Журнал «Безнең мирас»

Гали абый

Гали Тукай – Габдулла Тукай нәселеннән. Бик күп данлыклы, атаклы, исемле шәхесләр биргән Казан ягында, Габдулла Тукайдан башка, берәүдә дә Тукаев фамилиясе юк. Әйе, Казан артында Тукаевлар бөтенләй юк. Чөнки Габтукай егет, унсигез яшендә Салавычны ташлап, чукынудан качып, Уфа-Ырынбур юлында нәкъ уртада утырган Эстәрлебашны эзләп чыгып киткән һәм шунда төпләнгән. Габтукай бабай Эстәрлебашта төпләнгәннән соң, 210 ел Эстәрлебашта Тукаев фамилияле бабайлар, ирләр, малайлар яшәгәннәр. Барысы да – Габтукай бабай балалары, 1912 елда алар 32 шәхес исәпләнә. Эстәрлебашта яшиләр, барысы да Тукаевлар. Шуларның берсе – Гали Тукай, 1903 елда туган. Әтисе – Зариф, әнисе әле сугыштан соң да исән иде.


Гали Тукай искитмәле сәләтле, талантлы кеше иде. Байлар, муллалар нәселеннән авылның иң беренче комсомолы, күршесе, комсомол Әхсән Зульмиев белән дуслар. Бер урам малайлары, йортлары – урам аркылы гына. Яңа хакимиятнең башсыз, кансыз икәнен тиз аңлап алып, Гали Тукай йөзен үзгәртеп, «пролетарий» булып китеп, большевикларга тырышып эшләп яши башлый. Комсомолга керә, үзешчән драмтүгәрәк оештырып, клуб ителгән Гобәйдулла мулла йортында байларны сүккән, муллалардан көлгән спектакльләрдә артист булып уйный башлый. Колхозлар төзелә башлагач, Эстәрлетамакка барып, өч айлык курсларда укып, тракторчы була. Үзе кебек Гайни Сукыр дигән абзый белән (Кылый Ишбулдин) Эстәрлетамактан Америкада ясалган «Фордзон» тракторы алып кайта. МТС әле юк. Капар Сәббахы кушаматлы-атлы абзый сөйләгәннән:


— Гөмбәз яланында Гали Тукай белән Гани Сукыр «Фордзон» исемле трактор белән җир сөрә. Теге трактор өч төрәнле сабан тарта. Тракторның дүрт тәгәрмәче дә тоташ тимер. Тракторчы утыра торган урын да тимердән. Утыргычта Гани абзыйның бишмәтен дүрткә бөкләп салганнар... Без дә бәләкәй түгел инде. Ундүрт-унбиш яшь.


Җир сөргәндә теге трахтырның су насосы ватылган. Моторы кыза, ә суытырга моторга су килми. Минем кебек дүрт малайны ярдәмгә сораган Гали Тукай. Икешәр чиләк булсын һәрберсендә, дигән. Ике малай – сөргән җирнең бер башында, тагын икесе шул җирнең икенче башында. Тегеләр пар бөркетеп, трахтырлары белән кыр башына өч төрәнле сабан белән җир сөреп килеп җитәләр. Туктыйлар. Без ике малай дүрт чиләк су белән тегеләрне көтеп торабыз. Теге дүрт чиләк суны мотор өстенә азлап-азлап агызып, кызган моторны суык су белән суыталар. Китәләр борылып кырның теге очына. Анда тагын ике малай дүрт чиләк су белән көтә...


Бер атна эшләдек куышта йоклап. Шуннан, Эстәрлетамактан килеп, теге насосны яңага алмаштырып киттеләр...


***
Сугыш алдыннан Гали Тукай колхоз клубында мөдир булды. Ул куйган спектакльләр бүген дә минем күз алдымда. Зур татар театры куйган спектакльләр барысы да куелды. Беренче спектакльне мәдрәсә мөдәррисе (җитәкчесе) Мөхәммәт Шакир Тукаев Ырынбурдан алып кайткан. Ул авылда аклар вакытында куелган һәм мин аны 1918 елның көзе яисә 1919 елның март-апреле булгандыр, дип уйлыйм. Чөнки 1918 елның җәендә кызыллар чигенгәннәр һәм Эстәрлебашка 1919 елның июнь азагында гына кире әйләнеп кайтканнар. Ул спектакль «Галиябану» булган. Галиябануны Шакир Тукаевның уналты яшьлек төпчек кызы Хәлимә, ә Хәлилне Төрекләр нәселеннән унсигез яшьлек Ибраһим Төхфәтуллин уйнаган. 1952 елны мин Иркутскига киткәндә ул безнең судта адвокат булып эшли иде.


Шул 1918 елдан бирле Эстәрлебашта үзешчән драмтүгәрәк эшли. Минем «41нең арбалы хатыннары» исемле спектакльне Эстәрлебашта 2005 елның 5 маенда беренче мәртәбә куйдылар. Уңышы – искиткеч!


Гали абый колхоз клубында (авыл уртасында элекке мәчет бинасында районның Сталин исемендәге икенче зур клубы бар иде, тик ул Гали абый җитәкләгән колхоз клубы белән ярыша алмый – бик йомшак эшли иде) куйган спектакльләрдән истә калганнары:


«Көнлекче Әхмәт һәм аның чибәр хатыны», «Банкрот», «Бәхетсез егет», «Чаткылар», «Шәгурә».


«Галиябану» спектаклен куйганда без өчәү (мин дә) сәхнә декорациясе өчен читән үрдек: аяклары (икесе дә) эчкә карап торган Камәр бабай, Гали абый һәм мин. Камәр бабай үрә башлый да, 2-3 казык узгач, үргән талын Гали абыйга бирә, талның очы ярты – бер метр чамасы калгач, Гали абый аны миңа тапшыра. Тал керә торган соңгы ике-өч казык – минеке. Кичен бездә чәй эчкәндә Гали абый мине әтигә мактый:


— Илләмә дә шәп бу улың, Лотфулла абзый. Кискән чакта талны йөгерә-йөгерә ташый. Өстәвенә, матур итеп үрә дә белә!


***
Миңа – дүрт яшь. Безнең «8 Март» колхозында алты бригада. Бишесе – безнең авылда, алтынчысы – бездән өч чакрымда утырган Урман авылы исемле башкорт авылында. Колхоз идарәсенең урамга чыккан ике тәрәзәсе арасына Гали абый зур бер плакат төшереп элгән. Эштә ярышып, кайсы бригада ничәнче урын алуы турында ул. Беренче урын – самолет очып бара, икенче урын – поезд тарткан паровоз, өченче урын – автомобиль, дүртенче урын – ат менгән җайдак, бишенче урын – ишәккә атланган чабата кигән бер абзый, алтынчы урын – мүкәйләп барган бер кеше...


Атнага бер мәртәбә кем беренче, кем мүкәйләгән – алмаштырып торалар.


Гали абый такмаклар чыгара. Артист Абдулла абый Рафиков аларны көлке итеп, төрле көйгә салып, сәхнәдән такмаклый. Берсе генә истә калган:
Пирвыйлар пируг ашый,


Фтаруйлар – пәрәмәч.
Тритийлар ашый алмый
Трудлары булмагач.


***
Гали абыйны сугышка алып киттеләр. Ул 1942 елның көзендә Воронеж каласында һәлак булган. Сугыштан плен үтеп кайткан Самат абый Гали абыйның ничек һәлак булганын күргән:


— Дүрт катлы йортның иң өске катында почмактагы бер бүлмәдә алты кеше урнашканбыз. Кич үзебезнең урамдагы солдат кухнясыннан ашарга алып керәбез дә, өстәл тирәли җыйналып ашыйбыз, примуста чәй кайнатып эчәбез. Һәрберебезнең үз урыны. Гали абзыйныкы исә иң түрдә, почмакта. Бер кичне, Гали абыйны үртәп, барып утырдым бит аның урынына. Ул нигәдер азрак соңлабрак кайтты. Кайтты, кулларын юды, өстәл янына килде дә мине үзе утыра торган урыннан куа:


— Самат! Күч үз урыныңа. Тәһарәтсез артың белән ничек смит итеп утырдың син минем урынга?


Мин күчтем. Ашап, чәй эчәргә генә тотынган идек, һич көтмәгәндә немец самолетлары килеп, бомба ташлый башлады. Берсе без утырган йортның почмагына килеп төшкән. Гали абзый утырган почмак бомба шартлаганнан кителеп, йорттан аерылып төшә башлады. Гали абзый калкынып карады, булмады.


Кычкырды бичара:


— Хушыгыз, егетләр! Мин киттем...


Төштек мәетен эзләргә. Икенче катка кадәр – ватык кирпеч... Ике йортны бомба белән ватып, өйгән дә куйган...


***
Гали абый белән Мәрхәбә апа яшәгән йорт бер ун ел элек бар иде әле. Анда читтән килгән пимачы Гарифның улы Нури абый пима баса торган остаханә ясаган иде. Гали абыйларның өч кызы бар иде: Вәсилә, Роза, Лия. Ике зурысы юк бугай инде, ә Лияне Салаватта яши, диләр...


Менә шундый Габтукай бабай нәселеннән, байлар, сәүдәгәрләр, ишаннар, алпавытлар, хәлфәләр, генераллар, мөдәррисләр нәселеннән чыккан чын татар, асыл абый бар иде борынгы Эстәрле-Каргалы авылында. 1775 елга кадәр Эстәрлебаш авылының исеме Каргалы булган. Урыс хакимияте ул исемне бездән тартып алып, Ырынбурдан унсигез чакрымга төньяктарак утырган Сәет Слободасына кушкан. Ул – бүгенге Каргалы...


Теги: Зәки Зәйнуллин Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру