тарафыннан чыгарылган. Бу китаплар арасында төп урынны фольклор әсәрләре, педагогик һәм матур әдәбият тәшкил итә. Тәрҗемәләр, шул исәптән татарчадан күчерелгән басмалар да шактый. Арада татар теле аша тәрҗемә ителгән Пушкин, Крылов һ.б. авторларның әсәрләре дә бар.


Абай әсәрләренең кайберләре моннан йөз еллар элек үк татарчага тәрҗемә ителә, төрле басмаларда дөнья күрә башлый. Әмма олуг акын шигырьләре аерым китап рәвешендә чагыштырмача соңрак – 1947 елда гына нәшер ителә. Бу җыентык шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңае белән әзерләнә. Китапка Абайның 40 шигыре, «Мәсгуд», «Искәндәр» поэмалары кертелә. Аларның барысы да җыентыкны төзүче, шагыйрь һәм прозаик Мәхмүд Максуд тарафыннан тәрҗемә ителгән. «Казакъ халкының бөек улы» дип исемләнгән кереш мәкаләсендә (3-6 битләр) М.Максуд Абайның тормышы, әсәрләренең идея-тематикасы, сәнгати үзенчәлекләре хакында да аерым мәгълүматлар китерә. «Абайдан элек, – ди ул, – казакъ шигырь төзелеше ике генә форманы белә иде: һәр юлы 11 иҗекле булып, 4 юллы строфалардан торган шигырь формасы һәм һәр юлы 4 иҗекле булып, юл исәбе буенча строфаларга бүленмәгән шигырь формасы. Абай шуларны оста файдалану белән беррәттән, шигырь төзелешендә яңадан 11 төрле форма барлыкка китерә». Китапның сыйфатлы чыгуына аның мөхәррире Кави Нәҗми булу да уңай йогынты ясагандыр. Чөнки бу күренекле әдип гомеренең бер өлешен Актүбә шәһәрендә уздыра, казакъ телен, әдәбиятын, Абай иҗатын яхшы белә, Мохтар Әүезов белән дә еш аралашып тора.


Абайның Семейдәге музей-йорты Абайның Семейдәге музей-йорты

1981 елда татар телендә бөек акын әсәрләренең чагыштырмача тулы басмасы дөнья күрә. Аңа шагыйрьнең 134 шигыре, 2 поэмасы, «Хикмәтле сүз»е кертелгән (урыс теленнән тәрҗемәләре китапта урын алмаган). Шигырьләрнең 69ын Нури Арслан, 15ен Әхмәт Исхак, 15ен Марс Шабаев, 5сен Мәхмүд Хөсәен тәрҗемә иткән. Ике поэма һәм 16 шигырь М.Максуд чыгарган китаптан алынган. Тәрҗемәчеләрнең барысы да тәҗрибәле, талантлы әдипләр. Н.Арслан һәм М.Хөсәен – чыгышлары белән Казакъстанның Петропавловск (Кызылъяр) төбәгеннән. Икесе дә казакъ телен, әдәбиятын, бу халыкның гореф-гадәтләрен яхшы белгән. Мин әлеге җыентыктагы аерым шигырьләрне аларның оригиналы белән чагыштырып карадым. Тәрҗемәчеләр казакъча текстның эчтәлек-мәгънәсен генә түгел, шигъри үзенчәлекләрен дә татар теле чаралары белән чагыштырмача тулы бирергә омтылганнар. Бу хакта китапка кереш сүз язган Сибгат ага Хәким дә искәртә. Ул казакъ сүз сәнгате, аның үткәне, бүгенгесе, шулай ук Абай әсәрләренең кыйммәте хакында да кызыклы фикерләр әйтә: «Абай күңеле, – ди ул, – казакъ халкының иксез-чиксез далага түгелгән зарын-моңын җыйган... Әйтерсең, берүзе казакъ халкының бөек Рухын формалаштыруны үз өстенә алган, – дип яза, – аннары үз фикерен болай дип дәвам итә. – Абай кайдадыр далада еракта калмады, бүгенге казакъ әдәбиятының колачы, масштабы – Абай колачы, Абай масштабы. Абайның киләчәккә карап әйткән юллары менә нинди:


Ышанычлы дустым да юк, якыным да,
Шуңа күз яшьләрем әйләнделәр җырга,
Күрдем керләнмәгән күңел яктысында
Моңа кадәр күрелмәгән гаҗәп дөнья.
(Нури Арслан тәрҗемәсе) [8:5-10]»


Абайның татарча тәрҗемәләре, бу ике җыентыктан тыш та, төрле гәҗит-журналларыңда күренеп тора. Бөек акын әсәрләренең чагыштырмача тулы, заманча тәрҗемәләрен туплаган татарча җыентык чыгаруга бүгенге көндә ихтыяҗ зур.


IV
Абай – казакъ халкының һәм гомумән Казакъстанның даими юлдашы, фикердәше, остазы. Шагыйрь әсәрләре кардәшләребезнең күңеленә сеңгән. Абай исеме музей-һәйкәлләрдә, урам, оешма атамаларында мәңгеләштерелгән. Аңа багышлап йөзәрләгән сәнгать әсәрләре (әдәбият, музыка, рәсем, театр, кино) тудырылган, төрле телләрдә гыйльми-популяр хезмәтләр язылган. Шагыйрьнең туган көннәре, аеруча түгәрәк даталары, зур чаралар, чын бәйрәм рәвешендә билгеләп үтелә. Аларга еш кына татар әдипләре дә чакырылып тора. Абайның 170 еллыгы да шундыйлардан иде. Төп чаралар исә шагыйрьнең туган төбәгендә 2015 елның 5-7 августында үткәрелде.


Килгән кунаклар беренче көнне казакъ зыялылары белән очрашты. Икенче көнне әүвәл Шәкәрим исемендәге университетның актлар залында «Абай һәм дөнья цивилизациясе» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Пленар утырышта тәүге докладны миңа ясарга туры килде. Урыс телендә мин «Абай һәм татар әдәбияты» (дөресрәге, «...һәм татар дөньясы») темасын яктыртырга омтылдым.


Абай төрбәсе. «Җидебай-Бөреле» музей-тыюлыгы Абай төрбәсе. «Җидебай-Бөреле» музей-тыюлыгы

Көннең икенче яртысында Семейдагы Абай исемендәге драма театрында бөек акынның тууына 170 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш һәм әдәби-музыкаль кичә булды. Зур зал шыгрым тулы иде. Казакъстанның дәүләт секретаре Гөлшара ханым Абдысаликова, министрлык вәкилләре, Көнчыгыш Казакъстан акиме Д.Әхмәтов, язучылар чыгыш ясады. Татарстан вәкиле сыйфатында миңа да зурлап сүз бирделәр. Бу юлы мин, хуҗаларның үтенечен исәпкә алып, татарча сөйләдем. Казакъ-татар бәйләнешләре, шул контекстта Абай иҗаты, Семейдәге татар диаспорасы һәм кайбер башка мәсьәләләргә тукталдым. Казандагы үзәк урамнарның берсенә президент Нурсолтан Назарбаев исеме бирелүен телгә алдым. Усть-Каменогорск каласында патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куюлары өчен татар җәмәгатьчелегенең рәхмәтен белдердем. Чыгышымны зал бик җылы кабул итте, берничә мәртәбә кул чабып котлады.


7 август көнне безне Абайның туган, яшәгән якларына алып киттеләр. Ул төбәкләр Семейдән 180 чакрымнар ераклыкта. Шәкәрим университеты проректоры Кумарбәк (Гомәрбәк) Әмирханов барысын да тәфсилле аңлатып, күрсәтеп йөрде. Рәхмәт үзенә!


Бөек акын гомер кичергән төбәктәге төрле чараларда гаять күп кеше катнашты. Әүвәл Абай районы үзәге Караулда тобыкты ыруы каһарманы – Мамай-батырга һәйкәл ачу тантанасы булды. Аннан Чыңгызтау итәгендә «Абай туе» дигән театральләштерелгән милли-этнографик тамаша, ат чабышлары оештырылды. Кунаклар өчен 50гә якын тирмә корылган иде. Шушы бәйрәм кысаларында милли көрәш, чичәннәр ярышы уздырылды. Боларның һәммәсе күңел ачуга гына түгел, ә милли рухны үстерүгә дә юнәлтелгән иде. Һәркайда – казакъ яшәеше, казакъ моңы, казакъ сөйләше.


Бераздан Караулдан ерак булмаган Җидебайга юнәлдек. Биредә Абайның музей-йорты урнашкан. Ул шагыйрьнең 150 еллыгына ачылган. Янә шунысын да искәртик: Абай – шактый бай, хәлле кеше булган. Музей-йорты, аның ихатасы да шуны күрсәтеп тора. Биредә дистәгә якын тематик зал бар: «Абай һәм аның чоры», «Җәйләү», «Абай иҗаты», «Шагыйрьнең иҗат даирәсе», «Абайтану» («Абаеведение»)... Музейда гаҗәеп күптөрле кыйммәтле экспонатлар тупланган. Җидебайдан бер-ике чакрым ераклыкта гына – Абайның төрбәсе. Ул да шагыйрьнең 150 еллыгына ачылган, ЮНЕСКО карары белән дөньякүләм кыйммәтле ядкярләр исемлегенә кертелгән.


Семейдәге өч көнем күз ачып йомганчы узды да китте. Бу вакыт вакыйга-кичерешләргә шактый бай, тыгыз булды. Тугандаш казакъ халкының, Казакъстанның алга баруы, чын милли тормышын торгызуы мине сөендерде. Мондый сәфәрләр без татарларга гыйбрәт, сабак алу өчен дә бик файдалы, кирәк.


...Абай инде үзе күптәннән фаный дөньяда юк. Әмма аның җыр-үләңнәре бакый, алар миллионлаган укучыларны дулкынландыра, яшәеш-тереклеккә дәртләндерә.
______________________________________________


Әдәбият


1. Журнал «Я люблю Семей». – 2015. – №5. – С.16-17.
2. Татары в Казахстане: энциклопедический словарь / Под редак. проф. Г.Т.Хайруллина. – Алматы: ИД «Мир», 2011. – 219 с.
3. Татарская энциклопедия. Т.5. – К., 2010. – 736 с.
4. Абай Кунанбаев. Шыгармалар. – Алматы: «Жазушы» басмасы, 1988. – II т. – 251 б.
7. Хатыйп Миңнегулов. Мохтар Әүезов һәм татар әдәбияты / «Дөньяда сүземез бар...» – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 281-295 б.
8. Абай. Шигырьләр һәм поэмалар. Хикмәтле сүз. / Төзүчесе Л.Хәмидуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б.
9. Галимҗан Ибраһимов. Әсәрләр. 8 томда. V том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 625 б.
10. Габдулла Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. III том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 447 б.
11. Шәехзадә Бабич. Зәңгәр җырлар. Шигырьләр, поэмалар, мәкаләләр, хатлар / Төзүчесе Галимҗан Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 544 б.
12. Әбрар Кәримуллин. Казакъ телендәге басмалар / Китап дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 208 б.

Теги: Хатыйп Миңнегулов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру