Журнал «Безнең мирас»

Сәйдәшев белән очрашу

Шушы көннәрдә Башкортстаннан Ну­рихан­ның апасының кызлары килеп төште. Икесе дә пенсия яшендә. Казанны, аның тарихи урыннарын күрәсе килә, диделәр. Ярый торган эш. Беренче көнне экскурсияавтобусы белән Болгаргабарып кайттылар.


Арып-талып, ләкин бик канәгать булып кайтканнар. Икенче көнгә шактый тыгыз программа төзедек. Иртән иртүк концертлар залына киттек. Анда хәйрия концерты иде. Мин белгәнемне сөйлим, күрсәтәм, бераз горурланып, «Салих Сәйдәшев исемендәге» дип сөйлим. Урамда барганда сорый берсе:


– Руфина апа, безнең картыйның исеме (минем каенанам була инде) ничек иде? – ди.


– Салиха, – дидем.


– Онытмасам ярар иде, хәер биргәндә сорыйлар бит: исеме, кем кызы булуы...


– Онытсаң, искә төшерүе бик җиңел бит, Салих Сәйдәшевне генә истә тотасы, – дим.


– Руфина апа, иртәдән бирле Сәйдәшев тә Сәйдәшев дисез, кем соң ул Сәйдәшев? – димәсенме.


Авып китә яздым.


– Ничек, ишеткәнегез дә юкмыни? – дим.


– Ю-у-ук, – диләр.


Утырыплар еларсың. С.Сәйдәшев музеена кердек. Сөйләделәр, аңлаттылар. Бераз музыкасы да ишетелде...


Ярар, күңелсез нәрсәләрне бер читкә куеп, бөек композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел тулуын истә тотып, Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның кечкенә истәлегенә тукталыйк. Монысы да үзенә күрә тарих бит...


 Руфина Фәттахова


Моннан утыз еллар чамасы элек, Казан университетын тәмамлагач, мин Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә эшли башладым. Шунда беренче мәртәбә мин Салих абый Сәйдәшевне күрдем.


Бу болай булды. Ул вакытларда берәр төрле эш белән нәшриятка язучылар, композиторлар килә торган иде. Беркөнне безгә Салих абый Сәйдәшев килде. Аның янында кемнәрдер бар иде. Ул «кемнәрдер» кемнәр булгандыр – хәзер инде хәтерләмим. Ләкин Салих абыйны мин хәтерлим. Бик нык хәтерлим.


Мин эшләп утырган бүлмәдә тагын бер-ике кеше бар иде. Керүчеләр безнең һәркайсыбыз белән исәнләшеп чыктылар. Шунда Салих абый минем белән дә исәнләште. Зурлап, кул биреп исәнләште. Мин каушап калдым, хәтта кызардым да бугай әле. Мин кем инде аңа? Исемсез, дәрәҗәсез, күренексез бер яшь редактор. Алар – зурлар, олылар. Яшьләре буенча да, исемнәре-дәрәҗәләре буенча да. Мин көне буена шушы очрашу-күрешү турында уйлап йөрдем.


Икенче мәртәбә, икенче бер килүендә Салих абый тагын минем белән кул биреп исәнләште. Монысында да ул беренче булып үзе кул бирде. Мин тагын каушадым, уңайсызландым. Ул чакта мин үземне мондый зур хөрмәткә, әлбәттә, лаек түгел, дип исәпләдем.


Салих абый исән чакта мин аның белән якыннан аралашу, дуслашу бәхетенә ирешә алмадым. Әйтелгәнчә, безнең яшь аралары да зур иде, эшебез, профессиябез дә төрлерәк иде. Аннан соң озакламый ул вафат булды.


Ләкин аның белән беренче очрашу-күрешү минем күз алдында мәңгегә уелып калды. Мин әле дә аның кулын сузып, күрешеп торучы итеп, җанлы итеп күргән кебек булам. Мин әле дә аның зәңгәр, аның ягымлы – эчкерсез карашын һәм йомшак кул җылысын тойган кебек булам.


Аның дәртле, көчле музыкасын тыңлаганда келт итеп күңелгә менә шушы очрашу килә. Кайчандыр Салих Сәйдәшев тудырган сихри моң дулкыннары кече күңелле, кешелекле һәм бөек рухлы даһи композиторның кайнар йөрәк тибеше бирелә. Шулвакыт мин үземдә иҗат дәрте туганлыгын аңлыйм. Шулвакыт минем дә бөек талант тудырган, үстергән халкыма Салих абый Сәйдәшев кебек үк тугрылык­лы хезмәт итәсем килә.


19 ноябрь, 1980 ел

Теги: Нурихан Фәттах Яңалыклар Тарихи мирас Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру