Журнал «Безнең мирас»

Зәки Зәйнуллин. ГАЛСТУК

СССР әрмиясендә хезмәт иткәндә миннән биш яшькә олы капитан Белехов Владимир бар иде. Шул сөйләгәннән язылды бу хикәя. Капитан икебез дә. Атом, водород бомбаларын эксплуатация­либез. Эш авыр, радиация-нейтронлы, бик тә җаваплы. Салырга ярата бу. Сөйли:
— Ялга кайттык авылга. Кайтыр алдыннан хатын тоташ акчаны алып бетерә миннән. Яшергәлим тегенәрдән — барыбер таба, каһәр. Шулай да, еллар буе яши-яши икебез дә остарып беттек. Мин яшерергә, теге эзләп табарга!
Кайттык авылга, Бергә үскән малайлар инде минем кебек дүртенче дистәне ваклап яшиләр. Кем шофер, кем тракторист, кем көтүче булып. Күбесе колхозда эшлиләр. Мин, офицер кайтсам кичен кибет янына җыелалар да, мине алырга иң якын дустым Васьканы җибәрәләр. Шунда, магазин артында үләнгә утырышабыз да — мин сыйлыйм тегеләрне. Һәр кайткан саен. Традиция. Ә акча кирәк бит инде шуңа. Ә хатын бирми. Шунлыктан мин ел буена аңардан яшереп җыям акчаны тегеләрне сыйларга.
Узган елны кайттык. Ял иттек. Инде китеп барабыз. Ә безнең авыл тимер юлдан унсигез километрлар чамасы урман эчендә утырган. Колхоз рәисе машинасы белән шофер безне тимер юл стансасына китереп куйды да кулны кыскач китте кайтып. Калдык стансада. Поезд Архангельскидан Мәскәүгә үтә. Килеренә сәгатьтән артык вакыт бар. Вокзал янында эскәмиядә утырабыз. Утыра торгач, хатын сорыйсы итте бит:
— Син бар әйберләреңне дә алдыңмы җыеп. Онытмадыңмы берәр нәрсәңне.
— Юк. Нәрсә онытыйм ди инде мин.
— Нәрсә, дип! Һәрчак берәр әйберең кала бит.
Мин дәшмим. Утырам һәм... «келт» итеп искә төште бит: «Галстук!» Сорыйм:
Минем галстук тәрәзә яңагына эленеп тора иде. Син алып салмадыңмы?
— Нинди галстук ул тагын?
— Хәрби форманыкы. Яшел төстәге.
— Юк, алмадым. Күрмәдем дә мин аны.
— И-э-эх! Нәрсә эшлим инде мин баргач? Ике көннән хезмәткә чыгарга бит.
— И-и! Андый хәрби галстукларың бик күп бит синең. Яңалары да җитәрлек, азрак киелгәннәре дә.
— Һы! Яңалары, имеш! Киелгәннәре, имеш! Монысы бит минем... э-э... яраткан галстугым иде.
— Нинди яраткан галстук инде! Башкалары кебек яшел галстук! Ярый берәр бизәге булса... Нәрсә эшләргә? Азрак уйланып урырам да, карар итәм:
— Мин хәзер такси алам да кайтып галстугымны алып киләм. Ун минут теге якка, ун минут бу якка. Ярты сәгатьтә килеп җитәм...
Тора башлыйм.
— Таксига түләгән акчага син бит биш галстук ала аласың баргач. Юләрләнмә.
— Юк инде, минем яраткан галстугым...
Китә башлыйм. Хатын көлә:
— Тукта! Мә галстугыңны. Мин алдым аны...
Кечкенә кул сумкасыннан минем хәрби галстугымны чыгара да миңа суза:
— Башкача миннән акчаңны галстук эченә яшермә!
Галстукны бирде. Ә эчендәге акчаны үзенә калдырды, бирмәде...

Теги: Зәки Зәйнуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру