Журнал «Безнең мирас»

Гомәр Баширов. МЕНӘ СИҢА, МӘ!

Мәфтуха карчыкның бу арада бик ямансу көннәре иде. Менә бит тормыш дигәнең нинди алдаучан! Баштарак иреннән калып бер көн дә, бер сәгать тә тора алмас кебек иде. Әйтергә генә ансат, Галәветдиннең вафатына озакламыйча бер ел тула, бер ел! Ә Мәфтуха әле һаман да яши бирә!
Менә шулай картын юксынып йөргән моңсу көннәрендә көтелмәгән бер хәл Мәфтуханы бөтенләй аяктан ега язды. Әле алай гынамы?! Ире турындагы жанга якын истәлекләрне тискәре ягы белән әйләндереп ташлады.
Мәфтуханың ире — Көяз Галәветдин заманына күрә мәдрәсәдә ярыйсы гына белем алып чыккан ачык күзле кеше иде. Ул язу-сызуга маһирлыгы белән яшүсмер чагында ук танылды, бәетләр дә чыгаргалады. Малай чагында аттан егылып аның бер аягы кыскарып калган иде. Егет булып җиткәндә, үзенең көязлеге, үткенлеге белән бу зәгыйфьлеген ул бик шома яшерде. Аллы-кызыллы Кукмара итеген киеп (авылда бер анарда гына!), каракүл бүреген кыңгыр салып, унбиш телле гармунын сайрата биреп чишмә тамагына килеп төшкәндә, кызлар күзе аңарда гына булыр иде. Сугыш елларында аңардан көнләшүчеләр тагын да күбәйде. Нигә, дигәндә, бер аягы кыска булу сәбәпле, Галәвине герман сугышына алмадылар. Шулай итеп, ул авылның япь-яшь тол хатыннары арасында ир-заттан берүзе генә диярлек торып калды. Ә иңде революциядән соңгы елларны әйткән дә юк. Авылның барлык язу-сызуы, җәмәгать эшләре гел Галәви кулына күчте. Ул көне-төне өенә кайтып керми, җыелыш, утырыш, киңәшмә, тагын әллә ниләр дигәннәре берсе дә аңардан башка узмый иде. Яшерен-батырын түгел, озын телләр шул чагында ук төрлесен сөйләде. Кисәтүчеләр дә булмады түгел.
— Бармы җаның, юкмы җаның? Ник Галәвиеңә күз-колак булмыйсын? — дигәләделәр.
Тик Мәфтуха ул гайбәтләргә керфеген дә селкетмәде. Иренең бөтен авылга башлык кеше булуы белән горурланып, көнләшәләр, шуңа чәйниләр, дип кулын гына селтәде.
Әмма кичә очырмада табылган бер язу, соңгарак калып булса да, аны аяктан ега язды. Карындыкка төрелгән бу дәфтәрчек элек күзгә чалынмавы белән үк шикләндерде. Нишләп шулкадәр аска яшергән ул аны? Галәви бу кечкенә дәфтәрчеккә яшьрәк чагында үзенең җырларын, шигырьләрен язгалап барган икән. Анысына сүз дә юк! Рәхәтләнгән бер, эчен бушаткан! Тик иң ахыргы биткә барып җиткәч, карчык кинәт сискәнеп китте. Әһә, тукта! Бу ниткән хатын-кыз исемнәре монда? Болар нигә килеп кысылганнар? Беренче юллары ук күңеленә шик салды. Ничек иттереп яза диген?! «Мин...— дип башлый да, ниндидер сүзләрне танымаслык итеп бозып ыргыта, тик актыктан...— авыл хатын-кызлары»,— дигәнне генә бозмыйча калдыра. Шуның артыннан ук дистәгә якын хатын-кыз исеме тезелеп киткән. Менә сиңа мә! Мәфтуха, нидер сизенеп, дәфтәргә чытырдап ябышты. Кемнәр генә юк иде монда?! Тау астыннан Гөлбикә, Аргыяк Әсмабикә, Хәдичә белән Газизә, аннары тагын Васфикамал да Бәдриҗамал... Барысы да яшьтәшләре, авылның чибәрләре. Кайсы тол калган, кайсы аерылган нәмәстәләр... Укый торгач, Мәфтуха яшен суккандагыдай сискәнеп китге. Тукта әле! Бу соң... теге, ни бит инде, бер дә бүтән түгел, әйе, сөяркәләре! Әсмабикәләр, Гөлбикәләр әлҗе-мөлҗе килеп, күз алдында бутала башлады.
Мәфтуха, ачуына чыдый алмыйча, дәфтәрне идәнгә атты.


— Аһ, имансыз! Аһ, оятсыз, Ходай орган иблис токымы, җир бит, хыянәтче, зиначы!.. Кемнәр белән себерелгән бит!
Хурлыгыннан елый-елый, карчык беравыктан җирәнеп кенә, бармак очына эләктереп кенә дәфтәрчекне янә кулына алды. Ничә генә укыма — шул берүк балык башы: авылдашлары, Галәвинең чибәр кордашлары. Берсе мөгаллимә, арада тол хатыннар да бар. Кайберләре соңыннан укырга киткән, Арпаязда эшкә урнашкан, кияүгә чыккан...
Карчык гарьлегеннән йөзлек буенда атына-атына елады. Ничек хурланмассың?! Адәм мәсхәрәсе бит! Балалар алдында оят! Ул үзе, Ходайга шөкер, гомере буена иреннән башка беркемгә дә буй бирмәде. Чит ирләр керен юган инештә хәтта кер дә чайкамады, ирләр булган тирәдә су да коенмады. Шәригать бар лабаса! Намәхрәм! Белә бит ул андый нәрсә гөнаһ икәнлеген! Ә бу, хайван, аның утыз елга сузылган шушы пакьлеген, сабыйларча сафлыгын күрә торып мыскыл иткән! Мәфтуха иренең аны гомере буена алдап, аңа хыянәт итеп яшәвенә бәгырьләреңне көйдереп алырдай итеп рәнҗеде.
— Икейөзле пычак! — дип тиргәнде.— Айгыр җанаш! Кысылмаган җирен калмаган! Мир үгезе шикелле авыл буена бөтенесен тигезләгәнсең, комсыз җан! Оятсыз!
Шул көннән башлап Мәфтуха иренең рухына садака бирүне дә ташлады, зиратка барганда, аның кабере ягына нәфрәт белән төкереп кенә уза иде. Ул аңа иртә-кич бәддога яудырырга тотынды.
— Ярабби Ходаем, шул азгын бәндәңне никахлы зәүҗәсенә хыянәт иткән өчен, иң мәрхәмәтсез җәзаларыңа дучар ит! Илаһи, мәңге оҗмах чырайлары күрмәсен! — дип каргады.
Моның белән генә тынычлана алмады Мәфти. Үзен-үзе кыздыра, үч алу теләген котырта барып, шундый уйга килде: Галәвинең бозыклыгын бөтен дөньяга фаш итәргә! Ничек итеп? Менә озакламыйча еллыгын уздырыр көн җитә. Уллары-кызлары, оныклары аш мәҗлесенә җыелгач, чыгарыр да салыр әлеге шакшы дәфтәрне! Үрле-кырлы сикерсен әле бер каберендә!..
Шушы уенда тәмам ныгып, Мәфти берничә көн тынычланыбрак йөргән сыман да иде. Ләкин иренең еллыгы якынайган саен эчтән кытыклап торган нәни генә бер шиге гел зурая барды, тора-бара күңеле әйле-шәйле үк килә башлады. Чәнчелеп кенә киткере димәсәң... Әллә ничегрәк килеп чыга түгелме соң әле бу?! Ирең белән шунча еллар пар күгәрчендәй гөрләшеп гомер ит тә, торып-торып торҗагун, дигәндәй, үлгәч кенә пычратып ташла, имеш! Зерә дә сәер бит! Сәер генәме, әллә сәер ярым! Әллә ышаналар бит әле, әллә юк! «Үз вакытында нәрсә карадың? Нигә, карга баласыдай, авызыңны ачып тордың? Нишләп яшьрәк чакта якасыннан алмадың?» — дисәләр... Икенче яктан... Ышанмыйча да хәлең юк...
Кем беләндер киңәшергә кирәк иде. Ләкин кем белән? Күп уйлана торгач, карчык бу шомлы серне мөгаллимгә чишәргә булды.
— Менә, кода-җаным, Көяз Галәви көяз генә түгел, вөҗдансыз бәндә дә булып чыкты бит әле! Әйтергә оят! — диде.
Әлеге «Мин... авыл хатын-кызлары» дигән табышмак җөмләне укыгач, Фәһимнең артык исе китмәгәндәй күренде.


— Бүрәнә аркылы бүре күрү була түгелме соң бу, кодагый әби? — диде.
Кодагый мона үпкәли язды.
— Бәлеш! Үз кулы белән язган бит, исемнәрен тезеп барган...
Мөгаллим барыбер ашыкмады. Аңа бик сак булырга туры килә, сүзе
белән генә түгел, шаян елмаюы белән дә карчыкта шик-шөбһә тудырырга ярамый иде, күрәсең. Исемлекне тагын бер карап чыкты да, мәгънәле генә итеп, «ым» диде.
— Алай икә-ән...— дип сузды.— Язуын язган инде анысы. Тик аны әллә ничә төрле итеп укып була бит, кодагый әби!
Карчык канәгатьсезлеген белдереп, кырыс кына:
— Нәмәкәйләргә бормакчы буласың тагы? — диде.
— Мәсәлән, «Мин укырга җибәргән хатын-кызлар» дип тә. Янә «Мин эшкә керергә ярдәм иткән хатын-кызлар» дип тә. Азмыни?.. Нәкъ шундыйлар исемлеге бу...
Мәфтуха эченнән генә «ирләрнең берсен-берсе якламыйча хәле юк» дип кабарынып алды.
— Юк! — дип кисеп кенә салды ул.— Башта «Мин яраткан хатыннар» дип язылган булган ул, аннан да хәтәррәк булмаса әле! Бүтәнчә мөңкин дә түгел!
Мөгаллим «мөңкин» түгел диюенә, мыек астыннан гына елмаеп куйды. Кодагый әбисе шулай иреннән ишетеп калган сүзләрне кабатлап, «гыйлем кеше» булып сөйләшергә ярата иде. Шулай да үгетләвен дәвам иттерде.
— Йомырка тавыкны өйрәтә, димәсәң, тагын бер сүз әйтеп карыйммы соң?
— Әйтеп кара... колакка эләрдәй булса...
— Беләсеңме, кодагый әби, ачулы башта акыл юк, дигән борынгылар. Синең хәзер ачуың кабарган чак. Ай-Һай, ялгышмагаең! Бу апаларның байтагысын мин дә беләм бит. Алар — тәрбияле балалар үстергән әдәпле түтиләр. Уйлап кара, син әйткәннәр аларның үзләренә, ирләренә барып ишетелде ди. Беләсеңме нинди җәнҗал кубачак?!
— Куба бирсен! Йөрмәсеннәрие себерелеп! Шул кирәк аларга!
— Ай-Һай ансат уйлыйсың! Кара әле, кодагый әби, шулар өстенә син динле кеше дә бит әле! Нахак булып чыкса, гөнаһысын кая куярсың? Менә бит китапта нәрсәләр әйткән:
Үзен сакла зыяныннан Шушы дүрт нәрсәнен, Тәңрем:
Бере — әләк, бере — гайбәт.
Бере — яла, бере — дошман!
Иреннән калганнан соң карчык фәкать үз акылы белән, үзенчә генә яшәргә гадәтләнгән иде. Аның тирәнгә киткән көнчелек хисен Фәһим киңәше генә бастыра алмады. Бу атналарда ул хыянәтче Галәветдиннән үч кайтару нияте белән һаман үзен-үзе котыртып кына яшәде.


Менә аш мәҗлесенә дә җыелдылар. Мәфтуханың әйтәсе сүзе тел очында бәреп чыгарга гына тора иде:
— Сезнең суфи булып кыланган тәти атагыз, беләсезме, кем булып чыкты? Бөтен нәсел-нәсәпне пычратып йөрүче әшәке җан булып! Әнә ничә хатын белән уйнаш иткән! Ышанмыйсызмы? Әнә, укыгыз, үз кулы белән язып калдырган!..»
Шул усал сүзләрен әйтергә дип балаларына, оныкларына күтәрелеп каравы булды, Мәфтуха кинәт каушап, тотлыгып калды. Ай Алла! Бу нинди тамаша? Карасана, балалары, оныклары булып аңа Галәви үзе дә елмая түгелме соң? Әйе ләбаса! Әнә ич, әле оныгының көлемсерәвендә, әле сөекле кызының ягымлы күз карашында Галәви тач үзе ич инде, аның чалымнары, аның төсе! Аның да нәкъ боларныкы төсле эчкерсез куанычы шат елмаю булып күзләрендә, бөтен йөзендә балкый, риясыз туганлык җылысы булып әнә шулай җаныңны эретә торган иде ләбаса!
Мәфтуханың кинәт зиһене чуалып китте. Галәветдин турында үзенең шундый әшәке уйда булып, аның өстенә белер-белмәс пычрак атарга җыенуына коты очты. Юк, юк, шәт иншалла, ант, түгелдер. Аның Галәветдине үзенең балалары белән оныкларында сөекле әти, мәрхәмәтле бабай булып, нәселдән нәселгә күчә торган истәлекле бер төс булып мәңгеләшеп калган! Менә шулай!..
Мәфтуха кулындагы дәфтәрчекне кая яшерергә белми башлады. Теле исә үзеннән-үзе элек уйлап та карамаган ягымлы сүзләр тезеп китте:
— И балакайлар, уза лабаса гомерләр! Әле менә генә шикелле югыйсә бактың исә, әтиегезнең гүр иясе булуына да ел тулып узган икән...— диде. Яулык почмагы белән күзләрен сөртеп алды.— Урыны оҗмахта, җаны рәхәттә булсын мәрхүмнең. Онытмагыз газиз атагызны, садакалар бирегез, догалар укыгыз бабагыз рухына!..
Мәфтуха бала-чагаларының бер-берсен якын туган итеп чүкердәшеп утыруларына куанып бетә алмады. Картының яхшы исемен пычрата торган әшәке сүзләр әйтергә җыенуы исенә төшеп, яңадан уңайсызланып китте. Ярый әле, Аллаһ Тәгалә күңеленә шәфкать иңдереп, телен тыеп калды. Гомерләре буена кара тап булып каласы икән ләбаса!..
Мәфтуханың өстеннән тау төшкәндәй булды. Ул әлеге дәфтәрчекне яңадан карындыкка төреп, киштәдәге иң калын китап астына яшереп куйды.

Теги: Гомәр Баширов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру