Галиябануның сәхнәгә менгән көннәре
Мирхәйдәр Фәйзи 1916 елның җәен Казан губернасы Арча өязенең Шыда авылында бертуган абыйсы өендә уздыра. Шунда яшәгән чакта аңарда «Галиябану» пьесасы язу уе туа. Ул иҗат уты белән яна башлый, айлар буе аның сюжетын ничек кору турында уйлый, көнен-төнен аның күз алдыннан геройлар тезмәсе үтә, кoлaгында әсәрнең лейтмотив музыкасы яңгырый. Орск шәһәренә әтисе өенә кайтканнан соң, Мирхәйдәр Фәйзи ныклап торып өстәл янына утыра, пьеса язу уен тормышка ашыру өчен кулына каләм ала. Нибары өч атна вакыт. Әмма татар авылы тормышын гаҗәеп дөрес һәм көчле итеп чагылдырган, татар драматургиясе өчен яңалык булган бу гүзәл әсәрне тудыру өчен никадәр тырышлык, хезмәт ялкыны кирәк була. Өч атналык эш ул — яшь драматургның күңелендә айлар буе тупланып, өлгереп килгән иҗади хезмәтнең бер йомгагы гына.
Пьеса идеясенең бөтенлеге, драматик композицияләрнең тыгызлыгы, телнең төгәллеге, персонажларның берсендә дә бер генә артык сүзнең булмавы соклану тойгысы уята. Әсәрдәге форма яңалыгы, аның музыкасы, эчтәлек белән табигый үрелеп, тулаем эмоциональ тәэсирне күрсәтә алуына хәйран каласың. Пьесаның гомуми сурәте һәм геройларның характеры реаль, алар тормыштан алынган, әмма турыдан-туры күчереп куелмаган.
Драманың герое Хәлил образының прототибы - Юлык авылының крестьян егете Вафа Әдһәмов. Ул бик матур, күркәм холыклы, ягымлы сылу егет булган, гармунда бик оста уйнаган, тавышы да моңлы булган. Мирхәйдәр аның белән яшьләр уенында, аулак өйләрдә очрашкан. Вафа, Хәлил исеме астында, пьесага бик табигый кереп китә. Галиябану образының өлгесе итеп Мирхәйдәр күңелендә тирән эз калдырган Шәде кызы алынган.
1916 елның декабрендә пьеса язылып бетә. 1917 елның башында кулъязма Оренбург каласына режиссер Мортазинга җибәрелә. Тиздән автор соклану белдергән җавап ала, анда пьесаның сәхнәгә кую өчен кабул ителүе турында әйтелә. Премьера 1917 елның 19 мартында Оренбург шәһәр театрында була. Спектакль гаҗәеп зур уңыш белән бара, барлык тамашачылар зур дулкынлану кичерә. Мортазин постановканың уңышлы чыгуы турында драматургка телеграмма җибәреп, аны премьера белән тәбрик итә. Баш рольләрдән Бәдрине - Мангушев, аның хатынын - Иманская, кызлары Галиябануны — Иманская, Галиябануның сөйгән егете Хәлилне – Иманский, Галиябануга күз тотып йөргән бай егет Исмәгыйльне – Садыков, яучы карчык Бәдиганы Сыртланова башкара. Иманскийларның чын фамилияләрен ачыйк: алар - Мортазиннар.
Пәрдә ачылды һәм тамашачы күз алдына авыл өендәге бер бүлмә килеп басты. Тәрәзә янында яулык чигеп утырган Галиябану, пәрдәне күтәреп, рамга карый, анда аның үзенә атап чыгарылган җырны җырлап яшьләр уза.
Бакчада гөлләр бар икән,
Гөлдә былбыл бар икән,
Кашы кара, буе зифа,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Кемгә насыйп яр икән.
Үзегез өйдә утырасыз,
Тышка чыккан нурыгыз;
Нурыгызга күз чагыла,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Яшел пәрдә корыгыз.
Шушы мизгелдән башлап, тамашачының дикъкате сәхнәдән спектакль беткәнче аерылмады.
Спектакль куелгач, Мирхәйдәр Фәйзигә бик күп котлау хатлары килә. Тамашачылар соклану һәм яңа иҗади уңышлар теләп язалар. Шулардан берсе – Оренбургтан булачак журналист Сәхи Рәхмәтинең спектакльдән соң өченче көнне язылган хаты бик характерлы. Хатның авторы үзенең «Галиябану»ның сәхнәгә беренче премьерасын каравы турында яза. Башта ул сәхнәдәге вакыйганы битараф күзәтүе турында, аннан, вакыйгалар куера барган саен, аны да, башка барлык тамашачыларны да көчле дулкынлану чолгап алуы турында әйтә. Шуннан соң, пәрдә төшкәч, бик озак вакыт алкышлар яңгырап торды, тамашачылар өйләренә таралышканда бик мавыгып спектакль һәм пьеса турында фикер алышалар иде, дип яза. Сәхи Рәхмәти үзенең хатында Мирхәйдәрне зур иҗат уңышы белән котлый, ул халыкны әле яңадан-яңа гүзәл әсәрләр белән шатландырыр дигән өмет белдерә.
Беренче спектакльдән соң пьесаны Оренбургның халык йортында, башка шәһәрләрдә дә төрле профессиональ труппалар һәм үзешчән драма түгәрәкләре куйдылар.
Мирхәйдәр Фәйзигә пьесаның текстын җибәрүне, пьесаны куярга рөхсәт итүен, киңәшләр бирүен сорап язган хатлар килә башлый.
Мирхәйдәрнең туган җире Орск каласында да «Галиябану»ны халыккa aвтoрның үз катнашында һәм аның җитәкчелегендә куярга ашыгалар. Спектакль 1917 елның 29 декабрендә «Орск Мөселман яшьләр союзы» секциясенең җәмәгать җыелышы бинасында куела. Шунысы кызыклы: спектакльдә бары бер генә рольдә хатын-кыз уйный, калган рольләр барысы да ир артистлар тарафыннан башкарыла.
Игъланда Галиябануның әнисе ролен Марфанская башкара диелгән була. Чынлыкта Мирхәйдәр Фәйзи ул рольдә үзе уйный. Галиябану ролен башкаручы бердәнбер кыз Люси псевдонимы белән чыгыш ясый. Аның чын исеме — Бәдәр Юсыпова. Ул вакытта сәхнәгә чыгарга җөрьәт иткән кыз үзенең абруен гына югалтып калмый, кадимчеләр аның тормышына да куркыныч тудыралар, үч алу белән яныйлар иде. Беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, Галиябану образын искиткеч матур башкарып чыкканда Бәдәр Юсыповага нибары 16 яшь була. Мирхәйдәр Фәйзинең башка пьесаларында - «Асылъяр»да һәм «Ак калфак»та да ул төп рольләрне башкарды.
Соңыннан ул, махсус театр хәзерлеге алгач, профессиональ артистка булып китә, аңа Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Орскидагы спектакль гаять зур уңыш белән үтә. Спектакльнең тамашачылары арасында, татарлар һәм башкортлардан тыш, руслар да була.
Спектакльдән соң Мирхәйдәр Фәйзигә хөрмәт билгеләре күрсәтелә, спектакльдә катнашучылар һәм тамашачылар исеменнән бүләкләр бирелә. Гарәп хәрефләре белән штемпельле кәгазьгә кулдан язылган, «Мөселман яшьләр союзы» мөһере басылган котлау адресында егерме җиде имза, шулар арасында рус кешеләренең имзалары да сакланган. Бу урында «Галиябану» пьесасының рус теленә тәрҗемә ителүен әйтеп китү дә урынлы булыр.
«Галиябану» зур триумф белән Россия шәһәрләре буйлап сәяхәтен башлый. Ул бөтен җирдә тулы залда уйнала, ләкин автор моңардан матди табыш алмый, мораль канәгатьләнү белән генә чикләнә һәм халык мәхәббәтен казана. «Галиябану» пьесасы лаеклы уңышка ирешә, әмма бу уңыш, халыкның бу драмага булган мәхәббәте пьесаның сыйфатына гына кайтып калмый. Ул бит ил революцион үзгәрешләр кичергән көннәрдә дөнья күрә.
Оренбургта «Галиябану» беренче тапкыр Февраль революциясе көннәрендә куела. Димәк, без аны заман тудырган әсәр дип тә әйтә алабыз. Пьесада ачык чагылдырылган социаль гаделсезлеккә каршы протест, үз бәхетең өчен көрәш идеясе халыкка якын, социаль каршылыкларның кискенләшүе көннәрендә бу бигрәк тә шулай. Ләкин әле ул «Галиябану» революцион вакыйгалар куерган көннәрдә генә популяр булган дигән сүз түгел. Аннан соңгы елларда да, бүген дә аның сәхнәдән төшкәне юк. Безнең көннәрдә дә «Галиябану» халыкның яраткан әсәре булып кала. Ул театр, шулай ук мәдәният сарайлары һәм клуб сәхнәләреннән төшми. Драманы әле дә куялар, аның героинясы Галиябану һәм аның сөйгән яры Хәлилгә теләктәшлек хисе кичерәләр. Аны татарлар, башкортлар, казакълар һәм безнең чиксез зур илебезнең башка халыклары карый. «Галиябану» беренче тапкыр 1922 елда Казанда әдәбиятыбыз классигы Галимҗан Ибраһимовның сүз башы белән басылып чыга. Галимҗан Ибраһимов болай дип яза: «Галиябану»ның бөтенләй яңа хасиятләреннән берсе – аның бездә беренче мәртәбә сәхнәгә музыканы, җырны бер иттифакый зиннәт (очраклы бизәк) ясап кына түгел, бәлки, төп маддә итеп, асыл мөндәриҗә итеп кертүeдeр.
Менә шундый хасиятләре белән «Галиябану» бездә ялгыз урында тора, яңа бер баб яки зуррак тәкъбир булса да, әйтик, драмалар галәмендә яңа мәктәп ача һәм шулар аркасында , бик хаклы буларак, гаммә алдында иң кадерле урыннарның берсен ала.
Әдәбиятта һәм театрда башланып килгән яңа дәвер өчен мондый хезмәтләр нигез ташы булырлар».
Бу сүзләрне укыгач, Мирхәйдәр, дулкынланып, түбәндәге юлларны яза: «Әлегә кадәр мине якын кешеләрем — туганнарым һәм иптәшләрем генә мактый иде. Хәзер мин татар әдәбияты классигының мактавына лаек булдым.
Мин бәхетле, әмма минем хезмәтемә булган югары бәя миңа бик күп нәрсә йөкли».
Соңыннан Мирхәйдәр берсеннән-берсе гүзәл яңа әсәрләр язды. Әмма давыллы елларда туган «Галиябану» әсәре аеруча бер әһәмияткә ия. Мирхәйдәр Фәйзи «Галиябану»ны иҗат итте, ә «Галиябану» аны мәшһүр драматург итте.
«Галиябану» дип әйткән чакта иң элек Мирхәйдәр Фәйзине искә төшерәләр. Әгәр Мирхәйдәр Фәйзи исеме телгә алынса, татар драматургиясенең гүзәл әсәре «Галиябану» күз алдына килә.
Мидхәт Фәйзуллин
Безнең мирас. - 2016. - №11. - 76-79 б.
Фото: karievteatr.ru
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА