Журнал «Безнең мирас»

Гамбәр мулла

-Җегетләр, торыгыз, уяныгыз инде! Болай озак йоклап ятсагыз, балык калмый бит елгада...
Бу тавыш миңа бик ерактан килгән кебек тоелды. Шулвакыт әтәч кычкырып куйды. Сыер мөгерәп алды. Эт өргән тавыш ишетелде...
– Әйдә, Әнвәр, торыйк, балыкка соңламыйк.
– Мин әзер!
Без, Таһир белән икәү, җәһәт кенә баскычтан төшкәндә Әлдермеш Әлмәндәрен хәтерләткән Әхмәт бабай болдыр янында, кулына комган тотып, иңбашына ак тастымал асып, безне көтеп тора иде...
Абзар янындагы арбага бәйләнгән ат, безне күргәч, канәгатъсез генә пошкырып куйды. Әхмәт бабай аны җигәргә кереште. Таһир Әхмәт бабайга булыша башлады. Миңа, шәһәр малаена, аларга кызыгып карап торырга гына туры килде. Әхмәт бабай барлык кирәк-яракны алдан хәстәрләп куйганга күрә, без ишегалдыннан бик тиз җыенып чыгып киттек. Арба шыгырдап барган көйгә мин тагы йокыга талганмын. Чишмә тавышын ишетеп уянган вакытта Әхмәт бабай зур пластик савытка су тутырып азаплана иде. Мин арбадан җәлт кенә сикереп төшеп, бабайга сулы савытны күтәреп куярга булыштым да улактан аккан чишмә суын кушучлап эчәргә тотындым. Су бик тәмле булып тоелды.
– Нәрсә, улым, су тәмлеме?
– Бик тәмле, Әхмәт бабай.
– Тәмле булмаска, Гәмбәр мулла чишмәсенеке бит ул! Мондый тәмле, шифалы су тирә-якта бүтән юк. Хак булса, Бөек Ватан сугышыннан кайткач, Гамбәр мулла чишмә урынын башта винтовка штыгы белән казыган, диләр. Бәреп чыккан чишмәнең суы искиткеч тәмле булуын күргәч, Гамбәр бабайның ул чишмәне зурайтып, агач бура белән бурап, имәннән улак ясап куйганын мин дә хәтерлим әле. Бигрәк тә көчле шәхес иде шул Гамбәр мулла...
– Бабай, сөйлә әле безгә Гамбәр мулла турында.
– Сөйләрмен, улым, сөйләрмен...
...Әхмәт бабай кай арада учак якты да кай арада гына без тоткан балыклардан уха пешереп өлгертте. Хәер, балык тоту мәрәкәсе белән без вакытның ничек үткәнен дә сизмәдек. Әхмәт бабай таллар ышыгына табын әзерләп, уханы тирән тимер тәлинкәләргә салып безне чакырды.
Бераздан Әхмәт бабай агым суга карап тын калды. Мин шуннан файдаланып:
– Әхмәт бабай, син Гамбәр мулла турында сөйлим, дигән идең бит! Без тыңларга әзер! – дидем.
Бабай шул сүзне генә көткән кебек, безгә ялт итеп карап алды. Бераз тамак кыргалап алгач, учакка утын өстәде дә ашыкмыйча гына сөйли башлады...
– Колхозлар төзелә башлаган елларда Гамбәрне әти-әнисе, ягъни атаклы Абдулла мулла һәм аның хатыны Айбикә абыстай белән бергә Себергә сөрәләр. Мин моны хәтерли алмыйм, чөнки ул чакта тумаган булганмын әле. Халык сөйләвенә караганда, авылдан чыккач, кулларындагы төенчекләрен җиргә куеп, алар өчәүләп бик озак намаз укып дога кылганнар. Ул вакытта булачак Гамбәр муллага унике-унөч яшьләр булгандыр. Әйтергә кирәк, ул вакытта аны беркем дә Гамбәр дип йөртмәгән, чөнки аның чын исеме Гали иде. Ә Гамбәр дигән исем-атны халык аңа соңыннан бирде. Ни өчен андый исем бирелгәнен бераздан төшенерсез, җегетләр. Авылдан чыгып киткәндә алар ни теләп дога кылганнардыр, аны белсә, бер Аллаһы Тагәлә генә беләдер. Минемчә, алар туган-үскән җиргә кире кайтырга язсын, дип теләгәннәрдер. Тик аларның берсенә генә туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булды – ул да булса Галигә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Гали Себердән үз теләге белән фронтка китә. Дүрт ел сугыш кырларында артиллерист булып дошманга каршы көрәшә ул. Сугыштан соң аның авылга кайтканын мин бик яхшы хәтерлим. Яшь егетнең гимнастёркасы тулы орден-медаль иде. Ул хәтле күп хәрби бүләккә лаек булган кеше бүтән юк иде безнең авылда. Капитан дәрәҗәсендә булгангамы, фронтовик­лар арасында аның абруе зур булды. Ә фронтовиклар, беләсегез килсә, теләсә кемне хөрмәт итми.
Колхоз председателе сугыш героеның авылда калу теләгенә каршы килми. Галинең халык дошманы баласы булуына күз йомарга мәҗбүр була, чөнки авылда хезмәткә ярарлык ирләр бармак белән генә санарлык. Яшь һәм көчле егетнең колхоз өчен бүләк булуын күз алдына китерүе кыен түгел. Гали җиң сызганып тимерче булып эшли башлый. Киң күңелле, алтын куллы эшчән егетне авыл халкы чын күңелдән ярата. Тик колхоз җитәкчеләренә аның көненә биш тапкыр намаз укуы бер дә ошамый, ләкин алар тимерченең бу изге шөгыленә бер сәерлек итеп кенә карап, күз йомарга мәҗбүр була. Озакламый Гали авылның иң матур кызларыннан булган Нәфисәгә өйләнә. Алар ике кыз, бер ул үстерәләр. Алтмышынчы еллар башында Шәйхелислам хәзрәт вафат булгач, Гали абый ике вазифаны – тимерче һәм мулла булуны берьюлы башкара.
Дөресен генә әйткәндә, аның вазифалары елдан-ел арта барды. Мәсәлән, ул халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнде. Баштарак кешеләргә киңәшләр генә бирсә, соңыннан чын табибларча практик ярдәм күрсәтә башлады.
Шулай көннәрдән бер көнне уналты яшьлек Салих, өянәге тотып, кибет каршында егыла. Ул, авызыннан күбекләр чыгарып, тыпырчына башлый. Аның янына шундук халык җыела, ләкин беркем дә бу мескенгә ярдәм күрсәтә алмый. Салихның бәхетенә кибет яныннан тимерче Гали узып барган була. Ул, йөгереп килеп, егетнең авызына агач ботагын сындырып каптыра, берничә ирнең кәчтүмнәрен салдырып, аның баш очына куя да Салихның тәннәрен сыйпап әкрен генә дога укый. Бераздан авыру тынычлана. Шулвакытта Салихның атасы Саескан Зөфәр чабып килеп җитә дә, улын кочаклап, үкереп елап җибәрә. Зөфәрне тикмәгә генә Саескан дип атамаганнар, чөнки ул ашыгып-кабаланып сөйләгәндә сүзләрнең бер өлешен йотканга күрә күпләр аның сөйләгәнен аңлап бетерми иде. Тимерче Гали аны тынычландырырга керешә:
– Елама, Зөфәр. Терелтәм мин улыңны. Ышанасыңмы шуңа?
– Ышанам, син бит гамбәр! Гамбәр бит син!
Галинең күршесе Хәмит аптырап сорый:
– Нинди Гамбәр булсын ул! Акылдан шаштыңмы әллә?
– Гамбәр ул, пәйгамбәр!
Хәмиткә Саескан Зөфәр әйткән сүзләрнең мәгънәсе барып җиткәч, ул шаркылдап көлә башлый:
– Пәйгамбәр-гамбәр, ха-ха-ха!
Халык, Хәмиткә кушылып, рәхәтләнеп көлә. Шушы көннән башлап авыл халкы Галине Гамбәр мулла дип йөртә башлый да инде. Әйтергә кирәк, Гамбәр мулланың дәвасы гади, ләкин нәтиҗәле булуы белән кешеләрне җәлеп итте. Ул авыруның кулын тотып, күзләрен йомып, бераз мәрткә киткән кеше кебек торганнан соң, өшкерер, йә булмаса, үзе җыеп ясаган үләннәр төнәтмәсе бирер иде. Башка төрле дәвалары да гадәти булмавы белән аерылып торды. Шуңа мисал – тимерче булышчысы Фәритнең ямьле җәй уртасында күзенә кечкенә тимер кыйпылчыгы керүе турында вакыйга. Ул көнне Гамбәр мулла йомыш белән күрше авылга киткән була. Фәритнең күзендәге тимер кыйпылчыгын авыл медпунктында алып булмаганлыктан, аны район үзәгенә машина белән озаталар. Район үзәгендәге күз табибы да Фәриткә ярдәм итә алмый. Ул республика хастаханәсенә юллама биреп, бернинди дә ярдәм күрсәтмичә, егетне авылга кайтарып җибәрә. Бу хәбәрне ишеткән Гамбәр мулла үзенең ярдәмчесен, әлбәттә, авыр хәлдә калдырмый. Ул идәнгә палас җәйдертә дә, Фәритне шуңа яткызып, аның кып-кызыл булып шешенгән күзеннән теле белән ялап тимер кыйпылчыгын чыгара. Икенче көнне Фәрит берни булмагандай эшкә чыга. Гамбәр мулланың даны күрше авылларга да таралгач, аның янына авырулар бик күп килә башлады. Хәзрәт бик тә кешелекле, риясыз шәхес булганлыктан, ул дәвалаганы өчен кешедән сукыр бер тиен дә алмый иде. Шулай да аның шөһрәтеннән көнләшүчеләр һәм табиблык эшенә аяк чалучылар җитәрлек иде.
Беркөнне «Кызыл байрак» гәҗитендә «Ялганчы мулла – алдакчы табиб» дигән мәкалә чыкты. Мәкалә авторы Гамбәр мулланы халыкны алдап акча җыюда гаепләде. Авылга районнан тикшерүче килеп төште. Дөньяда намуслы бәндәләр дә аз түгел шул. Олы яшьтәге тәҗрибәле тикшерүче, кешеләр белән аралашкач, хәзрәтнең гаепсез икәнен аңлап алып, кире район үзәгенә кайтып китә.
Олыгая башлагач, Гамбәр мулла тимерчелек һөнәрен калдырып, руханилык хезмәтен гомеренең соңгы көненә чаклы башкарды.
Мең тугыз йөз сиксән өченче елда булса кирәк, Гамбәр мулла белән бик кызык бер вакыйга була. Җәйнең матур кичләренең берсендә, көтү кайткач, Гамбәр мулла колхоз председателенең идарә каршында торган машинасын күреп ала да, җитәкче бүлмәсенең ишеген шакып, рөхсәтне дә көтмичә бүлмәгә уза. Бу вакытта ике авылдаш һәм сыйныфташ – колхоз председателе Мансур һәм райкомның беренче секретаре Госман Наилевич – өстәл янында «бер ярты»ны «бөкләп» утырган чак була.
Гамбәр мулла бик тә уңайсызланып:
– Гафу итегез, егетләр. Мин башка вакытта керермен, – ди дә ишеккә таба борыла. Госман Наилевичның кәефе күтәренке булгандыр, күрәсең. Ул:
–Тукта, Гамбәр абзый. Без бит чит кешеләр түгел. Ни йомыш белән килдең, сөйләп җибәр! – ди.
– Бик зур йомыш белән килгән идем дә бит менә... Зират коймасы бик беткән, егетләр. Терлекләр каберләр өстеннән йөри. Барыбыз да шунда ятасы, такталар белән ярдәм итсәгез иде.
Госман Наилевич кырлы стаканга аракыны тутырып сала да, хәйләкәр елмаеп, Мансурга күз кыса:
– Гамбәр абзый, әгәр шушыны бетергәнче эчеп җибәрсәң, ипидер менә, ярдәм итәчәкбез. Шулай бит, Мансур!
Колхоз председателе канәгать төстә баш селки.
– Шаяртмагыз инде, егетләр! Гомердә кабып караган нәрсәм түгел, зур гөнаһ бит ул чын мөселман кешесенә, – ди Гамбәр мулла.
– Шартымны үтәмәсәң, ярдәм итмәячәкмен. Үзеңә кара...
Гамбәр мулла беразга уйга талып торган да, кинәт, стакандагы сыеклыкны төбенә хәтле бушатып куйган. Ике сыйныфташ шаулашып кул чаба башлаган.
– Егетләр, моны сезгә кызык булсын дип эчмәдем. Ә барлык мәетләрнең рухлары рәнҗеп ятмасын өчен шулай эшләдем. Сугыш вакытында госпитальдә йөрәк яныннан снаряд кыйпылчыгын алган вакытта да спирт тәкъдим иткәннәр иде, ул вакытта грамм да капмадым! – дигән дә хәзрәт күлмәген күтәреп кызыл җәрәхәт эзләрен күрсәткән. Мондый борылышны көтмәгән ике дус бик тиз авызларын җыйган. Госман Наилевич, җитдиләнеп:
– Син безне, ике ахмакны, зинһар, гафу итә күр! Ә әйткән сүзебездә без торырбыз, ярдәм итәрбез!
Чынлап та зиратны әйләндереп алырлык такта да, койманы буяп чыгарлык буяу да табылды. Хәтта зират капкасының башына тимердән ясалган, алтынга буялган ай да барлыкка килде.
Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, беренче секретарьның хәләл җефете вафат булды. Ярты елдан соң Госман Наилевич күрше авылдан үзеннән унике яшькә кече Сания исемле инсафлы һәм бик тә чибәр бер кызга өйләнергә уйлый. Кызның ата-анасы каршы килми килүен, әмма бер шарт куя – ЗАГСка хәтле мулладан никах укытырга. Әлбәттә, район коммунистлары башлыгына бу шарт бик ошап бетми. Әмма ризалашмыйча да булмый.
Кышкы көн кичкә авышкач, Гамбәр мулла яшәгән йортның капка төбенә кара «Волга» машинасы килеп туктый. Рульдә райком секретаре үзе, ә аның янында чибәр Сания һәм арттагы урында председатель Мансур һәм аның хатыны утырган була. Алар, хәзрәт өенә кереп, мөселман кануны буенча никах укуны үтенәләр. Гамбәр мулла ике шаһит алдында никахны укып, Госман белән Санияне ир һәм хатын дип игълан итә. Госман Наилевичка теш кайрап йөрүчеләр, бу хәбәрне ишетеп, партиянең өлкә комитетына шикаять яза. Имзасыз хатта алар райкомның беренче секретарен динне яклаучы һәм дин кануннары белән яшәүче кеше итеп күрсәтә һәм, дәлил итеп, зиратны төзекләндерүдә матди ярдәм итүен, дин әһеленнән никах укытуны язган була.
КПСС өлкә комитетының идеология бүлеген җитәкләүче зур чиновник имзасыз хаттагы фактларның дөреслеген тикшерергә үзе килә. Райкомга Гамбәр мулланы да чакырталар. «Госман белән Саниягә никах укыдыңмы?» дигән сорауга акыллы мулла күзен дә йоммыйча:
– Ул Алласыз бәндәгә тагы никах уку! Урамда сәлам дә бирә белми бит ул, борынын күтәреп, күрмәмешкә салышып үтеп китә. Вакыты җиткәч Ходай Тагәлә янына барасын онытып йөргән кешедән ни көтәсең. Кызганыч, шундый кеше район хакиме булсын инде. Никахны, беләсегез килсә, лаеклы кешеләргә генә укыйм мин.
«Зиратны төзекләндерүдә ярдәм иттеме?» дигәч, мулла ярдәмне кире какмый, ләкин ул эшне атасы Наилнең каберендә терлек йөрмәсен өчен эшләгәнен әйтә. Имеш, көтәрсең аңардан изгелек, ул атасы хакына гына эшләнгән эш бит, дип җавап биргән мулла. Гамбәр мулла Госман Наилевичны никадәр сүксә, шулкадәр райком секретарена файда иткәнен бик яхшы аңлап, аның «кирәген бирә». Кыс­касы, зур чиновник имзасыз хаттагы фактларны дөрес түгел дип таба һәм безнең хәзрәтнең акыллы эш итүе аркасында талантлы җитәкче үзенең урынында кала. Менә шушы хәлдән соң Госман Наилевич белән Гамбәр мулланың дуслыгы ныгый. Бер караганда, аларны бернәрсә бәйләми кебек. Киресенчә, чын коммунист буларак, район җитәкчесе Аллаһы Тәгаләгә ышанмый, ә Гамбәр мулла бар дөньяны юктан бар иткән Бөек Затка җаны-тәне бәлән табына. Район башлыгы авылга кайткан саен зирәк, укымышлы мулланы күрергә тырыша, аның белән бик озак гапләшеп торырга ярата. Алар үзләренең дөньяви карашларын бер-берсенә һич кенә тагарга тырышмый һәм шулвакытта бер-берсе белән аралашудан искиткеч ләззәт таба иде.
Үзгәртеп кору елларында Гамбәр муллага халык еш агылды. Беркөнне Гамбәр мулланың йортына илледән узган, кырынмаган, әрсез күзле бер шома кеше килеп керә. Аның шешенүдән кечерәйгән күзләре, кырынмаган йөзе, кызыл борыны аракыны артык еш кулланып яшәгәнлеген ап-ачык күрсәтә иде. Ул кергән вакытта мин мулланың өендә йомыш белән булганлыктан, аларның сөйләшүенә шаһит булырга туры килде. Гамбәр мулла керүчегә текәлеп карап торды да, көлемсерәп:
– Әһә, килдеңме? Син бит журналист, минем турында бик күптән мәкалә язган идең, шулаймы?
– Шулай. Мәкаләнең исеме «Ялганчы мулла – алдакчы табиб» иде. Менә, ялгышлыгымны төзәтергә килдем.
– Син ялгышлыгыңны төзәтә торган кеше түгел. Вакыт төзәтер синең хатаңны. Син бит теге вакытта килеп тә карамадың яныма, ә мәкаләңне яздың. Ник хәзер килдең, килмичә генә язарга иде.
– Начар гамәлне чиктән тыш искә алу мулла кешегә килешми. Минем эшем шундый иде дә вакыты шундый иде.
– Аны искә алу килешмәгәнен беләм, синең белән килешәм, тик вакытка яисә һөнәргә сылтап кешегә яла ягуны акларга хәтта муллага да бик кыен шул. Әле бит мин сиңа Госман өстеннән имзасыз хат язуың турында белгәнемне әйтмәдем. Ярар, Аллаһы Тәгалә кичерсен үзеңне. Ник дисәң, синең җавабыңны алдан ук беләм. Зур урындагы кешеләр кушты, каршы килә алмадым, дип акланырсың...
– Дөресе шул бит аның!
– Синең дөреслегең намуслы кешеләрнең дөреслегеннән нык аерыла шул. Минем сиңа киңәшем шул: ташла эчүеңне һәм кылма начарлык кешеләргә. Әле алда гомерең бар. Яшә чын кешечә. Ә хәзер чыгып кит, мин сиңа әйтәсемне әйттем.
Озак та үтмәде район гәҗитендә «Гамбәр мулла – чын халык табибы» дигән мәкалә чыкты. Мәкаләнең авторы Гамбәр мулланың дәвалау осталыгын чамадан тыш мактаган иде. Ләкин бу язма Гамбәр хәзрәткә ләззәт китермәде. Чөнки ул урамда минем кулымдагы яңа гына басылган гәҗиткә ымлап:
– Укыдыңмы тегенең мәкаләсен? Кешенең фикере ничек тиз үзгәрә. Мактавы да чын түгел, ниндидер ясалма, тьфү! – Мулла бу сүзләрне чын күңеленнән әрнеп әйтте.
Гамбәр мулла озын гомеренең азаккы көненә кадәр хәрәкәттә булды. Ике мең дә унберенче елның егерме сигезенче октябрендә аңа 94 яшь тулды. Ә егерме тугызынчы октябрьнең иртәсендә авылдагы ирләргә кабер казырга әйтеп йөрде. Бу хәзрәт тарафыннан гадәти хәл булганга, берсе дә гаҗәпләнмәде. Тик гаҗәбе шунда иде ки, кем вафат булды, дип кем генә сорамасын, Гамбәр мулла барчасына, өйләдән соң белерсез, дип әйткән. Кабер казучылар, үзләренчә фаразлап, күрәсең, хәзрәткә телефоннан шылтыратканнардыр да, ул, олы кеше буларак, вафат булучының исемен хәтерендә калдырмагандыр, дип уйлаган.
Гамбәр мулла шул арада өйдәгеләреннән мунча яктырып кереп, чиста яңа киемнәрен киеп, өйлә намазын укыган да, күптәннән әзерләгән кәфенлеген янына хәстәрләп, түшәктә кулларын йөрәк янына куеп, мәңгегә йокыга талган...
Менә, егетләр, әгәр дә безнең арабызда Гамбәр мулла кебек кешеләр булмаса, милләтебез тозсыз аш кебек булыр иде...
Бу сүзләрне әйткәндә, Әхмәт бабай кулындагы таягы белән күмерләре суына башлаган учакны яңадан тергезергә маташты.
Мин Әхмәт бабайның соңгы җөмләсе турында уйлый башладым. Чынлыкта, Гамбәр мулла, Әлдермештән Әлмәндәр, Әхмәт бабай, Госман Наилевич һәм аларга охшаган миллионлаган кеше булмаса, татар чын татар булмас иде. Алар бакыйлыкка киткәч, җирдә без калырбыз, ә без киткәч – кем калыр? Милләтебез тозсыз аш кебек булмасмы? Авыл юкка чыккан саен саф чишмә суы кебек изге милләт кешеләре каян ургылып чыгар икән? Вакытында утын салмасаң, күмерләре суына башлаган учакны тергезү кыен ул. Үзгәртеп коруның утыны күпмегә кадәр барыр икән?
Минем бик үк күңелле булмаган уйларымны кәккүк тавышы бүлдерде: бер, ике, өч... егерме... егерме биш... Кемнең гомерен саныйсың син күке? Сөекле милләтемнекен түгелме?

Теги: Ринат Фәхретдинов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру