Журнал «Безнең мирас»

Иске демократиядән яңасына

2009 елда «Ватаным Татарстан» газетасының җомга сәхифәләрендә Фоат Садриевның «Авылдан хатлар» исеме астында публицистик язмаларыбасылып барды. Шул ук елда ул язмалар укучылар соравы буенча аерым китап булып та басылып чыкты. Автор, авылның совет чорыннан алып бүгенге көнгәчә яшәешен күздән үткәреп, бик җитди проблемалар күтәрә, аларны чишү юлларын күрсәтә. Хөкүмәт органнарына, җитәкчелеккә тәнкыйть белән сугарылган ул язмалар басылганда, аларны чыгартмау өчен мөхтәрәм язучыбызга төрле-төрле юллар белән басым ясаганнары да мәгълүм. Вакыйгалар артык куергач, автор язылган ике хатын бастырмыйча кала. Без шуларның берсен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.


Социализм чорында демократия булмады, ул сүздә генә йөргән ялган демократия иде, дип язалар хәзерге сәясәтчеләр, политологлар, философлар. Ә менә мин, тулы демократия булмаса да, бар иде, дим. Моның дөреслеген шул чорларның матбугатыннан, китаплардан табып һәм бүген исән кешеләр сөйләвеннән ишетеп була. Узган гасырның илленче елларында без, унөч-ундүрт яшьлек балалар, колхозның отчет-сайлау җыелышларында катнаша башладык. Җыелыш көннәрдә авылның барлык халкы нардумда (народный дом, соңрак клубка әйләнде) икәнен беләбез инде без. Мәктәптә дәресләр беткәч, каптыр-коптыр гына капкалап аласың да нардумга йөгерәсең. Авылның төрле урамыннан җыелган чәүкәләр кебек, нардум идәненең иң алгы өлешенә кереп кунаклыйбыз. Хәзер дә шуңа хәйран калам, безне беркем дә, хәтта укытучылар да куып чыгармады. Безгә җыелышта ни калган соң? Анда искитмәле кызык! Кайбер елларда отчет җыелышлары икешәр көн дәвам итте. Кешеләр өйләренә ашык-пошык капкаларга, малларына азык салырга гына кайтып киләләр. Беркемнең дә хуҗалык эшчәнлеген тикшерүдән каласы килми. Карыннар өзелеп ачса да, җыелыш барышыннан аерыла алмыйча, борын тартырга да онытып, авыз ачкан хәлдә утырганнарымны һич онытасым юк.


Ни бар иде соң анда ул кадәр? Төрле кешеләрнең тулы мәгънәсендә җанлы фикер көрәше! Колхоз идарәсе һәм ревизия комиссиясе председательләре отчетыннан соң тотына халык сорау яудырырга! Ә сораулар үтә нечкә, конкрет. Эштә җибәрелгән кимчелекләр өчен җаваплы бригадирлар, ферма мөдирләре, баш бухгалтер, зав­хоз, председатель үзе җавап тота, дәлилләр китерәләр, акланырга азап­ланалар. Аннары чыгышлар башлана. Беркем чиратка язылмаган, сикереп тора да сөйли, кайберәүләр өчәр, дәртәр мәртәбә дә басып сүз әйтә. Ул чыгышларда мактау сүзе булмый иде диярлек. Һәркем җитешсезлекләрнең сәбәпләре, аларны төзәтү турында сөйли, үз тәкъдимен кертә. Колхоз председателеннән башлап, хезмәт минимумын үтәмәүчегә кадәр, «син сүзеңдә тормыйсың, син ялагай, син шомартып кына йөрисең», дип йөзләренә бәреп әйтәләр, шуны фактлар белән дәлиллиләр, һәрберсенә чыкылдатып бәя куела. Идарә, ревкомиссия членнары, аларның председательләрен сайлаганда, һәр кандидат энәсеннән җебенә кадәр тикшерелә. Берсен эшлексез дип кире кагалар, икенчесенең хәйләләп кенә йөрүе ачыла, өченчесенең бармагы үзенә кәкре, дүртенчесе эчәргә ярата – хет шартлап үл – дөреслеккә каршы берни әйтә алмыйсың. Тәнкыйть уты астында кызарып-бүртенеп утырган кешеләрнең йөзләренә туп-туры карау безгә искиткеч кызык! Без кемнең кем икәнен аерабыз. Кайчакларда халык бик кызып китсә, районнан килгән вәкил, ерылган буаны тыярга азап­лангандай, кешеләрне җайлап-майлап ала, чит кеше булгач, аңа буйсынып, ярсуны киметәләр, сүзне басынкырак тонда алып бара башлыйлар. Ләкин җыелышка халыкның хуҗа икәнлеге сизелеп тора. Вәкил артык тәртипләргә тотынса, аның үзенә дә чатнатып: «Син безнең авызны томалама, яме!» – дип кенә җибәрәләр. «Сез» түгел, «син» дип сөйләшәләр иде ул чорда.


Еллар узды. 1958 елда урта мәктәп бетереп колхозда эшли башлагач, комсомол оешмасы секретаре, агитатор, драмтүгәрәк җитәкчесе, стена газетасы редакторы буларак, мин, идарә утырышларыннан башлап, партия, профсоюз җыелышларында, авыл Советы сессияләрендә генә түгел, район күләмендә узучы партия, комсомол активы җыелышларында, хәбәрчеләр слетларында даими катнашып тордым. Аларда тәнкыйть бик көчле иде.


Мин халыкның колхоз тормышына үз фикере белән йогынты ясый алуын, аның фикере белән санлашуны, коллектив яшәешендә чыннан да аның ихтыяры чагылуын күрсәтмәкче булам. Ул идарә, ревкомиссия утырышымы, бригада, колхоз, партия, комсомол җыелышымы, авыл Советы сессиясеме – кычкырышуга гына кайтып калмады, һәрберсе буенча карар кабул ителде, чаралар планы эшләнде, аларны үтәү өчен җаваплы кешеләр һәм конкрет сроклар билгеләнде. Колхозга кемнеңдер гаебе белән килгән зыян (техниканы аудару, бәрү, терлек үлеме, ашлык бозылу, фермадан илтәсе сөтне әчетү һ.б.) бик җентекләп, вәземләп тикшерелде, һәр очрак буенча тиешле чара күрелде – уртак фикер алышу нигезендә генә бу! Кайсы тармакка нинди кадрлар җитмәүдән чыгып, фәлән кадәр кешене авыл хуҗалыгы техникумнарына, институтларга колхоз стипендиаты итеп җибәрү, диплом белән килүче яшь белгечләр өчен фәлән өй салу һәм башка бик күп нәрсәләр әнә шул карар-чараларга язылды һәм тормышка ашырылды. Сыеры үлгән колхозчыларга фермадан сыер бирү, өе искергәннәргә фәлән вакытка өй җиткерү, армиядән кайткан егетләргә, яшь белгечләргә, урта мәктәпне бетереп, колхозда эшләргә калучы яшьләргә льготалар, тагын бик күп, бик күп нәрсәләрне халык, үзе әйтеп, карарларга яздырды һәм эшләтте.


Элек район вәкилләре «син» дип кенә җибәргән авыл кешесе аларга «сез» дип дәшәргә өйрәнде. Әнә шундый «культуралы» мөнәсәбәтләр ихтыяҗы колхоз җыелышларына милиционерларны да китерә башлады. Идарә председателен, тармак җитәкчеләрен, белгечләрне эшне начар оештырган өчен бик кискен тәнкыйтьләүчеләрне туктату өчен президиумнан: «Ул бит исерек!» дию җитте – милиционер тегене җилтерәтеп залдан алып чыгып та китте. Гөнаһ шомлыгына каршы, бәгырен телгәләгән нәрсәләрне әйтергә кыюлык өчен бераз «чеметеп» килү гадәте бар иде. (Сәхнәгә спектакль куярга чыкканда да бераз «төчкерткәннәр» халыкның ушын ала бит.) Шунсыз батырчылык итә алмый авыл кешесе. Салганмы, салмаганмы – анысы әле караңгы, әмма халык җитәкчеләренең тәнкыйтьне сөймәвен, аны әйткән чактагыга караганда соңрак сизде. Җыелышлар культуралашты, фикер туган саен урыннан сикереп торып аны әйтүләр бетте, шау-шулар тынды. Иң элек докладчыга фәлән минут, чыгышларга фәлән минут дигән регламент кабул ителде. Отчетны тикшерү урынына тармак җитәкчеләре, белгечләр язып килгән кәгазьләрен укып чыктылар. Җыелышларның кызыгы да, мәгънәсе дә бетте һәм аларга халык кул селтәде, йөрми башлады. «Килмәде» дип әйтмәсеннәр өчен кешеләр гәүдәләрен күрсәтсәләр дә, җайлап кына чыгып тайдылар. Чөнки ниндидер мәсьәләләрне уртага салып фикер алышу бетте, халыкны җыю, аның тарафыннан кул күтәртеп, нәрсәләрнедер законлаштыруга кайтып калды, тәнкыйть сүзе бер генә юнәлештә – президиумнан аска таба гына яңгырады. Акрынлап теләсә нинди утырыш, киңәшмә, җыелыш шундыйга әйләнде. Авызы томаланса да, халык көттермәде, бу хәлгә үткен анекдот белән җавап бирде. Мәктәптә укучы малай әтисеннән сорый: «Безгә укытучы астан һәм өстән тәнкыйть турында сөйләде. Ничек була ул?» Әтисе балконга күтәрелә дә, малаена якын килергә куша. Малае килеп өскә карауга, тегенең йөзенә төкерә һәм болай ди: «Өстән тәнкыйть менә шул инде ул. Хәзер син миңа төкер – анысы астан тәнкыйть була».


Элек колхоз председателен алыштырырга кеше алып килсәләр, халык теләмәсә, аны куя алмыйча иза чиктеләр. Чөнки халык хуҗа иде, аның көче бар иде, аның белән санлашмау вөҗдансызлык саналды. Үзләренең сүзләре үтмәвен, кеше фикеренең бернинди кыйммәте калмавын аңлаган халык читләшкәч, җыелышларга теләсә кем, хәтта шәһәрдән-мазар ялга кайтучылар кереп утыра башлады. Югарыдагылар өчен моннан да уңай нәрсә юк. Теләсә нинди карар кабул иттерү, беркем белмәгән әллә нинди бәндәләрне алып килеп председатель итеп кую китте. Көн саен хуҗалыкның махсус машинасы белән берничә дистә километр арадан (хәтта чит районнардан да) ташып йөртелүче җитәкчеләр пәйда булды.


Үзебездә кысылгач, капиталис­тик илләрдәге чын демократия бе­лән кызыктырырга тотындылар. Имеш, анда эшсезләр дә ай саен ак­ча ала, һәр кешенең берничә маши­на­сы бар, һәммәсе җәннәттә яши. Алар­да партияләрнең үзара ничек көрәшкәннәрен дә белеп тордык бит инде. Бездә дә шулай булса, фикер көрәше нәтиҗәсендә тормышыбыздагы кимчелекләр ачылыр һәм төзәтелер, илебез алга китәр, дип хыялланды халык.


И ул бәхетле мизгелләр! Демократия СССР карынында акрынлап тибенә, үзен торган саен ныграк сиздерә башлады. Аның кендек әбисе булган М.С.Горбачев авызыннан иң элек «плюрализм» дигән тылсымлы сүз туды. Ул инде безнең җәмгыятьтә төрле фикерләр, төрле идеяләр, төрле партияләр яшәргә һәм үзара көрәшергә хокуклы дигән сүз иде. Хәбәрдарлык киң колач җәйде. А.Сахаров кебек исемен телгә алырга да рөхсәт ителмәгән диссидентларны реабилитацияләү, хәт­та югары дәүләт органнарына сайлану хокукы бирү башланды. Шул рәвешле тулгаклый торгач, демократия туды. И бәйрәм итеп куйдык та инде үзе дә! Ил белән тәпиен юдык, бәби туе ясадык, Демократия дигән исемен куйдык. Альтернатив нигездә ирекле сайлаулар игълан ителгәч, СССР халык депутатлыгына бер урынга әллә ничәшәр кандидат күрсәттек. Аларның һәркайсы үз программасы белән чыкты, зур залларда, телевизор экраннарында, матбугат битләрендә чын мәгънәсендә фикер көрәше башланды. Моңа кадәр халыкның күңелендә кайнаган, әмма телгә алырга да ярамаган борчуларны ярып салдылар, ул борчулар фикер көрәшенең үзәгенә әверелде. Сайлауларда үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаучыларның күңелебезгә иң якыннарына гына тавыш бирдек. Хәтта сайлауларга бару да мәҗбүр итеп куелмады. СССР халык депутатларының 1989 елның май-июнь айларында узган һәм телевизордан күрсәтеп барылган беренче съезды бөтен халык бәйрәменә, демократия тантанасына әверелде. Депутатлар ил, халык өчен янулары, интеллектуаль дәрәҗәләре белән таң калдырдылар. М.Горбачев җитәкчеләрнең дә башын халыкка таба идерде. Цензура бетерелде. Күп партиялелек игълан ителде. Митинглар, демонстрацияләр оештыру иреге бирелде. Дәүләт Әфганстанга гаскәр кертүнең ялгышлыгын танып, аны чыгарды. Дөреслек байрак итеп күтәрелгәч, халыкның күңел офыклары киңәеп, яктырып китте. Демократиябез дә, беренче сөт тешләрен күрсәтеп, елмаеп-көлеп кенә торды. Әмма үсә башлауга, җитмәгән җирләре, бөкрерәк урыннары күзгә чалына башлады. Кайсыбызның үз баласын ямьсез итеп күрәсе килә? Тәрбиячеләр, гувернанткалар армиясе аның чәчләренә матур бантиклар куйдылар, колакларына җем-җем итеп торучы алкалар тактылар, муенына төймә, кулларына беләзек кигерделәр. Каш-күзләренә сөрмә тартылып, битләренә иннек-кершән ягылды. Бәби итәкле озын күлмәк кигергәч, җитешсез җирләре дә күренмәс булды. Гаделлек бөркәнчеге ябынырга өйрәнгән, матур имиджга, матур саннарга юнәлеш тоткан җәмгыятьтә макияжсыз гына булмый ич инде. Оста яучы кебек эш итүче гаммәви мәгълүмат чаралары үз бизәкләрен салып торгач, Демократиябез ару гына кыяфәткә керде үзе тагын. Әмма шунысы кызганыч, кирәккә дә, кирәкмәскә дә иркәләп, мактап торулардан ул кылтаеп китте, сарманнар әйтмешли, якланырга тотынды, тәүфыйксызга әйләнде. Олигархлар, бизнесменнар, түрәләр тирәсендә кыска итәктән маймылланып йөри башлады. Моның нәтиҗәсе озак көттермәде, дөрес юлда йөрмәгәнлектән, аның аяклары кәкрәйде, шактый түгәрәкләнгән көмәне күлмәге аша сизелә башлады. Балигъ булып та өлгермәгән Демократиянең беренче тәүфыйксыз баласы туды. Ил халкы референдумда «СССРны сакларга» дип әйткән килеш, аны таркатып ташлау­ны мин шул тәүфыйксыз бала эше дип саныйм. КПСС тәрбияләп кеше иткән җитәкчеләр ул партияне дә юк иттеләр. Халык сагайды. Демократиянең балалары бер-бер артлы туа торды. Халык байлыгын эләктерү башланды. Ил байлыгын бушка үзләштерүчеләргә, котырып баючыларга тулы ирек куелды.


Нигә тудырдык соң без аны? СССРны таркатып, Россиягә мөстә­кыйль­лек алганда, хөкүмәтебез бө­тен халыкны «ура» кычкыртты, че­чен халкы мөстәкыйльлек сорагач, аны канга батырып ташлады. Та­тарс­танның да ничә еллар буе миллионлаган кешеләрнең йөрәк кайнарлыгы белән яуланган мөстәкыйльлеге дә зәгыйфьләнде. Телләребез, саныбыз төрле булса да, без шушы Россия дигән гаиләнең газиз балалары ич! Тигезлек, федерация мондый булмый лабаса! Мәктәпләрдә ана телендә укытуны кысу цивилизацияле җәмгыять эшеме? Сайлаулар да әллә ни төслегә әйләнде. Күп партиялелекне бик көткән идек. Әмма ул партияләр, йөз куян бер арыслан була алмаган кебек, барысы да сайлау чорында гына яшәп ала торган сезонлы партияләр булып чыктылар.
Рус мәктәпләрен генә калдыруга юнәлеш тоту, паспортта милләтләрне күрсәтмәү – ул милләтләрне юкка чыгаруның бер формасы инде. Алайса башка өлкәләрдә нишләп тигезлек югалды соң? Хезмәткә хокук кайда? Югарыдагылар йөз меңнәр, миллионнар белән акча алганда, гади хезмәт кешеләре акчасызлыктан очын очка ялгый алмый гомер сөрә, эшсезләр армиясе торган саен ишәя. Арада авыл кешесеннән дә хокуксызрагы юк. Ул җитештергән продуктларны пүчтәк хакка сатып алып, кибетләргә әллә ничә мәртәбә арттырылган бәяләр куеп чыгару бернинди экономик законнарга да, әхлак кануннарына да, логикага да сыймый. Айга бер-ике мең акчаны да күпсенүне нормаль җәмгыятьнең берәр нормасына кертеп, аңлатып буламы? Шундый хәлләр еллар буе хөкем сөргәндә, без нинди гаделлек, тигезлек турында сөйли алабыз соң? Акча түләп югары дәрәҗәләр, исемнәр алгач, акча түләп депутат булгач, акча түләп законлы җәзадан котылгач, акча түләп югары кәнәфигә үрләгәч, нинди демократия була да, безнең җәмгыять белән нәрсә идарә итә соң? Акча демократиядән көчлерәк, аны җиңдемени? Әйе, демократия, ирек юк дип булмый. Ул байлар өчен гөрләп чәчәк ата. Акчаң күбрәк булган саен, синең алда күбрәк халык баш ия. Акчаң күбрәк булган саен, син хаклырак һәм җәмгыять нормаларыннан азат­рак. Акча алдарга да, куркытырга да, мыс­кылларга да, закон бозарга да, урлашырга да, кыскасы, халык тудырган барлык рухи һәм матди кыйммәтләргә тукынырга хокук бирә. Әмма акча хокукы белән яшәүче җәмгыятьне кот­очкыч һәлакәт көтә. Тигез бәядәге нәрсәләрне алмашу чарасы буларак, акча – тормыш ихтыяҗы. Әмма ул фетишка әверелдерелеп, җиһан тоткасы дәрәҗәсенә күтәрелә икән, бу инде акылдан шашуга тиң. Ул кешенең җанын, бөтен тереклекне үтерә.
Кендек әбисе М.Горбачев булган демократиябездән һәм элеккесеннән нәрсәләрдер саклана ич, шуларны күздән кичерергә, барларга кирәк инде. Безне гомер буе «бөтен кеше – бер кеше өчен, бер кеше – бөтен кеше өчен» дигән принцип белән тәрбияләделәр. Гомумән, кешелек дөньясы үз яшәешен шул принципка таянып алып барган. Рус общиналарында физик яктан көчсезләр, гарипләр аерым игътибарда булган. Аларга хуҗалыгын, гаиләсен тотарга, балалар үстерергә булышканнар. Хәзер ул принципның «бөтен кеше бер кеше өчен» дигән өлеше генә калды. Элек аерым кеше халык алдында баш исә, аны зурласа, хәзер халык бер кешенең күзенә карап калтырап тора. Бигрәк тә авылда шулай.


Политик ирекләрнең иң мөһимрәге – сүз иреге, матбугат иреге, җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр иреге. Алар дөреслекне әйтү, хакыйкатьне табу өчен кирәк. Совет чорыннан соң Россиядә дә, Татарстанда да чыга башлаган газета-журналларның исәбе-хисабы юк. Цензура бетерелгәч, журналист каләменә тулы ирек бирелде кебек. Әмма халыкны борчый, бәгырен телгәли торган мәсьәләләр турында язу совет заманнарындагыдан күпкә җитдирәк проблемага әверелде. Дөреслекне рәсми төстә беркем дә тыймый. Ләкин тормыш күгендә аңа каршы уйнап торган кылыч сизелә. Аны беркем дә күрми, тик һәркем тоя. Шуңа күрә матбугат та, авылда җыелышка-мазар килгән халык та авызын үлчәп кенә ача. Хәтта карт-корылар да дәшмәүне, дөреслекне әйтмәүне кулай күрә. Әйтсә, берникадәр вакыттан аның, бумеранг булып әйләнеп кайтып, үзенә һәм балаларына китереп бәрүен белеп тора. Нишләп дөреслек шулкадәр куркыныч нәрсәгә әверелде соң әле? Ул кемнәрне куркыта? Гади халыкны түгел, югарыдагыларны, әлбәттә. Ник куркыта? Кылган эш-гамәлләре гадел булмагангадыр инде. Гадел булмаган гамәлләргә нәрсәләр кергәнен чамалау кыен түгел.


Бу мәсьәләләр белән политик партияләр ныклап шөгыльләнергә тиеш. Ә аларның хокуклары тигез түгел. Президент Д.Медведев партияләрнең тигезлеген тәэмин итүче карар чыгарырга әзерләнә. Була гына күрсен. Илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында бу – тарихи адым булачак. Төрле идеяләр, фикерләр көрәшендә генә хакыйкать табыла алганлыгын, кабатлау булса да, тагын әйтергә туры килә. Әгәр чыннан да шундый фикер көрәше җәелсә, миллионнарча кешеләр партиягә керү өчен гариза тотып киләчәк. Чөнки үз фикеренең тормышны яхшыртуга өлеш кертә алачагына ышаначак. Фикер, гаҗәеп зур тәэсир итүче көч буларак, җәмгыять тормышында лаек­лы урынын алачак, дигән сүз. Ә халык фикеренең тирәнлегенә, байлыгына хәйран калмалы. Җир йөзендә аңардан да бөегрәк көчнең булганы юк һәм булмаячак та. Демократия – шул көчне хәрәкәткә китерү дигән сүз һәм ул Конституциябездә ап-ачык итеп язылган.


Болгарны бүген бөтен дөньяда беләләр. Болгар халкы, VII гасырда Кубрат хан төзегән Бөек Болгар дәүләте, X-XIII гасыр башларында чәчәк атып яшәгән Идел Болгарстаны, аның мәшһүр калаларыннан саналган һәм Алтын Урда ханы Батуның резиденциясе урнашкан шәһри Болгар, XV гасыр тәңкәләре сугылган Болгар әл-Җәдид (Яңа Болгар-Казан), Шәрык базарларында дан казанган, борынгы урыс елъязмаларында телгә алынган атаклы «болгари» күн итекләре... Изге Болгар җирләре... Исә Болгар җилләре... Әйе, Болгар исеме белән дәүләтләр, аларның баш калалары аталган, Болгарны халкыбыз дастаннарда данлаган, җырларда җырлаган, аның турында легенда-риваятьләр чыгарган.


Текстның журналдагы исеме: "Иске демократиядән яңасына атлаганда"

Теги: Фоат Садриев Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру