Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Гөлүсә Батталова. Исән калсак...

Гөлүсә Батталова. Исән калсак...

Исән калсак...Бер биербез әле -Мәйданнарда! Тәмам җилкенеп!Җыелырлар кызык караучылар,Күкләр иләгеннән иләнеп.Исән калсак...Кочакларбыз әлеБитлекләрен салган һәммәсен!Адым ярым диеп үлчәмичә,Чөеп ташл...

Исән калсак...
Бер биербез әле -
Мәйданнарда! Тәмам җилкенеп!
Җыелырлар кызык караучылар,
Күкләр иләгеннән иләнеп.

Исән калсак...
Кочакларбыз әле
Битлекләрен салган һәммәсен!
Адым ярым диеп үлчәмичә,
Чөеп ташлап курку ятьмәсен.
Исән калсак...
Вәгъдә бирешербез -
Яшик диеп, әйдә, үч итеп!
Рәнҗемәскә тәкъдир хөкеменә
Егылганда кайчак көч бетеп.
Исән калсак...
Онытмаска иде...
Без кояштан качкан бу язны...
Уяндык күк менә әле генә -
Давыл кысып алгач бугазны.
Исән калсак...
Инде... Элеккечә...
Булмас төсле дөнья күчәре.
...Бүген кабат төшкә кереп ята
Бер кайгысыз тормыш - КИЧӘГЕ...
31.03.2020
Фото: pixabay
#Гөлүсә Батталова #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи