Гариф бабай дәресе
Әле без малай чагында авылыбызда Гариф исемле бер бабай бар иде. Кечерәк кенә буйлы, какча гәүдәле, ап-ак сакал-мыеклы, җиңел сөякле. Шактый олы яшьтә булса да, бик җитез иде ул!
Шул бабай җәй көннәрендә су буенда каз бәбкәләрен саклап йөртә, кәҗә, сарык бәтиләрен тау итәгенә үлән чемченергә алып чыга. Ак күлмәге өстеннән камзул кия, башында исә төсе уңып беткән түбәтәй. Башка бабайлардан аермасы шунда, кулында һәрвакыт диярлек яулыкка төрелгән ниндидер китаплары булыр. Ул аларны укымый да шикелле, әмма үзе белән йөртә. Карчыгы мин белгәндә юк иде кебек. Күрәсең, әле без туганчы ук вафат булган. Ул бердәнбер улы Васил абый гаиләсе тәрбиясендә яши.
Менә шул Гариф бабай, каз бәбкәләре, кәҗә-сарык бәтиләре су буенда рәхәт чиккән вакытларда, аларга карый-карый, шулар белән сөйләшә-сөйләшә, чирәмдә утырып тора. Юк, тик кенә утырмый, авыз эченнән, кайчакта шактый ук тавышын көчле генә иттереп көйли. Яныннанрак үтеп йөрүчеләргә дә исе китми, җырлавын белә. Еш кына «Тәкый гаҗәп тыңларый бар» дигән сүзләрен абайлап калабыз. Җырының башка урыннары әллә ни аңлашылмый, ә менә шушы сүзләр бу көнгә кадәр колакка эләгеп калган. Малайлар арасында бабайның исеме дә «Тәкый гаҗәб» кенә.
Безгә, малайларга, бу бабай бик серле булып тоела. Шулай булмыйча, әнә безнең очта Закир Галие, Дияр Шакиры, Гыймади, Әлим, Мостафа абзыйлар бар. Аларның берсе дә аның кебек җырлап йөрми. Җырлары да нинди бит әле. Әллә нинди хәзерге кешеләр белми торган моңлы җырлар, сүзләре дә аңлашылмый. Ниндидер китапча иске сүзләр.
Әби әйтә:
– Гариф абзаң бик зур мәдрәсәләрдә укыган, озак укыган. Безнең авылда аннан да гыйлем кеше юк. Бөтен гомерен китап укып, аларны күңелдән сөйләп уздырды. Башка эшкә күңел салмады. Мал арттырам, дип вәсвәсәләнмәде. Әүлия нинди була дисәләр, менә Гариф бабагыз кебек буладыр инде. Үзен дә бик кадерләп йөрттеләр. Сәвит чыккач кына кирәге бетте, – ди.
...Кайвакыт ул безнең белән дә сөйләшеп ала. Ник дигәндә, ул җырлый башласа, без дә аның янына елышабыз. Якын ук бармыйбыз, унбиш-егерме адымнар чамасы читтәрәк утырып торабыз. Якынаерга үзе кушмый.
– Минем җырлаган җырларымның мәгънәсен белми торыгыз. Юкса, мине гаепләрләр. Син балаларга дини җырлар өйрәтәсең, диярләр. Әнә шуннан торып кына тыңлагыз, көе ишетелерлек булса, шул җиткән.
Аннан соң, көрсенеп әйтеп куя:
– Их, заманнар, бар иде рәхәт чаклар, үзем өчен генә түгел, кешеләр алдында да мөнәҗәтләр әйткән вакытлар, авызларын ачып тыңларлар иде...
Менә ара-тирә шулай сөйләшкәләгән вакытларда ниндидер аңлашылып бетмәгән сүзләр әйтеп куйгалавы белән дә сәер тоела ул безгә. Без үзара нәрсәне дә белергә теләсәк, моны Гариф бабайдан сорарга кирәк, ул әйтер, дип әйтеп куябыз. Чыннан да бабаебыз бер дә җавапланмый калмый торган иде.
Арабызда Билалетдин дигән малай бар. Ул – Мәрьямәттәй улы. Безгә күпмедер туган тиешле. Әбиебез, олылап, аны абыстай дип йөртә. Шул малай бик башлы, әллә нәрсәләр белә, белмәгәнен үзе уйлап чыгара.
Бервакыт без бәхәсләшеп киттек. Безнең авыл Арпаяз дип атала. Аңа ник шундый исем кушканнар? Нигә нәкъ менә Арпаяз? Ник Бодайяз, Борчакяз, Тарыяз түгел? Нигә нәкъ менә арпа?
Билалетдин, ике дә уйламыйча, әйтеп куя:
– Безнең авылда элек бай кешеләр яшәгән. Арада берсе аеруча бай булган. Алтыннары бер сандык тулы икән. Әмма ул аларны сандыкта түгел, ашлык кисмәгендә саклаган. Шул кисмәккә алтын тутыра да, өстенә калын гына катлам итеп арпа салып куя. Бер кисмәк арпа, имеш. Бервакыт, ул үзе өйдә юк чакны туры китереп, моның өенә караклар төшә. Бу йортта алтын барлыгын тәгаен беләләр. Эзләмәгән җирне клдырмыйлар, әлеге кисмәкнең дә өстен ачып карыйлар. Әмма алтыннарны таба алмыйлар. Шуннан соң хуҗа, бик канәгатьлек кичереп әйткән, имеш:
– Мин каракларны арпа белән яздырдым! Ягъни, тагын да аңлаешлырак итеп әйткәндә, алдадым!
Шуннан соң бу авылны Арпаяз дип йөртә башлаганнар, имеш.
– Минем дә әнидән шулайрак дип ишеткәнем бар-барын... Әйдә, шулай да без бу турыда Гариф бабайдан сорыйк.
Барыбыз да бердәм булып, гадәттә Гариф абзый җырлап утыра торган Кәримәттәй бакча башындагы үр өстенә таба йөгерәбез. Чыннан да, абзыебыз үз урынында иде. Ул бу юлы җырламый, күзлеген киеп, әнә шул һәрвакыт үзеннән калдырмый торган юка гына төргәкне сүтеп, бер китабын укый. Күрәсең, бик мавыккан. Шуңа күрә әйләнә-тирәсенә килүебезне сизмәде дә кебек. Ник дигәндә, янына килеп баскач, сискәнеп киткәндәй итте. Тиз генә яулык белән китапны төреп тә куйды. Аннан, сорау көткәндәй, безгә карап тора башлады.
Иң беренче булып Билалетдин телгә килде:
– Бабай, менә миңа ышанмыйлар. Кайчандыр кемдер, алтынны арпа белән каплап куеп, каракларны алдаган да, шуннан безнең авылның исеме килеп чыккан, дим. Миңа моны әни сөйләде, ә аңа бабасы әйткән булган.
Гариф бабай кинәнеп көлемсерәп куйды. Аннан әкрен генә сөйләп китте:
– Ә-ә, аны әйтәсең икән. Әйе, шулай дип әйтәләр әйтүен.
Ул арада Шәвәли дә өстәп куя:
– Минем әни дә кыш көне кич утырганда бу әкиятне хатыннарга сөйләгән иде.
Бабай сорап куя:
– Бик танып бетермим, синең атың кем әле?
– Безнең атыбыз юк шул.
Малайлар егыла-егыла көләләр, бабайга да кызык була.
– Исемең ничек дим, исемең?
– Ә, аны әйтәсең икән, Шәвәли...
– Җиһанша малае буласың инде, алай булгач. Атаң сугыштан кайтмады. Мәрьям дә, синең әниең Маһинур да яшь чакларында ишеткәннәрен сөйләгәннәр. Авылның исемен сез әйткәнчә аңлату күптәннән халык телендә йөри. Мин дә бала вакытттан ук ишетеп яшәдем аны. Яши-яши, китаплар укый-укый төпченә торгач, башкачарак уйлый башладым.
Без, кемдер кушкандай, барыбыз да Гариф бабай алдына урнаштык. Кем утырып тора, кем ятып дигәндәй...
Бабаебызның моңа бик кәефе килде. Ул үзенең белгәннәрен яшьләргә сөйләячәк! Бу юлы моның өчен шелтәләмәсләр, шәт. Сүз дин турында түгел бит. Ул беразга тынып калды. Аннан сүзне сорау бирүдән башлады:
– Безнең авылның исемен ничек итеп әйтәләр? Арпаязы диләрме, әллә Арпаяз дипме?
Бу юлы минем абыем Хәкимулла өлгеррәк булып чыкты:
– Безнең Өшендәге Шәмсевәлия тәтә Арпаязы, ди. Арпаязына барам, Арпаязы чишмәсе, ди.
Баян Тимергалие аңа каршы килә:
– Нинди Арпаязы булсын, Арпаязга барам, Арпаяздан кайтам, диләр.
Бабай, көлемсерәп, бәхәсне тыңлап тора.
– Арпасы арпа инде, бодай түгел. Оланнар, быел арпаны кайсы басуга чәчтеләр?
– Үрмәкә басуында, – дип, үзенең белгәнен күрсәтә Хәйрулла Мөнире.
– Үрмәкәдә үк икән, бик ерак шул. Ат белән алып барып кайтмасалар, минем аяклар белән барып җитешле түгел икән... Сез әйткәч, арпа басуын күрәсем килеп китте бит әле. Гади халык икмәге быел ничек үсә икән?
Бабай яңадан сүзнең җеп очын кулына алды:
– Әйе, хәзер халык җиңел генә Арпаяз диеп сөйләшә сөйләшүен, әүвәле бары тик Арпаязы гына диләр иде. Менә әйтегез әле, «яз» белән «язы» дигәндә, бу лөгатьләр, ягъни-мәсәлән, сүзләр нәрсәне аңлаталар, дип уйлыйсыз?
– Яз?! Аны да белмәскә! Салкын кыштан соң җылы яз килә. Сыерчыклар кайта!
– Менә шул-шул. Син баштарак үзең үк әйткән яздыру, адаштыру дип аңлатудан бөтенләй баш тарттың. Инде әйт, арпа сүзе белән яз сүзе нигә безнең авыл исемендә бергә кушылганнар дисең?
– Белмим шул, бабай. Моны син әйтерсең дип килгән идек.
– Нәрсә әйтим? Борынгылар юкка гына Арпаязы димәгәннәрдер. Арпа язы. Ягъни-мәсәлән, арпаның язы дип аңлашыла. Уйлап карасаң, арпаның язы, бодайның язы, солының язы буламы икән? Дөрес, көз көне болайрак дип әйтәләр әйтүен: быел бодай елы булды, бик уңды; быел борчак елы булды... Әмма бу уңыш җыеп алынгач әйтелә торган сүз. Яз көне нәрсәнең ничек уңасын фаразлау кыен, шуңа күрә алай әйтеп тә булмый. Шулай икән, язы дигәндәге мондый мәгънә бик үк туры килми.
– Алайса, язы сүзе нәрсәне аңлата икән соң?
Моны гел малайлар белән уйнап йөрүче таза кыз Нурания әйтә.
– Язы сүзенең мәгънәсен белмисез сез. Шуңа аптырыйсыз. Язы – басу, кыр дигәнне белдерә. Белмәсәгез, белегез. Арпа язы – арпа басуы, ягъни мәсәлән, арпа чәчелгән кыр була. Шулай икән, безнең авыл тирәләрендә элек-электән арпа чәчкәннәр, арпа үстергәннәр. Аңладыгызмы инде, тишек борыннар?
– Аңладык та, – ди Әһлетдин, – ә нигә арпа күп чәчкәннәр? Нигә бодай түгел, ясмык түгел?
– Нигә, нигә? Моңа да җавап биреп була. Бу җирләрне арпа бик яраткан, мул булып үскән, дип уйлыйм. Нәрсә мул уңыш бирсә, шуны күбрәк чәчәргә тырышканнар. Сүз дә юк, бодаен да, солысын да үстергәннәрдер. Ипи пешерергә, атка ашатырга бик тә кирәк бит алар. Ул вакытларда бигрәк тә.
Бабай үз-үзенә генә сөйләнгәндәй, дәвам иттерде:
– Арпа турында сүз чыккан икән, шуны да әйтергә кирәк, ул борынгы заманнардан бирле игелгән, дип беләм. Иске китапларда аның турында сүзләр очрап тора. Коллар, ирексез кешеләр ризыгы булган ул. Кешене кол иткәндә әйтә торган булганнар: моннан соң аңа арпа ипие генә ашатырга! Төп ризыгы шул булсын! Әле менә сез килгәндә, мин «Йосыф китабы»н укып утыра идем.
Бабай, яулыкны сүтеп, тузып беткән китап чыгарды. Малайлар, аны әйбәтрәк күрер өчен, бабай алдына иелделәр. Яшел-кара төсле гарәпчә хәрефләр белән чуарланган китап битләре кулдан язылган иде. Малайлар, әлбәттә, аның бер генә хәрефен дә танымыйлар. Шуларны укый белүче бабай алар алдында тагын да серлерәк булып тоела башлады. Гариф абзый, әкрен генә актара-актара, кирәкле урынны эзләп тапты:
– Менә, Йосыфны кол итеп сатканда, агалары малайның яңа хуҗасына болай диләр:
Һәргиз аңа изгү сүз сүзләмәгил,
Тәгам арпа үтмәки виргел имди.
Нәрсә диләр? Аңа, Йосыфка, яхшы, җылы сүз әйтмәгез, ашарына арпа икмәге генә бирегез. Арпа икмәге генә ашау – ул инде кеше кол хәлендә дигән сүз икән. Хәзер, сәвит вакытында, алай түгел, арпа ипие булса, бик рәхәтләнеп ашар идек тә... Бу борынгы вакытларда шулай булган.
Билалетдин – акыллы баш – барыбыздан да уздырып сорап куймасынмы:
– Бу нинди китап соң? Йосыф дигән кешене нигә кол итеп сатканнар? Җитмәсә, агалары шулай эшләгән дисең, бабай?
Бабай сискәнеп китте, куркынып, як-ягына каранды. Үзенең, кызып китеп, мавыгып, чикне узып киткәнлеген сизде. Тиз-тиз генә китабын яулыкка төреп куйды.
– Юк, болай гына, бу бернинди дә китап түгел. Бер иске язу шунда. Йә, каз бәбкәләремне алып кайтырга вакыттыр...
Гариф бабай урыныннан торды, су янында үлән чемченеп йөргән каз бәбкәләре янына таба атлап китте. Без, шушы бәләкәй генә гәүдәле, түбәтәе астыннан ап-ак чәчләре күренеп торган бабайның мәктәптәге укытучыларыбыздан да күп белүенә тәмам гаҗәпләнгән малайлар-кызлар, аптырап карап калдык.
Бераздан барыбыз бергә Кырмач болыны буендагы буага су коенырга йөгердек. Нурания генә, иһ, нигә мин дә малай булмаганмын дигәндәй, өенә кайтып китте...
20 гыйнвар, 2016.
Аккош күле
Фоат Галимуллинның бабасы Галимулла Яруллин туган йорт. Арпаяз авылы. Галим һәм әдип шушы бинада башлангыч мәктәптә укыган (1948 -1952). Хәзер бу йорт файдаланылмый. Әле дә шушы хәлендә тора. Совет хакимияте елларында өске катта мәктәп, аскы катта ашханә була. Сугыш елларында кечкенә Фоатны да шунда пешкән «Америка боткасы» ашарга дип беркетәләр. Өйдә балага ашатырлык та ризык булмый.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА