Журнал «Безнең мирас»

Йөрәкләрдә Имай Насыйри

Клара Тукаева-Насыйрова үзенең якын туганына багышланган документаль китабын әлеге исем белән атаган. Кем соң ул Имай Насыйри атлы татар каһарманы? Автор, төрле мәкаләләр, язмалар, истәлекләр аша, легендар шәхеснең тормыш юлын яктырта... Таланты ташып торган, ыргылып алга барган шәхеснең гомере көтмәгәндә вәхшиләрчә өзелә! Дөресрәге, ул юк ителә...


Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Имай Низаметдин улы Насыйров 1898 елның 12 октябрендә Башкортстанның хәзерге Стәрлетамак районы Түбәнге Усылы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туса да, аның нәсел җепләре танылган муллалар династиясенә барып тоташа. Башлангыч белемне туган авылында алгач, дүрт ел буена (1910-1914) Стәрлетамакта «Шәргыя» мәдрәсәсендә дә гыйлем туплый. Тукай шигырьләренә гашыйк кеше буларак, аңа ияреп, үзенең әсәрләрен шул йогынтыда яза. 1922 елда, белем эстәгән каласы Эстәрлегә багышлап:


«И Шәһәр! Моңлы шәһәр, серле шәһәр, шанлы шәһәр,


Куркыныч төннәрендә юл ярган маяк – нурлы камәр!


«Хуш, исән бул, мин китәмен!... Китте», – дип, борчылма әле!


«Якты таң аткач, мин ташлый, – дип, көрсенмә әле!»


– ди ул, Уфага киткәндә саубуллашып. Имай Насыйров 1918 елда туган авылы Түбәнге Усылыга кире кайтып, китапханәче булып эшли. 1919 елда Кызыл Армия сафларына алына, Урал фронтындагы Баш бригадада хезмәт итә. Ике айлык әзерлек курсы да үткәч, укып, агитаторга әйләнә. Шул ук чорда партия сафына алына, Күзәй кантонының (хәзерге көндә Нуриман районы) хәрби комиссариатында эшли. Партиянең кантон комитеты әгъзасы итеп тә сайлана. Ул да түгел, егәре ташып торган, большевиклар идеясенә тулысынча инанган яшь егетне күреп алып, 1920 елның мартында РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайлыйлар. Шул ук елның июлендә ул Күзәй кантон милициясе начальнигы һәм кантон башкарма комитеты әгъзасы итеп тә билгеләнә. Югарыга таба үрмә гөлдәй үрли Имай Насыйри: 1920 елдан Башкортстан Үзәк Башкарма комитеты, 1921-1924 елларда – РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты әгъзасы да ул. Йөрәгендә исә – ил, халык, ватан, дөнья юксыллары язмышы. Аны ул шигъри ялкын белән дөрләтә.


«Тетри дөнья!


Селкенә җир.


Селкенә, дер селкенә,


Җилкенә зур-зур чүкечләр,


Юлбасарлар милкенә...»,


 – ди Имай Насыйри, үз заманына бәя биреп. Аның сәяси хезмәт эшчәнлеге иҗаты белән гомере буе үрелеп бара. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури иҗатындагы поэтик илаһилыкны иман итеп алырга тырыша. Ошбу китапта филология фәннәре докторы Суфиян Поварисов язып үткәнчә: «Аның «Хакыйкать чулпаны» («Правда» газетасы чыгарыла башлауга унөч ел тулуга багышланган) шигыре Мәҗит Гафуриның «Кызыл Байрак» әсәрен хәтерләтә. «Кыр казына», «Таң җиле», «Егерме беренче елның егерме икенче елга васыяте» һ.б. шигырьләрендә яңа заман рухы тасвирла­на». 1923-1924 елларда Мәскәүдә өяз комитетлары секретарьларының әзерлек курс­ларын тәмамлагач, Имай Насыйри публицистика белән ныклап шөгыльләнә башлый, «Белем» журналының мөхәррире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта «Сәнәк», «Керпе» журналлары да аның җитәкчелегендә чыгарыла. Белеме, табигате, кеше­лек­лелек сыйфатлары белән ул башкаларга фәкать уңай йогынты гына ясый торган шәхес була. Замандашы Баязит Бикбай аның хакында менә ничек искә ала: «Мин һәрвакыт Имай Насыйрины соклану белән күз алдына китерәм. Барыннан да элек, ул эчке һәм тышкы яктан җыйнак, туры сүзле, ягымлы кеше иде. Ун елга якын бергә эшләгән чорда мин аның бервакытта да буш сүз сөйләгәнен, тупас кыланганын күр­мәдем! Ул һәрвакыт башы-аягы белән эшкә кереп чумган булыр иде. Бер үк вакытта ике журналның редакторы, җәмәгать эшлеклесе, язучы да иде әле ул! Аның көне, күрәсең, сәгать механизмы кебек, анык режимга куелган булгандыр». Әдип хакында Сәйфи Кудаш та дулкынланып, җылы итеп язган: «Эшендә дә, шәхси тормышында да үзеннән пөхтәлек, җыйнаклык, культуралылык һәм интеллигентларга хас төгәллек аңкытып торган Имай Насыйри, җитәкче редактор һәм танылган әдип буларак, яшь язучыларга гына түгел, кайсыбер картларга да гүзәл өлге булырлык кеше. Шуңа күрә дә яшь язучылар аны редактор булганы өчен генә түгел, бәлки менә шушындый чын мәгънәсендә хәстәрлекле кеше булганы өчен дә яраталар һәм ихтирам итәләр иде».


Имай Низаметдин улы Насыйров

Имай Насыйриның публицистик әсәрләрен барлап чыксак та, фикер йөртү офыкларының киң, аң-акылы тирән икәнлеген аңлыйсың: «Культура мәсьәләләренә карата», «Мәдәният йорты турында», «Париж коммунасы», «Онытылмаганнар әле», «Хуҗалык мәгарифенең агымдагы мөһим мәсьәләләре», «Үзең игенче булып, яшелчә чәчәргә онытма!», «Революция һәм мәдәният» һ.б. Әдип, киңкырлы талант буларак, шигырьләрдән – нәсергә, нәсердән хикәягә күчә. Тирән хис-тойгы, уйлану, аң-акыл белән язган нәсер һәм хикәяләрендә дә үзе яшәгән чордагы капма-каршылыкларны, кешеләр күңелендәге тирән психологик катламнарны ачыклап чагылдыру осталыгына ирешә, матурлыкка дан җырлый, искелеккә кабер казый.


Очкыннан – ялкын, ялкыннан зур ут шары барлыкка килгәндәй, Имай Насыйри вак жанрдан зур жанрга күчә бара – повестьлар һәм романнар яза. «Вагонда», «Тереләй кабердә», «Гөлләр» һәм «Һөҗүм» кебек әсәрләре аның югары сәнгатьлелек җәүһәрләре белән кораллана баруын раслый. «Без сул як ярдан», «Күзәй» исемле романнарында инде ул чәчмә әсәрләрдә (прозада) эпик киңлекнең сәнгатьчә чагылышы өлгеләрен оста куллана.


«Имай Насыйриның проза әсәрләренә тукталгач, шуларның берсе булган «Сибай» әсәреннән дә бер өзек китерү урынлы булыр. Әдипнең әсәрләрендә көчле динамика, укучыны тотып тора торган вакыйгалар куерылышы да бар. Иң гаҗәпләндергәне – драма әсәрләре язмаса да, прозасында драматургия көчле». (Рәдиф Сәгьди).


«– Ни сөйлисең син, әти? Нинди ташлар алар?.. Таштан ничек алтын ясап булсын?


– Ни сөйлим?.. Ни сөйләгәнне ишетәсездер бит. Менә бу ташлардан Советка алтын ясап бирергә уйлыйм.


– Саташа башладыңмы әллә, әти?


– Саташа? Ха-ха, ха-ха-ха!


– Соң нигә алай сөйләнәсең?.. Төшеңдә...


– Ни өчен сөйләнәм?.. Иске Сибай булмаганым өчен сөйләнәм... Мин хәзер элеккеге эндәшми торган Сибай түгел, ә товарищ Сибай... Советский Сибай!..


Шул ук вакыт ишек ягына сөялеп шаккатып торган Гөлбану җиңгәй ишек яңагына йөзе белән капланып кычкырып елап җибәрде...


– Ходаем, җен-фәлән сугып куймаса ярар иде!


– Елама, әни, куркынычлы бернәрсә дә юк. Мин хәзер доктор алып киләм.


– Ни тилеләнәсез юкка?.. Бернәрсә дә булганы юк! – дип кычкырып калуына карамыйча, Гөлбану җиңгәй үз артыннан ишекне шап иттереп ябып, элеп тә куйды. Сибай агай:


– Һәй саташканнар! – дип кире эшенә тотынды.


Гөлбану җиңгәй башта кызы Нисаның доктор алып килгәнен көтәргә уйлаган иде дә, ырымчы Гайни әбинең: «Җен кагылса, доктор бернәрсә дә булдыра алмый. Җен кагуның дәвасы миндә инде аның», – дигән сүзләре исенә төшеп, Гайни әбигә үзе дә барырга уйлады. Буш кул белән барганчы, дип, бер тавыгын да тотып алып култыгына кыстырды».


Имай Насыйри үзенең әсәрләрендә әнә шулай кызыклы мизгелләрне тотып алып тормыштагыча чагылдыра белә.


Имай Насыйриның иманы кешелеклелегендә була. Шушы сыйфат аның әсәрлә­рендә көзгедәй ачык чагыла. Әсәрне авырлаштырып, гавам халкы аңламаслык итеп язарга тырышучылар да бар... Ә аның әсәрләре кеше күңеленә ятардай, кызыклы, мавыктыргыч итеп язылган... Кеше күңеленә зәвык, рухи азык, илаһилык бирергә тырыша ул. Шигырь, нәсер, хикәя, повесть һәм романнарында без аның үз шәүкәтле образын күреп шатланабыз. Бу – чынлыкны язу осталыгы! Бу – сәнгатькә тугрылык­лы булу! Бу – эстетик идеалыңа хыянәт итмәү! Бу – иманыңа бирелгән зәвыкны шан-шөһрәтле тота белү!» – дип язып үтә Суфиян ага Поварисов ошбу китапка кереш сүзендә.


Ни кызганыч, ошбу иманлылыгы аның вәхшиләрчә үтерелүенә дә китерә. Каһарман, үзе яшәгән системага чын күңелдән инанган шәхес, әлбәттә, гомеренең юк-бар өчен киселәчәген күз алдына да китерә алмый. Барысын да төптән аңлар өчен, сезгә шушы китапка кертелгән, рәхимсез елларның бер күренеше булган, тора-бара коточкыч үсеш алган репрессиянең аяусызлыгын дәлилләгән ВКП(б)ның Киров район комитеты утырышы беркетмәсенең күчермәсен китерәм:


«17 октябрь 1937 ел.


Эшнең асылы:


1) Насыров Имай Низам улы, «Белем», «Сәнәк» журналларының редакторы буларак, кызыллар тарафыннан атып үтерелгән контрреволюционер Бабичның хезмәтләрен 1929-1934 елларда ике тапкыр басып чыгарырга әзерли һәм шушы ук журналда аны мактап чыга. 1929 елда бөтен журналны Бабичка багышлый.


2) Насыров, «Коммуна» гәзитенең редакторы буларак, аппаратны ят элементлардан тазарту өчен хәстәрлек күрмәү генә түгел (Илкин, Мансуров, Мостеев һ.б.), киресенчә, аппаратны дошман элементлар белән чүпләвен дәвам итә (Нигматуллин һ.б.).


3) Насыров «Коммуна» гәзитен редакторлау дәверендә партия һәм хөкүмәт юлбашчыларының докладларын һәм чыгышларын бозып күрсәтә... Аңлы рәвештә тупланган материаллар белән Совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлый.


4) Язучыларның «Үсү», «Җидегән» контрреволюцион оешмалары булуын һәм анда катнашуларын белә торып, аларны фаш итү генә түгел, киресенчә, кайберләрен, Нигматуллин һәм башкаларны, «Коммуна» аппаратына эшкә ала.


Карар ителде:


Кызыллар тарафыннан атып үтерел­гән контрреволюционер Бабичны мат­­бугатта мактап чыкканы, аның хез­мәтләрен матбугатка әзерләгәне, матбугатта совет демократиясен һәм колхоз төзелешен яманлаганы өчен, аппаратны дошман элементлар белән чүпләгәне, кайбер язучыларның контрреволюцион оешмаларда катнашуын белә торып, фаш итү генә түгел, киресенчә, аларны «Коммуна» аппаратына эшкә алганы өчен, Насыровны, буржуаз контрреволюцион милләтче буларак, ВКП(б) сафларыннан чыгарырга.


ВКП (б)ның Киров районы комитеты секретаре Буренкин».


Татар халкының сөекле улы, 1937 елны кулга алынып, 8 елга хөкем ителә. Үзенең бер гаепсезгә рәнҗетелгәнен тулысынча аңлаган җәмәгать эшлеклесе аңа яла ягылганын аңларлар, дөреслек өскә чыгар, дип өмет итә һәм Мәскәүгә, Сталин исеменә хатлар юллый. Менә шуларның берсеннән өзек:


«...Мин, Совет власте аркасында тормышка путевка алган, бөтен гомеремне, яшьлегемне туган илем өчен биргән ярлы баласы – туган иленә хыянәт итүче булып хәзер төрмәдә утырам. Бу тузга язмаган, колак ишетмәгән хәл! Бу тузга язмаган ялган! Мин бер генә минутка да коммунизмның бөек максатларына хыянәт итмәдем, Гражданнар сугышы окопларында большевик булып тудым. Бу эшемнең азагы ничек кенә бетсә дә, нәрсә генә күрсәм дә, үлгәнче большевик булып калырмын».


Әлбәттә, Имай Насыйри большевиклар алып килгән яңа тормышның якты киләчәгенә инанган, шуның өчен янып-көеп йөргән шәхес була. Аның кайбер шигырьләрендә дә шуңа омтылыш сизелә. «Яңа авыл» дигән әсәрендә:


«Заман яңа, галәм яңа,


Ләкин


Авыл иске.


Кирәк аны яңартырга,


Яңартырга, агартырга,


Дин чүбеннән


Тартып алып,


Таза суда тазартырга»,


– ди.


Алга таба ул колхозларны механикалаштырырга, авылларга электр уты кертергә дә, халыкны мәдәниятле, мәгърифәтле итәргә дә өндәп яза, шул хакта хыяллана.


Ни кызганыч, үзен күпме генә фронтка җибәрүләрен, партиягә, илгә тугрылыгын канын коеп дәлилләячәген сорап хатлар юлласа да, алар игътибарсыз калдырыла. Ә инде 1942 елны яңа карар чыгарылып, И.Насыйри атып үтерелә. Ул 1956 елда гына аклана. Шулай итеп, татарның Имай Насыйри атлы тагын бер затлы улы юкка чыгарыла. Мин файдаланган ошбу китапның авторы, Имай аганың туганнан туган оныгы Клара ханым Тукаева-Насыйрова, үзенең бабасының язмышына сыкрап:


«Гәүдәң калды чит-як туфракларда,


Баралмады беркем яныңа.


Ак күбәләк булып, канат җилпеп,


Җаның кайтты тугын ягыңа»,


– ди.


Язманы, Клара Тукаева-Насыйрованың


«Йөрәкләрдә Имай Насыйри» дигән китабын файдаланып,


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе


Рәдиф Сәгъди әзерләде.


Имай Насыйри


Егълата


Анда моңлы яшь сабыйлар бер телем дип җан сата,


Монда шпорлы чибәрләр, «полька» уйнап, таң ката.


Анда назлы саф хатыннар бер телем дип тән сата,


Монда атлас, төлке туннан бай хатыннар ямь сата.


Аңда көчле куллы ирне бер телем зар егьлата1,


Монда ирләр пар-пар аттан буш урамны тапата.


Анда мескен, ярлы башкорт бер телемсез ач ята,


Мондагы «уңган» агайлар, көнгә чыксаң, он сата,


«Бу ужас»2 дип сүз чыгарсаң, кәефе килми бугай,


Кул селти дә «бары да Алла», ди, буш куык һәм сафсата3.


Кычкыралар, үкерәләр, ил авыр, дип, кайда да,


Юк паек, дисәң, өеннән чыкмыйча хәстә4 ята.


Монда куйсыннар берәүләр тешләрен алтын белән,


Әмма анда ач халык актык күлмәген сата.


Уйлыйсың әрнеп йөрәктән: «Кем гаепле?» – Баш ката,


Өстәге язган йөрәктә яшь күңелне болгата.


Ни өчен соң ул вечерлар, танцалар, тешләр тагын.


Әйтмим инде, катты башлар, килде яшьләр – егьлата.


1922


_______________________________
1. Егълата – елата.
2. Ужас – коточкыч, имәнеч хәл.
3. Сафсата – буш сүз.
4. Хәстә – авыру.

Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру