Г.Тукай белән күрешүем
1911-1912 елларда мин Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укыдым. Шунда укыганда, без иптәшләр белән хәлфәләрдән качып-посып кына «Шәрык клубы»на һәм янган шәһәр театрына спектакльләргә йөри идек. Шулвакытта мин бер-ике тапкыр читтән генә Тукайны күрдем. Беренче тапкыр миңа иптәшләр антракт вакытында «Шәрык клубы»ның фойесында кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бөдрәрәк җиткән чәчле яшь бер егетне «менә Тукай шул инде» дип читтән төртеп күрсәттеләр. Ул Фатих Әмирхан коляскасы* янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп тора иде. Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резинлы ботинка иде. Без аны иптәшләр белән антракт беткәнче читтән карап тордык.
Икенче тапкыр без аны антракт вакытында театр фойесында кешеләр белән йөргәндә күрдек. Ләкин таныша алмадык.
Минем белән бергә мәдрәсәдә укучы шагыйрь Габдулла Харис, үзенең язган шигырьләрен укып консультация алу өчен, Тукайның номерына баргалап йөри иде. Тукай белән танышасым бик килгәнгә, алып барып таныштыруны аннан үтенергә туры килде. Кешегә әйтмәү шарты белән, бер барганда ул үзе белән мине дә ияртеп барды.
Без барганда «Болгар»ның өченче катында Тукай тора торган 41 нче номерның ишеге ярык кына булып ачылып тора иде. Г.Харис шакылдатмый-нитми ишекне зуррак ачып башын тыкты да:
– Мөмкинме, Габдулла әфәнде? – диде.
– Ә, синмени әле бу, Харис? Әйдә, кер! – дигән тавыш ишетелде эчтән.
Ишекне яртылаш ачып, ул кереп китте, мин ишек төбендә калдым.
Бераз торгач, Харис:
– Минем бер иптәшем дә бар иде әле анда, – диде.
– Кая соң ул, ник әйтмисең аңа, керсен, – диде Тукай.
Харис, ишектән башын тыгып, мине чакырып алды.
Бер кровать, бер-ике урындык сыярлык кечкенә генә бүлмә. Ашъяулык япкан өстәл, җыелмаган кровать һәм ишек янындагы чөйгә элгән кыска сөлге белән вак-төяк киемнәр һәм ике урындыктан башка бүлмәдә бер җиһаз да юк.
Без килгәндә Тукай яткан булган икән. Мин кергәндә ул, яңа урыныннан торып, өстенә ябынып яткан пальтосын чөйгә элеп маташа иде. Тужуркасын иңбашына салып, урынын рәтләп куйды да:
– Мәдрәсәдәшме? Шәрик үкме әллә? – дип, Хариска карап алып, минем белән күреште.
– Ул миннән бер сыйныф түбән, мин игъдади өчтә, ул игъдади икедә укый, – диде Харис.
– Син дә шигырь язмыйсыңдыр бит? – диде Тукай миңа карап.
– Юк, Габдулла әфәнде, – дидем мин.
– Ярый әле андый гөнаһың юк икән. Менә Харис сабагын да укымый, кыш буе шуның белән саташып йөри бит, – диде көлеп Тукай.
– Алай дәрес ташлап ук йөргән юк ла, Габдулла әфәнде. Менә Мөхәммәт белә инде минем ничек укыганны, – диде Харис, миңа күрсәтеп.
– Юк, сине, малай, начар укый, диләр, ялкауланасың, – ди. Алай ярамый бит ул. Русча да бер дә белмисең бугай син? Частный урок алып булса да, русча укырга кирәк. Болай синең каләмең өметле генә күренә. Укымасаң, рәт чыкмас бит, малай, – диде Тукай.
Харис башын иеп дәшми торгач, ул тагын өстәп:
– Пушкинның берәр шигырен булса да русча оригиналыннан укыганың бармы синең? – диде.
– Бар, – диде бик әкрен генә Харис.
– Ай-һай, бик әкрен әйтәсең, укыганың юктыр. Ичмаса, тәрҗемә аша булса да мәшһүр рус шагыйрьләренең әсәрләре белән танышырга кирәк, шунсыз рәтле шигырь язу буламыни ул, – диде Тукай.
Шул арада ишектән без белмәгән ике кеше килеп керделәр дә, без, урыннарыбыздан кузгалып, аларга урын бирдек. Тукай безгә үзенең кроватена утырырга әйтсә дә, без утырмадык.
Күрешеп чыкканда, Тукай безгә:
– Тагын килегез шулай. Мин әйткәнгә үпкәләмә син, Харис! Минем шундый турырак әйтә торган гадәт бар. Һәрвакыт килеп йөр! – дип калды.
Без чыгып киттек. Шуннан соң мин Тукайны бүтән күрә алмадым.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА