Головка. Сугыш хәленнән. (Булган эш) Нәҗип Думави
...Немец безнең резервны ата иде. Снарядлар якын-якын торган зимләнкәләремез дерелдәсәләр дә, мондый дерелдәүләр безгә гади эш булып киткәнгә, кәнсәләриедәге без язучылар илтифатсыз эшемездә дәвам итә идек.Шул вакытта янымда утырган бер язучы:
— Әйдә слабосильный командага, анда снарядларның головкасын таба алмамызмы, анда солдатлар немец атканда головка җыялар, —диде.
Головка дигән нәрсә укучыларга, бәлки, таныш түгелдер. Головка, безнең тел белән әйтсәк, туп ядрәләренең башы — капкачы була. Шул капкачта тиз эри вә һәртөрле кирәкле әйбер ясарга уңгайлы, үзе көмеш кеби ялтырый торган ак мәгъдән (алюмин) була.
Монда, гаскәр арасында, шул мәгъдәннән чәй кашыклары, портсигарлар, мундштуклар, кара савытлары, йөзекләр вә башка бик төрле нәрсәләр ясау гадәт булып киткән кеби, һәр солдатта алюминнан ясалган берәр нәрсә булмый калмый.
Минем күңелемдә шушы бөтен дөньяны астын өсткә китергән зур сугышның берәр хатирәсен булындыру күптән бар иде.
— Якында снарядлар ярыла бит, ничек барырмыз, азрак басылсын, — дидем.
— Басылса, головка да беткән була, солдатларны беләсең бит, ничек аңар ыргылалар. Барсак, хәзер барыйк,—диде иптәш.
Без зимләнкәдән чыкканда, эченә снарядлар төшеп ярылу сәбәпле, каршымыздагы урман пыр туза, төтен вә тузан чәчә иде. Головка өчен безгә, әлбәттә, шул тирәгә барырга лязем иде. Ул урман бездән тылда булганга, немецның снарядлары безнең баш өстеннән выж-выж оча, һаваны кисеп, сызгырып уза иделәр.
Күл, сазлык буендагы әрәмәлеккә кереп, урманга таба киттек. Әрәмәлек урманга кадәр сузыла иде. Әрәмәлектә ярылган берничә снарядка очрасак та, безгә яраклы головкалысын таба алмадык. Урманга киттек. Урманга җиткәндә, комлыктан гыйбарәт кечкенә бер мәйданлыкка чыккач туктадым да:
— Әфәндем, теләсәң нишлә. Мин бармыйм, головка өчен үләр хәлем юк,—дидем.
— Барыбер бит, үлсәң, монда да үләсең, менә хәзер берсе килеп төшсә!—диде.
Минем куркуым тагын артты. Нишләргә белмәдем дә агач төбенә килеп утырдым. Менә агач төбенә снаряд килеп төшә кебек булып китте. Вакыйган, снарядлар бигрәк якын төшеп ярылалар, утырган урыным —җир —дерелдәп селкенеп китә иде. Кулымны селтәдем дә:
— Бар, бар, минем атлар хәлем юк,—дидем.
Иптәшем китте. Шул вакытта күңелемә ниләр килеп киткәнен язмыйм әле. Һәрничек хәл хатирәле иде.
— Ну, ата соң!..—дигән тавышка әйләнеп карасам, минем кебек үк икенче агач төбендә бер солдатның сузылып ятканын күрдем. Ап-ак чыраена һич тә килешми торган елмаю белән елмайды да:
— Безнекеләр дә икәү кереп киттеләр. Мин бара алмадым. Шуларны көтәм әле, — диде һәм, —немец белә башлады бугай, хәзер головканы алюминнан ясамый, бакырдан эшли, бакыр безгә нәрсәгә соң? —дип өстәде.
Мин дә елмаеп куйдым бугай. Озак вакыт үтмәстән, ату басыла, сирәгәя төште. Берничә солдат головкаларын күтәреп шатлана-шатлана кайталар иде.
— Шулармы иптәшләрең? —дидем.
— Юк, безнекеләр түгел,—диде.
Солдатлар килеп җиткәч, безне күреп: "Ярый кермәгәнсез әле. Анда береңезне ботарлады",—диделәр. Без: "Кемне, кемне?" —дип сорадык. "Белмимез, кемдер, көле күккә очты",—диделәр.
Мин бу солдатлардан головкаларын сатулашам, иптәшем дүрт күз белән үзенекеләрне көтә иде. Ни күз белән күрим: кулына баш тоткан бер солдат янымызга килеп чыкты. Агач төбендәге иптәш үкереп җылап җибәрде. Бу баш аның иптәшенең башы иде. Башны алып чыккан солдат, яшьле күзләрен сөртә-сөртә:
— Снаряд аяк төбенә үк килеп төште. Ул тузан булып очты. Башы ничек калгандыр, менә алып кайттым, башка бер әсәре дә юк,—диде.
Күмер кебек каралган бу башка карап барымыз да тын калдык. Бераздан арамыздан бересе озын итеп сулады да:
Менә сезгә головка, менә алюмин! — диде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА