Гыйбрәт
Тормышта җырлата да, җылата да, дип белеп тә әйткәннәр инде. Кайчан җылатып, кайчан җырлатасын гына бик үк чамалап булмый. «Нәрсә фәлсәфә сатасың, кистереп кенә әйт тә бир», - дисез инде Сез. Соң тыңлагыз алайса. Гыйбрәт булсын үзегезгә.
Яңа өй салган идек, уң як күршеләр юньләп сөйләшми башладылар. Малай институтка укырга кергән иде, сул як күршеләр кара коелды. Аларның кызы өч ел рәттән имтихан тотып та керә алмаган иде. Имеш тә без малайны кертү өчен ришвәт төрткәнбез. Хатынга пальто алган идем, балдызлар килми башладылар. Шәһәрдә яшәүче абыем иске йөк машинасы бүләк итеп биргән иде. «Син аны җәмәгать милкен урлау өчен алдың», дип җитәкчеләр бәйләнергә тотындылар. Машинама ком-фәлән төяп кайтсам да, чүп түксәм дә, күземне ачырмыйлар, ГАИ хезмәткәрләрен котыртып, алары булыр-булмас сәбәпләр табып, әллә ничә мәртәбә штраф чәпәделәр.
Гөнаһ шомлыгына каршы, хатын игезәк малай тапкан иде, авылга гайбәт таралды: имеш тә малайларның берсе күршедән, икенчесе баҗайдан, мин генә читтә калганмын. Урамга чыгарлык рәт бетте, арттан төртеп күрсәтеп көлеп калалар. Бу хурлыкка чыдый алмыйча асылынган идем, бавы өзелде дә, исән калдым бит, Алланың рәхмәте. Складта эшләгәндә колхоз бавын урлаган булган, аяк астында муртаеп яткан, шуңа күрә өзелгән, дип авыз чайкарга керештеләр. Ачудан кумак агуы эчкән идем, искергән булган - үтермәде.
Чарасызлыктан гаҗиз булып, «Инде нишлим икән?» дип йөргәндә, иң элек капка төбеннән машинаны урламасыннармы?! Малай, җитәкчеләрнең чырае кояш, ике бите ай. Очраган саен хәлгә керәләр.
Ул да булмады, малайны, ректор белән талашкан өчен, институттан куып кайтардылар. Өч көн үтүгә, сул як күршеләр, мунча ягып, ашка чакырдылар. Сый-нигъмәттән өстәл сыгылып тора, ике төрле уылдыкны авызга кашыклап тутыралар, коньяк белән шампан шәрабен авызга чүмечләп кенә салалар, мунча ташына сибәргә бер чиләк сыра куйганнар. Каян бу кадәр акча таптылар микән, дигән идек - чөнки авылда инде биш ел хезмәт хакы биргәннәре юк - безне чакырыр өчен буаз таналарын сатканнар икән.
Шулардан чыкканда, ишек төбе баскычыннан мәтәлеп, бер аякны, дүрт кабырганы сындырдым бит, Алланың рәхмәте. Менә, малай, халык агыла өйгә. Инде өч ай тулып киткән игезәкләр өчен
хатын белән миңа бәбәй ашы китерделәр, балаларның икесе дә суеп каплаган төсле тач мин, диделәр. Мин эшләгән фермадагы терлекчеләр өерләре белән өйгә килгәннәр: син эш вакытында, aп-айнык хәлдә фураж капчыгы күтәреп барганда батырларча егылдың, дип кул куябыз, бары тик страховой акчасы гына түләсеннәр, диләр.
Бер килсә килә бит ул. Озак та үтмәде, электрдан ут чыгып, өй эчендәге бөтен нәрсәбез янып бетте. Иң элек кием-салым күтәреп, балдызлар килеп җитте. Икенче көнне үк уң як күрше бер өер ир-ат алып килгән. Күмерләнгән җирләрен юнып атып, такта белән эшлибез, диләр. Җитәкчеләр бер алдыбызга, бер артыбызга төшәләр. Берәр генә кеше караңгы чырай катар ла! Рәхәтләнеп күз өстендә каш булып яшибез. Нәтиҗәне үзегез ясарсыз инде.
Фоат Садриев
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА