Габдулла Шәрәфи. Тәфтиләү
Сугышның әле һаман кыза, дөрли барган чагы. Ә шулай да хәзер безнең өчен буран аркан. Җил каршы чаклар инде узган, фашистларны куабыз. Бүген генә немецлар ташлап чыккан белорус авылына кердек. Авыл өстен сөрем каплаган. Ут кабынган йортлар, каралтылар тирәсендә солдатлар кайнаша. Түбәләрен куптарып ташлаганнар да, такталарына туфрак сибеп, соңгы ялкыннарын бастырып киләләр...
Мин үзем шофер. Әле яңарак кына дивизия командиры генерал Ильясовны йөртә башладым. Аның белән без якташлар. Ләкин ул хәзер монда юк. Хатының хәл эчендә, дигән телеграмма алгач, ике-өч көнгә Казанга очкан иде. Шуңа күрә аның адъютанты лейтенант Айвазян белән икәү генә йөрибез. Бүген исә, никтер, ул да утырмады, иртәдән бирле машинада берүзем.
Авыл артындагы күпергә машиналар бөялгән. Безнең колонна да туктап калды. Мин янгын сүндереп маташучы солдатларны күзәтеп утырам. Шул чагында әллә кайдан гына Айвазян килеп чыкты да:
— Кабыз машинаңны, тиз бул! — дип, яныма кереп утырды.
Килгән юлыбыздан кире кайтып, авылны чыккач кына:
— Генерал кайткан, ул хәзер армия штабында, безне чакыра, —диде.
Олы юлны танклар эштән чыгарып бетерсә дә, аның белән янәшә генә җиңел машиналар салып өлгергән яңа юл ярыйсы ук җайлы, зарланырлык түгел. Шулай байтак киткәч, лейтенант:
— Карабрак бар, юл аерылачак, — дип кисәтте.
Һәм, чыннан да, юл җәпләкәләнеп өчкә аерылды. Без, сул яктагысыннан китеп, вак урманга кердек. Әмма ул озакка бармады, агачлар һаман биегәя, урман куера, караңгылана башлады. Анда-санда сулы казылмалар, чокырлар очрый, юл өстенә чыгып торган юан-юан тамырларга юлыгабыз. Алар, көпчәкләр килеп эләккән саен, машинаны әле бер, әле икенче якка янтайтып сикертәләр.
Бара торгач, итәкләрен киң җәеп утырган чыршылар, биек-биек каеннар, алар тирәсенә сырышып үскән вак куаклар белән уратылган хәтсез иркен аланлыкка килеп чыктык. Алан читләренә, чатлап-чутлап тормыйча, җиңел кулдан гына әмәлләгән землянкалар тезелеп киткән. Элек партизаннар лагере булган, ахрысы, землянка түбәләрен, керү хутларын үлән, куак баскан. Шуңа күрә, якын ук килмичә, аларны күрерлек тә түгел.
Туктау белән, яныбызга яшь кенә бер сержант килеп җитте. Лейтенант машинадан чыгуга, сержант аңа честь биреп:
— Иптәш лейтенант, зур землянкага узыгыз, анда сезне көтәләр,— диде.
Алар китүгә, машинаны читкәрәк илтеп туктаттым да әле монда китешли генә көйсезләнә башлаган моторны карарга тотындым...
Мавыгып китеп, вакыт үткәнен сизмичә дә калганмын. Күрәм, генерал белән лейтенант, штабтан чыгып, минем янга ук якынлашып киләләр. Болай да чандыр гәүдәле, какча йөзле генерал тагын да юкарып, ябыгып киткән төсле тоелды. Аяк атлаулары да, ничектер, миңа ят, үзгәрәк сизелә...
Кайтырга чыктык. Генерал минем белән янәшә утыра, ә адъютанты — аның артында. Шулай бер чама киткәннән соң, лейтенант:
— Бая рәтләп сорашыр ара да булмады, ничек соң сезнең хәлләр, иптәш генерал? — диде.
— Хәлләр, хәлләр...
— Шулай өметсез үкмени?
Үз уйларына бирелеп баруы булгандырмы, генерал кайтарып бер сүз дә әйтмәде.
Бераз баргач, адъютант тагын сорап куйды:
— Кызыгыз ничек соң, иптәш генерал, кайта алмагандыр инде?
— Ничек кайтсын... Күрәсең ич... Ул да солдат бит, врачларга эш күп...
Тагын тынып калдылар. Менә урманны чыгарга да күп калмады, юл да бераз рәтләнә төште. Ә машинада әле һаман тынлык... һәм менә генерал, әйтерсең, сүзе өзелмәгән, әйтерсең лә, безгә ишеттермичә күңеленнән кем беләндер серләшеп барган да, хәзер инде кычкырыбрак сөйләшсәң дә ярый, дигәндәй, керешсез-нисез ялгап китте:
— Аерылышып торган чаклар да күп булды... Ничектер шунда, бер-беребезнең хәлен сизеп, ерактан да белеп тора идек кебек. Борчылып, хафаланып йөргән чакларың булса, көт тә тор, йә телефонга чакырта яисә: «Син исән-саумы, җаным бик уйный»,— дигән телеграммасы килеп төшә. Үземә дә шулай... Телеграмма аласы көнне күңел шомланып, йөрәк сыкрый башлаган иде, хатынга нидер булган төсле...
— Шулай була ди бит ул, иптәш генерал, күрәсең, бик килешкәнсез, бәхетле сез икегез дә. Сезнең белән мин күптән бит инде... Күренә ич ул. Сизгер шул, акыллы, дөнья бәясе кеше булса кирәк Галия Идрисовна...
Лейтенантның бу сүзләреннән соң мин коелып иңдем. «Галия Идрисовна» диде түгелме соң?! Кулымнан рульне ычкындыра яздым. Күрәсең, төсем качкан булгандыр, икесе дә башларын миңа таба борып сагаеп калдылар. Әмма машина элеккечә баруында булгач, тынычланып, син нәрсә, әллә йоклаган идеңме, дип көлемсерәгәндәй иттеләр.
— Юк, йокламадым. Сез, Галия Идрисовна, дидегез бугай, иптәш лейтенант, дөресме?
— Әйе. Ник?
— Фамилиясе Рахманова түгелдер ич, иптәш генерал?
— Шулай, Рахманова.
— Минем укытучым бит ул!
Генерал миңа текәлеп карап торгач, башын чайкап куйды. Ләкин бер сүз дә дәшмәде. Бераз барганнан соң гына, баягы сүзен дәвам иткәндәй, лейтенантка таба борыла төшеп:
— Ике аягы да яраланган иде бит аның, — диде.
— Ничек алай, иптәш генерал, кайчан?
— Гражданнар сугышында. Татар бригадасында идек без. Төрекстанны азат итешеп йөргән чаклар. Мин - рота командиры, ә ул шәфкать туташы иде...
— Анысын белми идем шул, сөйләгәнегез булмады...
Генерал белән адъютантның әнә шулай сабыр да, шактый ук моңсу да бу әңгәмәсенә колак салып дәшмичә-тынмыйча барам. Ә күз алдымнан хәзер Галия Идрисовна китми.
Галия Идрисовна... Ул безгә дүрт ел буе рус телен укыткан иде. Үзе татар булса да, шул дүрт ел эчендә без аның авызыннан татарча дүрт кенә сүз дә ишетмәдек. Башта гадәт буенча үзенә «апа» дип дәшә идек. Рөхсәт итмәде. Рус телендә «апа» дип эндәшмиләр, миңа Галия Идрисовна, дип дәшегез, диде. Соңыннан инде күнектек, ияләштек, тора-бара хәтта аның татар кешесе булуына да шикләнә башладык. Кайсыдыр шунда: «Аның фамилиясе безнеке, үзе ул марҗа, татарча бернәрсә дә белми икән», — дип, безне тәмам ышандыра язды. Шуның шаукымына бирелеп, ахрысы, усал, димме, тәрбиясез, дипме әйтим, аның атлаган саен шыгырдап куя торган протезлы аягына ишарә ясап: «Шауламагыз, чыгыр аяк кереп килә», - дип, шамакайланучылар да булгалады. Бәлки, шуңадыр да, ара-тирә укытучыбыз үзенең татарча белгәнлеген сиздерердәй нәрсәләр дә эшләп куя иде. Беркөнне шулай, дәрескә кергәч, җыйнак кына, ыспай гына сары портфелен өстәлгә куеп, гадәттәгечә класска бер күз йөртеп чыкты да һәрвакыттагыча тыныч кына, ашыкмыйча гына дәрес аңлаткандай русча сөйләп китте:
— Бүген мәктәпкә килгәндә, бер күңелсез хәлгә тап булдым. Белмим, безнең мәктәп укучысы иде микән, ерактан танып бетерә алмадым, урам буйлап бөкрәеп барган бер агай артыннан, аны үчекләп, үзе дә бөкрәйгән булып кыланып килүче бер малайны күрдем...
Укытучының шул сүзләреннән соң, партага сугып:
— Беләм мин аны, Галия Идрисовна! Ишәм әле мин аны кайтканда! — дигән тавыш ишетелде.
Арткы партада утыручы олы гына гәүдәле, җәенке битле, зур гына авызлы — шуның өчен үзен «Бәлеш» дип йөртәләр — Гаптери иде бу.
— Ярамый, дуслар, ярамый, сугышу да начар гадәт... Кешенең гариплегеннән көлгән, аны кимсеткән адәмнәр һичкемгә карата сизгер дә, миһербанлы да була алмыйлар. Моны онытмаска тырышыгыз...
Уйлар, уйлар... Әле без йөгерткән юлның үзе кебек бормалана-бормалана, бер вакыйгадан икенче вакыйгага сикерә-сикерә агалар да агалар, балачакның көенечле дә, сөенечле дә бер хатирәсе булып күңелгә сеңеп калган әллә ниләр искә төшә...
Авторучка дигән нәрсәне без беренче тапкыр классташыбыз Хәкимҗан кулында күрдек. Бүгенгедәй хәтердә, дәрес бетү белән:
— Малайлар, бернәрсә күрсәтәм, килегез, — дип, Хәкимҗан кара такта янына атылып чыкты. Без, дәррәү кубып, аның янына йөгерештек. Хәкимҗан, сул кулы белән чиста дәфтәр битен тактага куеп, уң кулындагы ниндидер әкәмәт бер ручка белән сызгалый башлады. Үзе нәрсәдер сырлый, үзе сөйләнә:
— Абый Мәскәүдән апкайтты. Бер тапкыр кара тутырасың да ай буе язасың, — ди.
Белмим, бер тутырган карасы ай буе язарга җиткәндерме, ә менә минем шул каһәр суккан ручка аркасында башыма төшкән аянычлы бер хәлне бүгенгәчә оныта алганым юк.
Эш болай булды. Арткы партада утырган Гаптери әлеге хикмәтне карарга ин соңыннан килеп җитте һәм, такта янына ук узарга теләп, аны-моны карамыйча, дуамалланып, малайларны араларга тотынды. Башта беребезне, аннан соң иптәшләр җилкәсенә үрелеп, аяк очларыма гына басып торган җиремнән мине этеп җибәрде. Иптәшләр бер якка атылды, ә мин безнең бу кылануларга һич тә игътибар итмичә өстәл янындагы журналга нидер язып маташкан Галия Идрисовнага килеп бәрелдем. Бәрелүем булды, укытучыбыз, кулына каләмен тоткан килеш, гөрес итеп идәнгә ауды. Бу хәлдән барыбыз да югалып калдык. Тик беркавымнан соң гына исебезгә килеп, тавыш-тынсыз әле һаман да идәндә яткан Галия Идрисовнаны торгызырга омтылдык. Ләкин ул беребезгә дә кагылырга рөхсәт итмәде, бары тик яткан җиреннән:
— Их, малайлар, әйттем ич мин сезгә... Барыгыз, укытучылардан кемне булса да чакырыгыз, —дип, авыр сулап куйды...
Шул көннән соң Галия Идрисовна байтак вакыт мәктәпкә килмәде. Класста ниндидер шомлы бер тынлык урнашты. Тәнәфескә чыккач та шаярулар, үрле-кырлы чабышулар бетте, басынкыланып калдык. Әйтә иде бит югыйсә: «Чүгез, чү, малайлар, миңа бәрелә күрмәгез»,—дип, һаман кисәтә иде, ә без менә тыңлап бетерә алмадык.
Башкалар ничек кичергәннәрдер, укытучыбызны рәнҗетүдән туган әлеге хисләр миңа бер генә минут та тынгылык бирмәде. Әйтерсең лә, йөрәкне кемдер йомарлап тоткан да аны туктаусыз кыса, җәзалый, вөҗданыма тукынып, җанымны айкый иде кебек...
Әмма узасы көннәр узды. Галия Идрисовна да, сәламәтләнеп, мәктәпкә килде. Өстән авыр йөк төшкәндәй җиңеләеп, күңелләр язылып киткәндәй булды. Укытучыбыз да, гүя берни булмаган, портфелен өстәлгә куеп, таягын элеккечә үк урындык артына элеп, тыныч кына сөйләп китте:
— Шактый күрешми тордык, дуслар, ул арада күп нәрсә үткәнсез, хәзер диктант язып карыйк...
Диктантны ничек язганмындыр, хәтерләмим. Аның каравы шуннан соң булган бер вакыйга әле менә бүген дә күз алдымда. Соңгы дәрес иде бу. Диктант язылып бетте. Дәфтәрләрне укытучы өстәленә илтеп өйдек тә таралыша башладык. Ә мин үз урыныма барып, букчамны алырга дип иелгән җиремнән күтәрелә алмыйча, үзем дә сизмәстән, парта өстенә капланып елап җибәрдем. Укытучыбыз килмәгән шул атна-ун көн эчендә сызланып, мөлдерәмә тулып йөргән күңел, ахрысы, инде түзмәде, кайнар яшькә әверелеп, тыела алмыйча ташырга тотынды...
Галия Идрисовнаның:
— Ни булды, Хәлим, ник елыйсың? — дип, чәчемнән сыйпавына башымны күтәрсәм, класста инде берәү дә юк иде.
— Белмим... Сез килдегез менә... Мин еккан идем ич...
— Юк, Хәлим, юк, син гаепле түгел, мин үпкәләмим, борчылма. Сөрт күзеңне, әйдә, миңа дәфтәрләрне күтәрешеп кайтырсың...
Күл урамы буйлап хәтсез генә баргач, кызыл кирпечтән салынган йортның икенче катына күтәрелдек. Өендә кеше юк иде, ахрысы, портфеленнән ачкыч чыгарып, Галия Идрисовна ишекне үзе ачты, иркен генә алгы бүлмәгә кердек. Укытучы портфелен стенадагы чөйгә элде дә, чишенеп тә тормастан, түрдәге ишеккә юнәлде. Ә мин кочагымдагы дәфтәрләрне ишек төбендә торган әрҗә сыман бернәрсә өстенә (аяк киемнәре өчен булса кирәк) куеп китәргә җыендым. Шул чагында Галия Идрисовна ишек ачасы җиреннән:
— Китмә әле, Хәлим, сиңа йомышым бар, чишенә тор, чәй генә куям, — дип, мине туктатып калды.
Китсәм дә вай, калсам да вай кебегрәк бер хәлдә уңайсызланып таптана торгач, ниһаять, чишендем. Ул арада кухня ягыннан Галия Идрисовна да чыгып, ян бүлмәгә уздык. Бүлмә бик чиста, иркен иде. Керү уңаенда ук стенага терәтеп пианино куелган. Аның өстендә утыртмалы бәләкәй генә рамнан калын чәч толымын күкрәгенә салып төшкән яшүсмер кыз көлеп тора. Каршы як стенада — челтәрле пәрдәләр эленгән зур-зур ике тәрәзә. Уң як стенада — тоташтан китап киштәләре. Киштәләрне аерып, тотып торган бүлемте кырыена скрипка эленгән. Авылдан әле яңарак кына килеп, көн яктысы да юньләп төшми торган юеш подвалда яшәп ятучы мин, сала малае, бу чисталык, бу пөхтәлек уртасында тәмам югалып, каушап калдым. Минем хәлне сизепме әллә инде чыннан да шулай кирәк булыпмы, Галия Идрисовна:
— Йомышым шул иде, Хәлим, үземә бик авыр, әнә теге югарыгы киштәдән көрән тышлы китапны алып бирче, — дип, миңа киштәләр янында торган җыйнак кына бер баскычны күрсәтте дә үзе кухняга чыгып китте.
Мин киштәгә үрмәләп китап белән булышкан арада, эмальле ак чәйнек күтәреп, Галия Идрисовна да кереп җитте. Чәйнеген өстәлгә куеп:
— Син карый тор, кара башкаларын да, — дип, үзе кабат бүлмәдән чыкты.
Ул шулай кухня белән бүлмә арасында байтак чуалды. Мин исә, бүтән китапларга орынырга кыймыйча, Галия Идрисовна сораган китапны актаргалап, баскыч өстендә генә утырдым. Йомышымны үтәү белән үк капылт кына чыгып китүе дә хәзер, ничектер, уңайсыз иде. Менә Галия Идрисовна мине искә төшереп, рәхмәтме-нәрсә әйтер дә, шуннан соң җае чыгар, кузгалырмын дип һаман көттем. Ә ул мин бөтенләй уйламаган нәрсә әйтеп ташлады:
— Әйдә, төш куначаңнан, чәй эчәбез, — диде.
Эчсәм дә эчтем мин бу чәйне, эчмәсәм дә эчтем. Ризыкка үрелү турында инде уйлаган да юк, башны күтәрергә дә оялам.
— Ярамый болай, әйдә, аша, эч, — дип, Галия Идрисовна чынаягымны һәм кабарып пешкән эре-эре күзәнәкле ап-ак күмәч телемнәре өелгән тәлинкәне алдыма ук этәреп куйды.
Чәемне тәлинкәгә агызып, кечкенәрәк бер телем алдым һәм шуның белән вакытны авыштырырга чамаладым. Ләкин укытучым минем бу беркатлы хәйләмне бик тиз сизде. Дәшмичә генә торып, кухнядан түгәрәк күмәчнең калган чиреген алып керде дә:
— Кечкенә чагымда мин үзем шулай ашарга ярата идем, син дә шулайдыр, — дип, каерып бер телем кисте һәм, аңа калын итеп май ягып, өстенә шикәр комы сибеп, алдыма куйды...
Китәр алдыннан гына Галия Идрисовна сорап куйды:
— Әниең ни хәлдә соң?
— Әни авырый...
— Ишеткән идем шул, шуңа соравым.
— Үләр инде ул...
Укытучы, ничектер, сискәнеп киткәндәй булды һәм, миңа карап, озак кына дәшмәде. Шуннан соң яныма килеп җилкәмнән кысты да:
— Син аны каян беләсең? — диде.
— Күрше апалар сөйләшкәндә ишеттем. Доктор шулай дигән.
— Ялгыш ишеткәнсеңдер син, Хәлим, доктор алай димәс.
— Каты авырый ич... Һаман йөткерә...
— Борчылма, менә күрерсең, савыгыр әле... Синнән башка тагын кемнәрең бар соң?
— Абыйлар, апалар бар. Җидәү без.
— Алай... Ишле икәнсез шул. Әмма син борчылма, савыгыр әниегез...
Галия Идрисовна мине озата чыкты. Киез итегемнең берсен кигән арада икенчесен күтәреп карады да башын чайкап куйды. Кайсы абыйдан, ничәнче ападан калган итек булгандыр, кыска балтырыннан кар кереп йөдәткәч, әти аны икенче бер иске киез итек кунычын кисеп үстереп биргән иде. Хәзер ул төрле-төрле булып күзгә бәрелеп тора. Җитмәсә, тагын олтаны да авызын ача башлаган. Укытучы аны кире идәнгә куйды да ишек төбендә торган баягы әрҗә астыннан бер пар ак киез итек чыгарды.
— Минем кызым үсте инде, бу аныкы. Олтаны бераз юкарган юкаруын, әтиең астына салып бирер, — дип, миңа сузды. — Ал, ал, оялма, аның берние дә юк, барыбер тик ята...
Укытучы биргән җиңелчә ак киез итекне култык астыма кыстырдым да, үземнең иске, тупас, баладан балага күчеп килгән, шуңа карамастан «тузу»ны һич белмәгән бу фабричный авыр итектән котылачагыма куана-куана, өйгә кайтып киттем...
Менә урманны да чыктык. Инде тизлекне арттырсаң да ярый. Ләкин генерал, кулы белән генә ишарәләп, миңа юлдан читкәрәк керергә кушты. Ул кушканча борылып кердем дә машинаны туктаттым. Генерал, машинадан төшеп, кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртә-сөртә, киселгән агач төбенә барып утырды. Кайдандыр ерактан ара-тирә туплар гөрселдәве ишетелә. Ә монда тып-тын. Сәер тынлык, авыр тынлык иде бу. Аннан ничек тә котыласы, качасы килә. Һәм менә лейтенант арткы утыргыч астындагы тартмадан футляры белән скрипка чыгарды да, машинадан төшеп, генерал янына атлады.
— Иптәш генерал, уйнасагыз икән теге безнең көйне!
Генерал, башын күтәреп, аптыраган бер кыяфәт белән адъютантына карап куйды. Әмма каршы килмәде. Скрипканы иңсәсенә куеп, кыллар тоткычын бора-бора, смычогы белән сызгалый-сызгалый беравык маташкач, салмак кына уйный башлады.
Шул чагында генералның өендә булган вакытларым, пианино өстеннән елмаеп торган яшь кенә кыз рәсеме, китап киштәләре, кызыл тасма белән бәйләп эленгән скрипка кабат күз алдыма килеп басты. Күз карасыдай саклап машинамда йөрткән, кайгы килсә дә, шатлык килсә дә, хуҗасының иңсәсенә куна торган бу сайрар кош теге чакта Галия Идрисовна янына баргач мин күргән скрипка булыр дип кем уйлаган!
Дивизия командирының скрипка уйнавын минем әле беренче күрүем. Айвазян «безнең көйне» дигәч, генерал йә украин яисә рус көен уйнар дип көткән идем. Ә ул чын безнеңчә татар көен сыздырырга тотынды. Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. Әйтерсең лә, ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. Мин, мин инде, менә бу әрмән егетенең дә шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга итирам йөзеннән генә түгелме икән, дип шикләнгән идем. Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын чәйни-чәйни ара-тирә көрсенеп куюы да кичерешләренең ихлас күңелдән икәнлеген күрсәтә иде.
Генерал көйнең соңгы буынын бераз дулкынландыра төшеп сузып торды да кинәт кенә өзде. Аннары:
— Җитте, егетләр, хәзер вакыты да, урыны да бу түгел, — дип, скрипканы лейтенантка сузды.
Айвазян, скрипканы алып, машинага таба китте. Ләкин берничә адым атлау белән борылып:
— Ә шулай да, иптәш генерал, нинди моң, ә!!! Бу кадәрле дә сагыш!.. Әмма якты моң. Тирән сагыш, ләкин төпсез түгел. Яратам да соң шушы көйне. Безнең «Карлыгач» көе бит бу, әрмәнчә «Цицернак», — дип куйды.
— Нишләп сезнең көй булсын, иптәш лейтенант, безнең көй ич бу, татар көе... «Тәфтиләү» бит, —дим.
Үзем, генерал да шуны раслар дип, аңа карыйм. Ә ул:
— Барыбер түгелмени, менә өчебезгә дә җитте бит әле, — дип көлә...
Без тагын кузгалдык. Генерал белән Айвазян ара-тирә генә сүз катышып кайталар. Мин исә алар сүзенә инде рәтләп колак та салмыйм, «Тәфтиләү» канатларына утырып, күңелем белән туган-үскән якларга очтым. Бер кузгалган күңел, бер яңарган хәтер һаман да шул мәктәп елларына кайта, Галия Идрисовнага барып тоташа.
Мең тугыз йөз дә кырыгынчы ел иде. Без унынчы классны тәмамладык. Шул унайдан мәктәптә чыгарылыш кичәсе булды. Үзебезне укыткан барлык укытучылар, ата-аналар, баларак чагыбызда шаярып теңкәләренә тигән, инде үсә төшкәч, элек кылган эшләребез өчен үзләре алдында оялып, әмма күңелдән хөрмәт итеп йөргән хезмәткәрләрне чакырдык. Имтиханнар арасында тыгызга килсә дә, ничектер, вакытын табып, ныклап әзерләнгән идек без бу кичәгә. Кемдер нәрсәдер уйнарга, кемдер нидер сөйләргә яисә җырларга тиеш иде. Кыскасы, берәү дә өлешсез калмады. Атлаган саен берәр хикмәт чыгарырга торган, ләкин әлегедәй концерт-фәлән ише нәрсәләргә бик авыр кубучан Гаптери булып Гаптери дә читтә кала алмады. «Миннән чуртым да чыкмый, җәмәгать, хет суегыз», — дип тузгыгач, без аңа концерт алып баруны йөкләгән идек. Үзенең урынлы-урынсыз әйтеп ташлаган ярым-йорты сүзләре белән репетиция вакытында ук эчебезне катырып бетергән Гаптери, тамашачылар алдына чыга башлагач, тәмам каушап, бичарадан ни чара, дигәндәй, коеп куйган шамакайга әйләнде дә куйды. Концерт инде тәмамланып килә иде. Шул чагында беренче рәттә утырган өлкәң яшьтәге биология укытучысы Хәсән абый, чираттагы номерын игълан итәргә чыккан Гаптерине сәхнә кырыена чакырып, колагына нидер әйтте. Гаптери кинәт кенә тураеп артка чигенде дә Хәсән абыйга карап катып калды. Тегесе: «Шулай диярсең, шулай», — дип кул изәгәч, егетебез сәхнә артында менә-менә чыгам дип чиратын көтеп торучыны игълан итәргә онытып:
— Ни, җәмәгать!.. Түгел лә, иптәшләр! Хәсән абый сызгырам, ди, нишлибез инде, ә? — диде.
Зал егылып көләргә тотынды. Ә Хәсән абый белән Гаптери сәхнә кырыена килә-китә сөйләшүләр алып баралар. Ул да түгел, аларга Галия Идрисовна да килеп кушылды...
Халык бераз тыйлыга төшеп, зал тынычлана башлагач, тирләп пешкән Гаптери, бу юлы инде русчалатып:
— Ә Галия Идрисовна шигырьләр укыячак, — дип белдерде.
Зал тагын гөжли башлады һәм арадан кемдер:
— Ничек, икесе берьюлымы? — дип кычкырды.
— Түгелдер инде... Белмим тагын, сорыйм әле, — дип, Гаптери кабат укытучылар янына барып килде. Аннары: — Берьюлы икән шул, — диде.
Шуннан соң Хәсән абый белән Галия Идрисовна сәхнәгә күтәрелделәр. Икесе дә ап-ак чәчле, икесе дә кәкре башлы таякларын тотканнар. Янәшә бастылар да, үзләренең бу ниятләре мәзәк сыман бернәрсәгә әйләнүдән уңайсызлана төшеп, ахрысы, әле һаман да тынычланып бетә алмаган залга карап елмаешалар.
Ниһаять, зал тынды һәм сәхнәдән моңлы гына итеп «Карурман» көен сызгырган тавыш ишетелә башлады. Озак та үтмичә аңа:
— Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр, — дип, Галия Идрисовна кушылып китте...
Элек Хәсән абыйның шулай сәнгатьчә, нәфис итеп сызгыра белүенә шаккатсак, хәзер инде менә ничә еллар буена авызыннан татарча бер сүз ишетмәгән Галия Идрисовнаның һич уйламаганда «Шүрәле»не сөйләп китүенә хәйран калдык.
«Карурман» шулай көйләнә, «Шүрәле» сөйләнә торды, һәм менә Галия Идрисовна «Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары» дигән урыннарга җитәрәк, Хәсән абый көйне сизелер-сизелмәс кенә бүлде дә, нәкъ сандугачка охшатып, сайрарга кереште, аннары кәккүк тавышы чыгарды, кабат сандугачка әверелеп, тынып-тынып сайрады да тагын сызгыруга күчте, сабан туйларын хәтерләтеп, авыл көен көйли башлады...
Шул рәвешчә, «Шүрәле» сөйләнеп бетте. Ә без, ишеткәннәр тәэсиреннән айный алмыйча, кул чабуны да онытып утырабыз. Ходай үзенә болай да сыйлап биргән авызын бөтен колачына ерып сәхнә артыннан Гаптери атылып чыккач кына исебезгә килеп, кул чабарга тотындык...
Уйларымнан бүленеп генералга карап алдым. Менә шулай янәшә генә утырып йөрсәк тә, үзенең буй җитмәслек дәрәҗәсе белән моңарчы миннән барыбер ерак, арабызда күзгә күренми торган бер киртә бар кебек тоела иде. Хәзер исә, әйтерсең лә, шул киртәне икебез өчен дә бик кадерле булган башка берәү әкренләп сүтә бара. Шул чагында мин тирән уйга баткан бу кешегә карата күңелемдә олы, тирән хисләр баш калкытып килүен тойдым, һәм, үзем дә сизмәстән, беренче тапкыр татарча:
— Иптәш генерал, сугыш бетеп, Галия апа янына икәүләп кайтып керсәк, ә?! — дип куйдым.
Генерал да миңа таба борылып, шулай ук татарча:
— Кайтуын, бәлки, кайтырбыз да, Галия апаң юк шул инде, туган... — диде...
Аннан бирле бик күп еллар узды. Бу ике кешенең мөлаем образлары, туган ягыбызның тыйнак та, күркәм дә табигатен хәтерләтеп, ботак-толымнары белән төнбоеклы күл өстенә иелгән пар тирәкләр кебек җаныма рәхәтлек биреп, яшьлегемнең моңсу да, якты да бер хатирәсе булып, күңелем түрендә саклана. Әле һаман да.
Фото: zen.yandex.ru
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА