Тапшырылмаган хатлар (дәвамы)
Әсәрнең башын монда укый аласыз
Искәндәр!
Шушы язуыңнан соң син «Дәфтәр»гә әйләнеп тә карамадың. Мин сиңа болай дип җавап биргән идем:
Ялгышасың, акылсызым!
Бу мещанлык түгел. Бу фәкать синең куркуың гына. «Кеше алдында көлкегә калырбыз», имеш. Аннары «минем характерымны өйрән, сорауларыма игътибар ит, ярдәм күрсәт» дигән сүзләреңне ничек аңларга? Нигә мин сине өйрәнергә тиеш тә, син мине юк?
Галия!
Әйе, ялгышканмын шул. Чөнки без икәвебез дә ул чакны мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлап җитә алмаганбыз. Көрәшчеләр семьясын, совет семьясын кору өчен табигый һәм идея сайланышыннан туган мәхәббәтнең булуы кирәк. Табигый сайланышка тышкы матурлык, тән байлыгы, сәламәтлек, төс, күз, йөз, тавыш, йөрү күркәмлеге керә. Әлбәттә, кемгә кем ошый. Кемдә нинди зәвык. Бу сайланышка без икебез дә җавап бирәбез. Безне башта әнә шул табигый сайланыш бәйләде дә. Без бер-беребезгә сокландык. Шуның исереклегендә икенче сайланышны, идея сайланышын, аның кирәклеген сизми калдык. Идея сайланышына тормышка, җәмгыятькә, эшкә карашның бер булуы, сәяси караш бердәмлеге керә. Шушындый ике сайланыш булмаганда, семьяда талаш, кычкырыш туа, бер көн нервлар какшый, фаҗигаләр башлана, ата-аналар тарафыннан балалар ташлана. Дөрес, матди як та зур урын тота. Ләкин бу баштагы ике сайланышка нык бәйләнгән була. Безнең арада идея сайланышы юк иде. Киресенчә, бу сайланыш урынына синдә, Искәндәр, бергә тора башлагач та, тышкы матурлык астына яшеренгән иске карашлар чәчәк атарга тотындылар.
Озакламый мин балага уздым. Бу хәл икенче бәрелешүгә, талашуга сәбәп булды. Башта син, чыраеңны сытып, ике-өч көн эндәшмичә йөрдең. Ә соңыннан артистлык талантыңнан файдаланып, мине сөяргә, назларга, назлаган булып, аборт ясатырга киңәш бирергә тотындың, хәтта куша да башладың:
— Без әле яшь. Синең укыйсың да бар. Мин артист, мин иҗат кешесе. Бала икәвебез өчен дә тере богау булачак, — сүзләреннән, — мине яратсаң, минем белән торырга теләсәң, бала китермә! — дип куркытуга күчтең.
Әгәр дә мәрхүм Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»н берәр генә ел иртәрәк белгән булса идем, мин аның түбәндәге шигырен алтын кара белән язып сиңа бүләк иткән булыр идем:
...Шулай, дустым!
Сезнең песи халкы
Балаларын ташлап китәләр.
Песи халкы гына түгел,
Этләр, аюлар да,
Кешеләр дә шулай итәләр...
Ярый әле, сезнең песи малайлары
Ни булса да тере туалар.
Ә кешеләрнең күбесе,
Бала табудан куркып,
Корсакта чакта ук буалар.
Әйе, киләчәк буынны корсакта чакта буарга, аборт өстәленә ятарга мин риза булмадым... Кысыр булып яшәүдән кешеләр нинди кызык табалар соң? «Тыныч» тормышларын, «рәхәт» көннәрен бозарга теләмичә, сәламәтлекләренә зарар китереп булса да, күбесенчә ирләренең кушуы белән, гомер буена баласыз яшәгән хатын-кызларны беләм мин. Алар (алар белән бергә ирләр дә) коча-коча эт асрыйлар. Эт үбеп, үзләрен юаталар. Ял көннәрендә, кешеләр балаларын күтәреп йөрергә чыкканда, алар этләрен җитәкләп чыгалар. Эт белән бергә йокларга яталар һәм шуны югары культура нечкәлегенә хисаплыйлар. Ә мин киләчәк тормышка эт түгел, батыр егет, көрәшче үстерергә теләдем. Балага узгач, мин ниләр генә уйламадым! Беренче мәртәбә үзен ана итеп хис кыла башлаган хатынның татлы хыялларын, тәмле уйларын аңлата алган кеше бармы икән!
Карынымда чакта ук мин баламны әллә кем итеп күрдем. Менә ул — егерме ике яшьлек егет, инженер, сыйныфсыз җәмгыятьнең атаклы кешеләреннән берсе, Советлар иленең яшь галиме, имеш. Шул ук минутта мин аны кыз дип тә күрдем. Чибәрлегенә исең китәр. Ул — рәссам, имеш. Аның картиналарында илебезнең шатлыгын, эшчәнлеген күрсәткән иң якты буяулар күзләргә рәхәтлек бирә.
Мин кыз таптым.
Бала да булгач, кыз да тугач, син әллә нишләдең. Дөрес, елмайган булдың. Хәлемне сорадың.
Җәмәгать эшен ташлау, заман агышыннан аерылып калу, синең «запрещаю»ларыңа буйсыну минем өчен үлем белән бер булыр иде. Дөрес, мин бик күп нәрсәгә төшенеп җитә алмый идем. Шулай да җәмгыять хисе, җәмгыять өчен яшәү фикере синең «запрещаю»ларыңа буйсынудан өстен булырга тиеш икәнлеген мин белә идем инде. Минем семья, мәхәббәт турында булган карашларым да әнә шул хисне — җәмгыять өчен файдалы булу тойгысын үстерергә теләүдән туган нәрсәләр. Идея сайланышы булмау аркада безнең семьябызның җимерелүенә дә төп сәбәп — җәмгыятькә карата мөнәсәбәтне төрлечә аңлау булды. Мин үзем моны бик соң аңладым, һәм шуны яхшы итеп аңлагач кына, семья фаҗигасе нәтиҗәсендә туган яраларым тиз һәм җиңел төзәлделәр.
Балама мин Кадрия дип исем бирдем. Бу да сиңа ошамады.
- Кадрия-я-я... ха-ха... Кад-ри-я-я-я... — дип, баланы куркыткан чакларың еш булды.
Минем өчен ул кадерле иде, кадерле булганга күрә Кадрия дип атадым да. Мин аның өчен төн саен биш-алты мәртәбә тора идем. Карашыңнан «менә көтмәгән бәла» дигән фикерне укып була иде.
Кайберәүләр, хатыннары бала тапкач, семьяларын ташлап качып китәләр. Син качмадың. Ләкин барлыгын белән юклыгың бер иде.
Бала туу белән, семьяга бала караучы кирәк булды. Син көн саен диярлек:
— Бүген дә рольне өйрәнеп булмады. Бу шау-шуда иҗат итеп буламыни?! — дия башладың. Күңел өчен генә булса да, әллә ничә айлар буена баланы кулыңа алып карамадың. Балага исем кушарга кирәк булгач, син теш арасыннан әче көлү белән:
- Дездемона, Розалия, Луиза, Офелия кушыйк, — дип, йөрәккә тоз салдың. Чөнки бу исемнәрне тезгән чагында синең танышыңда «син, бичара татар кызы, Офелияләр үстерә аласыңмыни!» дигән каһкаһә бар иде.
Әйе, семьяда бала тавышы яңгырагач, син мине татар кызы булуым өчен дә тирги башладың. «Татар кызы матур итеп сөя белми. Татар кызы үзеңдә болай да аз булган матурлыкны балага биреп, үзе буш кала» шикелле сүзләр синең төп сүзлегең булып киттеләр. Шул рәттән үк минем җәмәгать эшенә катнашып йөрүемне дә тәнкыйть итә башладың:
Җил куып йөрисең шунда. Шайтан кушамыни сиңа әллә кемнәрне укытып йөрергә? Җыелышларга чабарга берәү дә кушмый, үзең чабасың. Миннән чибәррәкне таптың, күрәсең. Дөресрәге, башка җиргә йөрергә мин сиңа запрещаю! — дип, бармак янадың.
Син, Искәндәр, минем хәлемне беләсе урынга, әллә нигә бер уянганда да:
— Кешегә тынычлык бирмисең... — дип, баланы йоклатыр өчен кухняга чыгып китәргә мәҗбүр итә идең. Шунда да мин сиңа сүз әйтмәдем. Иптәшләрең алдыңда:
— Дөнья кызык ул: бер генә ел элек ялгыз идем, ә хәзер — өйләнү белән — дүрт кешелек семьяны кайгыртырга туры килә.
— Кызлар бар да яхшы, тик менә начар хатыннар кайдан килә? — кебек күгәргән авыр сүзләреңне шаяруга, шаярып әйтелгән сүзгә әйләндерергә тырыша идем.
Дөрес, сиңа җиңел булмады. Ләкин син бер генә тапкыр да семьяның кытыршы яклары турында күзгә-күз карап сөйләшергә, аңлашырга теләмәдең. Тик расходның күплеге турында гына зарлана идең. Хәтта көндәлек расходка бирелгән акчаның кайда һәм ничек тотылуы турында тиененә хәтле хисап алудан да тартынмый идең. Авырга алма, Искәндәр, бергә торган чагында мин сине чыгышың, тәрбияң белән шелтәләмәдем. Инде хәзер күп нәрсәне аңлый алганнан соң, тормыш күренешләренә тикшерү ясый алганнан соң, ул елларны син бик еш атаң мөәзингә охшап китә идең, дип әйтә алам. Син бит балага сөт алырга биргән акчаны да, сәдака акчасын караган шикелле, әйләндереп-әйләндереп, мең кат карый идең.
Шулай да мин түздем. Чөнки бер ел эчендә бер-береңне аңлап матур семья кору эше җиңел түгел икәнлегенә төшенгән идем. Вакытлы кыенлыкларга карап семьяны җимерергә, Кадриямне ятим итәргә теләмәдем. Мин бик еш: «Искәндәрнең яхшы яклары да күп, ул үзгәрер әле», — дип уйлый идем. Һәм, кулымнан килгәнчә, сине үзгәртергә тырыштым. Йомшак мөгамәлә күрсәтү, баланы Галиәкбәр абзыйларга илтү, студентлар арасына катнаштыру, яңа китаплар уку... төрлечә тырышып карадым. Мин сиңа төшкән расходны җиңеләйтү өчен аз сәгатьләр белән генә чикләнгән ялымны төрле учреждениеләргә плакатлар, лозунглар язып үткәрдем. Бу да ярдәм итмәгәч, бала караучымны чыгарып, Кадриямне яслегә йөртә башладым.
Хәзер шуларны уйласам, үземнең түзүемә гаҗәпләнәм. Кышкы салкында, әче буранда, иртәнге сигездә бер кулыма китаплар кыстырып, икенче кулыма бала күтәреп, яслегә ашыга идем. Дәрескә соңга калмас өчен, ясле белән университет арасын ун минутта үтим дип, чаба-чаба шабыр тиргә бата идем. Син татлы йокыда кала идең. Миңа булышу түгел, «Болай торуның ахыры булырмы, юкмы? Ашарга әзерләмичә киткәнсең», — дип, тиргәү сүзләрен генә әйтә идең. Рәхәт чагым — ял көне була торган иде. Ял көннәрендә син бик озак йоклый идең, йокыдан торгач, кырынып, сөртенеп иптәшләреңә дип чыгып китә идең дә төнге 12 гә, 1 гә хәтле кайтмый идең. Ә мин, Кадриямне сөя-сөя, аның көндәлеген язам, дәрестән артта калмыйча таза бала үстерүемә гаҗәпләнеп шатланам, кайчандыр синең өчен җырлаган «Гыйшкым» җырын Кадриямә җырлыйм. Минем кардәшләрем юклыкны син яхшы беләсең. Ял көннәрендә миңа бары университеттагы иптәшләрем генә киләләр иде. Кайчагында үзем Галиәкбәр абзыйларга барып чыга идем. Ләкин эчке серләремне берәүгә дә сөйләмичә, үземдә генә тота идем. Мин аларны «Семья дәфтәре»мә, «Баламның көндәлеге»нә яза идем.
Искәндәр!
Ана мәхәббәтенең зурлыгын, тирәнлеген, җылылыгын аңлатырга көч җитми. Бу мәхәббәт шигърияттән өстен. Аны бары тик кешелек дөньясының зур акыл ияләре генә аңлата алалар. Бу турыда Ленинның ата-аналарына язган хатларында иң матур, иң шигьриятле юллар бар. Шул хатларны укып, ата-анамның иртә үлүенә бик кайгыра идем. Назсыз, иркәсез үскән сабый чагымны хәтерләп, баламны әнкәем өчен дә иркәләргә, сөяргә тырыша идем.
Эх, шул тойгыларны китап итеп язсалар иде! Революция өчен көрәштә корбан булган аналарның да иң беренче җылы сүзләре балалары турында булган. Ольга Делевская — шуларның берсе. Ул 1919 елны Төмәндә аклар тарафыннан кулга алына. Шуннан соң аны ярминкә мәйданында газаплап үтерәләр. Ольга Делевскаяның төрмәгә утыртылу алдыннан язган соңгы хатын татарчага тәрҗемә итеп күчерәм. Бу хат сиңа, минем балага булган тирән яратуымны һәм синең тойгыга ярлы булуыңны аңларга ярдәм итәр. Менә ул:
Александра Николаевна! Бу хатны мин минем кулга алынуымнан соң укырсыз дип язам. Сезгә Ирина турында кайгыртырга туры килер. Беләм, үтенмәсәм дә, сез моны эшләрсез. Мин сездән менә нәрсә турында үтенер идем: мин үлгәч, сез дә минем кебек үк Ирочканы иртә-кич сөегез, иркәләгез. Мин аны, ихтимал, артык назлаганмын. Зинһар, каты сүз әйтеп ачуланмагыз. Үләр минутларымда Ирочкамны җылы итеп иркәләүче калмады дип уйлау минем өчен бик авыр булыр иде. Минем уемча, революционерка йөрәгендә Ирочкага карата да җылы мәхәббәт һәм иркәләү табылыр. Әйтергә теләгән сүзем шул гына иде. Тонык сүзләр. Матур сүзләр эзләргә хәзер соң инде. Бу хис — кешенең иң тирән һәм йөрәккә иң якын хисе. Мин аны аңлата алмыйм. Үзегез сизегез дә Иринаны сөегез.
Ольга Делевская
Гадел Кутуй
Дәвамы бар
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА