Журнал «Безнең мирас»

Фронтовик-шагыйрь

Рамазан Байтимеровның исемен ишетеп белсәм дә, шигырьләрен укыганым юк иде әле. Шуңа да алар белән танышу минем өчен шактый кызыклы булды – мин күңелемдә авторның җанлы образын һәм ул тудырган иҗатның конкрет контурларын төсмерләргә тырыштым.


Иң элек шул ачыкланды: Рамазан Байтимеров фронтовик-шагыйрь икән. Аның иң әйбәт шигырьләре дә, һичшиксез, шушы теманы ачыклауга багышланган. «Йөрәктәге эзләр», «Шуңа микән» шигырьләрен генә алыйк. Аларга автор сугышның бөтен фаҗигасен һәм бөтен китергән газапларын ышандырырлык итеп сурәтләүгә, үзенең сугышка булган нәфрәтен тәэсир итәрлек формада белдерүгә ирешә. Шунысы әһәмиятле, сугыш Рамазан Байтимеров өчен шулай янып, борчылып эчкерсез сөйләшү темасы гына түгел, сугыш хатирәләре аның хәтта сәнгатьле фикерләвенә дә үтеп керә. Автор иҗатында очраган шигъри образларның күбесе шул аспектта барлыкка килә:


Ике дөнья чиге – окоп...
(«Ул син идең»)


Утлы еллар ачы газапларын
Артыграк, ахры, татытты:
Яңгыр булса – пуля яуган төсле,
Канау күрсәм, карыйм: «Окопмы?»
(«Шуңа микән»)


...Һәм җыр язып, ерак-еракларга
Ак күгәрчен сыман очырам.
(«Җырым – ак күгәрчен»)


Рамазан Байтимеровның икенче игътибарга ташланган үзлеге – аның гражданлыгындадыр, мөгаен. Утны-суны кичкән бу тәҗрибәле олы буын кешесенең укучыга бүгенге тыныч тормышта да әйтер сүзе булу, әлбәттә, гаҗәп түгел. Шигырь-поэмаларны укыганда, бу рух үзен гел сиздереп тора. Әнә автор «Озын төннәр буе йокы алмый» шигырендә иҗат каршылыклары турында фикер йөртә, «Мәңге яшь, мәңге таза» шигырендә тормыш итү, яшьлек һәм картлык турында уйлана. Көрәшчеләргә, сәнгать кешеләренә, әдипләргә, гади хезмәт халкына үзенең җылы сүзен әйтергә ашыга («Багышлаулар циклы»). Аның фронт һәм хезмәт батырларына багышлап язылган башка әсәрләре дә шушы тематик төрлелек, публицистик кайнарлык белән аерыла. Кыскасы, кулъязма китапны тулаем укып чыкканнан соң бернәрсәгә ышанасың – әдипнең гражданлык позициясе нык, актив. Һәртөрле негатив якларга, гаделсезлеккә, күз буяуларга ул рәхимсез. Минемчә, аның бу сыйфаты бүгенге бик күп яшьләргә һәм яшь авторларга үрнәк итеп куярлык.
1986


Җиңү җыры


Ерак иде ул көн, озак көттек,
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.


Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.


Кан төсенә кереп, көнбатышта
Һәр көн саен таңнар алланды.
Киң кырларда, мартен яннарында
Озын көннәр төнгә ялганды.


Җиңү яулый тыныч көрәшчеләр,
Гөлләр үсә Ватан кырында.
Илдән илгә, телдән телгә күчеп
Җыр яңгырый бәхет турында.


Һәйкәл булып


Салып суга, утка, ялкыннарга,
Кырыс заман безне сынады.
Башлар күп күрделәр,
Ташлар эределәр,
Көннәр-төннәр дәһшәт сулады,
Безнең ныклык ләкин сынмады.


Чын батырлар гына йөрәк белән
Каплый ала ялкын утларны.
Җирнең киләчәген,
Нурын, гөлчәчәген,
Туган җирне, туган йортларны
Һәлакәттән алар коткарды.


Сулар агар һаман, һәрбер заман
Үткәннәргә карар борылып.
Бөек җиңү балкыр,
Тарихларда калкыр
Һәйкәл булып, үлмәс җыр булып,
Мәңге сүнмәс якты нур булып.

Теги: Равил Рахмани Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру