Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Хәсән Туфан. Сиңа

Хәсән Туфан. Сиңа

Тагын бер яз саубуллашып китте,Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...Син дә киттең,Төсеңне тик миңаГомерлек бер истәлек итеп.— Ут эчендә йөргән чакларындаҖуйгандыр ул мине, — дисеңме?Юк,Җаным белән ышыклап алы...

Тагын бер яз саубуллашып китте,
Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...
Син дә киттең,
Төсеңне тик миңа
Гомерлек бер истәлек итеп.
— Ут эчендә йөргән чакларында
Җуйгандыр ул мине, — дисеңме?
Юк,
Җаным белән ышыклап алып чыктым
Һәлакәтләр аша мин сине.
Ничә тапкыр гизеп үттем инде
Җир шарының орбитасын мин;
Тик беркайда очратмадым сине,
Табалмадым, табылмадың син.
Очрашып бер тагын вокзалларда,
Саубуллашып үтәсе иде;
Йөрәгемдә синең иреннәрнең
Җылысын алып китәсе иде!..
Әйт булмаса,
Озак истәлеккә
Бер җылы сүз әйт син булмаса.
Бу чиге юк озын мәңгелектә
Бер генә кат яшибез ласа.
Фото: pixabay
#Хәсән Туфан #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи