Әдәби мирас Уку өчен 1 минут

Фирдәвес Зариф. Мин генәме җирдә ялгышкан! Л....гә

Фирдәвес Зариф. Мин генәме җирдә ялгышкан! Л....гә

“Бәхетлеме син? – дип сорамагыз,Аны күрү – үзе бер бәхет.Мәхәббәттән олы хис бармы соң?! –Буйсына бит аңа дан, тәхет.Мәҗнүн булып сөяселәр килә,Юк, ярамый, дисең йөрәккә.Сеңелкәшең бит ул бертугандай,...

“Бәхетлеме син? – дип сорамагыз,
Аны күрү – үзе бер бәхет.
Мәхәббәттән олы хис бармы соң?! –
Буйсына бит аңа дан, тәхет.
Мәҗнүн булып сөяселәр килә,
Юк, ярамый, дисең йөрәккә.
Сеңелкәшең бит ул бертугандай,
Акыл каршы килә теләккә.
Борчуларын салып иңнәренә,
Аралыйсы килә сагыштан.
Мин генәме соң җирдә янып-сөйгән,
Мин генәме җирдә ялгышкан!
Җилләр булып иркәлисе килә,
Басып тән һәм җанның сыкравын.
Игелек кылудан да гүзәл затка,
Зуррак савап бармы соң тагын?!
Онытылып бер назлыйсы килә,
Ул бит аның чынын тоймаган.
Бәхетле итәрлек тәүге яры,
Хисләрен ачарга кыймаган.
Гомер буе сөеп-сөелеп яшә,
Бүген бит гашыйклар бәйрәме.
Бәхет теләп, сиңа бүләк итәм,
Хисләремнең шигъри бәйрәмен.
#Фирдәвес Зариф #Яңалыклар #Редакция хәбәрләре #Кыскача

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи