Журнал «Безнең мирас»

Гомерлек иман

Без бәләкәй чакларда авыл клубында концерт-тамашалар еш була торган иде. Актаныштан да, ут-күршебез Башкортстаннан да, тирә-юньдәге авыллардан да, хәтта Казанның үзеннән дә килә иде артист халкы. Әлфия Авзалова, Гөлшат Зәйнашева һәм Зиннур Гыйбадуллинның безнең өйдә чәй эчеп утырган чакларын да хәтерлим әле мин.
Шунысы аеруча истә калган: Гамил Афзал дигән шагыйрь абыйның һәр концертта диярлек нинди дә булса кызык-мызык шигыре, мәзәге-фәләне, сүзләре аныкы булган җырулары яңгырамый калмый иде: «Әсмабикә җаным, ахирәт», «Ир бала яхшымы, кыз баламы», «Юкка-барга», «Кызыл балчык» промартелендә», «Матриархат чорында», «Гөлмәрьям», «Өф-өф итеп...», «Дөнья матур, дөнья киң», «Татарстан таңнары» (Соңгы дүртесе – көйләрен Илһам Шакиров, Ренат Еникеев, Сара Садыйкова, Марс Макаров иҗат иткән җырлар)... Болар – исемдә калганнарның кайберләре генә.


tufan_19_b


Шушы концертларның да тәэсире зур булгандыр инде: иң беренче укыган китапларым Гамил Афзалныкылар иде. Театр артисты, репрессия корбаны Мохтар Мутин, җырчылар Әлфия Авзалова белән Хәнәви Шәйдуллин, скульптор Васил Маликов, драматург Риза Ишморат, фронтовик-шагыйрь Нур Баян, рәссам Әсгать Сәфәргалин кебек күренекле якташларым арасыннан беренче итеп, университетта укыганда чакта ук Гамил Афзал турында «Тукай буласым килә...» дигән мәкалә язуым да, аны районның «Игенче даны» газетасында (№30 (5130), 11 март, 1982 ел) бастыруым да, димәк, тикмәгә түгелдер.


Ни кызганыч, Гамил ага Афзал белән күрешеп-очрашып яшәргә туры килмәде. Әмма эш-вазифам (1986-1988 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булган чагымны күздә тотуым) могтәбәр шагыйребез белән хат аша булса да хәбәрләштереп, аралаштырып торды, дия алам. 1988 елның 22 апрелендә көндәлек дәфтәренә мондый сүзләр язып куйганмын: «Әлмәттән, Гамил абый Афзалдан хат алдым: «Хөрмәтле Ләбиб Лерон иптәш! Сезгә бер больничный лист җибәргән идем, 7 февралъдән 10 нчы мартка чаклы. Менә соңгысы, 10 марттан 9 апрельгә чаклысы. Бәйрәмгә чаклы акчасын җибәрсәгез, яхшы булыр иде. Гамил Афзал. 9 апрель, 1988 ел».


Шул ук елның июлендә көндәлеккә теркәлгән икенче язу-хәбәр исә болайрак: «Яшь ленинчы»ның хатлар бүлегеннән (Илгизәр апа Сә­мигул­линадан) әдәбият-сәнгать бүлегенә (минем шунда кабат эшли башлаган гына чагым) хат килеп керде. Әлмәттән. Гамил Афзалдан. Нишләптер, язучы Солтан Шәмсигә адресланган:


«Мөхтәрәм Солтан Шәмси!
«Яшь ленинчы»да катнашырга чакырасыз, балалар өчен яхшы китаплар язу – бик кирәкле, бик изге эш, ләкин ул эш бик күпләрнең кулыннан килми, дөньяга бала күзе белән карап, шаккатып, әсәрләнеп булмый, агайне.


Тырышып карарга кирәк. Менә берничә шигырь җибәрәм, шуларны бастырып чыгарсагыз, тагын да тырышырмын, боерган булса.
Сезгә сәлам вә ихтирам белән, Гамил Афзал. 10 июнь, 1988 ел. Әлмәт».


Гамил абыйның әлеге шигырьләрен газетада бастырганыбыз әле дә истә.


«Ул әдәбиятка үзеннән шактый алда кергән кайбер өлкән буын шагыйрьләренә караганда да үзенең укучыларын тизрәк тапты. Сәбәбе: шагыйрьнең талантлы булуында», – дип язган иде заманында шагыйрь иҗатына беренчеләрдән булып игътибар иткән остаз-әдип Сибгат ага Хәким «Мин чәчәкләр җыям» дип исемләнгән мәкаләсендә. Соңрак язган «Шагыйрь юлы» дигән язмасында исә ул таланты ташып торган шәкертенә һәм аның иҗатына мондыйрак бәяләмә бирә: «Гамил Афзал башта ук, беренче шигырьләреннән үк, җиргә ябышты. Икенче ныклап ябышкан объект – Тукай. Тукайчылык Гамил Афзал иҗатының рухында. Рухы аның бөтен шигырьләренә сибелгән. Тукайдан күчкән иң әйбәт сыйфат – дөреслек, турылык, иман».


Остаз янә дәвам итеп болай ди: «Гамил Афзал һәм лирик, һәм сатирик. Бер җан, бер йөрәк, бер иҗат. Икесе бергә кушылганда, шагыйрь җаны бөтен почмаклары, бөтен үткен кырлары белән ачыла».


Әйе, Гамил Афзал – халыкның моң-аһәңнәрен үз йөрәге аша үткәреп, барлык кайнар хис-фикерләрен, мәгънәле сүзләрен гади, үтә халыкчан итеп әйтә белгән шагыйрьләребездән берсе. Аның күпчелек шигырьләре гади кешене олылаудан, җир кешесенең бәхетенә, шатлыгына дан җырлаудан гыйбарәт:


Кеше – даһи тереклекнең терәге ул,
Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул.
Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап
Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.


Шулай да, лирикасыннан битәр, миңа Гамил аганың сатирасы, юморы аеруча якын. Шушы өслүптә язуына ишарәләп, иҗатының шушы ягына аеруча басым ясап, егерме биш яшьлек мин бахырыгызның, «Гамил Афзалга», дип эпиграмма язуы да (1986), уйлап караганда, юкка түгелдер сыман:


«Кәгазь кортлары»н да тетә Афзал,
Түрәкратларны да тетә Афзал.
Читтә калмый хәтта куштаннары...
Әллә аңа өстән кушканнармы?


Чын юмористларның, сатирик­ларның күбесе, гадәттә, үзенә кагылган җиңелчә генә «чеметтеризм»нарны да күтәрә алмый. Бу уңайдан миңа карата Гамил Афзалдан ул-бу сизелмәде, әдип үпкәләгән икән, дигән хәбәр ялгыш та минем тарафка килеп ирешмәде.


Юмор-сатираны югары кимәлдә язуы өстенә, аның үзенә кагылганын кабул да итә белүе – бу үзе үк шәхеснең үтә талантлы икәнлегенә, шул талантның никадәр зур булуына бер ишарә-дәлил түгелме икән әле?!


Үзенә нисбәтле түбәндәге пародияне дә Гамил ага бик җиңел кабул иткәндер, дип уйлыйм. Бер шигыреннән «Архимедлар утыра күңелдә» дигән юллары эпиграф итеп китерелгән ул пародия «Урындык» (1996) дип атала:


Күңелемне куйган идем бикләп,
Ачкач – шаклар каттым үзем дә:
Аякларын җайлап кына бөкләп,
Архимедлар утыра күңелдә!


Сократ йөри кулын артка куеп,
Яланаяк килеш йөренә...
Аристотель ята изрәп-оеп,
Күңелемнең җылы түрендә!


Маркс үзенең «Капитал»ын укый,
Ньютоннар сагыз чәйниләр...
Беркем дә юк монда букый-сукый,
Барсы – даһи, барсы – генийлар...


Минем күңел әйтерсең лә вокзал:
Ыгы-зыгы... Тавыш... Урын юк...
...Пәйда булды шулчак Гамил Афзал
Һәм сузды ул миңа урындык.


Заманында Гамил ага Афзалның тәүге шигыре басылуы турындагы бер истәлеге күз яшьләре аша көлеп язылган булуы белән минем күңелемне бик нык тетрәндергән иде:


«Яшь вакытта салкын баракларда торуларның нәтиҗәсе буларак, минем тез буыннары, бот буыннары авырта башлады. Педтехникумның беренче курсын бетереп, икенче курска күчкәч, мин Магнитогорскига кайтып, озак кына больницада яттым. Ревматизм, диләр. Шуннан бирле партага утырып сабак укулар насыйп булмады. Магнитогорскиның металлургия комбинатында кара эшче булып, такелажчы булып эшли башладым. Шаярмагыз минем белән, мин хәзер – эшче класс!


1939 елның җәендә бәхет миңа да бер елмайды. «Азат хатын» журналында бер шигырем басылып чыкты тәки. «Гамил Афзал», дип язып куйганнар. «Амур буенда» исемле. Винтовканы кулга бик нык кысып, илне самурайлардан саклап торам, керфек тә какмыйм, имеш. Матбугатта үз исемеңне бер күрү дә кешене канатландырып җибәрә икән. Мин дәртләнеп киттем. Инде Тукайга җитәргә дә күп калмады кебек. Катыргы белән тышлап, беренче битенә фотокарточкамны ябыштырып, бик матурлап, бизәп язган шигырь китапларым дүртәү булды.


«Сугыш башланган» дигән афәтле хәбәрне ишетүгә минем исем китмәде. «Башланса ни, – дип уйладым мин, – без аларны, фашистларны, «урра» кычкырып кына кирәкләрен бирербез әле, алар акылга утырып кайтып китәрләр, харап икән...» Халык бик шомланды, фронттан күңелсез хәбәрләр килеп тора. Эш тә эш, мин миңгерәүләнеп, берни аңламас булдым. Нигә «урра», дип кенә, ялтыр кылычларны айкап-чайкап куып җибәрмиләр икән аларны?


Көненә уникешәр сәгать эшлибез, артыграк та туры килә, ял көне дигән сүз онытылды. Ял итәр вакыт түгел. Көн саен ике эшелон корыч китә, ә сугышның очы-кырые күренми әле. Карандаш буе нечкә снарядтан башлап, эченә кеше кереп ятарлык бомба кабыкларын көне-төне чүкибез – Чапаев кайда да, Тукай кайда! Без усалландык, җитдиләндек, безгә ирләр акылы керә башлады. Дөнья кыйнап та өйрәтә икән ул...»


Әйе, алда әйтелгән әлеге өзектән дә бик ачык чамаларга мөмкин: шулчакта ук Гамил Афзалның кыйбласы Тукай булган.


Тукай – Гамил Афзалның гомерлек иманы:


Илдә туган ил улы син,
Илдә яндың нур булып,
Ил күгендә яз идең син,
Илдә калдың җыр булып.


Илне яклап яуга чыктың,
Ил телендә изге син,
Аңлы иттең, җанлы иттең,
Данлы иттең безне син.


Ил йөзендә күз идең син,
Ил уенда аң булып,
Кичләрендә моң буласың,
Көннәрендә таң булып.


1966 елда Тукайга багышлап язылган әлеге шигъри юллар татар халык шагыйре Гамил Афзалның үзенә дә бик туры килә.


24 гыйнвар, 2016 ел

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру