Журнал «Безнең мирас»

Гыйбарәләр

«Милләткә яшәү дәртен аның иң алдынгы карашлы, тирән белемле, ата-баба васыятенә тугрылыклы, гореф-гадәт, йолаларга хөрмәтле, көчле ихтыярлы, намуслы һәм гайрәтле, эшлекле һәм кәсепчел өлеше бирә, гаммәне үз хосусиятләрен саклауга шул рухландыра, бүтән халыкларның кешелекле, саф хисле һәм зирәк акыллы катламы белән аңлашуга шул ирешә һәм дөньяда яшәүгә хокукы, дәрманы барлыгын исбатлап, төрле расага, дингә, телгә, культурага бүленгән кавемнәр арасында үзенә лаек урынны табып гомер итә. Башкаларны буйсындырырга һәм үз максатларында файдаланырга, аларның җирен-суын, хезмәт җимешләрен үзләштерергә теләгән илбасар менә ни өчен беренче нәүбәттә аның шул милли идеалны, яшәү рухын кадерләп саклаучы аңлы өлешен юк итәргә тырыша, аның урынына җиңелгән халык арасыннан кыйбласыз, имансыз, колларча куштан һәм ялагай, сатлыкҗаннарны үстерә һәм үзенә карусыз хезмәт иттерә».
(«Дунай буендагы кардәшләр»)


«Һәр милләт бәйсез дәүләтен төзергә омтыла, чөнки шул очракта гына ул үзе теләгәнчә ирекле яшәргә һәм үсәргә мөмкин. Бу беренче нәүбәттә яшь буынны ата-баба рухы белән сугарып тәрбияләүдә, киңрәк алганда, милли мәктәп концепциясен гамәлгә ашыруда, аерым алганда исә, туган телне, әдәбият-сәнгатьне сабый күңеленә ана сөте белән үк салуда тормышка ашырыла. Тагын да бер әһәмиятлесе − өлкән буыннар тормышын, ата-баба хәтерен яңартып, мәктәптә милли тарихны өйрәнү. Камил акыллы кеше бары шулай гына тәрбияләнә ала.
Әлбәттә, бәйсез милләт милли тәрбия бирүне мәктәптән тыш та дәвам итә − сәнгать әсәрләре, этнографик, археологик тикшеренүләр, музейлар, театрлар, филармонияләр эшчәнлеге аша».
(«Гөлчәчәкләр илендә кара болыт»)


«Бәйсез, ирекле яшәү − һәр милләтнең татлы хыялы. Бәйсезлеген югалтмау өчен халыклар канкойгыч, фаҗигале сугышлар алып барудан да тайчанмыйлар».
(«Гөлчәчәкләр илендә кара болыт»)


«Йола, гореф-гадәт законнан өстенрәк, чөнки алар элгәрерәк барлыкка килгән, гасырлар кичеп сыналган, дөрес һәм гадел, файдалы һәм кирәкле булуы шик уятмый торган тотрыклы кыйммәткә әверелгән. Милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы халыкның гына киләчәге бар».
(«Кечкенә дә төш кенә»)


«Без озак еллар сәламәт әхлакны, шәфкатьне онытып, бер-беребезне сыйныфларга, акларга-кызылларга, ватанпәрвәрләргә-сатлыкларга бүлеп гаепләдек, эзәрлекләдек, астык-кистек... Гасыр башында Тукай телгә алган ун-унбиш миллионнан тагын да үрчисе урында, без соңгы сиксән ел эчендә җиде миллионга калдык, анысының да әхлакый түбәнәюенә, рухи фәкыйрьләнүенә тәгәрәдек».
(«Йөртә безне язмышлар»)


«Гасырлар дәвамында без әдәбият, сәнгать, фән, сәясәт һәм башка тармакларга дистәләгән, йөзләгән олы шәхесләр үстереп биргәнбез, шулардан кайберләре, башка халыкларның рухи дөньясына, дәүләт идарәсенә үтеп кереп, гасырлар пәрдәсе аша бүген дә җемелдәп торган якты эз калдырган. Татарның милли горурлыгы үсүдән, димәк ки, аны милләт буларак юк итү эше кыенлашудан куркып, безгә озак вакытлар әлеге даһи шәхесләребез хакында авыз ачарга да ирек бирелми киленде. Андый шәхесләребезнең кискен бәрелешләргә бай, искиткеч тырышлык һәм киеренке хезмәт куеп казанган уңышларга, җиңешләргә мул гыйбрәтле тормышы – милләтебезнең киләчәккә бару юлында якты маяк, ышанычлы рухи терәк бит ул. Аның башкалардан һич тә ким түгеллеген, мәңге яшәргә тулы хакы барлыгын раслый торган дәлил! Шөкер, хәзер инде алар турында да иркенләп сүз алып бара башладык».
(«Аһ, туган каумем газиз!»)


«Республикабыз җитештерә торган байлык әз түгел, ләкин аның майлы калҗалары әле һаман шунда тир түгүчеләргә эләкми. Үз малыңа үзең хуҗа булмау, колониянең колы, авыр, кара эшләрне башкаручы алашасы гына хәлендә гомер сөрү аркасында бу».
(«Йөртә безне язмышлар»)


«Империячел аң һәм омтылышлар яралгы хәлендә һәр халыкта була. Күбрәк санлы халыкларда, элегрәк куәтле дәүләтләрен корган, бүтәннәрне талап, кысып яшәргә өлгергән кавемнәрдә инде империячел хисләр бигрәк тә куәтле була – алар, сөяктән аерылырга теләмәгән эт кебек, корбаннарын кулдан ычкындырмаска, ычкынган хәлдә, аны яңадан кайтарып алырга тырыша. Бу юлда алар һичбер әхлакны, халыкара килешүләрне танымый, алдашу, яла ягу, хыянәт, шәфкатьсезлек, икейөзлелекне эшкә җигә, көч куллануны иң гадәти гамәлгә әйләндерә».
(«Оҗмах утравы»)


«Теләсә кайсы халыкның милли горурлыгы басып алынган халыклар, илләр саны, җирләр күләме белән түгел, иҗади куәтенең гомумкешелеккә хезмәт иткән ачышлары, фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары белән бәяләнергә тиеш. Аның басып алынган халыкларның иҗади сәләтен, көчен буып торуын яки, гомумән, юкка чыгаруын да истә тоту хакыйкатькә, тарихи гаделлеккә каршы килмәячәк».
(«Гөлчәчәкләр илендә кара болыт»)


«Адәм баласының башка җан ияләреннән мөһим бер аермасы, өстенлеге – хәтерле булу. Бу аңа, үткән буыннарның тормыш тәҗрибәсен, казанышларын файдаланып, үз тереклеген югарырак баскычтан дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Без, бүген яшәешебезнең мәгълүм бер әхлакка, тәртипкә нигезләнүе, матди һәм рухи яктан мулрак, мәгънәлерәк дәрәҗәгә күтәрелүе өчен, ата-бабаларыбызга бурычлы. Менә шуңа күрә татарда ким дигәндә җиде бабаңны белү, аларны хөрмәт белән искә алу гадәткә кергән.
Җиде бабаңны белү шул ук вакытта алардан үрчегән җиде буын нәселне – кардәшләреңне дә белү дигән сүз. Адәм баласы ялгыз яшәми, шатлыкта да, кайгыда да аңа иш-иптәш, таяныч кирәк. Иң ышанычлы иш, таяныч, – әлбәттә, кан кардәшләрең. Кан кардәшләргә, гадәттә, тел, гореф-гадәт, йола-зәвык, җыр уртаклыгы да хас. Уртаклык, охшашлыклар күп булган саен, бер-береңне аңлау, нәселдәшләрең белән тормыш авырлыкларын җиңү дә җиңеләя. Нык, ишле нәсел язмышның кар-бураннарын, җил-давылларын ансатрак кичә, үз йөзен әйбәтрәк саклый, димәк, сәламәт рухын, ирекле яшәү мөмкинлеген яхшырак тәэмин итә. Бары шул очракта гына адәм баласы рухи тынычлык, канәгатьлек, рәхәтлек тоя һәм сәләтен тулырак ачып алга бара».
(«Исәнме, Гагаузстан!»)


«Кеше берәр хәвеф-хәтәргә юлыкса, гадәттә, аңа иң әүвәл ярдәм кулын туганнары суза. Бу – милләтләр арасында да шулай. Мисалга урысларны гына алыйк. Алар кан кардәшләре болгарларга, сербларга һәм словакларга гасырлар дәвамында терәк булды, финнар – эстоннарга, эстоннар мариларга һәм удмуртларга булышып килә. Бу – бик табигый һәм әхлаклы бер эш. Әмма шушы матур гадәт соңгы дәвердә түрк халыклары арасында шактый ук җуелды».
(«Кардәшләр кочагында»)


«Югары мәдәнияткә, бай икътисадка ирешү өчен, түрк милләтләренең үз тарихи ватанында туган гореф-гадәт, йолалар, әхлакый кануннар кысасында гомер итүе шарт. Аерым шәхес, милләт, туган телен, мәдәниятен, милли холык-фигылен җуймыйча яшәгәндә, асыл сыйфатларын гармоник үстерә ала. Күнегелгән табигый тирәлектә генә тотрыклы рухи халәтне, яшәү дәртен һәм сәләтен саклау җиңел. Шундый шартларда шәхес тә, милләт тә төрле тетрәнүләрдән, тискәре комплекс­лардан азат була, гомер итүен билгеле бер тәртипкә салып, сәламәт тормышын көйләп җибәрә, башкалар тәҗрибәсен киң файдаланып, яңадан-яңа уңышларга ирешә».
(«Кардәшләр кочагында»)


«Түрк кавемнәренең бер-берсен йотуы – һәлакәтле күренеш. Безгә бер-беребезнең хосусиятләрен хөрмәт итәргә, көчле түрк халыклары бердәмлегенә күптөрлелек аркылы гына барырга кирәк. Кушылуны уңай, аерымлануны тискәре бәяләүчеләр – кешелек дөньясы үсешен тупикка кертүчеләр алар. Һәр шивә вәкиле, үз табигый микроклиматы, хосусиятләре нигезендә яшәгәндә генә, рухи комфорт тоя, шул очракта гына аның сәләте иркен, нормаль үсә. Күптөрлелек фикере, безгә үзара рәхәт, ансат аралашыр өчен, төрек телен өйрәнергә комачауламый. Уртак ата-бабаларыбыз рухы, ят халыклар чолганышында уртак мәнфәгатьләребезне саклар өчен берләшү ихтыяҗы – түрклекнең көчәюе өчен иң ышанычлы нигез һәм юнәлтүче чара. Без киләчәктә дә төрле булачакбыз, ләкин бер-беребез өчен җаныбызны да, каныбызны да бирергә әзер торачакбыз. Бары үз кавемең белән мавыгудан айну гомумтүрк мәнфәгатьләре өчен көрәштә соңгы киртәләрне алып ташлар, эчкерсез кардәшлеккә, дуслыкка, хезмәттәшлеккә киң юллар ачар».
(«Кардәшләр кочагында»)


«Фикер йөртү, хәбәр алмашу иреге − кеше хокукларының нигез ташы. Чагыштырмача бай матди тормыш адәм баласының алга китешен күрсәтсә дә, ул аның түбәнге баскычны атлап узуы турында гына сөйли әле. Өске баскычы – рухи тормыш, уй-фикер югарылыгы, тыгызлыгы һәм тирәнлеге, рухи эзләнүләр хөррияте, фикердә һәм гамәлдә азат булу.»
(«Гөлчәчәкләр илендә кара болыт»)
Гыйбарәләрне Рөстәм Галиуллин әзерләде.



Теги: Тәүфикъ Әйди Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру