Илшат Сибагатов. Саф күңелең мәһәр!
Узган атнада Арча шәһәренең "Казан арты" тарих-этнография музеенда Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе утырышы узды. Остаханә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев җитәкчелегендәге "Ызандашлар" әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗатын тикшерүгә багышланды. Шуларның берсе Саба районы Тимершык авылы егете - Илшат Сибагатов.
***
Төнге күктә йолдыз яңгыры!
Офыкларда рәшә дулкынлана,
Аяз төндә көмеш ай йөри!
Төн гәмендә үзем генә,ялгызым...
Җан ашкына чиксезлеккә таба
Бу җирнеке түгел әллә тамырым?!
Күккә багам кичләремә керсәм,
Тыңлыйм йолдызларның тын моңын...
Төннең серле чиксезлеген күзлим,
Кабатланмас серле ай нурын!
Ул арада таңнар ата сиздермичә
Җаннарыма шифа таң нуры!
Без бу җирдә кунак кына инде,
Күкләр булыр безнең йорт урын...
Минем өчен
Минем өчен, бәгърем, юк бәһаң-
Мең алтыннан кыйбатлы синең аһәң:
Матур җан- саф күңелең мәһәр!
Аптырама, гел, наз караш илә йөрсәм!
Хак сорамам кояшны бүләк итсәм-
Җитә шул балкып-куанып көлсәң,
Йөрәккә тансык җылылык өрсәң!
***
Өн әле, йокы алмаган,
Изри тән рәхәт арыткан -
Ни халәт ул, үзгә матурлыкмы?!
Бар күңел күзли сихри тынлыкны
Уй тынмый,барлый чынлыкны..
Төн гаме үз итә уйларны,
Сизерми өнне баса йокы,
Шәм сүнгән күк уй туктый
Тын галәмгә йокылы җан очыр.
Үз итә төндә йөрәк тынлыкны,
Шау-шу дөньядан туепмы -
Һәр җан үзенчә йоклый.
***
Төптәнрәк уйлап баксам,
Мин бәхетле падишаһтан!
Яши бер моң йөрәгемдә -
Сатылалмас күңел бакчам!
***
Таш моңнарын юып ала алмас:
Ярсып аккан язгы ташкыннар да,
Көзге җил дә сагышларын куалмас.
Ләйсән яңгыр күрсәләр дә алар
Рәхәтләнеп җәелеп елмаймас...
Гасыр салган маңгай сырларында
Тын горурлык гарасаттан уалмас!
Шәүләләре бии дулкын суларда -
Сөйләшәләр җилләр дулкын уйганда,
Җан бөркелә сыман әнә тын ярга!
Мәңгелектән хәбәр салмакчымы алар
Тынлык тыңлап йөргән ялгыз хыялга?
Илшат Сибагатоы иҗаты турында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың фикере:
"Илшат Сибгатов шигырьләрен укыганда, төрле хисләр кичердем.
Бер яктан караганда, аларны татарчага башка телдән тәрҗемә ителгән шигырьләр кебек кабул иттем. “Тәрҗемәче”, төп фикерне әйтеп бирсәм җитә дип, форма камиллеге белән артык мавыгып тормаган кебек тоелды.
Икенче яктан, Илшат иҗатында Равил Фәйзуллин “чалымнарын” таныдым. Бөек шагыйребез дә бит “ак шигырьләр”ендә саллы фикерләрен шигырь калыпларына куырып кертеп җәзаламый, иректә калдыра. Илшат Сибгатовның шигырьләре дә шигъри таләпләрне санлап бетермәгән “зирәк картлар” сүзе кебек кабул ителә. Верлибр кебек тә укыла алар.
Тагын бер фикерем шул – Илшат шигырь язу өчен эскизлар әзерләгән дә, кабат-кабат кайтып, төсләрне, техниканы камилләштереп, шедевр иҗат итәргә әзерләнеп беткән кебек.
Ни генә булмасын, мин Илшат иҗатыннан тәм таптым. Яшь киленнең чит-читләре бераз “авызын кыйшаткан”, әмма ите мәмрәп пешкән бәлешен ашаган кебек.
Илшат сүзләремне дөрес кабул итәр дип ышанам. Иҗаттта уңышлар телим".
Сезнең автор иҗаты турында фикерегез ничек? Комментларга языгыз, дуслар!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА