Карун Гобәйдулла
Безнең авылда кешегә кушамат төрлечә тагыла. Берәүгә ул иясенең табигатенә һәм холкына тап килгән өчен ябешеп кала, икенчеләргә бөтенләй кире мәгънәдәгесе тамга булып сугыла. Гомер көлмәс-елмаймас Мәрхәбә Галине “Ачык Гали”, үшәнлеге чигенә чыккан безнең Исхак кайнаганы “Юрга Исхак”, урамыбызның иң ярлысын “Калад Сәлимгәрәй” (янәсе, клад – хәзинә) дип йөртәләр. Гобәйдулланың “Карун”лыгы да шушы юл белән килеп чәпәлгән.
Ул саран да, комсыз да түгел, киресенчә, юмарт һәм игелекле кеше. Ә үзе борын заманның атаклы сараны Карун әл Рәшит сыңары исәбендә йөри Карун Гобәйдулла.
Бала чакта Гобәйдулланың тавышы моңлы, күңеле юмарт, үзе тыңлаучан булган. Мәдрәсә дә чакта аннан сабакташлары еш кына мөнәҗәт әйттергәннәр. Ул мөнәҗәт әйткәндә йомшаграк күңеллеләр гел туктамый яшь түккәннәр. Карун Рәшит турындагы бәетне ул җиренә җиткереп, үтә ихлас башкарган.
Карун мәлгунь бар иде,
Ахырда аны җир йотты.
Араларындагы бер явыз моңа берчак:
– Әй, Карун! – дигән.
Киткән шуннан – Карун да Карун. Мин белгәндә аңа, мөгаен, иллеләр тирәсе булгандыр.
Гобәйдулла агай чокыр аръягындагы Тумыртка урамында тора. Ул – алты-җиде йортлы бер яклы бәләкәй урам. Анда минем Мөхәррәм исемле дустым бар. Гобәйдулла умарта асрый. Тәүге балын суырткан көн – Тумыртка балалары өчен татлы сый көне. Елның елында шулай. Шул көнне мин ел саен нишләптер дустым янында булам. Гобәйдулла агайның “Көнлеккә килегез!” дигән ораны тиз үк таралып өлгерә. Тумыртканың һәр өеннән ким дигәндә өч-дүрт бала, кашык тотып, умартачы йортына йөгерә. Без “кунакларның” санына карап ике-өч җиргә түгәрәк-түгәрәк булып өстенә тезләнәбез. Төрткәләшүне, тарткалашуны агай яратмый. Коры кашыкларны ялый-ялый сабыр гына көтеп утырабыз. Вакыты җиткәч, Зөбәрҗәт җиңги һәр түгәрәк уртасына агач коштабак тулы сары гәрәбәдәй сары бал китереп утырта. Икмәк бирелми. Үзең белән алып килергә дә ярамый. Сыйлануның шарты шундый: хәрәмләшеп булмый. Тәүдә без комсызланып коштабакка дәррәү ташланабыз. Кашыклар арлы-бирле йөгереп кенә тора. Ялап маташмыйбыз. Соңрак, тансык кана төшеп, тел очы әчетә башлагач, сүлпәнрәк ташыйбыз. Әмма берәү дә туйдым дип туктамый. Ни тикле мул булмасын, бал – бал инде: “бал” дисәң бер кими, бармак тыксаң ике кими. Кашыклап ашагач бетә дә икән. Коштабаклар бушап кала. “Көнлекчеләр” әле утыра бирә. Мөхәррәм олы инәсе өйрәтеп җибәргән теләкне теләп: “Кортыңның канаты талмасын, үзеңне сырхау алмасын”, – ди.
– Шулай булсын, – дип теләкне кабул кыла Гобәйдулла агай, аклы-каралы сакалын сыйпап елмаеп куя.
Без һаман кузгалмыйбыз. Табын хуҗасы чарасыздан төшендереп бирә:
– Балны аны тәме беткәнче ашарга ярамый, балалар. Быелга шуның белән бигайбә, яренгә тагын килерсез, яме...
Гаҗәп, балның тәме нишләп бетсен икән ул?
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА