Журнал «Безнең мирас»

Каюм бабай музеенда фәһемле очрашу (фотолар)

7 февральдә Каюм Насыйри музеенда, күренекле мәгърифәтче галимебезнең туган көнен искә алу уңаеннан аның замандашы булган олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабеддин Баһаведдин улы Мәрҗәнигә багышланган әдәби-мәдәни кичә уткәрелде. Кичә дәвамында олуг мәгърифәтчеләребез язмышы, эшчәнлегенә бәйле рәвештә бугенге яшәешебез очен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле булган мәсьәләләр турында суз барды.


“Безнең Мирас” журналы баш редактор урынбасары, язучы, тәнкыйтьче  Фирдәвес Зарифның шигъри чыгышы үтемле һәм тәэсирле  яңграды. Ул, без бай мираска ия, бик бәхетле милләт булып та, бүгенге көндә шул хәзинәне югалту хәлендә калуыбызны искәртте, шуңа да рухи кыйммәтләрне саклап калу юнәлешендә бердәм эш итәргә кирәклеген аңлаты. Тарихи үткәнне барлау максатын куеп зур эш алып барган “Безнең Мирас” журналы турында мәгълумат та музей кунаклары очен гаять файдалы булды.


Чыннан да, тамырларыбызны саклаганда гына терек булып калырбыз.  Ш. Мәрҗәнинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланган хәбәрләр)  хезмәтенен дә асыл максаты шул булган күрәсең.  Әлеге хезмәтнең Казан арты татар авыллары тарихына багышланганбер парчасы бар, бу галимнең, ата-бабаларының туган төбәге булуын да шәрехләп китик. Олы галимнең нәсел-кавем тарихына ни дәрәҗәдә игътибарлы булып, туган ягын ни дәрәҗәдә ихтирам  күрсәтеп, аны гыйльми нигездә өйрәнүе хакында иде ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исем. тарих институның фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Айдар Хәйретдиновның сөйләде.  Әлеге чыгыш, кайчандыр Ш.Мәрҗәни үзе сәфәр кылган төбәкләрдә сакланып калган мәчетләрнең бүгенге төсле фото күренешләре белән  берлектә тәкъдим ителгәнгә күрәсең  ихлас бер кызыксыну уятты.


Шулай ук, кичәнең аерым бер бизәге булып Динар Шәймәрдәнов башкаруында мөнәҗәтләр булды. Кичәдә катнашучылар мөнәҗәтләрнең, борынгыдан килгән халыкыбызның күңел  хәзинәсенең тәрбияви музыкаль жанры, ислам дөньясында музыка сәнгатенең һич юкка чыкмаганын, бары тик мөнәҗәтләр кебек үзгә бер модельдә үсеш алганлыгын да белеп киттеләр.


Ассызыклап әйтәсе килә, галимнәребез, суз осталары, сәнгать әһелләре җилкәсенә зур вазифа йөкләнгән: алар тарих белән бугенгене тоташтыручылар,  үткән белән хәзерге заман арасында күпер коручылар.


Бу кичә бай тарихыбызны үтемле чаралар ярдәмендә, балаларга аңлаешлы үтемле телдә тапшыруның лаек бер үрнәге иде. Асылда да, музей кичәбезнең кунаклары – яшь буын вәкилләре:  Казан шәһәренең 2 нче гимназиясе һәм 80 нче мәктәп балалары, укытучылары иде.


Кичәнең  икенче олеше буларак Шиһабеддин Мәрҗәнигә багышланган фильм курсәтелде. Әлеге, тарихи экранлаштыру вазифасы ТР мөселманнарның Диния Нәзарәте  тарафыннан  башкарылган, бу куренекле дин галимнәренә, дини мираска багышлап төшерелгән документаль фильмнар сериясенең берсе иде. Шиһабеддин Мәрҗәнигә багышланган документаль фильмның авторы да, төп оештыручысы да тарих фәннәре кандидаты,  Апанай мәчетенең имам-хатибы Нияз хәзрәт Сабиров.


Фильмны тәкъдим итү сүзендә  Нияз хәзрәт,  Идел буе-Урал җирлегендәге ислам дине  тарихын искә алу белән беррәттән, үткәндә татар халкының гыйлем дәрәҗәсе бик югары булуы турында да суз алып барды.  Шул уңайдан ул “Иман” нәшриятендә  басылып чыккан барлыгы, ә бу  барлыгы алты калын зур китап,  Ш. Мәрҗәнинең хезмәтләренең тулы җыелмасы белән дә аудиторияне таныштырды. Билгеле аларның күбесе гарап телендә,  чөнки Ш.Мәрҗәни барлык хезмәтләрен дә диярлек, ул вакытта бөтен ислам дөньясы киңлегендә фән теле булып исәпләнгән гарәп телендә язган.


Бактың исә,  Мәрҗәниләр, Каюм Насыйриләр иркен рәвештә бер ничә телдә сөйләшкән, иҗат иткән, фән эшләрен алып барган. Кызганыч, бүгенге көндә без узебезнең галимнәребез язган китапларны ни укый, ни аңлый алырга сәләтсез хәлдә калып барабыз.


Музей очрашуында катнашкан яшь буын өчен әлеге очрашу  эзсез калмас, уйландырыр дип өмет итәбез.













Раушания Шәфигуллина, Каюм Насыйри музее директоры, филология фәннәре кандидаты

Теги: Раушания Шәфигуллина Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру