Журнал «Безнең мирас»

Имтихан

Лабораториягә килеп кергәч, профессор Гук Кинг, компьютер артында нидер исәпләп утырган Тин Меллер-не ялкау гына ишарә белән сәламләп, кара җәймәле өстәл өстендә торган зур пыяла вакуумдагы микропланеталар системасына таба атлады. Иләмсез зур гәүдәле бу кеше әле яңа гына йөрергә өйрәнә башлаган сабый баланы хәтерләтә иде. һәрхәлдә, Тин аны әнә шулай кабул итә. Чөнки ул үзенең гәүдәсен тотып торган нечкә камыт аякларын әле бер, әле икенче якка янтайтып, шактый зур авырлык белән генә өстери иде. Шуңа да карамастан, аның башы локатор сыман гел әйләнеп тора һәм үз урынында ятмаган бер нәрсәне дә игътибардан читтә калдырмый. Эш шунда ки, профессор, өйдә, лабораториядә, аудиториядә булсын, шапшаклык һәм тәртипсезлек кебек нәрсәләрне җаны-тәне белән өнәми. Имтиханнар вакытында, ул начар студентларны аеруча тузга язмаган һәм те-, мадан тыш сораулар биреп тинтерәтергә ярата. Гук Кинг хәтта лекцияләренең дә бер өлешен чисталык турында сөйләүгә багышлый. Аның: «Әгәр сезнең тирә-юнегездә чисталык һәм тәртип хөкем сөрсә, башыгыздагы уй-фи-керләрегез дә тәртиптә булыр»,— дигән сүзләрен студентлар яттан беләләр. Профессорның канга сеңгән гадәте бу юлы да үзенекен итте. Микропланеталар системасы янына килеп җитәрәк, ул идән уртасында аунап яткан газета кисәген күтәреп, башын чайкый-чайкый, аны Тинга тоттырды. Гук Кингның маңгаендагы кечкенә яшел күзендә тирән канәгатьсезлек сизелә иде. Студент, комач кебек кызарып, газета кисәген тиз генә чүп савытына ыргытты да көрсенеп уйлап куйды: «Башланды. Бәйләнә инде бу хәзер. Гадәтен белә торып, шул каһәр суккан газета кисәген чүп савытына ыргытырлык вакыт габа алмадым бит, шайтан».
Вакуумга карап бераз уйланып басып торгач, профессор кинәт сорап куйды:
— Ә нигә тугыз гына планета?
«Ничә булса да барыбер түгелмени? — дип уйлады Тим, гасабиланып.— Иң мөһиме, мин менә дигән Кояш системасын ясадым. Өстәвенә нибары җиде көн эчендә Җирдә тереклек булдырдым. Тиздән Венерада да тереклек барлыкка киләчәк. Ә башка студентлар ясаган дөньяларда исә бер күзәнәкле амебалар да күренми».
— Син нәрсә, телеңне йоттың мәллә? — диде Гук Кинг, кашын җыерып. Ул үзенең тузга язмаган сорауларына да. тиз һәм төпле җавап биргәнне ярата иде.
Тим, ни әйтергә дә белмичә, аскы иренен тешләде. Нәрсә дип җавап бирергә? Җавап бирмәсәң, тагын да катырак бәйләнәчәк. Ә җавап шактый ышандырырлык булырга тиеш.
— Беләсезме, профессор, мин... мин тугызынчы айда тудым. Шуңа күрә...
— Аңлашылды,— диде профессор, аны тыңлап та бе-термәстән.— Ярый, хәзер мине бу микропланеталар системасы белән якыннанрак таныштырып чыгыгыз инде.
Тим дулкынланып сөйләп китте:
— Менә бу сары йолдыз кәрлә йолдызлар рәтенә керә. Аны мин Кояш дип атадым. Ул гелий белән водородтан тора.
— Кояшны калдырып торыйк,— диде профессор, аны бүлдереп.—-Бу йолдызның составын мин бик яхшы күзаллыйм. Әлеге безнең йолдызларны башка төрле газлардан ясый алганыбыз юк. Сез планеталар турында сөйләгез.
— Менә болары Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун планеталары,— дип дәвам итте сүзен Тим.— Алар Кояш системасында гигант планеталарны тәшкил итәләр. Башкаларын мин беренче төркем планеталарга караганда кечкенәрәк итеп ясадым. Алар — Меркурий, Венера, Җир...
— Бу планеталарда тереклек барлыкка килсен өчен уңай шартлар тудыра алдыгызмы соң?
— Әлбәттә. Мин хәтта күп күзәнәкле организмнар булдыруга ирештем.
Гук Кинг Тимга шикле караш ташлады.
— Нибары алты көндәме?
— Әйе, хәзер Җирдә хәтсез күп төрле хайваннар һәм кошлар яши.
— Бу һич мөмкин түгел,— профессор, кесәсеннән зурайта торган пыяла чыгарып, планета өслеген карый башлады. Бераздан аның күңел кайтаргыч мин-минлеген беркатлы елмаю алмаштырды.— Искиткеч! Афәрин, булдырасыз, коллега. Болай булгач, дипломыгызны якладыгыз дип уйлагыз. Университетны тәмамлагач, мин сезне үземә кече ... Юк, өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә алачакмын. Нинди гүзәл джунглилар, нинди гүзәл хайваннар һәм кошлар!
Кинәт профессорның йөзе үзгәреп китте. Ул нәрсә бе-ләндер канәгать түгел иде. Моны күргәч, Тимның тәне эсселе-суыклы булды. «Ике аяклы җан ияләренең ике күзле булуларын ошатмады, ахрысы,— дип уйлады ул.— Алай дисәң, барлык акыл ияләре дә безнең төсле бер күзле була алмый бит. Әнә, утыз алтынчы үлчәнештә яшәүче затлар да ике күзле ич».
Ә профессорны бөтенләй икенче нәрсә борчый иде.
— Океаннарны, диңгезләрне нинди матдәдән ясадың? — диде ул, ниһаять, шөбһәле тавыш белән.
— Әлбәттә, Н2О дан,— дип җавап бирде Тим, гаҗәпләнеп. Мондый сорауны ул һич тә көтмәгән иде.— Дөрес, бераз гына тоз да кушкан идем.
— Ә бу пычрак кайдан килде?
— Нинди пычрак? — Тим, өстәл тартмасыннан зурайта торган пыяла чыгарып, Җиргә күз салды. Океаннар һәм диңгезләр, чыннан да, карасу төскә кергәннәр иде. Ул нәрсә әйтергә белмичә җилкәләрен сикертте.— Әле кичә генә чиста иде, профессор.
— Ике аяклы җан ияләренең эше бу,— дип мыгырдады Гук Кинг.— Алар сезнең бөтен хезмәтегезне юкка чыгарганнар. Бөтен планета гигант чүплеккә әверелгән. Чүплеккә генәме соң? Чып-чын дары мичкәсе ич бу. Күр, күпме атом бомбасы ясаганнар бу ахмаклар. Кая карама, канкойгыч сугышлар, революцияләр, региональ конфликтлар.
Тим, акланырга теләгәндәй, мескен генә тавыш белән әйтеп куйды:
— Алар әле кичә генә ут та таба белмиләр иде, профессор. Әгәр болай буласын белгән булсам...
— Нишләр идегез?
— Әйтик, берничә минутка Кояшны сүндереп торган булыр идем, һәм алар кырылып беткәч, Җирдә яңабаштан тереклек булдырыр идем.
— Тиздән алар Кояшны үзләре дә сүндерәчәкләр,— диде профессор, мыскыллы көлемсерәп.— Моның өчен берничә атом бомбасын шартлату җитә. Гомумән, сезгә, коллега, дипломыгызны яклау өчен, бу варварларны ясау кирәк тә түгел иде. Моңа тикле әле бер генә галим дә кан коюдан башка яши алучы акыл затларын ясый алмаган. Сезнең кебек яшь вакытта, мин үзем дә берничә тәҗрибә ясап карадым, әмма һәр очракта уңышсызлыкка дучар булдым. Минекеләр, сезнекеннән аермалы буларак, стенони-хозаврлардан барлыкка килделәр. Аларны мин диноса-пинслар дип атадым. Хәер, диносапинслар да ике аяклы, ике куллы иделәр. Төрле кабиләләр арасында канлы бәрелешләр башлангач, мин аларны кулсыз итәргә мәҗбүр булдым. Әмма бераздан аларның аяклары бер үк вакытта кул функциясен дә үти башлады, һәм барысы да яңадан башланды. Мондый очракта, мантыйк буенча, аларны аякларыннан мәхрүм итү зарурлыгы килеп баса, әйе бит? Ләкин мин бик нык ялгыштым. Аяклары юкка чыккач, диносапинслар бер-берсен тешләре белән бугазлый башладылар. Шунан соң мин аларны тешсез иттем. Днноса-пинсларда бер-берсен бугазлау теләге шундый зур иде ки, хәтта алар искиткеч җирәнгеч төкерек сугышлары башлап җибәрделәр. Бу үҗәтлек минем ачуымны чыгарды, һәм мин диносапинсларны төкерә алмый торган иттем. Күп вакыт та узмады, алар сугыша алмау сагышыннан барысы да кырылып беттеләр.
— Бик аяныч тәҗрибә булган бу,— диде Тим, көрсенеп.— Моннан соң миңа да акыл булыр.
Гук Кинг моңсу гына елмаеп куйды. Аннан соң яңадан Җир өслеген карарга кереште.
— Чү! Нигә болай күпләп кырылалар әле болар? — диде ул, гаҗәпләнеп.— Монда ниндидер эпидемия котыра.
Бу яңалык Тимны һич тә гаҗәпләндермәде. Чөнки профессор белән планета өслеген караган вакытта, ул Африка материгында җенси бозыклык аркасында барлыкка килгән куркыныч авыру тарала башлаганын абайлаган иде. Шунлыктан, ул, бер дә икеләнмичә, тонык тавыш белән генә әйтеп куйды.
— СПИД.
«Спид» дигән сүзне, ишетүгә, йөзе көл төсенә кергән Гук Кинг, урыныннан сикереп торып, су краны янына йөгерде.
— СПИД? Нинди СПИД? Хәзер үк кислотага салып куегыз бу йогышлы шарны, коллега! Юкса, икебез дә харап булачакбыз. Ә сезнең диплом эшегезгә мин «икеле» куям. Икенче юлы авантюра белән шөгыльләнмәскә акыл булыр!
Яхшылап юынгач, профессор Гук Кинг лабораториядән чыгып китте. Ә бичара Тим Миллер, кулларына резина бияләй киеп, микропланеталар системасына таба атлады.

Теги: Заһид Мәхмүди Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру