Журнал «Безнең мирас»

Карандаш

Бу сүзнең каян һәм ничек килеп чыгуы белән шактый күп кызыксынганнар. Урыс теле галимнәре Корш, Ушаков һ.б. аның этимологиясен «кара» һәм «таш» сүзләре кушылудан, дип аңлаталар. Шушы ук аңлату татар теле белгечләре тарафыннан да яклана.


Әмма дә бу аңлатманың дөрес­ле­ген Дмитриев беренче мәр­тәбә шик астына куйды. Бе­рен­чедән, карандашны уйлап чыгаруда төрки халыкларның төп роль уйнавына шикләнсә, икенчедән, ул «кара» белән «таш» сүзләре арасындагы «н»ның барлыкка килүенә шик белдерә. Дмитриевның бу карашы хәзергә кадәр тел белгечләренең игътибарыннан читтә кала килде.


Бер уйласаң, «кара» һәм «таш» сүзләре кушылудан «карандаш» барлыкка килүен аңлату бик җиңел һәм аңлаешлы күренә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Гомуми кагыйдә буларак, ике сүз кушылып яңа сүз ясалганда, бервакытта да яңа авазлар, бигрәк тә тартык авазлар өстәлми. Киресенчә, кайбер сузык авазлар – ике сузык бергә туры килгәндә – төшеп кала, ә тартык авазның урын алмашуы гына мөмкин. Соңгысы бик сирәк очрый. Аңа мисал табуы да кыен. Менә урыс телендәге «бояре» сүзе. Ул татардагы байлар сүзеннән ясалган. Башта урыслар «боляре» дип аны татар телендәге әйтелешенә якын рәвештә кулланганнар. Рус князьләре һәм Мәскәү дәүләте белән аралашканда татарлар үзләрен «без байлар», «без татар байлары», «без Казан байлары» дип белдергәннәр. Тора-бара «л» авазы төшеп калып, бу сүз рус теленә «бояре» дип кабул ителгән. Ике сүздән яңа сүз ясалганда, беренче сүзнең азагы, икенче сүзнең башы сузыклардан торса, берсенең төшеп калуы кагыйдә булып киткән. Мәсәлән, «Алма агачы» – алмагач, «кура җиләге» – кураҗиләк, «кара урман» – карурман һ.б.


Карандаш сүзенең күрсәтелгән ике сүздән барлыкка килүенә Дмитриевның шикләнеп каравы, күреп үткәнчә, хак булып чыга.


Чыннан да, бу сүз ничек барлыкка килгән соң? Шушы сорауга җавап эзләп карыйк. Билгеле булганча, көнчыгышта барлык кулъязма әсәрләр элек нигездә тушь карасы белән язылган. Тушьның ватаны – Кытай. Биредә тушь нечкә таякчык сыман эшләнә. Язар алдыннан ул таякчыкны суга манып, каты предметка ышкып, эретеп, сыекча-кара ясыйлар. Шәрык халыклары, шул исәптән болгар-татарлар, борынгы заманнарда тушьны таякчык формасындагы каты хәлендә Кытайдан алып кайта һәм аннан сыекча тушь-кара ясап яза торган булганнар, дип уйларга туры килә.


Халкыбызның тормышы, гореф-гадәте белән якыннан таныш булган, XIX йөзнең беренче яртысында Казан университетында эшләгән профессор Карл Фукс татарларның язу өчен һинд әтәче каурыеннан каләм ясап, «язу өчен караны каты тушьны суга манчып, изеп ясау»ларын язып калдырган. Кытайда тушь карасы ничек ясалса, галим күрсәтүенчә, бездә дә нәкъ шулай ясалган.


Кара ясый торган тушьның таш кебек каты булуыннан чыгып, кытайча «туш» сүзенең татарча «таш» сүзенә яңгырашы буенча да бик якын булуыннан, аны бездә «таш» дип атап йөртүләрендә бернинди дә аңлашылмаслык, искитәрлек нәрсә юк.


Карандаш сүзендәге «даш» ничек «таш»тан килеп чыгуы да шөбһә тудырмый. Шуны искә алыйк: татар телендә «н» һәм «ң» авазларыннан соң, кагыйдә буларак, бервакытта диярлек (чит телләрдән кергән сүзләрне искә алмаганда) «т» авазы кулланылмый, ә «д» авазы гына килә. Мәсәлән: «карандаш», «урындык», «Казанда», «куандыру» һ.б. Чагыштырыгыз: «теләктәш», «Тәтештә», «якташ» һ.б. «Т» белән «д» авазларының урын алышулары борынгы төрки телгә дә хас күренеш: таш – даш, тау – даг һ.б.


Хәзер «каран» өлешенең кайдан килеп чыгуын тикшереп карыйк. Башта шуны искә төшерик: элекке заманнарда иң күп күчерелеп языла торган кулъязма китап Коръән һәм аның аятьләре булган. Бу изге эш булып исәпләнгән. Аны күчереп язу өчен әнә шул тушь карасы кулланылган. Функциональ этимологиядән билгеле булганча, теге яки бу эшне башкару өчен нинди предмет киң кулланылса, шуның исемен дә йөртә башлаган. Бу бик табигый хәл. Мәсәлән, агачларның төре күп булган кебек, ташлар да күптөрле. Ташларның барысы да таш булган кебек, агачларның барысы да – агач. Ләкин кулланылышларына карап, аларны без бер-берсеннән аерырга өйрәнгәнбез. Мәсәлән, мичкә ут кабызып җибәрү өчен кулланыла торган агачны чыра агачы – «чырагач» дип йөртәбез. Таба агачы – «табагач» һ.б. Шуның кебек, Коръән язу өчен кулланыла торган ташны гадәти таштан аеру өчен «Коръән ташы» дип йөртә башлаганнар. Безгә балачакта бу сүзне ишетергә генә түгел, аның нәрсә икәнен дә күрергә туры килде. Ул чүпрәккә төрелеп, җыеп-яшереп куела торган кара таш кисәге булып, берәр дога язганда суга манчып кара ясый торган тушь иде. Аны менә шулай «Коръән ташы» дип атыйлар да иде инде.


Күреп үткәнчә, атаклы төрки телләр галиме Дмитриевның карандаш сүзенең «кара» һәм «таш» сүзләреннән кушылып ясалуына шикләнеп каравы хак булып чыга. «Карандаш», безнеңчә, шулай итеп, «Коръән ташы»ннан, ә «таш»ы «тушь»тан татар теле нигезендә барлыкка килгән. Ә инде тартым кушымчасы «ы»ның төшеп калуы бик аңлаешлы күренеш, аңа тукталып торуның кирәге дә юк. Карандаш уйлап табылгач, аның формасы һәм кулланылышы да каты тушь таякчык­лары «Коръән ташы»на охшаганлыгыннан, аналогия буенча, «карандаш» дип атала башлаган булса кирәк.


1988 ел.


Татарстан радиосының
«Тел күрке – сүз»
тапшыруына нигезләп, басмага
Рөстәм Акъегет әзерләде.

Теги: Әбрар Кәримуллин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру