Һәр әсәре – камиллек үрнәге! (Ибраһим Нуруллин тәнкыйтендә – Фатих Әмирхан иҗаты)
Хәзерге татар әдәбияты фәнендә XX йөз башы – актив яктыртылган әһәмиятле чор. Бу дәвер әдәбиятын өйрәнүдә совет чорында М.Гайнуллин, Г.Халит һәм И.Нуруллин аеруча актив эшләде. Бүген дә әлеге өлкәдә эшләүчеләр бар, әмма, ни кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында аерым бер әдипләр иҗаты икенче планга калдырыла бара. Шулар арасында Ф.Әмирханны да телгә алырга туры килә.
«Һаман әле Фатих Әмирханны белүебез җитәрлек түгел. Бу зур фигураның, иңен-буен үлчәп, әдәбиятта тоткан урынын билгеләп бетергәнебез юк. Сәбәбе – ваемсызлык һәм тарихыбызга битараф мөнәсәбәт булса кирәк. Бүгенге бурычларны хәл итү өчен үткәндәге казанышлардан файдалана белү дә җитенкерәми», – дип язган Ибраһим Нуруллин 1988 елда ук [1]. Вазгыять аннан соң да үзгәрмәде.
Галим үзе «Фатих Әмирхан» китабында («Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән) язучының прозасын бәяли, күпмедер дәрәҗәдә башка төр эшчәнлегенә дә игътибар итә. Аталган хезмәттә И.Нуруллин тарафыннан әдипнең күп кенә әсәрләре бәһаләнә, уңышлы яклары, әдәбиятка алып килгән яңалыклары күрсәтелә.
"Һаман әле Фатих Әмирханны белүебез җитәрлек түгел..."
Фатих Әмирхан «Әлислах»ның һәр санына баш мәкаләләр, берничә рецензия һәм фельетон өстенә «Авырулар галәмендә» исемле зур күләмле очерклар язган. Анда шундый юллар бар: «Кайда китте бу озын, аристократически бөгелә-сыгыла белә торган фигураң (камәтең), зәкявәтең белән шәһадәт бирә торган ачык маңлаең, бик матур таралган кара сачларың, ачык, аркылы үтәрлек итеп карый торган күзләрең белән, әллә нинди фәрештә шикелле кызларның күңелләрен аулап, йөрәкләрен каты селкенергә мәҗбүр иткән чакларың?» [2] Әлеге сыйфатларның, билгеләрнең Фатих Әмирханның үзенә бәйле язылганлыгын искәртеп, И.Нуруллин болай ди: «Фатихның үзе турында ич бу! Студентның үткәнен, үзе күргәндәй, күз алдына китереп бастыру өчен урыс карчыгының бер-ике җөмлә сүзе генә җитмәс иде, югыйсә» [3]. Әсәрнең ахыргы җөмләләрендә дә автор позициясе искәртелә: «И таң, ат инде тиз генә! Мин сине көтәм һәм тиздән булуыңа ышанам!» Менә әсәрнең соңгы аккорды. Оптимистик аккорд. Ләкин бу гади оптимизм гына түгел, бәлки ныгып җиткән дөньяга карашка нигезләнгән оптимизм» [4].
И.Нуруллин әлеге әсәрнең жанрын «нәсер-очерк» дип билгели. Чыннан да, «Авырулар галәмендә» бер-берсенә шактый ерак торган ике форманың төп сыйфатларын берләштерә; димәк, автор яңача – синкретик форма рәвешендә оешкан калыпта иҗат итә.
«Авырулар галәмендә» нәсер-очеркы башыннан ахырына чаклы «капма-каршы янәшәлек» дип атарга мөмкин булган алым кулланып язылган. Төньяктан исә торган җил һәм мәрхәмәтсез язмыш, урмандагы агачлар һәм кешеләр арасындагы тигезсезлек, тәгәрмәчле креслога баглы яшь кыз һәм сау-сәламәт аристократ карчык төп образлар буларак билгеләнә.
И.Нуруллин «Гарәфә кич төшемдә» хикәясен Ф.Әмирханның беренче оригиналь әдәби әсәре дип атый. Буржуаз милләтчелек юкмы монда, татар милләтен бүтән милләтләргә каршы кую юкмы? И.Нуруллин шундый сораулар куя һәм үзе үк җавап бирә: «Бу вакыттагы дөньяга карашын яхшы белгәнгә, кистереп җавап бирә алабыз: юк, һич юк! Беренчедән, болар яңа гына күзе ачылган шәкерт хыяллары. Икенчедән, яшь автор, героеның уй-тойгыларын беркадәр уртаклашса да, милләтне милләткә каршы куймый, мәгърифәтче буларак (әйе, ул мәгърифәтче дә бит әле), татарларны алга киткән милләтләр дәрәҗәсенә күтәрү турында хыяллана» [5].
Ф.Әмирхан сурәтләү объекты итеп иске тип татар сәүдә буржуазиясенең аруырак вәкилен сайлап алган, бик үк карага буямый гына, үзенчә яшәргә, үзенчә гамәл кылырга юл куйган, героена карата антипатиясен сиздерми генә, акрынлап эчке дөньясын ачып биргән, дип раслый тәнкыйтьче. И.Нуруллинның һәр бәяләмәсе, һәр мөнәсәбәте гадәттән тыш төгәллеге белән аерыла.
Ф.Әмирханның «Замана хикәяләре» җыентыгы хакында И.Нуруллин тарафыннан түбәндәгечә сүз йөртелә: «Замана хикәяләре»нең беренчесендә без эчкә яшерелгән сатира күрдек. «Милләт тәрәккый иттерү» – ачыктан-ачык сатира. «Танымаганлыктан таныштык» хикәясендә дә без тышы яңа, эче иске булган байбәтчәнең колоритлы сатирик образы белән очрашабыз. Моннан соң ул, тагын менә дигән берничә сатирик хикәя бирү белән бергә, «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повестен дөньяга чыгарып дан казанды».
Күргәнегезчә, галим Ф.Әмирхан әсәрләренең формасын атау-дәлилләү белән генә чикләнми, беррәттән аларга карата бәяләмәле җөмләләр дә язып үтә. Шунысы игътибарга ташлана: И.Нуруллин Ф.Әмирхан прозасыннан тулаем канәгать һәм аның һәрбер әсәрен камиллек үрнәге буларак бәяли.
Ф.Әмирхан иҗатында юмор һәм сатираның зур урын тотуы ни белән аңлатыла соң? И.Нуруллин бу сорауга да дәлилле, төгәл җавап бирә. Ул аны, барыннан да элек, әдипнең табигате, характеры белән бәйләп карый. «Тумыштан зирәк, үткен һәм тапкыр; гыйлем-мәгълүматы тиз артуга бәрабәр рухи яктан да тиз өлгерде; болай да үчекләүгә, ирештерергә, мыскыл итүгә һәвәс үсмер, тора-бара үзенең өстенлеген тоеп, искелек күренешләренә, аның терәкләренә ачы көлү, ирония белән карарга күнегеп китте. Икенчедән, тормыш үзе, тарихи барыш аны сатира каләмен эшкә җигәргә кушты», – дип яза галим «Фатих Әмирхан» китабында [6].
1909 елның язында «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» исемле 24 битле китапчык басыла. Озакламый «Фәтхулла хәзрәтнең гает көне» исемле икенче кисәге дә нәшер ителә. «Соңгы кисәкләре 1910 елда чыга. 1911-1912 елларда инде тагын бер кисәк өстәлеп, димәк, биш китап булып, әсәрнең икенче басмасы дөнья күрә», – дип искәртә И.Нуруллин [7]. Әлеге повестьтагы Фәтхулла хәзрәт образы да тормыштан алынган, прототибы – Йосыф хәзрәт, дип билгели ул.
Ибраһим Нуруллин китабында Фатих Әмирхан драматург буларак та ачыла. Драматургия өлкәсендәге беренче омтылышы ук Фатихка уңыш китерә. Гаҗәеп тере һәм тормышчан персонажлар, кискен һәм шулай ук тормышчан конфликт... Авторның яшьтән үк театрга якын торуы, урыс классик драматургиясен тырышып өйрәнүе бушка китмәгән, күрәсең.
«Яшьләр» пьесасы, һичшиксез, татар тормышына И.С.Тургенев иҗаты, бигрәк тә аның «Аталар һәм балалар» романы йогынтысында туган [8]. И.Нуруллин драмадагы типик образларга характеристика да биреп китә. Әйтик, «Кемнәр соң алар – иске тормышны яклаучы аталар?» дигән сорауны куеп, шуның аша Рәхимҗан, Хөсәен, Фәхерниса кебекләргә бәя бирә. Печән базары сәүдәгәре Рәхимҗан – типик «дин-мәгыйшәт айгыры»: үтеп чыккан кире, надан, бозык. Аныңча, һәр «иске – изге». Икенчесе – Хөсәен. Аваз методы белән укытуны яклый, шәригать мөмкинлек биргән дәрәҗәдә яңалыкны кабул иткән, улларын «адрес язарлык» һәм «гәзитә укырлык» кына урысча укытырга да риза булган. Кыскасы, бу – җәдидче татар купецы. Хатыны Мәрьям һәм кызы – Рәхимҗанның хатыны – Фәхерниса да шушы «лагерь»га керә. «Милләтче» дип тәкъдим ителгән Зыя яше, өс-башы, сөйләшүе һәм аралашу даирәсе ягыннан «яшьләр лагере»на карый кебек, әмма бу – тышкы охшашлык кына.
Пьесада күтәрелгән тагын бер проблема – хатын-кыз хокуксызлыгы мәсьәләсе дә шул рәвешчәрәк хәл ителә. Әсәр «политик азатлык һәм социаль тигезлек яулап алу өчен мәгърифәт коралы гына җитмәгән кебек, хатын-кызны коллыктан коткаруда да бу корал үзе генә көчсез», дигән фикергә китерә [9].
Типик характерлар иҗат итеп, аларны типик хәлгә куеп күрсәтү, мәгълүм булганча, җитлеккән реализмның төп сыйфаты, дип билгели И.Нуруллин.
«Фатих Әмирхан» китабының «Кояшлы һәм болытлы көннәр» дип аталган бүлегендә татар кызы турында сүз бара. Әдипнең күп кенә әсәрләрендә татар кызы үзенә генә хас гадәт-фигыле булган шәхес рәвешендә «хәрәкәт итә». «Рәхәт көн» (1910) хикәясендә аның дүрт стена эчендә ир көтеп утырган чагы. Кара көч Гайниҗамалның фикер даирәсен шулкадәр зурайткан һәм зәвыгын тупасландырган ки, укымышлы Закирга күңеле төшкән булса да, татлы телле приказчикны ир булырга кулайрак саный. «Кадерле минутлар» хикәясендә (1912) аны яңа гына ир йортына бикләп куйганнар. Элек сөеп йөргән егете белән күрешергә үзендә көч тапкан Хөршид җанлы курчакка әверелеп җитмәгән әле. Әмма бу – соңгы тыпырчынуы аның. Галим «Яшьләр»дәге (1909) фәрештәдәй Фәхернисаның еллар үткәч надан, зәһәр һәм килделе-киттеле хатынга әверелүен таный.
«Габделбасыйр гыйшкы» хикәясендәге төп герой – социаль тип кына түгел, бәлки психологик тип та, икесен аерылмас берлектә алсак, ул тиңдәшләре Хлестаков белән Обломов һәм бүтән төргә караган Молчанин, Манилов, Гамлет, Тартюф, Головлев һ.б. кебек үк, И.Нуруллин тарафыннан гомумкешелек тибы буларак билгеләнә.
«Фатих Әмирхан» китабында әдипнең балалар өчен язган әсәрләре хакында да әйтеп үтелә. Бу – язучының һәрьяклап талантлы шәхес булуына басым ясау максатыннан күрсәтелә. «Ул үксез бала шул» – күздән яшь китерерлек хикәя. «Корбан» исемле әсәрдә безгә кечкенә, ә балага зур булып күренгән драматизм ята: малайның назлап үстергән бәрәнен корбанга чалалар. «Нәҗип» хикәясендә автор, маңгайга бәреп әйтмичә генә, тырышлыкны, хезмәт сөючәнлекне һәм һөнәр белүне пропагандалый. «Балалар атавы» исемле хыялый повестьта дуслык, туганлык, хезмәттәшлеккә корылган җәмгыять тасвир ителә. Ф.Әмирхан драматург буларак та балалар өчен берничә әсәр яза башлаган, ләкин никтер тәмамламый калдырган» [10].
Ибраһим Нуруллин
«Тигезсезләр» пьесасы А.П.Чехов драматургиясе рухында язылган һәм «Акчарлак» пьесасын бик нык хәтерләтә, дигән фикер әйтә И.Нуруллин. Икесендә дә, Чехов әйтмешли, «пот ярым» мәхәббәт, икесендә дә танылган язучы яшь кызда мәхәббәт кабынуга сәбәпче була, бүтән персонажларның мөнәсәбәтләренә, үзе дә сизмәстән, ниндидер үзгәреш кертә. Башка кайбер охшаш ситуацияләр, охшаш характерлар да күзәтелә.
Ф.Әмирхан «Тигезсезләр»е белән татар драматургиясендә яңа этап ача, дисәк, ялгышмабыз. Галим «Г.Камал А.Н.Островский принципларын тормышка ашырган булса, Әмирхан драматургияне Чехов стадиясенә күтәрә», дигән фикердә [11].
Әлеге әсәр үз заманында күп кенә тәнкыйди язмалар, рецензияләр язуга сәбәп булып тора. «Тигезсезләр»гә карата әдәби тәнкыйтьтә капма-каршы ике фикер барлыкка килә. Инкыйлабтан соң, бигрәк тә егерменче елларның икенче яртысында, утызынчы елларда тискәре мөнәсәбәт өстенлек алып һәм тагын да тирәнәя барып, әсәр бөтенләй начар, дип бәяләнә башлый [12].
Фатих Сәйфи-Казанлы тәнкыйть мәкаләсендә Рөкыя образын, ясалма, табигый түгел, дип әйтә: «Казан татары баеның гаиләсендә Рөкыя кебек нәфис, нәзакәтле чәчәкнең үсүе өчен һава да юк, зәмин дә юк, дип әйтәсе килә... Шуның өчен тип дөрес түгел, бу бары хәятне әдәбиятта матурлатыр өчен уйланган мөхәррирнең ясалмасы, дип әйтәсе килә» [13].
Бу мәсьәләгә И.Нуруллин үз чоры ноктаи назарыннан торып та үзгәрәк бәя бирә: «Идеаллаштыруга бәлки Рөкыя мисал була алыр? Әсәрдәге ир-егетләрнең барысы да бу кызга гашыйк булган кебек, автор үзе дә аңа соклана. Матур ул, саф, дәртле, сәләтле һәм туры сүзле. Беркатлылык белән кушылган аек акыл һәм романтик ашкынлык та бар аңарда. Хәтта кимчелекләре – чытлыклана белүе, иренчәклеге һәм җыйнаксызлыгы да ничектер килешеп тора. Кыскасы, Рөкыяга тоташ көмештән коелган бөтенлек хас» [14].
Әлеге әсәрне тәнкыйтьче тема-проблематика ягыннан торып та бәяли: «Тигезсезләр» драмасының үзәгендә кеше бәхете, кеше язмышы мәсьәләсе. Башлыча ул мораль-психологик планда хәл ителә. Әмма, күзгә бик үк бәрелеп тормаса да, социаль сәбәпләрне дә чамаларга мөмкин. Чөнки әсәрдә сүз гомумән кеше бәхете хакында түгел, бәлки буржуаз җәмгыять шартларындагы кеше бәхете турында бара» [15].
Ибраһим Нуруллин Ф.Әмирхан иҗатын үз чорында киң таралган карашлар биеклегеннән дә, үзе ирешкән фәнни югарылыктан да торып бәһали. Аның әдәби тоемы да соклангыч.
Әдипнең иҗатын, биографиясен, эшчәнлеген яктырту «Фатих Әмирхан» китабында югары сәньгатьлелек белән башкарылган. Сигез бүлектән тора ул. «Эпилог дисәң дә ярый» дигән соңгы өлештә И.Нуруллин Ф.Әмирханның бөек шәхес булуын, аның Г.Тукай белән берлектә искә алынырга тиешлеген ассызыклый.
Билгеле, И.Нуруллинның Ф.Әмирхан әсәрләренә үз чоры ноктасыннан торып бәя бирүе, төпле анализ ясавы игътибарга һәм ихтирамга лаек. Язучының иҗатын, шәхесен өйрәнүгә күп көч куйса да, галим өйрәнү переспективаларын да күрсәтеп калдыра. Гаҗәеп талантлы һәм үзенчәлекле каләм иясенең И.Нуруллин дикъкатеннән читтә калган әсәрләре байтак, аларны да алга таба өйрәнергә кирәк. Киләчәктә бу эш, һичшиксез, башкарылыр дигән ышанычта калыйк.
__________________________________________
1. Нуруллин И. Фатих Әмирхан. – Казан: Тат.кит.нәшр. – 1988. – 277 б.
2. Шунда ук. – 107 б.
3. Шунда ук. – 107 б.
4. Шунда ук. – 109 б.
5. Шунда ук. – 120 б.
6. Шунда ук. – 125 б.
7. Шунда ук. – 125 б.
8. Шунда ук. – 130 б.
9. Шунда ук. – 132 б.
10. Шунда ук. – 177 б.
11. Шунда ук. – 186 б.
12. Шунда ук. – 190 б.
13. Шунда ук. – 190 б.
14. Шунда ук. – 192 б.
15. Шунда ук. – 193 б.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА