Бер бәйләм беркетмә
30 сентябрь, 1980 ел
Татарстан Язучылар союзының шагыйрьләр секциясе чираттагы утырышка җыела. Утырышта катнашалар: Хәсән Туфан, Нури Арслан, Фәрваз Миңнуллин, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Әхмәт Рәшитов, Шамил Маннапов, Мөдәррис Әгъләмов, Мансур Вәлиев, Рашат Низамиев, Рәшит Әхмәтҗанов, Җәүдәт Дәрзаманов, Рәфикъ Юнысов,Кави Латыйпов, Әхмәт Гадел, Хәйдәр Гайнетдинов, Рәүф Зәйнуллин, Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Рөстәм Мингалимов, Роберт Батулла, Тәүфикъ Әйди, Илсөяр Ганиева, Ләис Зөлкарнәев, Ркаил Зәйдуллин, Асия Минһаҗева, Нәбирә Гыйматдинова, Айрат Садыйков, Газинур Моратов, Ләбиб Леронов, Энҗе Гыйрфанова, Әмир Мәхмүдов, Салисә Гәрәева, Булат Сөләйманов, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Ринат Мөхәммәдиев, Венера Ихсанова, Фирдәвес Әһлиуллина.
Көн тәртибе: Салисә Гәрәева һәм Булат Сөләйманов иҗатларын тикшерү.
Кичәне секция җитәкчесе Рәдиф Гатауллин (Рәдиф Гаташ) алып бара. Беркетмәне теркәп баручы – шагыйрь Әхмәт Рәшит.
1. Салисә Гәрәева иҗатын тикшерү
Шагыйрә Салисә Гәрәева иҗаты турында Рәшит Әхмәтҗанов сөйли:
– Салисә Гәрәева белән бер чордарак яза башладык, алтмышынчы еллар башында. Һәм шулвакытта ул үзенең поэзиясе белән йөрәккә үтеп керде. Шигырьләре – эчкерсез, самими, музыкаль, образларга бай. Урал турындагы шигырьләре дә бик әйбәт тәэсир калдыра. Беренче китабы, «Уралым», юмарт булмаса да, җылы тәнкыйть тә ишетте. Үзем дә яратып укыдым. Салисәне Язучылар союзы члены булырга лаек, дип саныйм.
Рәдиф Гатауллин:
– Инде сүзне Салисәнең үзенә бирик.
Салисә Гәрәева:
– Мин Уралда, Чиләбе шәһәрендә яшим. Профессиям буенча журналист. Өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсен җитәклим. Беренче җыентыгым – 20 еллык иҗатым нәтиҗәсе. Шигырьләрне Чиләбедәге урыс шагыйрьләре тәрҗемә итә, алар газета-журналларда, күмәк җыентыкларда да басылып чыга. Иҗатта да, тормышта да эчкерсез, фальшсыз буласы килә. Без әдәби берләшмәдәге иптәшләр белән татар әдәбиятын пропагандалау буенча да Уралда эш алып барабыз. Казаннан читтә булсак та, бәйләнешләр өзелми – дуслар белән дә, туган республика белән дә. Татар әдәбияты белән бер аяктан атларга тырышабыз. (Шигырьләр укый.)
Рәдиф Гатауллин:
– Хәзер, иптәшләр, Салисәнең иҗаты турында фикер алышыйк.
Нури Арслан:
– Иҗатына килгәндә... Салисә үзенең туган ягыннан, Минзәләдән, Казаннан китсә дә, иҗат итүеннән туктамады. Урал турында да шундый матур шигырьләр яза белде, ул туган ил горизонтларының гаять киң икәнен күрсәтте. Шигырьләре табигый, ясалма түгел (мисаллар китерә). Йә, кайсыбыз болай әйтә белде?
Икенче ягы, бик оригиналь ягы шунда аның иҗатының – шигырьләре хатын-кызларга гына хас нәфислек, нечкәлек, эчкерсезлек белән аерылып тора (мисаллар китерә).
Бу шигырьләр чын шигърият, чын художество әсәрләре:
Күкрәкләре шыткан үсмер кызлар
Атлый тәүге яшьлек язына.
Мин Салисәгә моннан 20 еллар элек өметемне баглаган идем. Аклады ул минем өметләрне. Салисәнең рәссамлык сәләте дә бар. Бу инде нур өстенә нур. Беренче җыентыгын бик яратып, ләззәтләнеп укыдым. Башка язучылардан да җылы фикерләр ишетеп торам. Бу да әһәмияткә ия. Шагыйрә иҗатын дәвам итә. Ул безнең арада булырга тиеш.
Рашат Низамиев:
– Нечкә мәхәббәт шигырьләре яза белүе белән бергә, Салисә иҗатында ир-атларча кыю да. Саф мәхәббәтне ул характер дәрәҗәсенә күтәрә ала. Бу өлкәдә алга таба да эшләр, чөнки Салисә – лирик шагыйрә.
Зөлфәт:
– Безнең халык ил буйлап таралган, талантларыбыз энҗе кебек сибелгән. Чиләбе, Урал дигәндә, без Салисәне, Камил Мостафинны искә төшерәбез. «Уралым»да миңа бигрәк тә мәхәббәт лирикасы ошады. Монда олы сөю бик табигый һәм нечкә бирелгән. (Китапны күрсәтә). Бу китапны мин бик теләп, яратып укыдым. Салисәне СССР Язучылар союзына тәкъдим итәм.
Энҗе Гыйрфанова:
– Салисә белән без Чиләбедән, бер әдәби берләшмәдә кайнашабыз. Салисә иҗаты турында сөйләгәндә, аның поэтик осталыгы турында ассызыклап әйтергә кирәк, образлы фикер йөртү, шиксез, шигъри таланты бар. Ул оештыру сәләтенә дә ия.
Хәсән Туфан:
– Мин Салисә кызымның шигырьләрен яратып каршы алдым. Кайсы шагыйрь беләндер, хәзер анык әйтә алмыйм, Салисә шигырьләрен укыгач, без беравыздан «бу кыздан шагыйрь чыгачак», дидек. Аның иҗаты игътибарга бик лаек. Үзебезнең шагыйрәләр иҗаты турында без бик аз язабыз.
Илдар Юзеев:
– Беренче китабын Салисә шагыйрә буларак чыгарды. Аның китабына эчке рецензияне мин язган идем. Поэзиягә производство, эшче темасын алып керү – гаять авыр эш. Салисә моны уңышлы башкарды. Уралда яшәп, эшче темасын яктырту буенча шагыйрә бездән уздырып җибәрде.
Мин «Уралым» җыентыгы белән Салисәне СССР Язучылар союзына тәкъдим итәм. Аның иҗатына киләчәктә дә зур өметләр баглыйм.
Әхмәт Рәшитов:
– Хәтерлим, Татарстан язучыларының I съезды көннәрендә Тукай клубында үткән шигырь кичәсендә Салисә шигырьләр укыды. Халык шулкадәр яратып кабул итте, кул чаптылар, залдан язулар килде. Чынлап та аның шигырьләре җанга ятышлы иде. Әле бүген укыган яңа шигырьләре дә безнең игътибарны җәлеп итә.
Рәдиф Гатауллин:
– Салисәнең интим лирикасын әрмән шагыйрәсе Сильва Капутикян поэзиясенә тартым, дияр идем мин. Ягымлы, эчкерсез, музыкаль, табигый агышлы алар. Урал, завод, эшчеләр темасын ул киләчәктә дә үстереп, яңа югарылыкка күтәрер, дип ышанам. Салисәнең инде яңа китабы әзер, ул иҗат итүен дәвам итә. Чыгыш ясаган иптәшләр фикеренә кушылып, мин дә Салисәне СССР Язучылар оешмасында член булырга лаек, дип саныйм.
Шамил Маннапов:
– Без Салисә белән Казан университетында бергә укыдык, әдәби түгәрәкләргә бергә йөрдек, әдәбиятка бер чорда килдек. Аның шигырьләре гражданлык тойгыларының өстенлеге, фәлсәфи уйланулар белән аерылып тора.
Мин Салисә иҗатын күзәтеп барам, яратып укыйм. Салисәне СССР Язучылар союзында әгъза булырга лаек, дип саныйм.
2. Булат Сөләйманов иҗаты турында
Докладчы Шамил Маннапов сүз ала:
– Кешеләр – агачлар кебек. Кайберләрен күчереп утыртасың да, алар тамырланып үсә башлый. Булат та шундый. Ул Себердә, Төмән өлкәсендә яши. Казанда һәм Мәскәүдә белем алды. Себер егетенә олы шагыйрьләребезнең дә игътибары күп булды. Себер кешеләренә хас тырышлык, үҗәтлек белән иҗат итә Булат. Аның «Таңнар фонтаны» дип исемләнгән беренче шигырьләр җыентыгын укучылар җылы каршы алды. Без татымаган җимешләр монда. Халык рухы ныклыгы чагыла. Без аның белән Себердә, Иртыш буенда йөрибез. Булат туган ягының матурлыгын образлар аша ача. Самотлор, нефтьчеләр, факеллар. Уңышлы шигырьләре күп булса да, әле аның чын шигърият булып җитмәгәннәре дә бар. Эзләнүчән шагыйрь. Җиңел юмор да бар анда. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис шигырьләренә охшаган шигырьләре дә бар. Башкаларны кабатламасын иде. Фикер кыска, эчтәлеге бай булсын. Себер егете Казаннан китсә дә, татар шагыйре буларак, мул җимеш бирер, дип ышанабыз.
Рәдиф Гатауллин:
– Инде сүзне Булатның үзенә бирәбез.
Булат Сөләйманов шигырьләр укый. Үзе турында, әдәбиятны пропагандалау эшен алып баруын, халык арасында чыгышлар ясавын әйтеп үтә.
Рөстәм Мингалимов:
– Булат Сөләймановны 1962 елдан беләм. Университеттан бирле. Булат әдәбиятка гашыйк. Озак формалашты ул. Сәбәпләре дә бар аның. Тормышны белә Булат. Ул төбәктән килүчеләр булды – югалдылар. Булат югалмады, көрәште, язды, җыентык чыгарды. «Юность» журналы да аның шигырьләрен бастырды. Мәскәү шагыйрьләре дә белә аны, яраталар. Булат – җир шагыйре, мәшәкатьләре күп аның. Нәшриятларны да кысмый ул, яза бирә. Җитдиләнергә җае бар шагыйрьнең. Язучылар союзына алырга кирәк, дигән фикерне куәтлим.
Мансур Вәлиев:
– Без «Идел»дә (альманах – Л.Л.) чыгардык Булатны. Шигърияттә ике юнәлеш белән бара ул: Себер тормышы һәм мәхәббәт лирикасы (мисаллар китерә). Бу китап – иҗат юлын билгели торган китап (мисаллар китерә). Язучылар союзына член булырга лаеклы Булат.
Хәсән Туфан:
– Бу егеткә нык ярдәм итәргә кирәк. Бездән китеп, яу килгәч Казанны коткарырга килгән Себер татарлары вәкиле ул. Тубыл елгасы буйлары, Иртыш, Урманбаш авылы. Әйтергә теләгәнем – ярдәм итәргә кирәк егеткә. Югалмасын иде шагыйрь. Җылы күңел белән арабызга алырга, ярдәм итәргә иде. Стилистик яктан.
Әхмәт Гадел:
– Шагыйрь тыйнак кеше булырга тиеш. Булатта ул сыйфат бар. Саф, намуслы кеше. Шигырьдә дә үз фикерен тыйнак кына әйтә ул. Китабын сөенеп укыдым. Җитлеккән шагыйрь. Безнең арага алырга кирәк. Ул үзебезнең культурага тартылды, үзләштерде, җиңеп чыкты. Әйбәт дус ул. Казанга тирән мәхәббәт белән яши. Үз халкының патриоты. Язучылар союзы члены булырга лаек.
Мөдәррис Әгъләмов:
– Китабын нәшриятка тәкъдим иткәндә төп докладчы мин идем. Әйбәт шигырьләре күп аның. Булат – шагыйрь. Шагыйрь бар. Аның яңа китабы әзер (мисаллар китерә). Булатны 15 ел буе күзәтеп барам, техникада аксаган чаклары бар, ләкин ул – шагыйрь (мисаллар китерә). Салмак, акыллы итеп яза Булат.
Илдар Юзеев:
– Булатның тыгыз фикерле шигырьләре бар. Булат, кеше буларак та, шагыйрь буларак та үсештә. Себер характерын ачу өстендә тагын да эзләнер әле Булат. Ул яктан Якуб Зәнкиев китап язды. Бай тарих! Гражданлык тойгылары белән язарга кирәк. Булатка өмет зур.
Рәдиф Гатауллин:
– Булатны күптән беләм. 1961 елдан бирле шигырьләре басылып бара. Иҗатында актив. Китабына да игътибар булды. Яңа әйберләре күп. Таләпчәнлекне арттырырга кирәк булыр. Безнең яктан да таләп зур булыр.
Иптәшләр! Тавышка куям: кем дә кем Салисә Гәрәева белән Булат Сөләймановны Язучылар союзына кабул итәргә дигән тәкъдимне хуплый – кулларыгызны күтәрегез.
Тәкъдим бертавыштан хуплана.
Карар: Салисә Гәрәева һәм Булат Сөләймановны бертавыштан СССР Язучылар союзына тәкъдим итәргә.
Председатель Р.Гатауллин
Секретарь Ә.Рәшитов
Беркетмәне журналга Ләбиб Лерон әзерләде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА