Гали Хуҗи шигырьләре
Шагыйрь, 1936 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гали Хуҗи (1912-1966) татар совет поэзиясендә поэмалар авторы буларак та билгеле. Ул утызынчы еллар азагында ук «Комсомолка» һәм «Хәсән күле» поэмаларын иҗат иткән. Шагыйрьнең шушы чордан соңгы иҗаты тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы каһарманлыгын чагылдыруга багышланган. Сугыш елларында ул бу темага «Зоя Космодемьянская», «Россия», шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм башка поэмаларын язган, ә сугыштан соң, М.Җәлилгә атап, «Кырык хикәят» дигән поэмалар циклы һәм башка күп кенә әсәрләр иҗат иткән.
Кайчандыр:
«Мин солдатың әле – һаман сафта,
Бу – намуслы хезмәт итүем.
Үкендермәс, күзем йомган чакта,
Яшь гомернең болай үтүе», –
дип язган фронтовик шагыйрь 1966 елның 13 октябрендә Казанда вафат булды.
Таныш миңа завод егетләре
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул!
Ә кем аны шулай димәсен?
Бары сөя, сөелә белүдәме –
Гүзәллеге аның нидә соң?
Таныш миңа завод егетләре,
Бишектән үк иртә төшкәннәр;
Бик күпләре сугыш михнәтләрен
Буразнада татып үскәннәр.
Буразнадан – завод цехларына;
Яхшы түгел юлда соңлавы.
Колакларда йөргән башак шавын
Алыштырган металл чыңнары.
Кичке мәктәп, соңра кичке вузлар
Үзләренә дәшкән күпләрне;
Кайсылары инде – инженерлар,
Үтәгәннәр заман көткәнне.
Шулай атлый алар иртәгәгә,
Таптану юк бер үк урында;
Бергә килсәк, кызык бәхәс китә
Замана һәм шигырь турында.
Дөреслек күп алар карашында –
Чын җыр белән гаҗәп дус алар.
Чыгар, бәлки, алар арасыннан
Яңа Такташ, яңа Мусалар.
Яшьләр күңеле шундый хис-тойгыдан
Беркайчан да тормый бушанып.
Киләчәкне мондый алмашларга
Тапшырырга була ышанып.
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул!
Беләм аның шулай икәнен.
Гүзәллек ул, әгәр үз иңендә
Алып барса заман җилкәнен!
Күңел җилкәне
Кеше күңеле – үзе бер дәрья ул,
Кеше күңеле белми чикләрне;
Һәм яктырта өмет-хыяллары
Гомер күген – язгы күкләрне.
Хәтәр җилләр, беләм, сез тормышта
Күп дәрьялар аша искәнсез.
Чын мәхәббәт белән җырдан башка,
Кеше күңеле, гүя, җилкәнсез.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА