Әдәби мирас Уку өчен 3 минут

Флера ХАННАНОВА: «Җанның җитмеш кылы өзгәләнде, Уйлап үткәннәрнең кайтмасын...»

Россиянең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Флюра Габделхак кызы Ханнанова 1942 елның 10 апрелендә Әтнә районы Югары Сәрдә авылында туа. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында укый, Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында өстәмә һөнәри белем алып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломына ия була. 55 еллык педагогик хезмәт стажына ия. Сарман районы һәм Казан мәктәпләрендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем биреп, лаеклы ялга чыга. Әдәби-публицистик, шигырь җыентыклары, мәдрәсәләр өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр авторы.

 

 

ЯЗАМ КАЙЧАК

 

Серләремне дусларыма сөйләр өчен,

Күңелдәге назларымны көйләр өчен,

Тормышка булган сөюне

Җир өстенә сибәр өчен

Язам кайчак, хисләр ташып ашса,

Нәфрәтләнеп көнчелегә күңел кайтса,

Күрше киленнәре бәбәй алып кайтса…

 

Язам кайчак,

Сагынуларым чиктән ашса,

Күңел йомшап күзгә яшьләр бәреп чыкса,

Шатланамын берәү изге эшләр кылса,

Хак Тәгалә юлыннан ул барыр булса.

 

 

ӘНИЕМ ВАСЫЯТЕ

 

Миңа калган мирас артык тыйнак:

Коръән, комган, дисбе, намазлык,

Бәйрәмнәрдә генә әнием япкан

Чын татарча батист ак яулык.

Ә мирасның иң зурысы –

Бишектән үк бүләк булган Татар теле,

Гасырлардан килгән зур тарихлы

Халкым теле – газиз әнкәм теле.

Васыятен әни телдән әйтте,

Сакла, диеп, телең, иманың,

Тәнең генә түгел, күңел чисталыгың.

Саклап торсын сары комганым.

Кылган яхшылыгың, игелегең

Дисбе төймәләре санасын;

Гомер юлың ак яулыгым булсын,

Кара таплар аңа кунмасын.

Кушканнарын үтә тырышып,

Тыелып яшә Раббым тыйганнан,

Ятимнәрнең хакы кермәсен,

Саклана күр, кызым, хәрамнан.

Саран булма, ләкин сак була күр,

Икмәк-валчык җиргә түкмә син,

Шатландырып яшә кешеләрне,

Берәүнең дә яше төшмәсен.

 

Шушы васыятьне гомерем буе

Балаларым өчен саклыймын.

Телдән, иманыннан алар язса,

Мин бәхетле була алмыймын.

 

 

САНДЫК

 

Әниемнең бар гомере сыйган

Сандык дигән шушы әрҗәгә:

Суккан ашъяулыклар, сөлге-тастымал...

Килгән булганнардыр бирнәгә.

Ак ефәк шәл, бәбитәкле күлмәк –

Кыз чагының матур ядкәре.

Ә иң төптә ята төргәк-төргәк

Өчпочмаклы солдат хатлары.

Хатлар гына түгел, тальян гармун

Ашъяулыкка кысып төйнәлгән;

Ачу белән сандык капкачын

Моң тарала кебек өйләргә.

Бик кадерләп төргән изге Коръән,

Ә янында – «Йосыф китабы».

Кичен җыеп күрше карчыкларын,

Көйләп укый иде аларны.

Пар беләзек, чиккән алъяпкыч –

Икмәккә дә алыштырмаган.

Баксаң, шулар белән яшьлеген

Үткәннәрен әнкәй саклаган.

Ә иң өстә – ап-ак төенчектә

Ахирәткә дигән бирнәсе.

Арасына язып кыстырган –

Кайчан кемгә нәрсә бирәсе.

 

Әниемнең бар гомере сыйган

Сандык дигән шушы әрҗәгә.

Сандыгына карап уйга калдым:

Калу мөмкин түгел әҗәлдән.

 

 

КАЙТУ

 

Мәрхүмнәрне зиярәт кылу өчен,

Күршеләрнең хәлен белү өчен,

Кайтып киләм сиңа, авылым:

Сагындым шул, бик тә сагындым.

 

Ак шәлемне иңнәремә салып,

Басып торам нигез ташында.

Намазлыгын тотып: «Кызым, исәнме?» – дип,

Әнием чыгар төсле каршыма.

 

Болыннардан әткәй кайтып килә,

Чалгы, янавычы кулында.

Колагымда безли бал кортлары,

Юкә балы исе борында.

 

Кычытканнар арасында торам,

Сизмимен дә алар чакканны.

Уйлап торам ишегалдыбызда

Яланаяк килеш чапканны.

 

Керфек очларымнан тамчы тама,

Сыйпыйм черек капка тактасын,

Җанның җитмеш кылы өзгәләнде,

Уйлап үткәннәрнең кайтмасын.

 

 

ЯЗМЫШ

 

Күршеләрне җыеп, тәрәз каплап,

Укый әни «Йосыф китабын».

Коръән сүзе тыңлап һәр солдатка

Тели ире исә кайтканын.

Безнең тәрәзәдә якты күреп,

Тора авыл сәхәр ашарга.

Ишегалды тулы бала-чага

Җыела кичен азан тыңларга.

Әткәй-әнкәй, уйлап хәйран калам,

Түзсә түзә адәм баласы.

Сезнең сабырлыкка башны иеп,

Күпме сәҗдә әле кыласы!

Икесенә бары бер йомырка,

Кипкән кишер иде чәйләре.

Шундый сәхәр ашап кырга киттең,

Шулай үтте кышың, җәйләрең.

Хәлләренә кереп хатыннарның,

Шаулый башак, җиргә тартыла.

Качып намаз укый әникәйләр,

Көлтә күләгәсе артында.

Чабатадан чи башакны кагып

Ифтар ашы аннан әзерли.

Я АллаҺым, бирче сабырлык!

И җанкаем, чыкмый түз инде!

Газиз әнкәй!

Киленнәргә кендек әби булдың,

Авырганга дәва эзләштең;

Син авылның хәтта этенә дә

Бисмиллаңны әйтеп эндәштең.

Ярты авылны юып, кәфенләп,

Соңгы юлга үзең озаттың;

Сүрәләрдән эзләп аятьләр

Кайгылыны һәрчак юаттың.

Кайда авыр, шунда була идең,

Ә «Һәфтияк» һәрчак кулыңда.

Күпме гаеп, пычрак аттылар,

Йөри диеп Аллаһ юлында.

Тәнне була кисеп, хәтта асып,

Була аны сөреп сөргенгә.

Иманнары тик барыбер кала,

Күчә-күчә буын күңеленә.

Мин ачынып сезгә дәшәм бүген:

Иман китерегез, Кешеләр!

Башын чаптырырга барганда да,

Коръән үбеп киткән Җәлилләр.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи