Журнал «Безнең мирас»

Ирек Сабиров шигырьләре

🏷 Admin

(Ирек Сабировның тууына – 75 ел)

 

ТУКАЙ

 

Тәүге кайгысы сабыйның

Киң дөньясын тар ясый:

«Әнкәемне кайтарыгыз!..» –

Чәбәләнә нарасый.

 

Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш

Алда тора күренеп:

Сабый бәхете китеп бара

Ак кәфенгә төренеп.

 

Сөю, назлау, иркәләүдән

Алда тагын бар нием?

Көтә сине, ким дигәндә,

Ике үги әниең.

 

Тәңре сиңа биргән очкын

Гасырларда йоклаган;

Милләтеңнең бар хыялын

Ходай сиңа туплаган.

 

Кем бар тагын шулай үсеп,

Әдип булып өлгергән?

Бөеклеккә ятимлектән

Җирдә тагын кем менгән?

 

Кем әле халыктан шытып,

Шул халыкка моң биргән?

Зар күленнән дан күгенә

Җирдә тагын кем менгән?

 

Тоярсыңмы бу җиһанның

Рәхмәтен һәм хөрмәтен?

...Иң сәләтле бер баласын

Үги иткән милләтең...

 

НӘСЕЛ

 

Буй-йөз, гакыл безгә болгарлардан килгән,

Дала улы җырыбызга моңнар керткән,

Чыңгыз каны өстәп тәвәккәллек биргән,

Әмма хәмер исе кемнән сеңгән икән?

 

УЙ

Ябышты бит тагын бугазыма

Бәла – сагыз;

Татлы хатирәләр юата, ди,–

Ышанмагыз.

 

Искә алган саен яшьлегемнең

Ерак күркен,

Томалана, авырая бара

Бүгенге көн.

 

ЕГЕТЛӘНY

 

Юк, картаймыйм, әле hаман туры билем,

Иләсләтә сылуларның татлы ирене.

...Автобуста бер чибәргә баккан идем,

Ул, сикереп торып, миңа урын бирде.

 

 

КАРТЛЫК

 

Картлык килде. Ул хөрмәткә лаек.

Кайсы фасылымнан ул ким инде ?

«Саумы, картлыгым,– дим,– очраштык бит,

Очрашмавыбыз да мөмкин иде...»

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру