Идел һәм Муса (чын хикәя)
Бу вакыйга булганга да бик күп еллар үтте инде. Бәлки, шуңа күрәдер, ул көн дә гадәттән тыш булып искә төшә... Ул көнне, чыннан да, бернәрсә дә гадәттәгечә түгел иде кебек. Искиткеч аяз иксез-чиксез күк йөзе. Гадәттән тыш зәңгәр, мул сулы киң Идел... Дулкыннар өстендә, уйнаклап, ап-ак акчарлаклар оча. Хәтта пароходлар да ул көнне гадәттәгечә түгел иде. Җиңел йөзәләр, ә үзләре, нәкъ һавада очкан акчарлаклар кебек үк, күз явын алырлык ап-аклар...
Без, бер төркем яшьләр, Маркиз утравында ял итә идек. Идел өсте тулы көймәләр. Барысында да ял итәргә чыгучылар. Көймәләр, көймәләр... Исәбе-хисабы юк аларның.
Арабыздан берәү, әле генә яр буена килеп туктаган моторлы көймә ягына күрсәтеп, әйтә салды:
– Карагыз!.. Әнә, әнә... шагыйрь Муса Җәлил!
Бер кеше кебек булып, шул якка борылдык.
– Кайсысы?
– Соң, әнә инде!
– Әле генә ярга сикереп төшкәнеме?..
Сай булгангамы, көймә яр буена ук килеп җитә алмаган. Шунлыктан көймәдәгеләргә, аяк киемнәрен чылатмас өчен, берәр метр чамасы араны сикереп үтәргә туры килә иде.
Муса абый да көймәнең борын өлешенә якынайды һәм ярга сикереп төште. Аксыл күлмәген җилкәсенә салган. Тәне кояшта тигез булып янган аның. Йомры җилкәләренә, мускуллары уйнаклап торган нык беләкләренә һәм гәүдәсен гаять дәрәҗәдә төз тотуына караганда, ул, шагыйрь булудан бигрәк, спортчыга күбрәк охшаган иде.
Үзе генә булмаган икән Муса абый. Сикереп төшү белән, көймә ягына борылып, кулын сузып, җиңел күлмәк кигән нәфис кенә буй-сынлы бер хатын-кызга да төшәргә ярдәм итте. Шунда ук алар, көлешә-көлешә, аяк киемнәрен салдылар да кайнар комлы сукмак буйлап өскә таба күтәрелә башладылар...
Ул вакытта инде Муса Җәлил безнең сөекле шагыйребез иде: йотлыгып ялкынлы шигырьләрен укый, дәртле җырларын җырлый идек. Шунлыктан аның белән кызыксынуыбыз да чамадан тыш булган, күрәсең, без аларны күздән яздырмаска тырыштык...
Өскә – куе әрәмәлеккә күтәреләләр дип курыккан идек. Юк, яр буенда, бөдрә башын Иделгә таба иеп үскән куе таллык күләгәсендә туктады алар. Бераздан Муса абый да, аның юлдашы да, мәш килеп ял итүчеләрнең һәркайсы кебек үк, су коену костюмнарыннан гына калдылар.
Шулвакыт Муса абый тал төбенә җыеп куйган чалбар кесәсеннән әллә ни зур булмаган куен дәфтәрен чыгарды да юлдашына нәрсәдер укый башлады. Гади генә нәрсә укымаганлыгы хәрәкәтеннән үк күренеп тора иде аның. Үзенә җайлы урын таба алмаган кеше сыман, ул йә тезләнә, йә яңадан утыра, һаваны ярып, куллары белән ишарә ясап куйгалый. Бер мизгелгә укуыннан бүленеп, юлдашына нәрсәдер аңлатып алырга да өлгерә...
Аларның чак кына үзәнлерәк урында утыруларыннан файдаланып, якынлаша башладык... Сиздермичә генә, әлбәттә. Бер дә исебез китмәгән кыяфәт белән, билгеле. Янәсе, безнең урыныбыз да нәкъ алар тирәсендә...
Шулвакыт мин, гомеремдә беренче тапкыр буларак, Муса абыйның тавышын ишеттем. Укыган нәрсәсе дә гади шигырь генә түгел иде аның:
Балаларым Алтын Урдадан.
Килмешәк хан килеп бу илгә,
Кан һәм кылыч белән ханлык төзеде,
Үз хөкемен куйды Иделгә.
Коллык сөймәс безнең бабабыз,
Килмешәк хан белән сугышып,
Һәлак булды...
Явыз аждаһа
Кисте аның соңгы сулышын.
Мин тол калдым. Сезне еланның
Ерткыч тырнагыннан яшердем.
Хан әзерләп килгән монда хәзер
Сезнең канны, минем яшемне.
Тик, улларым, шуны белегез,
Тез чүккәнче ханга кол булып,
Аягүрә сугышып үлегез!..
Тугзак ана, тирмәдән кылыч алып чыгып, иң кече – тугызынчы улына бирә. Ирек өчен көрәштә бу улы да башын сала... Хан ананы да әсир итә, җәзалый. Ике күзен чукытып алдыра, аяк табаннарын яндыра...
Беркадәр вакыт үткәч кенә, мин Муса абыйның атаклы «Алтынчәч» либреттосын укыганлыгын белдем. Һай, бу тормыш дигән нәрсә! Соңрак миңа, артист булып, хәтта бу операда катнашырга да туры килде. Тик ул вакытта Муса абыйның исемен телгә алу гына да җинаять булып санала иде. Әмма либреттоны беренче тапкыр ишеткән вакытым һәрвакытта да күз алдымда булды минем.
Менә ул, чиксез бирелеп, чын-чынлап дулкынланып, кулларын болгый-болгый укый.
Тугзак карчыкның бердәнбер исән калган оныгы – Җик. Ул инде егет булып үсеп җиткән. Ана-карчык аны да көрәшкә озата.
Җик:
Дусларым, борчылмагыз...
Кояш дәрт бирде миңа,
Җир сәләт бирде миңа!
Сер сынатмас атым бар,
Җирдә ятмас халкым бар,
Юханы юк итәргә
Илгә биргән антым бар.
Ризалык бир, әбкәй, ялгыз көрәшкә!
(Тугзак алдында тезләнеп баш ия.)
Тугзак (акрын гына Җикне кулбашларыннан тотып торгыза һәм тыныч кан белән):
Идел-Чулман арасы –
Тугзак батырның иле.
Тугыз батыр анасы –
Тугзак әби мин идем.
Син – иң кече туруным,
Синдә әткәң каны бар.
Тугыз батыр улымның
Сәләте, дәрманы бар.
Ук-җәяңне ал, улым!
Яуга каршы бар, улым!
Тугыз батырның үчен
Кулупайдан ал, улым!..
Ә Муса абый, илһамланып, укый да укый. Ул бу минутта бернәрсә дә күрми, бернәрсә дә ишетми иде булса кирәк. Чөнки алар белән без генә түгел, тагын бик күпләр кызыксынганнар икән. Әнә, Муса абый белән аның юлдашы урнашкан нәни генә үзәнлекне яшьләр, җыелып, тирә-яктан шактый тыгыз боҗра итеп чорнап та алганнар. Тик Муса абый белән аның юлдашы гына моны сиздермиләр иде.
Муса абый укый да укый:
Тугзак (хан каршына килеп):
Тукта, ханым!
Мине таныйсыңмы?
Сиңа килдем бүген кунакка.
Күзем күрмәсә дә, кан исеннән
Мин таныдым сине ерактан.
Хан (каушап):
Тугзак... Ул исән...
Кит!.. Кит!.. Күз алдымнан югал!..
Тугзак:
Тугзак ана күзен чукып алып,
Качалмадың илнең күзеннән,
Тугзак ана табан астын ярып,
Котыла алмадың илнең үзеннән.
Бетермәкче идең ыругымны,
Менә – үзем, менә – улларым.
Халык мәңге үлми.
Йә, сиздеңме,
Кыскарганын канлы кулларың?..
Дошман җиңелә. Халык шатлана, тантана итә.
Муса абый финал хорының: «Алтын кояш нурларында, ямьле Идел буйларында...» дигән соңгы сүзләрен укыды да менә шул, дигәндәй, тынып калып, дәфтәрен япты. Әмма дөньясын онытып тыңлап утырган юлдашы авыз ачарга да өлгерә алмады, шулвакыт бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Үзәнлекнең безгә каршы ягында торган бер төркем яшьләр (студентлар иде бугай) дәррәү кул чаба башладылар. Аларга, билгеле инде, без дә кушылдык...
Бу көтелмәгән хәлдән Муса абый аптырашта калды. Уңайсызланды. Аннары, сикереп торып, куен дәфтәрен җәһәт кенә киемнәре астына кыстырды да, үзләрен чорнап алган халыкны ерып чыгып, аска таба йөгерде. Һәм, йөгереп килгән шәпкә, Иделгә кереп тә чумды.
Колачын киң җәеп, әле генә өскә таба менеп киткән зур пассажир пароходының дулкыннарында чайкала-чайкала йөзде ул. Аның шәп кенә түгел, хәтта матур итеп йөзүенә сокланып, байтак вакыт карап тордык. Бераздан инде ул, шактый ерагаеп, Идел уртасында коенучылар арасында күздән югалды.
* * *
Хәзер инде Маркиз утравы юк. Су астында калды. Шулай ук Идел дә үзгәрде. Хәзер инде таң кебек якты булып, җыр кебек матур булып, ишелә-ишелә аккан яңа Иделне таный да алмас идең, Муса абый. Өзелеп яраткан, күп сандагы җырларыңда назлаган Иделең, нәкъ синең исемең кебек, хәзер зур ул, бөек ул!..
Мәхмүт Хәсәнов
Безнең мирас. - 2020. - №4. - 74-77 б.
Фото: tat.tatmuseum
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА