Шагыйрә, биш бала әнисе Газизә Баһаветдин кызы Сәмитова 1862 елның 15 декабрендә Әстерхан губернасындагы хәзерге Янкала районының Ташлыяр авылында туган. Кулъязма шигырьләр дәфтәре 1958 елда гына табыла һәм, шигырь җыентыгы булып, 1965 елда Казанда басыла. Г.Сәмитованың авыл тарихы һәм халык иҗаты турында язылган кулъязмалары СанктПетербургта – РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институтында саклана. Шагыйрә – язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Сәмитовның (1901- 1938) да якын туганы. Г.Сәмитова 1929 елда вафат була һәм туган авылы зиратында дәфен кылына.

Газизә Сәмитованың яшь чагы
Исем китә
Урман да корыйдыр картайгач,
Адәм һәм кибәдер картайгач.
Яшь гомерләр үтте аяулы,
Карт гомерләр кала санаулы.
***
Иртә була, кич тә була –
Гомер шулай үтәдер.
Дөнья ничек әйләнә дип
Бәнем исем китәдер.
Яшәү туйдырмый
Яза-яза сүзем бетми,
Бу дөньядан күңел китми.
Ничә еллар гомер иттем,
Белмим, янә гомер күпме?
Ничә ел гомер сөреп тә,
Бу дөньяда күп йөреп тә,
Күзләр һич туймас күреп тә,
Бер җитәр әҗәл килеп тә.

Газизә Сәмитова көндәлегенең бер бите
***
Гыйбрәт өчен язылды күп кешегә,
Сәлам дидем каләмнең шул эшенә.
Каләм үгрән, каләм изгегә тартыр,
Каләм белгән кешенең бәхете артыр.
Сызар йөрәкләрнең майлары
Сандугачлар кайда сайрыйдыр?
Сары яфракларның астында.
Бән күп йөрмәм инде, тиз китәрмен,
Ятармын туфраклар астында.
Ел тик булыр анда айлары,
Сызар йөрәкләрнең майлары.
Сабырлык
Фани дөнья үтәр китәр, и дуслар!
Яхшы булганнар яхшыдыр, и дуслар!
Сабыры баш сәламәтдер, и дуслар!
Сабыр – гүзәл галәмәтдер, и дуслар!
Гыйлемлелек – җанга юлдаш
И мөселманнар, укыңыз гыйлемлелек!
Гыйлемлелек – җаныңа юлдаш гомерлек.
Барча күргән язулар ук – шатлык.
Укый белми, сукыр кеби – зур хурлык.
Китап күрми күңел азып бетәдер,
Надан булып гомер зая үтәдер.

Газизә Сәмитова китабы
Күңелем китек
Аягыма кисәм читек,
Өстендин сыгмаер1 итек.
Нә хикмәттер, күңелем китек,
Булмый морадыма йитеп.
Бер сүз
Дустым, сиңа бер сүз әйтим:
Малың китсә кулыңдин,
Кардәшләрең, ян дусларың
Ерак йөрер яныңдин.
Такмак
Биер идем шак-шак,
Бер аягым аксак.
Биер идем остарак,
Бер аягым кыскарак.
Ял итәмен арыгач –
Бер аягым агач.
Агач булмый, ни булсын,
Туп атып, өзеп алгач!
Сугыш куәтле булган,
Ничек берсе сау калган!

Газизә Сәмитовага нисбәтле «Ташлыяр сандугачы» дигән китапта басылган фотосурәтләр
Үзеңне бел
Сүземнең гайбе булса, көлмә, зинһар,
Синең дә гайбеңе сүзләгүче бар.
Кешенең гайбене заһир2 күрерсең,
Бәнем бер дә гайбем юк дип йөрерсең.
Хәкарәт вәҗһилә3 салма күзеңне,
Яманрак бел яманлардин үзеңне!
Каләм
Кара савытта тора
Көмеш башлы җиз каләм.
Каләмнең хезмәте илә
Агарды бөтен галәм.
Әй каләмем, каләмем!
Сәңа улсын сәламем!
Синең кылган хезмәтеңә
Юктыр һичбер каләмем.
Кәгазь өстен каралттың,
Дөнья йөзен агарттың.
Ничә миллион нөсхәләрне
Җир йөзенә тараттың.
Китаплар килермиде?
Адәмнәр белермиде?
Әгәр каләм булмаса,
Хөкемнәр йөрермиде?
Диңгез кичергән – каләм,
Җиһан гиздергән – каләм.
Ярны ишеп, тауны тишеп,
Ташны ваттырган – каләм.
Тупны аттырган – каләм,
Шәһәр ваттырган – каләм,
Дау чыгарса, солых кыла –
Шул каләмгә йөз сәлам!
1 Сыгмаер – сыймый.
2 Заһир – ачык.
3 Хәкарәт вәҗһилә – хурлап, мәсхәрә итеп.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала