Журнал «Безнең мирас»

Җәләлетдин әти (хикәя)

М.А.Зайцевка багышлана
Минем бер дустым бар. Хөрмәтле кеше. Зур кеше. Исеме Михаил. Фамилиясе Куянов. Зур кешеләр дә кайчандыр бәләкәй булганнар. Бала булганнар. Минем дустым да бала, җитмәсә, детдом баласы булган. Сугыш аны тиз үк ятим калдырган. Куяновның табигатендә тәү карау­га бер-берсеннән ерак торган ике сыйфат бар: тартынучанлык һәм тәвәккәллек. Ә асылда аның кыюлыгы инсафлы, әдәплелеге батыр. Нәкъ шулай. Сүзгә юмарт ук булмаган бу кешенең сагынып сөйләгән нәрсәсе – шул детдом хәлләре – аның тамашалары, маҗаралары, хикмәтләре. Алда бәян ителәчәк әңгәмә аның авызыннан бәйнә-бәйнә чыккан сүз.
– Көз башында безнең классның тәрбиячесе «камыш сыйрак, җиз чукыш» Федора Тихоновнаны кайдадыр бүтән җиргә җибәрделәр. Азып, шаярып киткән чагыбызда безне кычкырып тыңлата алмаса, ул, утырып, шым гына елый иде. «Нигә сез, ятимкәйләрем, шулхәтле аяусызсыз? Мин дә ятим үстем, ә күңелем катмады...» – дип зарын түгә. Унөч-ундүрт яшьлек малайларны, бигрәк тә детдом шайтаннарын күз яше белән җиңү мөмкин түгел. Бик теләсәң дә, булмаган эш. Чөнки йомшак күңеллелек анда бәгырьсезлеккә буйсына. Киресенчә килеп чыкмый. Без Федора Тихоновна артыннан, тел чыгарып, танау тартып озатып калдык.
Атна да үтмәде, безгә яңа тәрбияче килде. Тәрбияче түгел, кәртинкә, бер тамаша. Күргәч тә шаккаттык. Гәүдәсе белән торуы ук – пәһлеван! Калын кара мыегы, танау астыннан чыгып, ярты битен каплаган. Будённыйныкыннан да хәтәррәк. Түбәсендә – арттан ике тасмасы асылынып төшкән матрос кәпәче, өстендә – җиз төймәләре җемелдәп торган постау бушлат. Түшендә бер медале дә бар. Кара чалбарының яман киң уң балагы җиргә тиеп-тиеп кала. Шул балак читеннән кара ботинка борыны ялтырап күренә. Сул балагы, бик пөхтә төрелеп, агач аякка кыстырылган. Әүвәлрәк, яңа укытучы яки тәрбияче килсә, аны йә директор, йә бүтән берәү кертеп, мактый-мактый безнең белән таныштыра иде. Бу юлы бүтәнчә булып чыкты. Безнең класс, көндезге дәресләр беткәч, алга бирелгән сабакларны әзерләп утыра иде. Шулчак ул ялгызы килеп керде. Тәүдә без, күзебез белән йотардай булып, моңа карап каттык. Шуннан берәм-берәм аягүрә бастык. Шушындый гыйфрит каршында басмый чыдап кара. Ул да эндәшми, без дә шымдык. Байтак вакыт үтте.
– Утырыгыз, егетләр, – диде ул, калын тавышы дөңгер-дөңгер килеп чыкты.
Ул әйткәч тә, утырышырга тиз үк базнат итмәдек, «егетләр» булсак та.
– Утырышыгыз. Мин сезнең яңа тәрбиячегез. Исемем Җәләлетдин. Фамилиям Кулыев. Җәләлетдин Кулыев булам. Сыңар аякка калган матрос. Севастопольдә мина өзде. Яшем кырыкта. Сезнең барыгызга да әти булыр яшьтәмен. Миңа «Җәләлетдин абый» дисәгез дә, «әти» дисәгез дә була. Кабул итәм. Өлкән улым Вәлетдин язын Берлинны алды да хәзер шунда хезмәт итә. Ул сездән чак кына олырак.
Моңа да хәйран калдык. «Их, Вәлетдин кебек, бәхетең булып, фашистларны кырып, Берлинны алсаң иде», – дип көнләштем мин. Байтак кына торгач, яңа тәрбияче өстәп куйды:
– Яхшы кылыкларыгыз өчен мактармын, яманы өчен әрләрмен.
Моңача безгә яхшысы өчен дә, начары өчен дә бер үк нәрсә – әрләү эләгә иде. Чөнки еш кына әйбәт эшебез дә аламалык белән бетә иде.
Ул тәрәзә янында торган артсыз утыргычка узып утырды.
– Мин шушында шым гына утырып торам: сез ашыкмый-кабаланмый дәресләрегезне әзерләгез. Эшегезне җиренә җиткереп башкарсагыз, бер тәкъдимем булачак. Әлегә әйтмим. Сер.
Без эшкә керештек. «Камыш сыйрак, җиз чукыш» булса, шунда ук берәр кызыклы китапка ябышыр иде. Бу тик утыра бирә. Ара-тирә генә безгә күз ташлый. Сөзелеп күзәтми, болай гына карап ала. Ашыкмау кыен булса да, түзәбез, сер бирмибез.
Класс атаманы кылый Гарибальди арабызда иң усалы. Чын исеме Мөхтәр аның. Ул безне йодрык эчендә кысып тота. Эш беткәнне аңлатып, без кыймылдаша, шылыша башлагач та, кымшанмый утыра. Этләшә, явыз. Безнең чыдамлыкны чыныктыра. Шул һөнәрне ярата ул. Үзе башлы малай. Дәресләрен «ә» дигәнче әзерләп ташлый.
Кылый Гарибальди аягүрә басып, утыз ике такыр баштан торган классны байкап чыкты.
– Әзер, – диде ул, – сезгә күрсәтергәме?
– Әзер булгач, әйбәт. Бүгенгә болай да ышанам.
– Алдашу юк. Алдакчының колагы кызара,– дип кырт кисте Мөхтәр, янәсе, кинаяләп.
– Флотта да шулай. Ялганчының күмәкләп колагын уалар, – дип куәтләде пәһлеван. – Ярый. Мондый җәзаны кулланырга безгә туры килмәс... Ә бая әйткәнем шул. Көн чуак, җылы. Әнә, һавада сузылып-сузылып үрмәкүч дебетләре йөзә. – Ул тәрәзәгә күз ташлап алды. – Кичке ашка хәтле әле вакыт күп. Теләсәгез, әйдәгез, урманга чыгабыз. Ризамы?
Урманга түгел, әле безне урамга да чыгармыйлар. Өлкән класс укучысы кайдадыр тәртип бозган да, шуның бәласе барыбызга да тиде. Тәрбияченең сүзләренә без тәүдә ышанып та җитмәдек. Беренче булып яшел тавышлы Айтимер сөрәнләде.
– Ур-ра, урман! Ур-ра! – Ул урманлы мари ягыннан иде.
Шуннан барысы да гөж килде.
– Ярый алайса, әйберләрегезне җыештырыгыз да, кузгалыйк.
Ул елларда шәһәр тирәсендә имән катыш юкә урманнары, чокырларда шырлыклар бар иде. Безгә якын гына шундый урманга уңайладык. Көн чалт аяз. Саргылт үлән өстендә сыек нурлар җемелдәп уйный. Җилнең әсәре дә юк. Күктә бая тәрбияче әйткән үрмәкүч җепләре бәвелеп тора. Аксак баһадир, агач аягын селти салып, салмак кына атлый. Без аның бер алдына, бер уңына, бер сулына чыгабыз. Аңа сүз кушасы, күңеленә ятарлык нәрсәдер әйтәсе килә. Тик ничек, кем дип эндәшергә?
Мин мондагы ятимнәрнең иң бәләкәчемен. Шулай да сугышка киткән әтиемне бик яхшы хәтерлим. «Әти» сүзе тел очында гына, ычкынырга гына тора. Ычкыныр да иде, Гарибальдидан узып, әйтергә батырчылык җитми. Чак түзәм.
Урман читенә җиткәч, матрос безгә болай диде:
– Бер-берегезгә күз-колак булыгыз. – Ул Мөхтәргә аерым эндәште. – Исем-фамилияң кем әле синең?
– Мөхтәр Ишбулдин-Гарибальди. Кушымтасы китап исеменнән күчте.
– Ә син, Мөхтәр Ишбулдин-Гарибальди, барысын да канат астыңа ал. Ризамы шуңа?
– Ярый, риза, Җәләлетдин әти, алырмын, – диде теге кыяр-кыймас кына.
Чирканчык алынды! Китте шунан «Җәләлетдин әти». Кирәксә-кирәкмәсә дә әйтергә тырышабыз: «Җәләлетдин әти», «Җәләлетдин әти». Әйтерсең, әле генә телебез чыкты.
Урман буенда озак булдык, йөгерештек, сикерештек, көрәштек, тәкмәч аттык, шап-шакыр, күз бәйләш уйнадык, туйганчы туп типтек. Биек агач ботагына атланып, таган атындык. Айтимер куак арасыннан кечкенә кош оясы табып чыкты. Кесә тутырып имән чикләвеге җыйдык. Шырлыкка кереп, миләш чүпләдек. Нәрсә теләсәк, шуны эшләдек. «Чү!», «Ярамый!» дигән сүз ишетмәдек. Җәләлетдин әти, ауган имәнгә утырып, безнең рәхәткә чыгуыбызга куанып, тик елмаеп торды. Мин аннан бит күземне дә алмыйм. Шул матур көндә мин генә зур бәлагә тарыдым. Агач башыннан сикергәндә, коры ботакка эләгеп, күлмәк итәгем ертылды. Елардай булып, Җәләлетдин әтигә килдем. Мондый зыян өчен бездә нык әрлиләр. Ул минем такыр башымнан сыйпады да:
– Син кем әле? – диде.
– Миша Куянов, –дидем дә елап җибәрдем.
– Җебеп төшмә, Миша Куянов. Син әле берзаман ир арысланы булырсың. Күлмәкне без аны синең белән тегеп кенә түгел, хәзер коеп куябыз.
Ул, матрос кәпәчен салып, аның кайсы җиреннәндер кара җепкә сапланган юан гына энә китереп чыгарды, исән аягын алга сузды. Йомшак кына тавыш белән:
– Сал күлмәгеңне, – диде.
Утырган җирендә ертыкны тегеп тә бирде.
– Әнә, элеккедән дә купшырак килеп чыкты. Ә син балавыз сыгасың.
Чынлап та, җөе дә беленми бит.
Минем казадан башка, барысы да әйбәт булды, йөгерә-сикерә уйнап кайттык.
Иртәгәсен алама хәбәр ишеттек. Директор, имештер, башбаштаклык күрсәтеп, безне урманга алып чыккан өчен Җәләлетдин әтигә шелтә биргән. Теге ыжламаган да. Чикерткә хәтле генә директорга исе китте ди шушындый геройның. Чиртте очырды булыр. Ятар аннан чикылдап.
Кич яткач, озак йоклый алмадык. Бик кирәкле эшне тикшердек. Җәләлетдин әтиебез рядовой матрос булып йөри. Алай йөрмәсен, аңа зур звание бирергә кирәк.
– Ә ниндине?
– Китаптанмы, әллә чыннымы?
– Түлке чынны!
– Алайса ни, генерал инде.
Юләр, генерал коры җирдә генә командовать итә ул.
– Ә агач аяклыга зур звание ярый микән? – Моны һәрчак икеләнүчән Изя дигән малай әйтте.
– Аның бердәнбер аягы ике, хәтта өч аякка торырлык, агачын да кушсаң... – дигән төзәтмә кертте кушбаш Сабир.
Мөһерне Мөхтәр сугып куйды:
– Аңа адмирал тиешле. Коры гына адмирал түгел, ә адмирал Нахимов. Медальгә төшкән Нахимов.
– Берчак ул да Севастопольдә каты сугышкан. О-һ-о! – дип мин дә белемемне күрсәтеп алдым.
Бу, әлбәттә, бик каты, бик зур сер булырга тиеш. Аны бездән башка берәү дә, хәтта Җәләлетдин әти үзе дә белмәячәк. Мөхтәр пәкесенең корычын үбеп, рыцарьларча ант бирдек. Серне чишкән адәм гомерлек кызыл колакка әйләнәчәк.
Тәүге көндә үк такыр башлы утыз ике малайны әүрәтте дә куйды Җәләлетдин әти. Өстәвенә, шушы ике-өч сәгать эчендә байтагыбызның исемен, хәтта фамилиясен отып алды. Кайтыр юлда әле беребезне, әле икенчебезне исемләп атап, янына чакырды, сүз кушты, сорашты, бәләкәйгә-зурга, көчлегә-көчсезгә аермады.
Иртәгәсен дә ул төштән соң керде. Бу юлы матрос формасында түгел, таушала төшкән соры костюмда иде. Тиз генә танымый тордык, ләкин аптырамадык. Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый да. Агач аягы гына элекке иде. Шакылдатып басып, ул тәрәзә янына узды да кичәге утыргычка утырды. Класс озак басып калды. «Адмирал әти» (эчемнән мин аны шулай дип атыйсым килде) елмаеп, кулы белән ишарә ясады.
Утырышып, дәрескә керештек.
– Бүген нәрсәдән бирделәр? – диде ул.
Атаман җавап кайтарды:
– Алгебрадан, янә химиядән язма эш. Күп түгел.
– Ярый, алгебра хикмәтле фән ул. Эшләп беткәч, староста әйтер.
Ашыкмасам да, сабагымны тиз бетердем. Бүтәннәр дә шулай. Баш үзеннән-үзе эшли. Күңелдә шундый җиңеллек, яктылык. Рәхәт. Авылдагы картәнием бу хәлне: «Күкрәгеңдә синең тәңре нуры балкый»,–дияр иде. Мин бит эшемне үзем өчен эшләмәдем, Җәләлетдин әти хакына башкардым.
Эшебез беткәч, бер-бер артлы килеп, дәфтәребезне адмирал әтигә күрсәттек. Ул берәүнең дә дәфтәрен кулына алмады. Мөхтәрнең генә ачык дәфтәр битенә имән бармагы белән төртеп сорады:
– Кара әле, Мөхтәр, шушы җирдә хата юкмы?
– Юк! – Күзен кыйшайтып карап алды Гарибальди.– Хата юк!
– Син әйбәтләбрәк кара.
– Әй, бар икән дә. Азагына нокта куелмаган.
– Сиңа аеруча җыйнак булырга кирәк, Ишбулдин. Сиңа бүтәннәр иярә. Ә калганы бик яхшы. Молодец! Ярый.
«Ярый» сүзен яратып әйтә ул.
Миңа чират җиткәч, шундый искәртү ясады:
– Эчтәлеге яхшы, формасы шәп түгел, Миша Куянов. Ягъни хәрефләрең тигез тезелмәгән. Музыка язуы сыман. Тырышсаң, коеп куярсың, син булдыклы егет.
«Музыка язуы» нәрсә икәнен мин үсә биргәчрәк кенә аңладым. Нота була икән ул. Язуым минем тора-бара төзәлде.
Дәресләр әзерләүгә кире әйләнеп кайтмас өчен, шунысын әйтеп бетерим. Арытабан ул эшләребезгә сирәк күз салды, ә аларны үзара тикшертте: син – минекен, мин – синекен. Әлбәттә, бер-береңнең хаталарын чүпләү әйбәт үк нәрсә булмагандыр – әлегечә, өлкәннәрчә уйлаганда. Ләкин Җәләлетдин әти кушкач, без аны гамәлгә санадык, иптәшләреңә ихлас ярдәм итү дип аңладык. Үчекләшмәдек тә.
– Бүген шимбә. Сезгә кино күрсәтәчәкләр. «Салават Юлаев»ны.
Без шауларга, чәбәкәй итәргә керештек.
– Туктагыз әле, әйтеп бетермәдем. – Аның калын, көр тавышы безне тиз басты. – Минем шундый ниятем бар. Һәр якшәмбе саен арагыздан дүртәвегезне кунакка чакырмакчымын. Сыем сыек, түрем иркен. Хатыным да риза, сез шуңа ничек карыйсыз?
Ничек карыйк инде? Безнең ни, беребезнең дә һичкайчан кунакта булганыбыз юк. Нәрсә икән ул «сыем сыек, түрем иркен»?
– Ярый, каршы килүче юк?
«Детдом балалары» дигән исем усаллык, чаялык төшенчәсе йөретсә дә, эчтән алар кыюсыз, оялчан булалар. Шуңадыр инде бу хәбәргә дә аптырабрак калдык.
– Каршы булмагач, тәүге дүртәүне тәгаенләп куегыз. Шобага салыпмы анда... Иртәнге аштан соң килеп алырмын, кире якка озатып куярмын.
Менә бер тамаша! Кемнәр генә бәхетенә эләгер икән бу «кунак»? Мин арада иң бәләкәчемен, җитмәсә, юашмын.
Кайчан җитә әле миңа ул бәхетле чират? Исәпне шәп беләм – сигезенче атнада гына.
Адмирал Җәләлетдин әти класстан чыгып китү белән, кылый Гарибальди алга килеп басты:
– Әлегесенә шобага тотып маташмыйбыз. Монысы – разведка. Команданы үзем тәгаенлим. Дөресме?
– Дөрес, – диде кемдер ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Дөрес шул! – дип раслады атаман. – Миша Куян – бер. Ул буйга бәләкәй булса да, математикадан шәп белә. Урал Урманов – ике. Җыр җырларга туры килсә – моңы бар. Кунак җыр-биюсез булмый ул. Хәнҗәр танау Хачим Пшимах – өч. Бөек чиркәс халкының атаклы улы. Элгәшүе чамалы булса да, биюе дәртле. Дүртенчесен үзегез сайлагыз.
– Мөхтәр Ишбулдин Гарибальди – генералиссмус! – дип бу юлы икеләнүсез кычкырды Изя. Бер уңайдан яңа кушамат да туды.
– Каршылыгым юк, – диде яңа «генералиссмус». Ризамын. Хәзер барысын да дөресләп, кул күтәрәбез.
Кул күтәрдек. Эше дә бетте.
***
Ул безне башта трамвай белән алып барды. Ниндидер тукталышта төштек тә җәяү киттек. Почмактагы язуны укыйм: Чернышевский урамы. Ике катлы бер биек таш йортның капкасына кердек. Мөгаен, Җәләлетдин абыйның «иркен түре» шушы биек өйнең икенче катындадыр. Юк, булмады. Ары киттек. Иң төптәге тәбәшәк кирпеч бинага якынлаштык.
– Минем сараем шушы инде, – диде ул. – Элек монда бер бай сатучының икмәк салу урыны, ягъни пекарнясы булган. Хәзер без торабыз.
Тышкы ишектән кергәч, ике баскыч түбән төштек. Адмирал әти шунда ук эчкесен ачты да тавыш бирде:
– Рөхсәтме, Кәлби-ну-ур?!
Эчтән ягымлы тавыш яңгырады:
– Рәхим итегез, кунаклар!
Була бит шундый тавышлар. Сүз сөйләве дә җыр җырлаган шикелле.
Без ифрат зур сәер бүлмәгә килеп кердек. Узарга кыймыйрак торганда, Кәлбинур апаның тавышы дәрт бирде.
– Узыгыз, уз, тартынмагыз, – дип җырлады ул. Шунда гына Мөхтәр Гарибальди, кәпәчен салып, исәнләште:
– Саумысыз, Кәлбинур апа!
Без дә шулай иттек. Ул арада безнең чама ике малай килеп олыларча кул сузды. Икесе дә бертөсле. Күрештек.
– Игезәкләребез, Җиһангир белән Зөфәр, – дип таныштырды әниләре.
Стена буендагы озын эскәмиягә тезелешеп утырдык. Кызык йорт бу. Кешегә сиздерми генә аны карап чыгам. Галәмәт дәү бүлмәнең яртысын диярлек киң авызлы тәбәшәк мич алган. Уртада юан аяклы калын өстәл. Аргы почмакта матур корама юрган ябылган зур тимер карават. Юрган өстенә кабартылган әллә ничә аллы-гөлле мендәр катлы-катлы өелгән. Кәбәркәдә киң генә сәке. Ул чүпрәк палас белән капланган. Түр стенаның ике җирендә башлары кызыллы-зәңгәрле дебет белән чигелгән сөлгеләр эленеп тора (Боголюбовкадагы картәниемнең дә шушындый тастымаллары бар, аны бездә «рушник» диләр). Өч тәрәзә төбендә дә яссы балчык чүлмәкләрдә гөлләр кызыл чәчкә атып утыра. Дүртенчесендә эре билчәнгә охшаган чүп үләне савыт биләп утыра. Нәрсәгә кирәк икән инде ансы? (Картәниемнең дә шундый гөлләре бар. Билчәне генә юк...) Эленмәле киштәгә байтак кына китаплар тезелгән. Шундый ук киштәгә минем картәниемнең иконалары куелган. Кайсычак шунда сукыр лапма да яна. Гел яндырыр иде дә, керосин кайдан җиткермәк кирәк.
«Мә, кодагый, сиңа хәзергә бер төймә» дигәндәй, искәрмәстән Хачим телгә килде:
– Бездә, Кавказда да, хатын-кыз кул эшенә бик оста. – Күрәсең, минем ише, ул да үзенекен уйлап утыргандыр.
– Бездә андый осталык юктыр ул. Кавказ – Кавказ инде. Юкны бар итеп кулдан килгәнчә маташам шунда, кичләрен абыегыз кәрзинкә үргәндә.
– Мин сиңа әйтмәдем бугай, Кәлбинур, алар бит мине абый дип түгел, «Җәләлетдин әти» дип атадылар. Безнең өч улыбыз бар иде, хәзер утыз биш булды, – дип хәбәр салды адмирал.
– Үтә әй-бә-әт, – дип моң сузды хатыны. Хачимнан калмыйм дипме, Урал да мактанып алды:
– Минем дәү әниемнең үлемтек сандыгы бар. Шунда чиккән сөлге, кушъяулык, ашъяулык, мондый яулык, кашмау кебек нәрсәләр тулып ята иде. Үзе исән булмагач, хәзер бар микән, белмим...
– Бардыр, бардыр, – дип юатты Кәлбинур апа. Мин, сүз әйтмәсәм дә, уйлап утырдым. Ә Гарибальди бөтенләй эндәшмәде. Үзе башлаган сүз булмаса, кешенекенә ияреп бармый ул.
Алай-болай сөйләшкән арада Җәләлетдин әти өстәлгә сары клеёнка ашъяулык җәйде, аның өстенә кеше башына зур гына икешәр телем икмәк, берәр тозлы кыяр, җыеныбызга бер тустакта көнбагыш мае китереп куйды.
– Самаварым да кайнады, бәрәңгем дә пеште! – дип сайрады Кәлбинур апа. – Бәрәңгем симез, кисәр карасы юк. Җитмәсә, әнә көнбагыш маена манарсыз. Я, кул чайкагыз да утырыгыз, алайса.
Бер якка озын эскәмияне, җитмәгәненә утыргычлар куеп, өстәлне сырып алдык. Апа киң авызлы мич эченнән, ухват белән эләктереп, галәмәт зур кара чуен сөйрәп чыгарды. Аннан бөркелеп бәрәңге исе килде. Чуен эчендәгене апа зур табакка аударды. Буланып торган бәрәңге өеме безнең алга килеп басты. Әйтерсең, ул пыскып торган янар тау.
– Җитешегез, – дип кыстады хуҗа.
Беренче булып бәрәңгегә Зөфәр кул сузды. Ни арада күреп, әтисе аның сузылган кулына чак кына сугып алды:
– Моннан ары ятимнәрдән алда ризыкка үреләсе булма. Җиһангир, ишетсен колагың, сиңа да фәһем бу, – диде ул, ачуланмый гына. – Үрел, Миша, син беренче үрел. Үрелегез. Әрчеп тормасагыз да ярый. Таза юылган.
Икмәк, кыяр, бәрәңге... Өстәвенә – май. Теләсәң күпме ман.
Мандык, кыстатмадык. Ашап туйгысыз. Икмәк белән кыярын калдыруны килештермәдек, ә бәрәңгенең төбенә үк төшмәдек.
Тәүдә Мөхтәр туктады. Дөрес эшләде. Азагына хәтле ябырылмадык. Бүселгәнче бер ашаудан барыбер мәңге тук булып булмый. Намус саклау да кирәк.
– Бә-әй, нишләп туктадыгыз? – дип сузды Кәлбинур апа. – Шөкер, алай өзек үк тормыйбыз. Абыегызның... әтиегезнең кулы һөнәрле.
– Рәхмәт, апа, нык хушландык, – диде Гарибальди. Ничегрәк әйтә, «нык хушландык», ди. Дөнья күргән шул. Колониядә бөтенләй төзәлеп, юкка гына безгә килмәгән ул.
Чәй эчкәндә дүртәвебезгә чын чынаяк, үзләренә таш купылар куйдылар. Без тегендә калай крүшкәләрдән салкын чәй генә эчәбез. Ничек әйбәт икән ул эссе чәй! Кәгазьсез кәнфит тә тешләп җибәрсәң, тел рәхәтләнеп китә.
– Чынаякларымны кунаклар өчен генә тотам, – дип аңлатты апа.
Сый-хөрмәттән соң игезәкләр уен күтәрделәр. Иң кызыгы «кем сукты» булды. Артка куелган кулына кем сукканны белә алмаган кеше отыла. Отылган кеше шунда ук һөнәр күрсәтә. Отылмаган кеше калмады, һөнәрләр төрле булды. Урал Урманов, сизгәнсездер инде, «һайт, кара юрга!»ны җырлады. Гарибальди әтәч булып кычкырды, кәҗә булып бакырды. Хачим «асса» дип, үзе сызгырып, үзе биеде. Җиһангир кызык шигырь укыды. Зөфәр сул кулының имән бармагын сындырып, күз буды. Мин, бүтән нәрсә белмәгәч, күземне йомып, колагымны уйнаттым. Битем ябык булгач, минем колакларым үзләре биеп тора. Мин аларны парлап та, ялгыз да биеттем. Егылып көлделәр. Бигрәк тә Кәлбинур апа белән Җәләлетдин әти яшь койганчы хахылдадылар. Тансыклары кансын дип, озак биеттем.
Аннан соң Җиһангир үзе төшергән сурәтләрне күрсәтте. Чос төшерә икән. Изядан кайтыш түгел. Китәргә җыенгач, Җәләлетдин әти безне чоланга алып чыкты. Анда эреле-ваклы матур кәрзинкәләр тезелгән. Бер җирдә тал чыбыклары өелгән.
– Менә, егетләр, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Рас ул. Кичләрен мин үрәм, шимбә көн апагыз аларны базарга чыгара. Чыбыкны Дим тамагыннан улларым ташый. Ярый. Бу авыр заманда иш янына куш. Язга чыккач, таллыкка алып барып, сезне дә өйрәтермен, һөнәрнең зуры, бәләкәе юк.
Миңа кыен булып китте. Адмирал башы белән шушы кеше кәрзинкә үреп утырсын инде. (Боголюбовкада аны бөкре Санька гына эшли.) Ә аның матур матрос формасы чалбары-ние белән өйдә эленеп тора. Шунда ук идәндә бер пар кара ботинка ялтырый.
Түгәрәк йөзле, куе кара кашлы, зифа гәүдәле Кәлбинур апа һәрберебезне аркабыздан сөеп озатты. «Әни куллары дигән нәрсә шушы буладыр инде», – дип уйладым мин.
– Онытмагыз, монда сезнең ике туганыгыз бар, – дип көйләп калды. Җәләлетдин әти безне детдом капкасына хәтле озатты да, керми, китеп барды. Бүлмәгә килеп кергәч тә, малайлар ябырылды.
– Ничек булды?
– Нәрсә эшләдегез?
– Нәрсә ашаттылар?
Гарибальди җавапны кыска тотты:
– Барырсыз, күрерсез, белерсез. – Үзенең танау канатлары сикерә. Кәефе шәп чакта шулай була.
Ике-өч көн үтте. Тәрбиячебезнең хәтәр калын кара мыегына иш килмәгән соры костюмына да күнектек. Ә менә сугыш хәлләре хакында, ул күрсәткән батырлык­лар турында сорашырга базнат итмибез. «Батырлык өчен» медален бушка гына бирмиләр аны. Батырлык күрсәткән өчен бирәләр. Теңкәсенә тими торабыз. Җае бер чыгар әле. Шулай да теге кичтә, дәресләрне әзерләп бетергәч, хәнҗәр танау Хачим сорый салды:
– Диңгездә үлгән морякларны кайда күмәләр, Җәләлетдин әти?
– Ярда, җирдә, – диде ул.
Бер данлыклы адмиралны ничек җирләүләре турында сөйләде. Пушка лафетына күпертеп чәчкә өйгәннәр, чәчкә өеменә аның табутын куйганнар, табут өстенә бөтен орденнарын тезгәннәр. Лафетка дүрт кара айгыр җиккәннәр. Алда оркестр кайгы маршын уйнап бара, артта, автоматларын күкрәкләренә кысып, матрослар туп-туры басып килә. Диңгездәге хәрби кораблар гөп-гөп салют бирә... Шулай хушлашканнар диңгез батыры белән.
Бу турыда ул матур итеп, дәртле итеп, хәсрәтле итеп сөйләде.
– Сез дә диңгез батыры инде. Сез дә адмирал... адмирал ише... – дип тотлыга-тотлыга ычкындыра язды Айтимер, ярый, тыелып калды. – Сезне дә, картаеп үлгәч, лафетка салырлар әле, чәчкәләргә күмеп...
– Соңгы юлны туп арбаларында ятып узу теләсә кемгә эләкми ул. Ярый. Хәзергә яшик әле, улларым.
Барыбызга да ямансу булып китте.
– Бүген кичке аштан соң курай тартып күрсәтермен. Теләүчеләр булса, бергәләп өйрәнербез.
Курай булмады. Директор бөтен детдомны йорт тирәсен җыештырырга чыгарды. Комиссия дигән ниндидер куркыныч бернәрсә килә икән. Барысы да кан калтырады. Ә ул килмәде дә куйды. Килсә, күрер идек. Тагы бер атна узды. Шушы якшәмбедә дә шобагалары чыккан дүрт малай безнең арттан кунакта булып кайтты. Алары мактанып туя алмады. Мактанчык булмасалар да.
Өченче шимбәдә Җәләлетдин әти, нәкъ теге тәү көндәге шикелле, киенеп-ясанып килде. Түшендә – медале. Без нык куандык. Мөгаен, берәр әйбәт нәрсә булыр. Аның белән бергә класска бәйрәм килеп керде. Тик, нишләптер, елмаюы тонык. Бүтән чакта аның елмаюы ике мыек очыннан, нур булып, сулкылдап тама иде.
– Егетләр, улларым! – диде ул. Калын тавышы калтырабрак куйды. Безнең кечкенә йөрәкләребез ниндидер бәла сизеп, жу итеп китте. – Улларым! – дип кабатлады. Тавышы урынына утыра төште. – Дөнья без уйлаганча гына бармый. Миңа иртәгә иртән үк авылга китәргә кирәк. Бөтенләйгә. Бөтен өй эчебез белән. Сәбәбе бик зур. Мин сезнең белән хушлашырга килдем. Бергә яшәргә насыйп булмады. Барыгызны да кунакка чакырган идем, күбегезне ымсындырып калдырдым. Гафу итегез.
Шулай дип сөйләде Җәләлетдин әти. Мин чыдый алмадым, танау тарта башладым.
– Миша! Балалар! Морякларча, ирләрчә, елашмый гына аерылышыйк. Моряклар еламый.
Без барыбыз да, гөр килеп, парталар артыннан чыктык. Гулливерга ябырылган лилипутлар сыман, аны сырып алдык, бушлатына, чалбарына, бескозырка тасмаларына кагылып иркәләндек. Мин, ятып, аның агач аягын кочакладым. Кулы белән ул беребезгә дә кагылмады. Басып тик торды. Безне тыймады да, кумады да.
– Ярый! Җитте! – Тавышында тәү тапкыр боерык ишетелде. – Зур булып үсегез. Кеше булып үсегез. Елан чакканда да еламаслык чыдам булыгыз. Еланнар бар. Еланнар чага ул... Кире урыннарыгызга утырыгыз. Тәртип кирәк!
Без парталар артына барып бастык.
– Менә шулай. Хәзер бөтенләйгә хушыгыз. Озата чыкмагыз. Мин киттем.
Ул, капыл борылып, чыгып китте. Класс шомга чумды. Коридорда аның агач аягының тукылдавы озак ишетелде: тук, тук, тук...
Гомер буе шул тавыш минем колагымнан китмәде: тук... тук... тук...
***
Әңгәмәнең әле азагы бар. Утыз елдан ашу вакыт үтеп китте. Мин шәһәрнең бер районында совет рәисе булып эшли идем инде. Заводларга, оешмаларга йөрүне үзем өчен бер кагыйдә итеп куйдым. Җитәкчеләргә әйтеп-нитеп тормыйм, барам да керәм. Документ сораган җирдә документ күрсәтәм. Беркөн төштән соң районның иң читендәге фабрикага киттем. Эшчеләрдән шикаятьләр бар иде. Әйләнмәле тимер киртә тышында «Пропуски» дип язылган будканың кечкенә генә тәрәзәсенә танытмамны суздым. Танытмамны җыерчыклы зур кул алды. Озак кайтармады. Мин, аптырап, тәрәзәгә төбәлдем. Аннан зур ак мыеклы, киң маңгайлы, ап-ак чәчле баш сузылды. Чак кына карлыга төшкән тавыш гөрселдәп ишетелде:
– Миша! Миша Куянов! Синме?
– Мин! Мин, Җәләлетдин әти!
Чал баһадир, аксый-аксый, будкасыннан килеп чыкты. Өненнән чыккан аюмыни! Өстендә иске, әмма таза, пөхтә матрос формасы.
– Улым!
Ул мине кочаклап алды. Ә мин ятим баланың гомерлек хыялына ирештем: сакаллы сабый булгач, ата күкрәгенә сыендым.
– Әти, әти... – дидем.
Әлегә башка сүз дә табып булмый. Башыма бер уй килде дә, сорадым:
– Эшең кайчан бетә?
– Биштә. Аннан соң профсоюз җыелышы. Шуңа бит менә ыспайланып килдем. – Ул медален сыйпап куйды.
Кыскасы, бишкә хәтле мин үз эшләрем белән булдым да, аннан соң, завком председателеннән рөхсәт сорап, Җәләлетдин әтине өемә алып киттем.
Машинага утыргач:
– Кара бушлатта бик күп йөрдем, кара машинага утырганым юк иде әле, – дип көлде ул. Әллә куанып, әллә хәйләләп.
Юлда барганда ул минем колакны сыйпап алды:
– Һаман да биетәсеңме?
– Хәзер сүлпән кыймылдыйлар, яңакларны ит-май басты...
– Сине тәү күргәндә, бу сабыйның сөякләре таралып төшмәсә ярар иде, дип курыккан идем. Хәзер түл җыйгансың... – Ул аркамнан сөеп куйды.
– Бар шул. Җәяү аз йөрелә.
– Теге чакта сине шулай сөясем килгән иде, тик, бүтәннәрдән аерырга ярамас, дип тыелдым. Кеше алдында мин аерып сөйсәм, бүтәннәр азактан кагар иде. Көнчелек аркасында...
Өйдә ул артык ашыкмады да, сүлпәнләмәде дә. Җайлап кына чәй эчтек. Хәмердән баш тартты: «Минем яшьтәге кешегә килешә торган эш түгел», – диде. Хәлләрен сораштым. Кәлбинур апа былтыр вафат булган икән. Бик кайгыра бугай, сиздермәскә генә тырыша. Мөгаен, ул үз хәсрәтен кешегә аудармый, үзе генә күтәрә торган заттандыр. Бездән соң туган кызында тора икән. Өч малае төрлесе төрле җирдә дөнья көтә, ди.
– Ни мохтаҗың бар, әти, әйт? Кулдан килгән ярдәмне күрсәтермен. Зур булмасам да, власть кешесемен.
– Юк, улым, юк. Рәхмәт. Бер мохтаҗлыгым да юк. Дөньям имин. Шушы яшемдә читтән ярдәм көтәрлек булгач, нәрсәгә үстердек соң ул дүрт баланы? Шөкер, балаларыбыз иманлы, итагатьле. Алар имансыз булсалар, син түгел, Брежнев та ярдәм итә алмас иде миңа.
– Җәләлетдин әти, мин дә бит чит түгел. Оланнарыңның берсе. Шулай булгач...
– Сиңа бер генә үтенечем бар. Җеназама кил. Ярый.
– Әле аңа хәтле...
– Килә дә җитә ул. Берәүне дә читләтеп үтми. Әнә, Кәлбинур түтәң дүрт яшькә кече иде дә, китеп барды. Рухына фәрештә мөһере сугылган дан бичә иде. Кайсычак миннән: «Хатының акыллы идеме? Хатының чибәр идеме? Хатының уңган идеме?» – дип сорыйлар. Ә мин шулай җавап бирәм: «Минем хатыным Кәлбинур иде»,– дим.
Минем күз алдыма түгәрәк йөзле, куе кара кашлы сылу хатын килеп баса. Хәтта мин аның моңлы тавышын да ишетәм сыман.
Ә сорар соравым хәтеремне бимазалый, тел очымнан китми:
– Теге вакыт, Җәләлетдин әти, капыл гына китеп бардыгыз. Авылыгызда бәла-каза булдымы әллә?
– Булмады. Мин бер җиргә дә китмәдем. Утыз өченче ел инде син күргән будканы каравыллыйм.
– Ничек инде?
– Шулай. Сәбәбен яшердем. Ирексездән сез сабыйларны алдадым.
– Ни өчен әйтмәдегез?
– Белсәгез, сез, утыз ике сугыш чукмары, дөнья кыйратырсыз, дип курыктым. Сез бит миңа бик тиз ияләшеп алдыгыз. Мин дә сезгә...
Чыдамлыгым чигенә җиткәнен ул да сизде, әлбәттә. Тамагын кырып куйды:
– Алайса, сөйлим. Мине сезгә РОНО җибәрде. Күрше йортта торучы бик әйбәт кеше эшли иде анда. «Син бала җанлысың, бар, эшлә шунда», – диде. «Белемем аз» дигәнгә, «акылың бар», дип майлады. Кулга кәгазь тоттырды. Директор ике атна сынау шарты белән алды. Миңа өстән аска карый алмавына ул тәүдә үк кимсенде, ахрысы. Шулай сиздем. Хәтерлисеңдер, ул чибек кенә бер кәрлә иде.
– Ислим. «Чикерткә» кушаматлы. Хәзер дә исән.
– Ике атна узгач, ул чакырып кертте. Утырырга кушты. Мин утырдым, ул бас­ты. Тигезләштек. «Гаепләштән булмасын, матрос иптәш, сынау чоры үтте. Сез безгә бөтенләй килешмисез, ягъни яраксыз булып чыктыгыз. Ни өченме? Төшендерәм. Сез педагогиканы, тәрбия эшен, детдомның үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен белмисез, детдом балаларының психологиясен, әйе, психологиясен бөтенләй аңламыйсыз. Ләм-мим... Нигә сез аларны өегезгә йөртеп күңелләрен аздырасыз, чыгырыннан чыгарасыз, туган детдомнарыннан биздерәсез? Анда нинди аерым тәрбия бирәсез тагы? Сез урнашкан гомум тәртипне какшатасыз. Бу минем шәхси фикерем генә түгел, педсовет фикере! Әйе, әнә тәүге көндә үк рөхсәтсез-нисез ярты көн урманга китеп олагуыгызны ничек аңларга?! Мин бит аларны урманга түгел, урамга чыгудан да тыйдым. Ә сез башбаштаклык күрсәттегез. Әмеремне үтәмәдегез. Но! (Ул имән бармагын өскә чөйде.) Мәсьәләнең төп үзәге бу түгел. Үрдә саналган хаталарыгызны выговор биреп тә төзәтеп булыр иде. Мәсьәләнең төп үзәге шунда – белемегез түбән. Түбән генә түгел, юк. Белемегез юк. Монысын инде, биш выговорны берьюлы бирсәң дә, төзәтеп булмый...» Әле килеп иң дөресен әйтте. Бөтен белемемне мин авылда өч кышта алып бетергән идем. Исеңдәдер, мин бит сезнең дәфтәрләрне кулга тотмадым диярлек. Чөнки мин сез белгәнне белми идем, әмма күзләрегезгә карап төсмерләдем: сез мине бер тапкыр да алдамадыгыз... Ә директор тагы шулай диде икән: «Гариза язып тормагыз, болай да бушатам. Ике атналык эш хакы алып китегез. Гаепләштән булмасын, моряк иптәш».
Мин урынымнан тордым, ул түбәндә торып калды.
– Ярый,–дидем тыныч кына. Ул миңа бармаклары тырпайган тавык тәпие зурлыгы кулын сузды. Күрмәмешкә салыштым, алмадым, җирәндем. Шушы кул бит миннән утыз ике хәйләсез җан иясен тартып алды.
Җәләлетдин Кулыевның сөйләгәне минем өчен гаепләү хөкеме кебек ишетелде. Кемгә, нәрсәгә бу хөкем? Мөгаен, ахмаклык белән бәгырьсезлеккәдер.
– Нәрсә бөтенләй таралып төштең, Миша Куянов – ир арысланы? Булмаса, колакларыңны бер биетеп ал.
– Юк, әти, булдыра алмыйм, гафу ит. Моннан ары алар бервакытта да биемәсләр инде. Бүген мин, балалыктан чыгып, ирләр корына уздым, акылга утырдым.
– Әйттең тагы. Үзең хәзер балалар атасы. Акылым чамалы булса, шундый урынга куймаслар иде, куйсалар да, озак тотмаслар иде.
– Мин бүтән акыл турында әйтәм. Синеке ише сабыр акыл турында әйтәм.
Үз чамасын белеп, кунагым кузгалырга рөхсәт сорады. Мин аны фатирына илтеп куйдым. Машинага кергәч, ул тагы шаяртып алды:
– Мин сине трамвайда җилдергән идем, син дә бурычлы булып калмадың, кайтардың болай булгач.
Бүтәнчә ул өемә килмәде. Телефон аша чакырганда, ниндидер сәбәпләре чыгып торды. Эшемә ике-өч тапкыр сугылып китте. Анда да көн азагында гына килә дә алгы бүлмәдә көтеп утыра. Секретарь керергә кушса, әйтә икән:
– Ярый, ярый, минем йомышым юк. Йомышы барлар керсен. Мин болай гына, хәл белергә генә килдем. Бушагач, үзе чыгар әле.
Күрешкәч тә, озак тормый, китәргә ашыга.
– Сагындым, менә үзеңне күргәч, күңелем тынычланды. Мазаңны күп алмыйм. Бүген болай да йончу күренәсең. Кайт, ял ит.
Мин сорамый чыдый алмыйм:
– Берәр төрле хәстәр-мәшәкатең юкмы, әти?
– Шөкер, дөньям төгәл, фатирым иркен. Дүрт җанга ике бүлмә. Җылы суы агып тора. Тамагым тук, өстем бөтен. Хезмәтем бара. Анда да хөрмәт итәләр. Өстәвенә телевизорыбыз бар.
– Агач аягың урынына, бәлки, протез эшләтергәдер?
– Эшләткән идем, чыдамады. Монысы, ичмасам, гомерлек. Нык, ышанычлы басыла.
Әйткәндәй, берничә ел әүвәл мин Чернышевский урамындагы теге тәбәшәк йортка күз салып киткән идем. Анда кеше тормый иде. Ниндидер склад ясаганнар. Күңелгә шыксыз булып китте.
Һәр килгәндә мин аны шофёрдан гына озаттырмадым, үзем илтеп куйдым, сизгән кебек...
Август азаклары иде бугай. Сигез тулуга эшкә килсәм, алгы бүлмәдә Җәләлетдин әти утыра. Ул баштанаяк матрос формасында. Түшендә – наградалары. Эчкә уздык. Күңелдә ниндидер шик яралды.
– Чәй эчәбезме? Гөлнур хәзер әзерләп кертер, – дигән булдым.
– Юк. Эчеп кенә килдем. Син курыкма, берни дә булмады.
– Мин курыкмыйм да, – дидем. Үземнең йөрәк урыныннан купты.
– Төш юрый беләсеңме?
– Бик юраганым юк та... сөйлә. Бергәләп юрарбыз.
– Бер төш күрдем. Ярый. Башы дан, тамаша иде. Имеш, ап-ак лафетка күпертеп ак чәчкә өйгәннәр, чәчкә өстенә ак табут салганнар, табут эчендә, матрос формасы киеп, мин ятам. Лафетка дүрт ап-ак ат җигелгән. Юлның ике ягында халык яр кебек. Барысы да шат, барысы да бәйрәмчә киенгән. Тик нигәдер музыка уйнамый. Ныгытып колак салам. Юк. Уйнамый. Табут артыннан тик бер генә кеше бара. Ул – син. Бәләкәй чагың. Күбәләк кебек кенәсең. Һәммәсе куана, бер син үксеп-үксеп елыйсың. Үзең яланаяксың. Төшнең азагы шулай күңелсез булды. Менә, эчем кырып, килеп чыктым. Ярый. Имин-аман икәнсең. Дөнья бит ул. Ниләр генә булмый. – Ул көрсенеп куйды. – Ак атлар белән ак табут ул өннән төшкә килеп кергән нәрсә. Шушы арада гына бер китап укыган идем. Анда язылган: кытайлар мәрхүмне ак табутта, ак атлар җигеп, ахирәткә озаталар. Чөнки кеше якты дөньядан да шәбрәк дөньяга китә. Бу зур шатлык санала. Ярый. Монысы шулай. Ә ни өчен син бер ялгызың артта елап барасың? Шуңа пошынып килдем.
– Ни дип юрыйк икән соң? Төш ул барысын да тискәре итеп күрсәтә, ди, бит.
– Ничек тискәре?
– Әйтик, төшеңдә тизәккә батсаң, өнеңдә акча керә.
– Монда бит мәсьәлә тирәнрәк, улым.
– Монда да гап-гади. Төшеңдә син үлгәнсең, димәк, әле озак яшәячәксең. Төшеңдә мин елаганмын икән, димәк, өнемдә мине шатлык көтә.
– Кара әле. Бик әйбәт юрадың лабаса. Ярый. Тынычландым. Китим инде.
Мин аны алгы бүлмәгә озатып чыктым. Шофёрга кунакны өенә илтеп куярга куштым.
– Син, Михаил, хафаланма. Эшеңне кара. Мин чак кына утырып торам әле. – Ул йомшак диванга арка сөяп утырды.
Кабул итүне көткән кешеләр бар иде. Мин аларны чакырып керттем. Ун минут үтмәгәндер, секретарь Гөлнур төсе качып, йөгереп керде.
– Тизрәк! Тизрәк! Җәләлетдин әтигә әллә нәрсә булды...
Атылып чыктым. Башын тоттым, беләген капшадым. Җәләлетдин әти җан биргән иде инде.
...Безнең районда хәрби часть тора иде. Пушкалары да бар. Командир белән сөйләшеп, без мәңгелек ярына чыгарылган рядовой матрос Җәләлетдин Гыйльметдин улы Кулыевны хәрби ритуал буенча олылап, соңгы юлга озаттык. Пушка лафетына күп итеп чәчкәләр өйдек, чәчкә өстенә табутны куйдык, табут өстенә батырның бескозыркасы белән наградаларын салдык. Лафетка пар кара ат җиктек. Алдан оркестр уйнап барды, арттан солдатлар, автоматларын күкрәкләренә кысып, дөп-дөп басып озатты. Ул көнне ярты фабрика эшләмәде. Җеназада булды. Мәрхүмне туфракка тапшырганда, автоматлардан салют бирделәр.
Балалары, оныклары гына түгел, күп кешеләр бөгелеп елады. Мин озак тыела алмый үкседем. Элек түгелми калган күз яшьләремне дә түктем. «Елан чакса да елама», – дигән иде дә бит. Бу әрнү елан чагу ише генәмени?..
***
Михаил Куяновның сөйләгәннәрен кәгазьгә төшерүемнең төп сәбәбе – Җәләлетдин Кулыевның авызыннан чыккан бер кәлимә сүз булды: «Моннан ары ятимнәрдән алда ризыкка үреләсе булма!» Үземнән янә шуны өстәр идем:
– Ятимнәр ризыгына бервакытта да кул сузасы булма...

Теги: Мостай Кәрим Яңалыклар Бөек Җиңүгә – 70 ел

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру