Журнал «Безнең мирас»

Габдерәшит Ибраһимов. Ислам дөньясы

Тагын миссионерлар


Кантон (Гуанчжоу) порты. XIX гасыр

Мин Кантон һәм аның әйләнә-тирәсендәге берничә монастырьны да барып карадым. Харбинда яшәгәндә, мәшһүр сәяхәтче Ладыгин җәнапларыннан алган киңәш буенча, үземне Кытайның Алтышәһәр дигән җиреннән килгән, дөнья белән алыш-бирешен өзгән бер дәрвиш сыйфатында таныттым. Киемнәрем дә кытай киеме, кашгар сөйләшендә сөйләшәм, тәрҗемәче дә алар кешесе иде. Мине тәмам Кашгарлы итеп кабул итеп, Кытай Төркестаны мөселманнарының кайбер гадәтләрен шәригатькә сылтап, тел озайтып маташканнар иде, җавап кайтармадым, башымны дәрвишлеккә салдым. Шулай да, Алтышәһәр тирәсендә һәм Тарбагатайдагы миссионерларның мәҗүсиләр арасында азмы-күпме уңышлары булса да, мөселманнарга бернинди дә йогынтылары юклыгын әйтми калмадым.


Болар миңа хөрмәт күрсәтергә уйладылар, монастырьларының бөтен җирен күрсәттеләр. Бик матур бүлмәләр күрсәтеп, әгәр атна-ун көн кунак булып калырга теләсәм, шуннан бер бүлмә бирәчәкләрен дә әйттеләр. Йөзләренә елмаю чыгарып, бер яшь хезмәтчем булачагына да ишарә итеп, бик кунакчыллык күрсәттеләр. Бу кунакчыллыкның христианлыкның изге сыйфатларыннан берсе икәнен әйтергә дә онытмадылар.


Мин исә гел дөнья белән бәйләнешен өзгән дәрвишлек турында сөйләдем, дүрт-биш көннән килеп кунак булырмын, дип кабатлап тордым. Утырып гыйбадәт кылу өчен бүлмәнең күңел рәхәтлеге бирә торган булуын әйтеп, ничек тә беразга читкәрәк тайпылу, аннары китеп бару ягын уйлый идем. Мине бик тә кунак итәселәре килде, тик, Аллаһка хәмд булсын, караңгы төшкәнче ычкына алдым. Ул көнне бу тирәләрдә калмыйча, шунда ук соңгы пароход белән Ханканга кире кайтып киттем.


Әлеге котылып булмый торган корткычларның тырышлыгын игътибарга алып, тирәннән уйлансаң, боларның үз вазыйфаларын башкарудагы ныклыгын күреп гаҗәпләнмәү мөмкин түгел. Бичара кешеләр, диннәренең хак дин түгеллеген сизеп белсәләр дә, милләтләренең киләчәге хакына шул динне корал итеп, хөкүмәтләренең бөтен сәяси фикеренә үзләрен корбан итәләр, һәртөрле авырлыкка, мәшәкатькә түзәләр; ватаннарына, милләтләренә хезмәт итү өчен, туган җирләрен, кардәшләрен, якыннарын калдырып, чит җирләргә китәләр.


Кайбер җаһилләре исә бу фидакярлекне дин өчен эшләнә дип кабул итәләр. Боларның күбесе чакыру, өндәү юлы белән эш итә, кайберләре боларның чыгымын күтәрү өчен теләнчелекне сайлый. Шул рәвешле, бүгенге көндә йөз меңнәрчә, бәлки, миллионнарча кеше, диннәре хакына яки диннәрен корал итеп, милләтләре хакына фидакярлек күрсәтә. Икенче яктан, байлар, акча хуҗалары, шул гамәлләр өчен миллионнар тотып, ярдәмгә ташланалар.


Бүгенге көндә боларның «явы» Хиҗаз якларында гына юк, дип әйтә алабыз. Көнчыгышның башка бөтен җирендә дә болар бар. Дөресен генә әйткәндә, христианнарның өндәү юлында күрсәткән фидакярлекләре игътибарны да җәлеп итә, гаҗәпләндерә дә.


Инде безнең голамәбез турында


Пәйгамбәрләр варисы сыйфатын алырга теләсәк тә, үзебезне баштанаяк бер тикшереп карасак, ни өчен һәм ник варис булуыбызны тәгаен генә әйтә алмыйча, бөлгенлегебезне игълан итәчәгебез көн кебек ачык.


Дөньяда безнең мондый вазыйфабыз бармы-юкмы – бу хакта голамәбезнең дә, әмирләребезнең дә, хәлифәләребезнең дә, мал ияләренең дә – берсенең дә хәбәре юк. Бик кызганыч, йөз кат, мең кат кызганыч: без менә нинди хәлләргә төштек. Мөселман булмаганнарны өндәү кулыбыздан килми дә килми инде, ә менә ата-бабадан мөселман булган кардәшләребезне кәферлектә гаепләргә җөрьәт итәбез. Бер-берсен кәферлектә гаепләү осталыгы безнең голамәбездә артканнан-арта бара. Инде безнең бөтен эшләребез баштүбән килде. Милләтебезне җаһиллек басты, исламның кодрәтен аңлау кимегәннән-кими бара, бүгенге көндә кайбер голамәбезнең дине динар (1) булды. Хак дин хакына үзен фида итү юк та юк инде, әле саф һәм пакь шәригатьне үз кәеф-сафалары өчен чара да иттеләр.


Инде безгә җитәкче булырга тиешле голамәбезнең хәлен инсаф белән үлчәп, вөҗданыбызга мөрәҗәгать итеп хөкем йөртсәк, голамәбезнең безне һәлакәт чоңгылына өстерәвен күрмичә-танымыйча булдыра алмыйбыз.


Белмим, бу гафләт бездә кайчанга кадәр дәвам итәр, кайчанга кадәр голамәбез бу юл белән барыр, кайчан без хак дин исламның хакыйкатьләрен, һич булмаса, бу өммәткә аңлата алырбыз. Боларны уйлап, тирән өметсезлеккә батасың, алда өметләнерлек берни күрмисең. Чарасыз калганыңны аңлап, иреннәреңне генә кыймылдатып: «Мәүләм хәлебезне төзәтә күрсен», – дияргә мәҗбүр буласың.


Һай, кайда соң безнең мөселманнарда намус һәм иман гайрәтенә ия кешеләр, вөҗдан ияләре кайда?! Һичьюгы шул голамә булып йөргән кайбер җаһилләрнең кем икәнен милләткә ачсыннар иде, һичьюгы безгә юл күрсәтсеннәр иде!..


Дөресе генә: хәлебезне уйлап, аптырау белән чарасызлык арасында килеп- китеп йөрисең дә йөрисең.


Мин биредә Һиндстан мөселманнарының байтагы белән таныштым, Абдуллаһ Факир һәм Абдулкадыйр Иса Баһаи җәнаплары белән кабат-кабат күрешеп сөйләштем. Ислам диненең бүгенге хәле турында сөйләшкәндә, берничә тапкыр сүз Госманлы идарәсенә барып тоташты. Шулвакыт Абдуллаһ Факир: «Дәүләте Галиянең2 күтәрелүе бөтен мөселманнарның яшәеше дигән сүз, – дип, берничә тапкыр кабатлады. – Бу җәһәттә бөтен мөселманнар да бер-берләренә таяныч була алалар», – дип тә өстәп куйды.


Беркөнне әлеге шәхеснең өендә мәмләкәтнең алдынгыларыннан берничә кеше җыелган иде. Мин дә килгән идем. Сүз җае чыккач, мин Госманлы Диңгез көчләре җәмгыятенең3 ватан һәм милләт өчен күрсәткән дини гайрәте турында сөйләдем. Чыгышымның ахырында бөтен мөселманнарның бу изге эшкә катнашуларының кирәклеген дә аңлатып киттем. Шулвакыт, Абдуллаһ Факир җәнаплары, мондый мөкатдәс вазыйфага катнашу өчен бернинди дә киртә юклыгын, ләкин милләтләр арасында якынлык булмау һәм бер-берсен танымаулары мөселман дөньясының артталыгына сәбәп булып торуын әйтеп, күз яшьләрен сөртте.


Әгәр мин анда тагын да бераз кыюлык күрсәткән булсам, шунда ук әлеге җәмгыятькә ярдәм исемлеге төзелгән булыр, шуңа хәзер кешеләр бар иде. Ләкин бу эшләр вазыйфама керми иде шул, шуңа җөрьәт итә алмадым. Югыйсә андагы мөселманнарның калебләре кесәләрен бушатырлык булып тулган иде.


Мин мондый хәлләргә әле тагын бик күп җирдә шаһит булдым. Бөтен мөселманнарның калебләре гел бер үк мәркәзгә юнәлгән булуын күреп аңладым. Бичара мөселманнарга голамәбез, җирле голамәбез, җитәкче булып юл күрсәтсә, ярдәм итүнең, бер-беренә таяныч булуның, ярдәмләшүнең мәгънәләрен тиешенчә аңлатса, һичшиксез, бөтен мөселманнарның бу юлда гайрәт итеп, көчләрен кызганмыйча сарыф итәчәкләре көн кебек ачык.


Мин Ханканда яшәгән көннәрдә мөбарәк Рамазан ае килде. Җомга көн, милади 17 сентябрь иде. Аллаһының рәхмәте булган Рамазан көннәрендә һаваның эсселеге 33-35 дәрәҗәгә кадәр күтәрелә иде. Мөселманнарның шундый вакытта да дини бурычларын зур сөенеч белән үтәүләрен күреп, шатланып хуплыйм, шөкерләр итә идем. Бөек Мәүләм бу мөбарәк көннәрне хозур эчендә үткәрүне насыйп әйләсен.


Беркөнне очраклы рәвештә бер кеше белән таныштым. Сүз арасында үземнең Кантон шәһәрендә булганымны әйттем. Сәйидина Саад бин (Эби) Ваккасныкы дип саналган мәчетнең төзелү вакыты турында сүз башладым. Бу кеше миңа болай диде: «Мин биредә туып-үстем. Моннан бер илле еллар элек, Кантон шәһәренә баргач, ул мәчетнең диварына чокып язылган язуны, төзелгән елын бик ачык укы-ган идем». Бу кеше нәсел-нәсәбе белән Бонибар кешесе, хәзерге көндә Ханканда яши, исеме – Нуман (Ногман) Сахиб.


Мин Кытай ярларындагы соңгы көннәремне үткәрәм. Көнчыгышның ерак җирләрендә шактый кеше белән таныштым. Аллаһы Тәгаләгә хәмд һәм шөкерләр булсын, мөселманнарның хәле һәм бигрәк тә Кытай мөселманнарының бүгенге яшәеше турында билгеле бер дәрәҗәдә мәгълүматлы булуга ирештем. Мөселманнарның, гомумән алганда, артта калуга дучар булуы күпләргә мәгълүм һәм кабул ителгән хәл иде. Тик болар арасында Кытай мөселманнарының хәле бөтенләй башкача. Болар турында: «Бөтен яктан беткән, харап булган, хәтта исламиятнең боларда бары исеме генә калган», – дисәм дә, һич кенә дә арттыру булмас. Мин бөтен вөҗданым белән мөселманнарның күтәрелүен телим, тик ни чара, үземне юатыр өчен генә булса да яхшыны уйлый алмыйм. Бүгенге көнгә кадәр бөтен мөселманнарның артта калганлыгына, бәлки, ялагайлык һәм чир яшерү гадәте сәбәп булгандыр?!.


Ханканнан китәргә җыенам, тик: «Кая китим, ничек китим икән?» – дип уйланам. Кесәмдә җилләр уйный. Пароход белән Сингапурга китәргә уйласам, күп акча кирәк. Коры җир буйлап Тонкинга китсәм, берничә айлык юл үтәргә кирәк. Хәлемне берәүгә дә белдерәсем килми. Чыгар юлны үземнең табасым килә, ләкин бер чара да таба алмыйм. Чара була алыр кеше дә очрамый. Кытай илендә өч айга якын йөрдем, булган бөтен акчамны тотып бетердем. Аптырашта калган көннәрем. Шулай беркөнне гарәп милләтеннән ике яшь кеше белән таныштым. Берсенең исеме – Әхмәт, икенчесенеке – Мөхеддин. Болар бирегә инде бик күптәннән, аталарына ияреп килгән булганнар. Яши-яши баеганнар, өйләнгәннәр. Кытайлар белән дә бәйләнешләре ныгыган. Бу кешеләр миңа олы ихтирам күрсәттеләр. Зур булмаган хосусый кораблары да бар икән. Шуңа утырып, Ханкан тирәли берничә тапкыр сәяхәт иттек. Якын-тирәдәге авылларны да карап йөрдек. Ханкан тирәсендә авыллар бик күп. Берничә мөселман авылы да бар. Бу яшь кешеләр ярдәмендә шактый кеше белән таныштым. Лиан-Фу дигән авылда бер мөселман сәүдәгәрнең өендә кунак булдык. Аһ, исламият! Бу җирләрдә ул бик тә сәер, бик тә! Боларны күреп, кайгыга батасың, күзләрдәге яшьне тыеп торып булмый. Як-яктан теге котылып булмый торган корткычлар сырып, бар яктан җаһиллек басып алган. Бары тик рухи ярдәмгә генә таянып торган хәлләр бу. Нишләмәк кирәк, мин – чарасыз, чит-ят җирдә. Теләсәм-теләмәсәм дә, исламны читләр башлаган кебек, ахыры да читләргә калачак, дигән хәдисне кабатлыйм, соңгы җөмләсен генә хәтерли алмыйм. Югыйсә хәдиснең дәвамы да бар. Бу читләргә сөенечле хәбәр булсын. Болар кешеләр бозганны төзәтерләр яки шуңа якын мәгънә4.


Сәбәбе ни генә булса да, берәр нәрсәнең гел өметсез ягы хәтердә яхшы кала. Хәдиснең аннан соңгы җөмләсен искә төшереп сөйләүче бер генә мөселман кешесе дә табылмады.


Бичара кытай мөселманнары... 100 йортлы авылларында ник бер мәктәп, ник бер мөгаллим, укыту-өйрәтү булсын! Без кунак булып төшкән өйнең хуҗасы, авыл халкы турында сөйләгәндә, үз матди көче белән мәктәп ачарга теләгәнен, ләкин укытучы таба алмавын еларлык булып аңлатып бирде. Мин дә кайгырдым, сызландым. Тик мин нишли алам соң, кулымнан нәрсә килсен?! Миссионерлар җитештерә алмадык, мөгаллимнәр җитештерә алмадык, шулай булгач, чарасыз, кайгырудан башка берни эшли алмыйбыз.


Мин, шулай булса да, Җәнабы Хакка шөкер итәм, йөз мең телдә шөкер итсәм дә аз. Һичьюгы бу кадәр булса да мәгълүмат җыярга ярдәм иткән кардәшләрем Мөхеддин һәм Әхмәт белән танышуыма сәбәп тагын да шул ук кыйммәтен тәкъдир итеп бетерә алмаслык исламият иде. Йөз мең җаным булса, йөз меңе дә фида булсын, беребезнең сырхавын барчабызга бер сүз белән хис иттерә ала.


Кытай яр буйларында мөселман сәүдәгәрләр


Кытай ярларында урнашкан һәр шәһәрдә мөселманнардан зур сәүдәгәрләр бар. Ханканда да алар бик күп. Болардан иң мәшһүрләре һәм танылганнары – Иса Баһаи, Әмин Баһш, Али Рыза, Балич Вала, Немази, Меһдийоф һәм башкалар. Яр буйларында боларның сәүдә йортлары урнашкан. Япониядән алып Ак диңгезгә кадәр һәр сәүдә портында аларның исемнәрен укырга мөмкин.


Алар арасында дини ныклыклары белән билгеле кешеләр дә аз түгел. Мөселманлыклары белән горурланучы кешеләр булганга, мондый шәхесләрнең бу җирләрдә яшәве, эшчәнлек алып баруы, дөресен генә әйтик, безнең өчен, исламият өчен зур дәрәҗә.


Мин боларның күбесе белән күрештем. Мөхәммәд Хәсән Немази җәнаплары белән хәтта Ханканнан Сингапурга кадәр юлдаш та булдык. Якынча 45 яшендәге бу саф мөселман кешесе инглиз телендә мөкәммәл дәрәҗәдә сөйләшә, зур капитал хуҗасы булуы йөзеннән үк аңлашылып тора иде. Ул Һиндстан, Кытай, Иран белән сәүдә итүе, тиздән Америкада һәм Япониядә сәүдә бүлекләре ачачагы турында сөйләде. Бу яшь кеше, шундый зур капитал хуҗасы булса да, юмарт, бик тыйнак һәм сабыр холыклы иде. Мондый кеше белән танышу минем өчен, чынлап та, сирәк очрый торган язмыш бүләге булды.


Безнең Русия мөселман сәүдәгәрләре арасында чәй белән сәүдә итүчеләр бик күп, болар кебек дәрәҗәле шәхесләр белән танышсалар һәм сәүдә алып барсалар, никадәр зур уңышка ирешерләр иде. Матди мәнфәгатьтән бигрәк, рухи мәнфәгать тәэмин ителер иде. Ләкин нишләмәк кирәк, гомуми җансызлык безнең гәүдәләребезне оеткан, бер-беребездән хәбәребез юк, тере мәет хәлендә без. Мин бу хөрмәтле шәхесләр белән күп тапкырлар фикер алыштым, алардан бик күп нәрсә өйрәндем. Аеруча Кытайдагы сәүдәнең кайбер үзенчәлекләре турында кабат-кабат сораштым, фикерләре гел бер-беренә бик якын була иде.


Алар: «Кытайда сәүдә әле яңа гына башланган, әлегә тиешенчә ачыкланып бетмәгән, киләчәге бик якты, табышы мул», – диләр иде. Бүгенге көндә Кытайда сәүдәнең бөтенләй чит ил кешеләре кулында булуы, бигрәк тә инглизләрнең бик зур файда күрүләре, Англиянең мал көченең зур өлеше Кытайдан тәэмин ителүе турында сөйләделәр. Бу хакта кайда гына, кем белән генә сөйләшсәм дә, гел шушы фикерләрне ишетә идем. Шул ук вакытта мөселманнарның, бигрәк тә Госманлы мөселманнарының сәүдә сәнгатеннән мәхрүм калган булуларын күреп кайгыруларын белдерәләр иде. Чынлап та, милләт бу җәһәттән борчуга сала, күңелне төшерә.


Үзем үткән юлларда мин бик күп мәмләкәтләрдә булдым. Кайда гына булсам да, дәрәҗәле мөселман сәүдәгәрләре иран, һинд, кытай, хәтта гарәп кешеләре булып чыга, тик бер генә госманлы сәүдәгәре дә очрамый иде.


Шунысы сәер: кайда гына булсалар да, нинди генә милләттән булсалар да, мөселманнар госманлыларга хөрмәт белән карыйлар, аларны дус күрәләр, үз араларында берничә генә булса да госманлы сәүдәгәрен күрергә телиләр иде. Мин бу якын итүне бары тик мөселманнар арасында гына түгел, бөтен Көнчыгыш халыклары арасында да тоя идем. Пекинда яшәгәндә, Һиндстаннан килгән бер мәҗүсинең чыгышын тыңлаган идем. Тыңлаучылар бер 500ләп кеше булгандыр. Чыгышы вакытында, сүз иярә сүз чыгып, сөйләүче Госманлы инкыйлабына да ка- гылып үтте. Менә шундый фикерләр әйтте: «Госманлы хөкүмәтенең тәрәкъкыяте бөтен Көнчыгыш халкы өчен дәрәҗә булып тора. Госманлы халкының яшәеше – бөтен Көнчыгышның яшәеше. Госманлының җимерелүе бөтен Көнчыгыш милләтләре өчен үлем белән бер булачак. Шул сәбәпле, госманлыларның якын киләчәктә көрәш мәйданында үз барлыкларын күрсәтүләрен самими рәвештә өмет итәбез».


Бу сүзләрне әйткәннән соң, мәҗлестә мөселман кешеләре аз булуга да кара- мастан, сөйләүче бик көчле алкышларга күмелгән иде. Моннан тыш, японнарның да госманлыларга булган ихтирамы турында алда күп тапкырлар язып үттем.


Инде минем уем болай: яңа Госманлы хөкүмәте, алда бу җәһәтләрне игътибарга алып, Көнчыгыш милләтләре арасында икътисади мөнәсәбәтләр, һич булмаса, танышып белешерлек бер юл ачса, һичшиксез, матди һәм рухи гомуми мәнфәгать өчен бик зур файда килер иде. Мин һәр җирдә, бигрәк тә Кытай илендә әлеге хакта бик күп чыгышлар ясадым, кулымнан килгән кадәр, мөнәсәбәтләрне яңарту турында сөйләдем. Болар турында кайда гына чыгыш ясасам да, гел хуплау күрдем, әледән-әле алкышларга күмелә идем.


Габдерәшит Ибраһимов
Ислам дөньясы

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе



1 Динар – латин теленнән гарәп теленә кергән һәм акча берәмлеген белдергән сүз. Исламга кадәрге чорда гарәпләр Римның алтын акчасын таныганнар, кулланганнар (тәрҗ.иск.).

2 Госманлы дәүләтенең бер атамасы (тәрҗ.иск.).

3 Госманлы дәүләтендә 1909 елда флотның башка илләрнекеннән артта калмавын, алга китүен тәэмин итү өчен корылган җәмгыять, 1919 елга кадәр эшчәнлек күрсәткән. Халыкның хәлле өлешенең ярдәме белән тупланган хәзинә флот өчен генә тотылмаган, дәүләтне көчәйтү өчен, җәмгыять башка өлкәләрдә дә эшчәнлек алып барган (тәрҗ.иск.).

4 Исламны читләр башлады, ахыры да читләргә калачак, дип тәрҗемә ителсә дә, бу хәдиснең мәгънәсе гаҗәеп тирән. Хәдисләрнең мәгънәләре хакындагы әдәбиятка нигезләнеп, шуны әйтергә мөмкин: «читләр» сүзе күпчелек тарафыннан аңлап кабул ителә алмаган кешеләр төркемен, сәхабәләрне күз алдында тота. Динне алар җәелдерде. Димәк, ниндидер сәбәпләр аркасында, динне ахырда да азчылыкны тәшкил итүче «читләр» яшәтәчәк. Хәдиснең дәвамында: «Бу «читләр»гә сөенечле хәбәр булсын. Болар Хәзрәте Пәйгамбәрнең кешеләр бозган сөннәтен төзәтерләр», – дип әйтелгән (тәрҗ.иск.).

Теги: Мөһаҗирләр мирасы Дөнья хәбәрләре Дини мирас Мөһаҗирләр ми

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру