Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Иртә йә соң барыбер китәсе

Иртә йә соң барыбер китәсе

Бу тормышны тукта сөюеңнән,Иртә йә соң аннан китәсе.Һәм кем белгән салкын кыш аеныңНи китерер әле иртәсе.Дөнья матур диеп мин әйтмәдем,Ә Такташка шулай тоелган.Ап-ак карлар, утлы күмер кебек,Бизәк яса...

Бу тормышны тукта сөюеңнән,
Иртә йә соң аннан китәсе.
Һәм кем белгән салкын кыш аеның
Ни китерер әле иртәсе.
Дөнья матур диеп мин әйтмәдем,
Ә Такташка шулай тоелган.
Ап-ак карлар, утлы күмер кебек,
Бизәк ясап җанга уелган.
Һәм кайдадыр тәндә, бик тирәндә,
Без үзебез яшибез кебек.
Әнкәй (о) заткан кышкы карлы юлдан
Без йөрибез бары җил кебек.
Әнкәй, әнкәй,
Без кар кебек салкын,
Кимсетергә әзер киемсезне.
Мин үзем дә шундыйрак бер ятим,
Утка атар идем үзебезне.
Утка атар идем бу тормышны,
Тизрәк туса әгәр иртәсе...
Сөткә канны бутап язып куйдым:
«Иртә йә соң барыбер китәсе».
Булат Ибраһим
Фото: pixabay
#Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи