Ике туган (вак хикәя)
Борын-борын бар иде ике туган: сеңеле белән абзый — тавык белән әтәч. Көннәрдән беркөн бакча эчендә йөргәннәрендә, әтәч карлыган күрде. Күрде дә, пешмәгән яшел карлыганнарны чукып ашамага кереште. Сеңлесе тавык кычкыра:
- Туганым, куй, ашама! Карлыган пешеп өлгерсен, сабыр ит! - диде. Тыңламады әтәч, чукыды ашады, чукыды ашады. Тәмам туеп булгачтын гына, ава-түнә өйләренә кайтты.
- Уф! - диде, әтәч әйтә. - Эчем авырта!
Менә бәргәләнеп сызлана башлады. Менә үкереп елый...
- Уф Алла! - ди. - Сеңлем, үләм инде!
Сенлесе, тиз шкафтан шешәләр карап, абзасына дарулар тамызып эчерде, эченә горчица япты. Берничә көннәр узгачтын гына, әтәчнең, сәламәтләнеп, кузләре ачылды.
Әтәч инде тәмам сәламәтләнеп булган иде, беркөнне кырга чыктылар. Кырның өстен хәтфә кебек йомшак үләннәр каплаган. Ямь-яшел! Төрле чәчәкләр үсә, матур күбәләкләр оча, чикерткәләр сикерә...
- Әйдә, йөгереп уйныйк! - ди, тавык әйтә.
- Әйдә, йөгереп уйныйк! - ди, әтәч тә.
Әй йөгерәләр, әй уйныйлар! Әй йөгерәләр, әй уйныйлар!
- Беләсеңме? - ди, тавык әйтә. - Йөгереп уйнау бик файдалы була... Мин абыстаемнан ишеттем, - ди.
- Мин дә хәлфәмнән ишеттем, - ди әтәч, - йөгереп уйнау бик файдалы була...
- Әйдә, тагын йөгерик!
- Әйдә, йөгерик!
Әй йөгерәләр, әй уйныйлар! Әй йөгерәләр, әй уйныйлар! Тирләделәр, пештеләр. Бик сусадылар. Якында гына бер болак бар иде, суы салкын! Таштан ташка чалтырап ага... Йөгерде әтәч су эчәргә!
- Туганкаем, куй! - ди, тавык кычкыра. - Тирең кипми торып, эчә күрмә! Сабыр ит, - ди, - тирең кипсен.
- Йә, ни булыр дисең? Янып барамын ич, - ди әтәч.
Эчте дә эчте салкын суны тирле көенчә! Менә инде үзен бизгәк калтыратып селкетә башлады - тешләре шакылдый! Хәле бетте... Бичара, көчкә өйләренә кайтып егылды, тавыкның җилкәсенә таянып.
Шәфкатьле сеңлесе тиз докторга йөгерде. Дарулар алып кайтты, əч-че! Йә, нинди тәмсез! Әмма эчмичә хәл юк - үләсе килми бит! Бичара әтәч! Айлар буенча түшәк өстендә калды, кузгалмастан. Әтәчнең сәламәтләнеп тышка чыга башлаганында тәмам инде көз булып җиткән иде. Беркөнне әтәч карый - күлнең өстен боз каплаган... Шоп-шома, йа Рабби, ялтырый - көзге кебек!
- Иh-hy-у-м! - ди, әтәч әйтә. - Тукта, коньки шуыйм!
- Куй, батырым! Әйтә күрмә. Боз әле бик юка, - ди сеңлесе тавык. - Сабыр ит, боз бераз калынайсын.
Тыңлыймы соң тискәре! Йөгерде каршы боз өстенә. Шуып кына киткән иде, «булт!» итте: төште-китте суның төбенә! Мескеннең йон гынасы калды ике бөртек боз өстендә...
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА