Журнал «Безнең мирас»

Исемең һәм җисемең

Әле генә өйләнешкән мөселман рухлы татар гаиләләрендә туган балаларга бүген ислами исемнәр кушу күренеше популярлашып бара. Яшьләр, бик яратып, совет чорында «онытылган» яки«искергән» дип саналган Исмәгыйль, Йосыф, Ибраһим, Гомәр, Госман, Камил-Камилә, Мәлик-Мәликә, Гадел-Гадилә, Гөлзәйнәб, Гөлмәрьям, хәтта Ризаэддин, Җамаледдин кебек исемнәрне җәмгыятебезгә «кире кайтара» башлады һәм, ни гаҗәп, моңа бу гаиләләрнең шәһәрләрдә урыслар белән ут-күрше булып яшәве дә инде «комачау» итми. Хәер, урыс яшләре арасында да балаларга Марк, Лука, Матвей, Софья кебек «иске» хрис­тиан исемнәрен бирү үзенә күрә бер модага әйләнеп бара.


Әлеге күренешләр турында уйланулар ХХ гасыр башында басылып чыккан бер чыганакны киң әйләнешкә кертеп җибәрү теләген уятты. 1909 елда Казанда бертуган Кәримовлар матбагасында чыккан «Вәгазьнамә рисаләсе» исемле бу китапның төп өлешен татарча «исемлек», ягъни ул заманда татарлар арасында киң кулланышта булган исемнәр тезмәсе тәшкил итә. Әсәрнең шигъри формада, җиңел рифма белән язылуы аның «вәгазьчел» эчтәлеген, дидактик рухын кабул итүдә укучыга шактый кулайлык­лар тудыра. Аноним автор, үзенең тел гыйлеме өлкәсендәге тәҗрибәсе белән беррәттән, матур гына поэтик табышларын да күрсәтә белә, гомумән, авторның теле һәм язу өслүбе Габделҗәббар Кандалыйныкы кадәр җор, үткен, кыю, урыны-урыны белән хәтта бераз «усал» һәм тупас, урыны-урыны белән «эротик» та дияргә була. Автор, рухани әһеленнән үк булмаса да, дин кануннарын үтәргә чакыруы, мөселман этикасы, җәннәт-оҗмах темаларына кагылуы белән беррәттән, милли гадәтләребезне, халкыбызның шул чор тормыш-көнкүреш шартларын чагылдыруы белән дә Кандалыйны хәтерләтә.



Рисаләдә татарлар арасында шул заманда иң еш кушыла торган ике йөз егермедән артык ир-ат һәм бер йөздән артык хатын-кыз исеме бирелгән. Һәрбер исемгә бер яки ике юл (бәет) аерылып, күпчелек очракта, бу исемне йөртүче кешегә мөрәҗәгать итеп, берәр төрле нәсыйхәт бирелә, шәригать кануннарын үтәп яшәргә чакырыла, тик еш кына бу акыл бирү юнәлешендәге юлларны укыганда, һич көтелмәгән «борылышлары», пассажлары белән автор укучысын елмаеп куярга яки милли мәдәният тарихына караган белемнәрен искә төшереп, уйланырга да мәҗбүр итә. Кайбер бәетләрдә автор үзенең ислам тарихын яхшы белүен һәм гарәп-фарсы лингвистикасы, этимология фәннәреннән дә хәбәрдар булуын шундый оста рәвештә күрсәтә ки, аның яхшы гына бер мәдрәсә бетергәнлегенә шик-шөбһә калмый. Әйтик, түбәндәге юлларда:


«Биктаһир, син тәһарәтсез йөрмәгел,


Гыйбадәттән башканы күб белмәгел», –


дип, автор Бик+таһир исемендәге таһир белән тәһарәтнең бер үк «чисталык» мәгънәсендәге тһр тамырыннан килүенә басым ясый.


Яки Хәмидуллаһ (Хәмид+Аллаһ ) исеме белән «мактау» мәгънәсендә  хәмд сүзенең «бертуганлыгын» матур гына беркетеп куя:


«Хәмидуллаһ, хәмед иткел Аллаһа,


Җиһат ит үзеңне юлга салмага».


Киләсе юлларда исә язучының сүз уйнату сәләте, җорлыгы ачык күренә:


«Низамеддин, бел шәригать низамын (кагыйдәсен),


Сату кыйлсаң, тугры булсын мизаның (үлчәвең)».


Автор кеше исемнәрен «әлиф кафиясе», «би кафиясе», дип, баш хәрефләргә күрә гарәп әлифбасы тәртибендә биреп бара. Әгәр бу тәртипне сакламыйча, исемнәрнең төзелеше яки семантикасы, мәгънәләре буенча карасак, кызыклы гына төркемчәләр барлыкка килүен күрергә була. Әйтик, ир-ат исемнәре арасында иң күп очраган төр булып, теофор, ягъни Аллаһ исемнәре кергән вариантлар тора. Билгеле булганча, 1917 елга кадәр татар һәм башкортлар арасында –улла(һ) компоненты белән ясалган, бүгенге көндә безнең фамилияләребезгә «күчкән» исемнәр аеруча популяр булган:


«Хәйруллаһ, син дәхи күб ятмагыл,


Нәселеңнең яман атын сатмагыл.


 


Рәхмәтуллаһ, рәхәт улсын гүрләрең,


Илля тотгыл Аллаһның әмерләрен.


 


Гарифуллаһ, гайбәт итмә кемсәне,


Диндә бул гайрәтле, Хак сөяр сине.


 


Төхфәтуллаһ, тик ятарга син оял,


Ахмак улма, олылардан гыйбрәт ал.


 


Хәбибуллаһ, хыянәт кыйлма, дустым,


Ахирәтне уйла, куй дөнья эшен» һ.б.


Икенче бер теофор исем вариантын беренче компоненты Габд- белән ясалган Габде+ Рахман, Габде+Рәхим, Габде(л)+Җәббар кебек исемнәр тәшкил итә. Ул «Аллаһ колы» мәгънәсенә туры килүче «Габд» сүзенә «Әсма-и хөснә»дән, ягъни Аллаһының затын һәм сыйфатларын олылаучы 99 «матур исемнәре» («Исме әгъзам») җыелмасыннан алынган Рахман, Рәхим, Җәббар, Җәлил, Җәлал, Бакый, Вәли, Гали, Гани, Гафур һ.б. исемнәр ялганып ясалган:


«Габдерәхим, һәр кешегә рәхим ит,


Яхшылыгың әҗере сиңа була бит.


 


Габделгафур, дөнья-ахирәт булма хур,


Хәрәм эшләп, гөнаһыңны кыйлма зур.


 


Габделҗәббар, җәй буе җомгага бар,


Бәрәкаллаһ, яхшы эшләр бик ярар».


Монда авторның шигъри тоемлау сәләтен дәлилләүче тагын бер күренешне ассызыкларга кирәк: ул да булса, аллитерация дигән филологик термин белән белдерелүче, бертөрле тартык авазларның бер бәеттә еш бирелүе. Ул үзенә күрә поэтик бер осталык дип санала. Мәсәлән, бу юлларда р,х,м тартыклары кабатлана:


«Габдерахман, раҗи кыйл Хак рәхмәтин,


 Рәхәт итмә, чик гыйбадәт зәхмәтен».


Ә биредә исә г, җ һәм б тартыкларының кабатлануы күренә: Габделҗәббар, җәй буе җомгага бар ...


Гел г, х тартыкларыннан «гыжылдап-хышылдап» торган бу юллар да авторның телгә осталыгына бер мисал була ала:


«Бибигалимә, гыйлем кыз, галим улсын хәләлең,


Дөнья-ахирәт рәхәт улыр чөнки синең хәлләрең».


Гарәпчәдән кергән «Габд»нең татарча эквиваленты булган «кол» сүзе белән ясалган исемнәрне дә теофор исемнәр төркеменә кертеп карап була. Дөрес, бу китапка Колшәриф, Колмөхәммәд кебек кол компоненты беренче торган исемнәр кермәгән (димәк, ХХ гасырда бу исемнәр әллә ни популяр булмаган, дип фаразларга мөмкин), ләкин икенче компонент буларак, «Әсма-и хөснә» исемнәренә ялганып ясалган исемнәр юк түгел:


«Рахманкол, һәм калма мәхрүм, кыйл намаз,


Кумагыл дөньяны, гомрең калган аз.


 


Рәхимкол, сән комганың ал кулыңа,


Куалаганны көтмә, бара тор юлыңа».


Шул ук исемнәрне –җан компоненты белән дә яратып кулланган татарлар:


«Рәхимҗан, һәм җаһил улма, сүзеңне тот,


Биш намазны укысаң, пешермәс ут».


(Пешермәс ут – җәһәннәм утында янмассың).


Монда шуны да әйтергә кирәк: -кол, -җан компонентлары белән ясалган исемнәр чиста төрки онимнар булып тора, гарәпләр һәм иранлылар арасында бу төр исемнәр очрамый. Шулай ук, бик-, бай-, биби- кебек саф төрки компонентлар белән ясалган Биккол, Биктимер, Байтимер, Байморза, Бибигайшә, Бибиҗамал һ.б. исемнәр дә халык арасында еш кулланылганын текстта күрми мөмкин түгел:


«Тагы, Тимербай, базардан ал кашык,


Һәм тәмугтан курык, намаз укырга ашык.


 


Баймөхәммәд, бар мәчеткә, кыйл намаз,


Нәкас (пычрак) улыб яту бер дә ярамас.


 


Бибикамал, күркең артыр Аллаһка кыйлсаң тәгать,


Кадерен белсәң иреңнең, аерылма бер сәгать. һ.б.»


Рисаләдә язучы «илаһи» исемнәрнең икенче компоненты –дин булган очракларына да шактый күп үрнәк бирә:


«Җәлаледдин, җыйма дөнья малыңны,


Динеңне тот, уйла ахирәт хәлеңне.


 


Җәмаледдин, җаның улса, җиһат ит,


Җәннәт эстәсәң, Ходайга тәгать ит.


 


Хәйреддин, син хәбәрсез ятма күб,


Кәсебеңне туктатып, мәсҗедкә кит» һ.б.


«Вәгазьнамә рисаләсе»ндә, икенче зур бер исем төркемчәсе буларак, пәйгамбәр исемнәре килә. Пәйгамбәрләр тарихы – «Кыйссасел-әнбия» китабын яратып укыган татар халкы, исламгача яшәгән бик күп пәйгамбәрләрнең гыйбрәтле язмышын яхшы белә, шуңа күрә автор да, нигездә, бу кыйссаларга ишарәт итеп яза. Пәйгамбәрләргә хас төп сыйфатларның берсе – сабырлык, язмышыңа язылган авырлыкларга түзеп, инанычтан аерылмау. Атасы Ибраһим (г.с) пәйгамбәрнең аны Тәңрегә корбан итәргә теләвенә карышмаган улы Исмәгыйль (г.с.), абыйлары тарафыннан кол итеп сатылган Йосыф (г.с.), тәнендәге үлекле шешләрдән интеккән Әюб, зур балык тарафыннан йотылган Йуныс, Исхак, Идрис, Ильяс, Сөләйман, Муса, Дауд (г.с.) һәм башка пәйгамбәрләр...


Язучы, бу пәйгамбәр исемнәрен йөртүче гади мөселманнарга эндәшеп, исемнәренә лаек эшләр кылырга чакыра:


«Әй, Исмәгыйль, укы һәр дәмдә Коръән,


Башыңны кыйл Хода юлында корбан.


 


Әй, Ибраһим, сүземне дыңлагыл һәм,


Мөселман исәң, иманың булсын мәхкәм (хөкем итүче).


 


Сөләйман, син дәхи улмагыл яман,


Яхшы улсаң, һәр эшең булур тәмам.


Шушы ук төркем эчендә Мөхәммәд галәйһиссәламнең 99 исеме һәм сыйфатлары булган «Әсма-и нәбәви»гә кергән исемнәрне дә карарга була. Болар арасында иң билгеле булганнары – Мостафа һәм Әхмәд. Татарлар арасында Әхмәд компоненты кергән исемнәрнең аеруча күплеге күзгә ташлана: Әхмәдвәли, Әхмәдгали, Әхмәди, Әхмәдсәгыйрь, Әхмәдҗан, Әхмәдша(һ), Әхмәдуллаһ, Хаҗиәхмәд, Галиәхмәд һ.б.


«Әй, Әхмәдуллаһ, хәмед иткел Ходага,


Савап иткел хезмәтең ата-анага.


 


Әй, Әхмәтҗан, тәнеңдә гәр булса җан,


Гамәл кыйлгыл, табарсың дөрре-мәрҗан».


Аерым бер төркем итеп, ислам динендәге изгеләрнең, тарихи шәхесләрнең, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең хәлифәләрен, гаилә әһелләренең исемнәрен күрсәтергә кирәк:


«Әбүбәкер, башыңда булса фикер,


Мөселман улганыңа әйлә шөкер.


 


Гамәлгә бик җиһад кыйл дәһи,


Госман, гыйбадәтне кыйлырга Тәңре кушкан.


 


Гомәр булсаң, озын булсын гомерең,


Гамәл кыйл, күп булыр атың, сыерың.


 


Гали булсаң, гадәт кыйлгыл шул эшкә,


Гашыйклык тотмагыл алтын-көмешкә.


Хәсрәт йотмагыл һәр дәм син, Хәсән,


Намазың кыйл, һәр эшең булгай асан».


Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) гаиләсенең әһелләре булган Хәдичә, Фатыйма, Гайшә, Зәйнәб кебек хатын-кызларның исемнәре дини китапларда еш очрый, ди автор:


«Гайшә, һәм синең исмең тулмыш иркән һәр китаб,


 Гәрчә ирең разый булса, дөнья-ахирәт йөзең ак.


 


Фатыйма, һәм күб китапта синең атың укылыр,


Иреңне үпсәң кочаклаб, урының оҗмахта булыр.


 


Хәдичә, исмең ушандак һәр китапта язылыр,


Ирне разый әйләгәннәр дөнья-ахирәт шат улыр».


Китапта гарәп теленнән кергән хатын-кыз исемнәре арасында «анасы» мәгънәсендәге Өмме- сүзе белән башланган исемнәр дә шактый гына китерелә:


«Өммегөлсем, син матур кыз, тот Хода әмерене,


Татлы телләрең әйләнсен, разый кылгыл иреңне.


 


Өммекамал, һәм галим кыз, кямил улсын эшләрең,


Телә Хакдин бер галимне яхшы Кадер кичләрен» һ.б.


Төзелеше ягыннан кушма булган хатын-кыз исемнәре арасында-җамал (матур): Әсхабҗамал, Хөсниҗамал, Гайниҗамал, Бәдигылҗамал, Хәбибҗамал, Сәхибҗамал, – камал (камил) сүзе белән ясалган исемнәрне очратабыз: Шәмсикамал, Гайникамал, Миңлекамал һ.б:


«Бәдриҗәмал, дәхи синең йөзләрең мисле кояш,


Тор иреңнең каршысында мисле сайрар сандугач.


 


Гыйльмиҗәмал, дәхи синең ике битең ай кебек,


 Кияүеңнең кочагында ары сары май кебек.


 


Шәфкыйҗәмал, шатлык илән үтсен озын көннәрең,


Гәрчә ярың булса шәкерт, кыска булыр төннәрең.


 


Гайникамал, гомрең озын әйләсен Аллаһ синең,


Сиңа шәкерт насыйб улсын, нәфис икәндер тәнең.


 


Миңнекамал, кемнән ишеттең сөешү савап икәнен,


Ул савап диндә олугдыр, бел, гыйбадәт икәнен» һ.б.


Икенче компоненты -җан,- җиһан, -ниса, -бану булган исемнәрнең дә татар хатын-кызларына еш куелганлыгы күренә:


«Хөсниҗан, холкың гүзәлдер, дәхи күркәм йөзләрең,


Ник сине сөймәсен ирең, татлы балдан сүзләрең.


 


Хәерниса, хәйран улма, белгел ирнең хөрмәтен,


Кыямәт көн сән ашарсың оҗмахының хөрмәсен.


 


Сәгъдәбану, һәр сүзеңне әдәп илән сөйләгел,


Ирдән рөхсәт алмаенча, дәхи коймак измәгел.


Азагы бар


Теги: Әлфинә Сибгатуллина Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру