Игътибарсызлык (Гафләт)
Игътибарсызлык һәм абайламау — алдату һәм аңлап бетермәү мәгънәсендәдер һәм гакыл ияләре алдында хурланган сыйфаттыр.
Хыянәтсез хәйлә һәм куәтне урынына күрә кылана белү - гафләткә каршы сыйфаттыр. Бер вакыйга булгач кына хәйләгә тотыну гакыллы кешенең эше түгелдер. Ләкин гакыллы кеше шулдыр - алдан сакланып, ул вакыйгага төшмәс өчен хәйләсен карар, моны яхшы чара диярләр...
Дәхак бине Мөзаһим бер яһүдигә әйтте: «Мөселман булмыйсыңмы?» — диде. Яһүди әйтте: «Исламга минем мәхәббәтем бар, әмма минем хәмер эчәргә дә мәхәббәтем бар, исламда хәмер эчү хәрамдыр», — диде. Дәхак әйтте: «Мөселман бул, эч син хәмереңне», - диде. Шулай итеп яһүди мөселман булды. Дәхак әйтте: «Инде мөселман булдың, әгәр хәмер эчсәң - үтерербез», — диде. Яһүди әйтте: «Миңа сәламәтлек кирәк, мөселманлыктан чыкмам, хәмер эчмәм», — дип, хәмердән дә тәүбә итте.
Кайберәүләр әйтәләр: «Кайбер вакытта хәйлә — куәт урынына йөридер, бәлки, куәттән дә әйбәтрәктер, хәйлә - тау кисәр», - диләр.
Кайбер бабаларыбыз: «Хатыннарның хәйләсе — шайтанның хәйләсеннән олуграктыр», - дип әйткәннәр. Берәү бер кешегә бирәчәген инкяр кылды. Казый Әйас бине Мөгавия алдына хөкемгә килделәр. Казый Әйас дәгъвачыга әйтте: «Син ул акчаны аңа кай җирдә биргән идең?» - диде. Ул кеше әйтте: «Фәлән җирдә, фәлән агач астында биргән идем», - диде. Әйас әйтте: «Шаһитым юк, бар, шул агачтан шаһитлык алып кил», - диде. Дәгъвачыны җибәрде, ә инкяр итүче казый янында утырып калды. Казый икенче эш белән мәшгуль булып, шул арада инкяр кылучыга мөрәҗәгать итеп әйтте: «Я, фәлән, син ничек уйлыйсың, ул кеше шул агач янына барып җитте микән?» — диде. Инкяр кылучы әйтте: «Барып житмәгәндер», — диде. Казый әйтте: "Һи, Алланың дошманы: хыянәт синдә икән, әгәр ул агач астында алмаган булсаң, кайсы агач, ул агачны мин белмимен, дип әйтер идең», — диде. Шулай итеп инкяр итүче үз гаебен таныды. Әйас моны бер яхшы чара һәм хәйлә белән үз гаебен таныттырды...
Адәм галәйһис-сәлам балаларына әйтте: «Ни эшләргә теләсәгез дә, берәр сәгать сабыр итегез, әгәр мин бер генә сагать туктап торган булсам да, минем башыма килгән эшләр - килмәс иде», - диде...
Дүрт нәрсәдә ашыгырга кушалар: мәетне күмгәндә, кыз биргәндә, кунакны хөрмәтләгәндә, шакшыдан пакьләнүдә.
Каюм Насыйри
Мирас. - 1995. - №7-8. - 32 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА