Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

"Кал җырымда, апрель булып кал син..."

"Кал җырымда, апрель булып кал син..."

Кал җырымда, апрель булып кал син!Якты таңдай син бер балкыдың,Мартта туган җаным шунда белдеАпрельгәчә дөнья салкынын.Апрель булып килдең, юк, май түгел,Мəңге миңа апрель булып кал;Мəңге шулай якты б...

Кал җырымда, апрель булып кал син!
Якты таңдай син бер балкыдың,
Мартта туган җаным шунда белде
Апрельгәчә дөнья салкынын.
Апрель булып килдең, юк, май түгел,
Мəңге миңа апрель булып кал;
Мəңге шулай якты булсын кичләр,
Сабый яшьле булсын болытлар -
Апрель булып кал син!
Бөреләрнең
Тик ачылган чагын, саф чагын,
Каеннарның суты ташыган мәлен
Күзләреңнең язы сакласын.
Апрель булып кал тик!
Ташкын сулар
Күңелендә калсын шул килеш.
Төенләнгән килеш торсын сорау,
Юк, кирәкми җавап, чишелеш...
Апрель килеш...
Беләм: табигатьнең
Үзгәрмәгән юк бер мизгеле;
Тукталу юк сиңа, алда көтә
Яшьлек яшел урман шикелле.
Кемнәргәдер әзерләнгән бәхетең
Елап ашыктыра майларга...
Юк, туктатып булмас бугай аны,
Күңелең синең әллә кайларда.
Ләкин миңа апрель булып кал син,
Минем өчен апрель булып кал!
...Җырларымда синең Кояш яна,
Елау катыш көлә болытлар.
Кал җырымда, апрель булып кал син...
Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay
#Рәдиф Гаташ #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи